«Күзегезне генә йомарга кирәк»: Аяз Шабутдинов шушы сүзләр белән бик бай булырга өйрәткән
Кешеләрне тиз арада баерга, күп итеп акча эшләп, миллионер булырга өйрәтүче блогер Аяз Шабутдинов тоткарлануы турында хәбәр иткән идек инде. 32 яшьлек блогер-миллионник мошенниклыкта гаепләнеп кулга алынган.
Аяз Шабутдинов актив рәвештә социаль челтәрдәге сәхифәсен алып бара һәм үзен «бизнес-тренер» дип атый. Безнең илдә «инфочегән» төшенчәсен дә нәкъ менә Шабутдинов керткән дип санала.
«Ren.tv» интернет басмасы зыян күрүчеләр белән аралашып, бу хакта җентекләп яза. Кыйммәтле машиналарда йөреп, чит илләрдә сәяхәт иткән бизнес-тренер бүген рәшәткә артында утырырга мәҗбүр. «Таганск суды каршында шау-шу, дистәләгән камералар тора. Үзләренең «бизнес-гуру»ларына ярдәм итәргә дип, хәзер аның курсларын үтүче 20 мең кешенең берсе дә килмәгән. Кайберәүләр социаль челтәрләрендә «Аяз, без синең белән» дигән хэштег белән генә чикләнгән», – ди интернет басма корреспонденты.
Әлегә суд карары белән Аяз ай ярымга тоткарланган. Аны зур күләмдә мошенниклыкта гаеплиләр. Җинаять эшендә – 8 эпизод. Тикшерүчеләр фикеренчә, Аяз үзенең бизнес-курсларына укучыларны агрессив маркетинг ярдәмендә җәлеп итеп, аларга бик күп табыш вәгъдә итә, әмма укучылары мондый нәтиҗәләргә ирешми.
Блогерның офисы һәм фатирында тентү вакытында тикшерүчеләр Сент-Люсия паспортын (бу – Төньяк Америкадагы утрау дәүләт), Гарәп Әмирлекләре резиденты таныклыгын һәм күп акча табып алалар.
Коучинг аңа чынлап та бик күп табыш китерә. «Кешеләр сезне фотога төшерәчәк, кулыгызны кысып, ничек итеп миллиардер булуыгыз хакында сораячак. Моның өчен бары тик күзегезне генә йомарга кирәк», – дип сөйләгән Аяз үз курсларында.
Блогерның клиентлары күп була. СПАРК мәгълүматлары буенча, узган елда «Like» компаниясенең кереме 1 миллиард сумнан артып киткән. Ә чиста табыш 737 миллионны тәшкил итә. Әлеге компаниянең 82 проценты – Шабутдиновныкы. Блогер социаль челтәрендә әледән-әле үзенең уңышлары белән бүлешеп, кыйммәтле машиналарын күрсәтеп барган.
Зыян күрүчеләр тарихы
Наталья Калистратова Аязның компаниясенә 2 миллион сумга якын акча биргәнен әйтә. Үз бизнесын тренинглар ярдәмендә алга җибәрер өчен, ул хәтта аның чит илдә үткәрелгән семинарларына да бара, тик барысы да юкка була.
Мин Иорданиядә булганда аннан: «Син таможня-логистика бизнесы турында берәр нәрсә беләсеңме?» – дип сорадым. Ул миңа бу хакта белмәве турында әйтте. «Син аңа акча түләгәннән соң, ул сиңа теләсә нәрсә әйтә ала», – дип уртаклашты ул.
Аяз үзен «серияле эшмәкәр» дип атый. Ул үз эшен хостеллар һәм кафелар челтәреннән башлый. Дөрес, хәзер күпсанлы проектларыннан икесе генә калган. «Like» компаниясе курслар сата торган була. Хәзер исә тикшерүчеләр аны мошенниклык белән бәйли.
«Компаниянең офисы «Мәскәү-сити»ның бер биек йортының 30нчы катында урнашкан. Аннан бөтен башкала күренә. Статуслы бизнес-үзәктәге дәрәҗәле урын клиентларга биредә күп итеп акча эшли белүне күрсәтергә тиеш була», – ди корреспондент.
Аяз Шабутдиновның элеккеге укучылары Леонид һәм Ирина, перформанс ясап, бомжлар булып киенеп, блогерның офисы ишеге төбенә барып утырган. Ирле-хатынлы Михайловлар гаиләсе эшмәкәрлек курсларын алу өчен йортларын ук саткан. «Бергә без 1,5 млн бирдек. Чынлыкта күбрәк инде. Аннары мин «Вселенная инфобизнеса» курсын алдым, аннары тагын... Гомуми 3 млн бар инде», – ди алар.
«Инфочегән» курслары ул – секта»
Аяз мөмкин булган бөтен әйберне дә сата: семинарларга билетлар, «Концентрат» бизнес-курслары, табыш турындагы вебинарлар һ.б. Блогерның беренче семинары гадәттә бушлай була. Аннары, тикшерү мәгълүматлары буенча, уңыш ачкычы 100 меңнән алып 2 миллион сумга кадәр торган.
Эшмәкәр үзәкнең франшизаларын сатуны аерым алып барган. Мисалга, Никита Россиянең көньягында укыту үзәге ачкан. Ләкин бераздан шартлар үзгәрә һәм файдасыз була башлый. Ул 3 миллион сумнан артык акчаны кире кайтаруны таләп итә. Тик барысы да уңышсыз була. «Мине бөтен җирдә дә блокка куйдылар, акчаны кайтарудан баш тарттылар», – дип бүлеште ул.
Әлеге тарихлар – илебездәге «инфочегәнлек»нең бер күренеше генә. Болай итеп «һава сатучы» коуч, остаз, тренерлар бик күп.
«Бу инфочегән курслары – тоталитар һәм җимергеч секта. Укучыларны, НЛП, гипноз кулланып, Аяз Шабутдинов яки Блиновская кебекләрне Алла, Алиһә урынына куялар», – дип хәбәр итте «инфочегәннәрне» фаш итүче эшмәкәр Анатолий Ковалев.
Онлайн-курслар базары якынча 100 миллиард сумга бәяләнә. Бизнесны гына да 500 меңгә якын белгеч өйрәтә. Гомуми таләпләре дә бар, һәм Шабутдинов компаниясе аларны үти.
«Like» үзәге сайтында хәтта белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бирелгән лицензия дә урнаштырылган. Дөрес, аны алуы да авыр түгел. Арадашчылар теләсә нинди документларны рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.
Бер ай ярым эчендә 90 меңгә ялган укытучылар җыярга һәм бизнеска укыту программасын язарга вәгъдә итәләр. Курсның буш куык булуын исбатлау бик авыр. Әлегә Читадан булган Александр гына акчасын кайтарып ала алган. Ул Аяздан 250 меңлек курс сатып алган һәм Югары судка кадәр барып җиткән.
«Суы» күп. Моның объектив сәбәпләре күп, бәлки, кемгәдер ошагандыр да, әмма шәхсән миңа ошамады. Мин – чемпион, мин җиңдем», – дип сөйли зыян күрүче Александр Вилюга.
Аяз Шабутдинов – миллионлаган язылучысы булган һәм нәкъ менә мошенниклыкта гаепләнгән беренче блогер. Башка шундый «инфочегәннәргә» (Елена Блиновская һәм Лерчек) салымнарны түләмәүләрен генә күрсәтә алганнар.
Блогерга нәрсә яный
Блогерны 159нчы маддә буенча гаепләү бик авыр. Ничек итеп нәкъ менә блогер алдаганны, ә укучыларның начар эшләмәвен исбат итәргә? Әлеге гаугаларга карамастан, Шабутдинов компаниясе элеккечә үк эшли. Аяз тоткарланган көнне бизнес-тренерның командасы интернет челтәрендә чираттагы марафон турында хәбәр урнаштырган.
«Ашарга берәр нәрсә булса, минем бернинди проблемам да юк. Ким дигәндә бер кешем бар, һәм мин аңа: «Миңа сүзләр белән генә булса да теләктәшлек белдер», – дип әйтә алам», – дип сөйләде Аяз аның рекламасында.
Тикшерү изоляторында Шабутдиновка көненә 3 тапкыр туклану тәэмин ителәчәк. Ә ярдәм сүзләрен аның иптәше – «Лайк» генераль директоры Василий Алексеев әйтте. «Безнең катнашыбыз юк... Аяз, без синең белән», – диде ул.
Алексеев, үзен эзләргә тотынганчы, Россиядән чыгып китәргә өлгерә. Хәзер ул фирма мәнфәгатьләрен яклый, Дубайда яши, дип фаразлана. Киләсе 10 елда Аяз анда барып җитә алмас, дип яза РЕН.ТВ сайты.