Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халкыбызның үз кызы иде. Милли хәрәкәт активисты Гөлфәния Җәләлова вафат

Татар милли хәрәкәте активистларының берсе Гөлфәния Җәләлова вафат булган. Аңа 88 яшь иде.

news_top_970_100
Халкыбызның үз кызы иде. Милли хәрәкәт активисты Гөлфәния Җәләлова вафат
Фото: ©«Татар-информ», Михаил Захаров

Быел 17 апрельдә татар мәгарифе, татар теле өчен янып-көеп яшәгән, гомер бакый кыю фикерен туры әйтеп сала торган Гөлфәния Җәләлованы соңгы юлга озаттылар. Аны «Мирный» бистәсендәге зиратта җирләгәннәр. 37 ел физика, математика һәм астрономия фәннәрен укыткан, милли хәрәкәт ветераны Гөлфәния Җәләловага быел 1 майда 89 яшь тулырга тиеш булган.

«Минем дөньям китте...» – ди ялгыз калган тормыш иптәше Габдуллаҗан агай. Ирдән бәхете булган Гөлфәния апаның: 66 ел бергә гомер кичкән иптәше аны шундый сүзләр белән юксына. 92 яшьлек Габдуллаҗан абыйның хәләл җефете турында истәлекләрен тыңлыйсы килде. «Габдуллаҗан абый, тирән кайгыгызны уртаклашам. Гөлфәния апа китеп барган икән бит...» – диюгә, «шулай шул» дип, башта дәшкән көр тавышы калтырап куйды. Менә шунда мин хатынын бөтен йөрәге белән гомере буе яраткан, хөрмәт иткән, ә бүген югалту ачысын хәтсез тирән кичергән ир-ат булуын тойдым аның.

«Халкыбызның язмышы өчен борчылдык, халкыбызның киләчәге күренмәгәнгә яна идек»

– Ул кайгыдан чыга алмыйм, баткан мин кайгыга. Ул кеше белән гомер иттем. Минем дөньям аның белән тулы иде. Хәзер дөньям китте… Дөнья бетте инде минем өчен. Көрәшерлек хәл дә калмады инде. Минут саен аның белән бергә, аерыла алмыйм мин аннан.

Бер-беребезне аңлап яшәдек, бер фикердә, бер омтылышта идек. Халкыбызның язмышы өчен борчылдык, халкыбызның киләчәге күренмәгәнгә яна идек. Төрле очрашуларга бергә йөрдек. Татар иҗтимагый үзәгенә 90 нчы елдан ук бергә йөри башлаган идек. Соңгы көннәренә кадәр бөтен утырышларында актив катнаштык. Аны да, мине дә хөкем иттеләр. Ләкин халкыбыз хакына көрәшкәне өчен таныдылар аны. Конгрессның (Бөтендөнья татар конгрессы. – «ИТ» искәрмәсе) иң зур бүләгенә лаек булды ул. Суд кына түгел, конгресс та таныды аны.

Фото: ©«Татар-информ», Михаил Захаров

Чибәрлек диләр, эш чибәрлектә түгел, сөйкемлелектә. Табигатендә мөлаемлык бар иде аның, хатын-кызлар да, ирләр дә кабул итә иде аны, күңелле кеше, күңеле бай, дөньяга киң карашлы кеше иде. Ул үзе 40 елга якын мәктәптә, медицина университетында физика укытты.

Соңгы бер елда авырды. Урын өстендә ятканда да яшәде ул. Шундый кеше иде. Бик төрттерергә ярата иде, сүзгә бик тапкыр булды, – дип сөйли Габдуллаҗан агай.

«Сезгә аның белән яшәве бик рәхәт булгандыр...» – дим аңа. «Сеңлем, андый киң күңелле, тирән фикерле кеше белән рәхәте дә, михнәте дә була аның. Ник дисәң, ул синең белән килешми, килештереп булмый аны, үз сүзеннән кире кайтмый. Аралашуның тәме дә шунда. Синең белән бәхәскә керми, килешә икән, ул кеше кызык түгел», – дигән җавап ишетәм Габдуллаҗан абыйдан.

«Татар мәктәпләренең һәркайсына йөреп, аларга ярдәм итте»

Гөлфәния апаны якыннан белгән фикердәшләре, хезмәттәшләре, дуслары аның төп сыйфаты итеп туры сүзлелеген атады. Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече Фәрит Яхин да мәрхүмә турында сүзен шуннан башлады.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Таләпчән, туры сүзле кеше иде. Бик күп туганнарына белем алырга ярдәм итте, алар белән дәресләр үткәрде. Физика, математика буенча яхшы белгеч иде. Медицина университетында да укытты ул, имтиханнар да алды. Аны бик югары дәрәҗәдә мактап сөйлиләр иде. Татарчаны яхшы белә, татар җанлы, татар күңелле. Мәкаләләрендә дә милли җанлылык ярылып ята иде. Татар җырларын күп белде. Ире Габдуллаҗан абый белән бергә җырлыйлар, күңелле җырлар табалар иде. Мәҗлесләрдә һәрвакыт түрдә булдылар. Әле яшьрәк чакларында берничә тапкыр миңа бакчага да килгәннәре булды аларның.

Гөлфәния апа бик таләпчән иде, бөтен мәктәпләрне белә, 20 нче мәктәпне аякка бастырырга теләде. Татар мәктәпләренең һәркайсына йөреп, аларга ярдәм итте. Гомергә Мәгариф ассоциациясендә булды, мине дә шунда төрле формада эшкә тарттылар алар. Курыкмыйча, Президентка, Путинга, Медведевка да милли телне, милли мәгарифне яклап хатлар яза иделәр. Фәндәс Сафиуллин белән бик дус иделәр. Безнең милли хәрәкәт вәкилләрен, татар зыялыларын бик югары куялар, югары бәялиләр иде.

Габдуллаҗан абый Фәннәр академиясендә эшләде. Мин ИЯЛИ да эшләгәндә дә, гел күрешеп, исәнләшеп, бөтен конференцияләренә йөри иде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Тарихчы Тәэминә Биктимирова Гөлфәния апаның вафатын бик зур югалту дип бәяләде.

– Без Гөлфәния белән сөйләшеп тора идек. Бик каты авыргач, соңгы 3-4 ай гына сөйләшә алмадым. Үзенең сөйләшерлек хәле юк иде. Ире шалтыратып: «Тәэминә, Гөлфәнияне югалттым бит», – дип хәбәр итте.

Гөлфәния халкыбызны, милли гореф-гадәтләрне, без табынган шәхесләрне олылап яши торган кеше иде. Ул, ачуы килсә, шунда ук турыдан-туры әйтә иде. Бөтен җирдә дә – автобуста, кибеттә булсынмы – татарга каршы бер генә җайсыз сүз ишетсә дә, шунда ук әйтәсен әйтеп, «эшне бетереп» кайта иде. Шул сыйфаты сокландыра иде.

Иҗтимагый үзәк утырышларына да Габдуллаҗан белән бергә йөрделәр алар. Эшлекле, шундый матур чыгышлары белән истә калган, кеше күңеленә керерлек итеп сөйләшә белә иде. Җыелышларда да фикерен шунда ук әйтә иде. Бик зур югалту булды. 90 нчы еллардагы революционерларыбыз вафат булып бетә бит инде, дип еладым. Урыны оҗмахта булсын! Халкыбызның үз кызы иде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Хәзер бит әнә Тукай бәйрәмен дә Кабан күле буена күчерделәр. Гөлфәния исән булса, ул да әйтер иде сүзен. Аның рухы да рәнҗеп ятадыр бу хәлгә. Ничек Тукай хәтле Тукайны Казан үзәгеннән чыгарырга кирәк?

Гөлфәниянең рухы шатлансын, тыныч күңел белән ятсын, җанашым. Милләтебеез халкыбыз өчен кулыннан килгән бөтен эшне дә эшләде ул.

Татарстанның халык язучысы Вахит Имамов Гөлфәния апа һәм Габдуллаҗан абый белән күршеләр булып яшәгәннәр.

Без күршеләр идек. Казандагы күренекле укытучы, гомере буе укытты. Татар мәктәпләре эшләсен, үлмәсен, дип янып йөргән кешеләрнең берсе иде. Татар дәүләт гуманитар-педагогика институты ябылгач, бер тавыш булмады. Гөлфәния Җәләлова кебек көрәшүчеләр булса, бәлки, нәтиҗәсе башка булыр иде. Гөлфәния апа чигенүне белмәде: аны күпме судка йөрттеләр, штраф салдылар...

Гөлфәния Җәләлова 120 нче гимназияне ачтыртты, ләкин ул хыялланганча булмады. 10 ел көрәште, гимназиянең бары тик татар телле булуын гына теләгән иде. Җәләловлар – чигенүне белмәс кешеләр. Киләчәктә алар кебекләр булырмы? Алар үзләре өчен түгел, халык өчен дип янып яшәде.

«Болай булмый, алга барырга кирәк», – дип, төрле конкрет тәкъдимнәр ясаганын хәтерлим»

Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина – Гөлфәния Җәләлова белән бергә җыелышларда катнашкан кеше.

Без аның белән милли хәрәкәттә бергә, иҗтимагый оешманың җыеннарында җыелыша идек, шул вакытларда милләт турында килеп сөйләгәнен беләм. «Болай булмый, алга барырга кирәк», – дип, төрле конкрет тәкъдимнәр ясаганын хәтерлим. Ул һәрвакыт милли хәрәкәт белән булды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Милләт өчен көрәшкән кешеләрнең берсе. Байрак күтәреп мәйданга чыкмаса да, ул һәрвакыт шул хәрәкәттә булды. Урыны җәннәттә булсын!

«Яңа татар мәктәпләре ачуда алгы сафларда булды»

Казанның 2 нче татар гимназиясе белән 30 елга якын җитәкчелек иткән Камәрия Хәмидуллина Гөлфәния Җәләлованың татар мәктәпләре өчен җанатып яшәгәнен искә алды.

Бик кыю фикерле, милләтне кайгыртып, киләчәкне күз алдына китерә торган, тарихыбызны әйбәт белә торган кеше иде. Татар мәктәпләрен, ана телендә фәннәр укытуны, ачылган мәктәпләрне саклау турында мәкаләләре белән бик кайгыртты. Яңа татар мәктәпләре ачуда да алгы сафларда булды, – диде.

Гөлфәния апа – туган ягы Кукмара районы Адай авылында яшәүче Равил абыйның туганнан туганы. «Без бик аралашып, дус булып яшәдек. Үзебез барсак та керә идек. Туры сүзле, тәртипле гаилә. Бик яратып, сагынып кайтты авылга. Мәчеткә сәдакалар бирәләр иде. Безнең балалар да аларны бик хөрмәтлиләр», – дип искә алдылар туганнары.

  • Гөлфәния Җәләлова – 1936 елның 1 маенда Кукмара районы Адай авылында дөньяга килә. Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. 37 ел дәверендә Казан мәктәпләрендә һәм медицина институтының физика кафедрасында укыта.
  • Гөлфәния Җәләлова – милли хәрәкәт ветераны. Ул Татар иҗтимагый үзәгендә мәгариф тармагын җитәкләгән, «Мәгариф» берләшмәсе президиумының элекке әгъзасы, Казанның Совет районы мәгариф комитетының элекке җитәкчесе.

«Интертат»та Гөлфәния Җәләлова белән 2 ел элек интервью чыккан иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 апрель 2025
    Исемсез
    Искиткеч шәхес! Урыны оҗмах түрләрендә булсын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100