Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милли җанлы укытучы Гөлфәния Җәләлова: «Тормыш ул чәчәк кебек кенә булмый...»

37 ел физика, математика һәм астрономия фәннәрен укыткан, эшенә тугры булган, милли җанлы Гөлфәния Җәләловада кунакта булып кайттым.

news_top_970_100
Милли җанлы укытучы Гөлфәния Җәләлова: «Тормыш ул чәчәк кебек кенә булмый...»
Михаил Захаров

«Габдуллаҗан абыең 90нын тутырды, үземә быел 87 яшь тула, Аллага шөкер!»

Татарстанда яшәп, милләтпәрвәр кешеләрне очрату хәзер сирәкләште. Әллә туган якларыннан читкә күчеп, качып беттеләр, әллә куркып калдылармы, тормыш алҗытканмы... 1990 елларда гөр килеп шаулаган милләтчеләребез дә өлкәнәеп, арабыздан китеп барды. Шулай да, Гөлфәния апа белән танышкач, «әле милли җанлы кешеләребез бар икән» дип, сөенеп куйдым.

Аның белән телефон аша гына сөйләшкәнем бар иде. Ничек булды бу хәл: Гөлфәния апа, баянчы, халык артисты Рамил Курамшин турындагы язмамны укыган да, мине эзләп шалтыратты. Шуннан соң, аның белән һәрчак элемтәдә тордык, ул, иң элек, Рамил абыйның хәле белән кызыксынган иде. Түзә алмыйча, ире Габдуллаҗан абый белән Рамил абый янына барып та кайттылар. Һәм алга таба бик күп тапкырлар бардылар.

Кайчан сөйләшмә, телефон трубкасыннан Гөлфәния апаның тавышы хөр, дәртле яңгырый. Бөтен хәбәрләр белән кызыксына, матбугатны укып бара ул. Кыскасы, дөньядан бер дә артта калмаган. Менә-менә пенсиягә генә чыккандыр әле, дип эчемнән уйлый бирдем. Бу кадәр милләт язмышы өчен янып-көеп йөргән ханым белән танышу теләге көннән-көн артты. «Их, сөйләр сүзләрем күп, бер күрешәсе иде», – дип үзе дә әйткәч, аларның Привольный поселогында урнашкан йортларына юл тоттым.

Барып җиткәч, ни күрим: ике катлы кирпечтән төзелгән коттедж, аның янында машина да тора... «Дөрес килдем микән?» – дип аптырашта калдым. Транспорт тавышын ишетепме, Габдуллаҗан абый каршы алырга чыкты. Ә Гөлфәния апа ишегалдында көтеп тора иде. «Синмени инде ул!» – дип, шундук кочаклап та алды. Әле берничә көн элек «Ливадия – Татарстан» шифаханәсендә булып кайтканнар, «Габдуллаҗан абыең үзе «за рулем» иде, гыйнвар башында 90ын тутырды, үземә быел 87 яшь тула, Аллага шөкер!» – диде күңеле белән һаман яшь Гөлфәния апа.

Мин килгәндә, алар бераз уңайсызланып калды, иртәрәк килеп җиттем бугай. «Әле оныклар бездә иделәр, Габдуллаҗан абыең тузан суырткычы белән коверны чистартырга тиеш иде, өлгерми калды бит әле», – диде Гөлфәния апа һәм, күз ачып йомган арада, матур киемнәрен киеп чыкты. Хәер, без ашыкмый идек, вакыт иркен, сөйләшер сүз күп, дигәндәй...

Өйләре бик якты, бар яктан җылылык бөркелә. Эш тышта ялтырап чыккан кояшта да түгел, сәбәп – өйнең торышындадыр ул: әнә, өстәлдә Гөлфәния апа пешергән каз, икмәк, пирог, Габдуллаҗан абый белән җәен тырышып җыйган каен җиләге кайнатмасы тора. Суыткыч ишегендә балалары, оныклары белән төшкән берсеннән-берсе матур фотолар эленгән. Шуларга карап, үзең дә елмаясың, ирексездән, күңелең изри башлый. Барысын да күңел җылысын биреп эшләгән алар. Гөлфәния апа белән Габдуллаҗан абый ихлас кешеләр булганга шулайдыр ул, дим.

Ана һәм бала догасы – иң көчле дога: «Әби көн саен безне икенде – ахшам арасында тәрәзә янына бастырып дога кылдыра иде»

– Иртән намаз укыйм, кичен тәһарәтләр алып, әрвахларга дога кылам, – дип башлап җибәрде сүзен Гөлфәния апа. – Әтинең әнисе – әбием бик күпне күргән. Берничә баласы үзе исән чагында вафат булган. Әбинең бер улы Дәүләтша абзый Россия патшасы Николай IIнең шәхси сакчысы булган. Аны хатыны революциядән соң сандыкка салып, яшереп алып кайткан. Шунда Дәүләтша абзый үпкәсенә салкын тидереп, бик каты авырып, минем әби белән әнинең кулында вафат булган.

Тагын бер улы – сәүдәгәр Гайфетдин абзый гаиләсе белән 1921 елда Оренбургка чыгып киткән. «Тифтән үлделәр», – дигән хәбәр килгән. Тифтән үлделәр микән, үтерделәр микән – белмибез. Хәмидулла абзыйның балта белән башына бәреп үтергәннәр. Әбинең бердәнбер кызы Бәдрикамал апа 19 яшендә үлә. Әттә сөйли иде: «Таудан төшкәндә, атка бәрмәсен дип, чананы ике кулы белән тотып төшә иде», – дип. Шулкадәр көчле булган! Аулак өйгә барган җирдә бер егет, уйнап, аягыннан тартып, башын бәргән. Бер атна эчендә авырып үлә Бәдрикамал апа.

Әбинең өч улы гына исән калган иде: Мөхәммәтшәфыйк азый, Мөхәммәтфатыйх абзый һәм әттәм Латыйп (Гөлфәния апа әтисен шулай яратып атый. – авт.). Әттәмне Бөек Ватан сугышына алдылар. Гармун тартып фронтка китте, балакаем.

Әттәне озаткан чагында, бөтенесе: «Кечкенә генә ил ул, без аны 1-2 айдан җиңеп кайтачакбыз», – дип киттеләр. Мәмәшир авылында әнинең әти-әниләре тора. Мин анда барырга ярата идем. Зөлхәбирә апама бик матур күлмәк алганнарын күрдем. Әттә ул вакытта кибеттә эшли. «Миңа да күлмәк алыгыз», – дидем. «Ай, кызым, бер генә иде ул», – ди әти. Иртүк кибеткә барып карасам, витринада шундый ук күлмәк эленеп тора. Күлмәкне миңа витринадан сатып алып биргәнче елап утырдым. Әттәм алды шуны. Шул күлмәкне киеп, әттәмне сугышка озаттым. Сугыш вакытында мин ул күлмәкне башка кимәдем инде – күлмәк кайгысы юк иде.

Әби көн саен икенде – ахшам арасында «әти исән-сау кайтсын» дип, безне тәрәзә янына бастырып, дога кылдыра иде (әби догаларны өйрәтеп торды). Көн саен теләтә иде! Аның теләге әттәне кайтарды, ахры... Әтием сугыштан исән-сау кайтты! Аллага шөкер, әттәм гомере буе намазда булды.

Әти полкындагы бөтен солдатлар да Татарстаннан булган. Курск шәһәре тирәсендә февральдә көпә-көндез, немецларның ут ату нокталарын билгеләр өчен, полкны кырга керткәннәр. Икенче көнгә тулы полктан 40 кеше генә исән калган. Шул 40 солдатны керткәннәр. Яшь кенә командир, ничә солдат исән калды икән, дип, белешергә приказ биргән. «Беркем дә исән калмаган», – дигән җавапны ишеткәч, яхшырак тикшерергә кушкан. Командирның торып басуы гына булган, үзен да атып үтергәннәр. 5 немец снайперы чиркәү каланчасыннан атып яткан!

Әти бу вакыт сугыш кырында яраланып яткан булган. «Кан киткәнен сизәм. Суларлык булсын дип, карны сыпырып яттым», – дип искә ала иде. Төнлә мәетләрне алып китәргә килгәннәр дә, әттәнең исән икәнен белеп алганнар. Чаңгыга салып алып киткәннәр, госпитальгә салганнар. «Ике аягыңны да ампутацияләргә», – дип әйткәннәр әтигә. Кулының бармаклары юк. Бер хирург: «Аякларын кисмибез, дәвалаячакбыз!» – дигән. «Сорап калмадым бит исемен, дога кылыр идем үзенә», – дип әйтә иде әти. Ходайның рәхмәте, әтинең аякларын дәвалап, 1943 елда туган ягына кайтарып җибәргәннәр.

Аяклары авыру булды, ләкин ике аягы да исән калды. Әтинең исән-сау кайтып җиткәнен белгәч, шатлануларым! – дип хатирәләрен яңартты Гөлфәния апа.

Татар кызының рус телен белмәве аркасында кимсетелүе: «Бөтен класс миннән «ха-ха-ха» дип кычкырып көлде»

– Мин бик үзсүзле, усал идем, – ди үзе турында Гөлфәния апа. – 37 ел төрле мәктәпләрдә физика, астрономия, математика укыттым, урысча белмәгән өчен бик күп авырлыклар кичердем.

Кукмара районы Зур Сәрдек мәктәбенең 9 классын тәмамлагач, әти-әни 1952 елда Удмуртиянең Можга шәһәренә күченергә карар кылды. Можганың урыс мәктәбенә укырга кердем. Математика, физикадан – гел «5»леләр инде. «Мәктәпне медаль белән тәмамларга ниятлисезме?» – дип сорады укытучы. Шунда бөтен класс миннән «ха-ха-ха» дип кычкырып көлде. Бер татар малае басты да: «По всем предметам у нее «5»ки. Русский язык ей не поддается пока», – диде. Бөтен фәннәрдән «5», «4»леләр алсам да, рус теленнән мине көзгә калдырмакчылар иде. Рус теленнән диктантны «5»кә язам, хикәяне ничек языйм соң? Булмый.

Моңа риза булмыйча, Кукмараның 1нче мәктәбенә укырга кайтып киттем. Бик яхшы укыдым. Кызганыч, медальсез чыктым. Медаль алыр өчен 9нчы сыйныфның нәтиҗәләре кирәк иде.

Казан дәүләт финанс-икътисад институтына керергә дип, Казанга килдем. Математикадан консультациядә 200ләп абитуриент җыелган. Бер мәсьәләне исбатлап күрсәтергә куша укытучы. Теләүчеләр юк. Мин кул күтәрдем. Бөтен тактаны тутырып яздым, исбатладым. Укытучы аңлатып күрсәтүемне сорады. Мин исә: «Я по-русски не знаю», – дидем. Татарча булса, татарча гына аңлатып бирер идем, югыйсә.

2 көннән имтихан бирдем. Шул ук укытучы кабул итте. Беренче булып кердем, 7 биремнең барысын эшләп чыктым. «4»ле куйды. Гомуми баллдан укырга керергә 1 балым җитмәде. Мине кандидат итеп алдылар. 13 көн кайтып-китеп йөрдем, торыр урыным юк, стипендия юк – вокзалда куна идем. 13 көн йөрдем дә авылга кайтып киттем.

1955 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кердем, чөнки имтиханнарны татар телендә кабул иттеләр. Математика, физика – «5», химия, немец теле – «4», сочинение – «3»ле булды. Стипендиясез укырга кердем.

Без гаиләдә 7 бала идек, мин – 2нчесе. Акча бирүче юк. 1нче курста укыганда, елга портына барып, грузчик булып эшләдем. Авыл баласы кайдан акча алсын инде? Физикадан Рим Анатольевич дигән яһүд укытучысы керде. Шулхәтле яхшы кеше иде! «Импульс силы, импульс тела»ны сөйләргә кердем. Бу миңа: «Я вам «3» ставлю», – ди. «3»ле куйсагыз, стипендиясез укый алмыйм, авылга кайтып китәм. Биремнәр бирегез», – дим. Бирем яудыра бу миңа! «5»ле куя алмады, чөнки «3»ле куймакчы иде. «4»ле белән чикләнде бу. Ә калган сессияләрдә гел «5»ле генә тезде. Аллага шөкер, стипендиям булды. Шулай, бик уңышлы итеп, педагогия институтын тәмамладым. Тора-бара, шунда русчасын да өйрәндем, – дип дәвам итте Гөлфәния апа.

Гөлфәния – Габдуллаҗан Җәләловларның шәхси китапханәсе

«Мәктәптә дә татарча сөйләшергә тыялар иде»

– 96нчы мәктәптә эшли башлаган вакыт. Наилә исемле география укытучысы белән татарча сөйләшеп торганда, Аида Петровна дигән завуч: «Это неприлично говорить на языке, которого не знают другие», – диде. Татарча сөйләшергә тыялар иде!

126нчы мәктәптә эшләгәндә, укытучылар бүлмәсенә кердем. Бер урындыктагы абзый: «Как вас величать?» – ди. «Гөлфәния Латыйповна», – дим. «А как будет по-русски?» – ди. Ул үзен Владимир Дмитриевич дип таныштырды. «Как ваше имя будет на татарском?» – дип сорадым. Исемнәрнең тәрҗемә ителмәвен аңлаттым. Шунда миңа «милләтче» дигән исем тактылар. Аннары ул укытучы белән дуслаштык без.

Институтларда «методика преподавания» дигән фән укыталар. Безгә дә укыттылар. Аны укытырга кирәкми, дип саныйм, чөнки һәр укытучының шәхси методикасы була.

Һәр милләт укучылары үз телләрендә белем алырга тиеш. Мәсәлән, урысларда «две пятых» диләр. Нәрсә була ул? Татарларда «биштән ике» була. Ягъни, бишкә бүләсең, икесен аласың. Физикада «удельная теплоемкость» дигән төшенчә бар. «Удельное княжество» да булган һ.б. Ә бездә – «чагыштырма җылысыешлык». Суныкы белән бүтән матдәләрне чагыштырасың. Бик гади һәм аңлаешлы. «Яңа ел белән» түгел, «Яңа ел белән тәбриклим, котлыйм» дияргә кирәк. «С легким паром»ны «җиңел пар белән» дип кенә тәрҗемә итәләр. Бездә «парларыгыз шифалы булсын» диләр. Сөйләмебезне татарлаштырасы килә.

Совет районында бердәнбер татар мәктәбен ачтыру турында: «Россия һәм Татарстан Президентларына хатлар язарга туры килде»

– Гөлфәния апа, укытучы эше нык авыр бит. Чыгырдан чыгарган укучылар да була, җенегез сөймәгән укучы булдымы?

– Юк, булмады. Ничек укуларына карамастан, бөтен укучыны ярата идем. Распределение белән «Мирный» бистәсенә 129нчы мәктәпкә җибәрделәр. Русча да, татарча да укытырга туры килде. Нәфисә Хәйруллина – яраткан укучыларымның берсе. Янымнан китмичә басып тора иде. Камал театрында зур артист булды. Аның белән гел горурландым.

Соңрак Казанның 114нче һәм 96нчы мәктәпләрендә укыттым. Кызларым – Наиләм белән Зөләйхам да миндә укыды. Кызым Зөләйхага физика һәм астрономиядән «4»ле куйдым. Физикадан ассистентлар аптырады инде: «Ничек инде үзеңнең кызыңа «4»ле куя алдың? Аннан да яхшырак җавап бирүче булмады», – диләр. Шундый идем инде. Һәрвакыт дөреслек яклы булдым. Үз балаларыма да, башка укучыларга кебек үк, бертигез карадым. Балаларыма «5»легә укыгыз» дигән таләп куймадым.

Аннан соң районның, шәһәрнең «Мәгариф» комитетын җитәкләдем. Совет районында 98нче, 111нче, 126нчы, 121нче, 72нче, 110нчы, 15нче һәм 107нче мәктәпләрдә татар сыйныфлары бар иде. Ләкин алар өчен мәктәп күләмендә татарча чара үткәрелмәде, алар ятим бала кебек утырды. Ул вакытта Казан мэры Камил Исхаковка гариза биреп, чыгыш ясарга рөхсәт итте. Үз чыгышымда шушы мәктәпләрдән берсен генә булса да татар мәктәбе итеп ясарга тәкъдим иттем.

Россия һәм Татарстан Президентларына хатлар яза-яза, «Балалар үзәген 20нче татар гимназиясенә бирергә» дип, карар чыкты. Совет районында шул бер татар гимназиясе бар инде, шуннан да арттырып булмады.

Алексей Песошин Совет районын җитәкләгәндә: «Үзегез мәктәп төзегез», – дигән иде. Татарлар үзләренең Татарстанында татар мәктәбен үзләре төзергә тиеш икән.

1990 елларда ачылган татар мәктәпләренең ябылуына бик йөрәгем әрни.

«Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгармыйча, татарча укыта алмыйбыз»

– Татар телендә белем бирә торган татар мәктәбе һәм институты булсын өчен нишләргә кирәк?

– ЕГЭны гамәлдән чыгарырга. Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгармыйча, татарча укыта алмыйбыз. Татар мәктәпләрен торгызырга кирәк. Брежнев чорындагы кебек, татар мәктәпләрен тәмамлаганнарга татарча имтихан бирдертергә кирәк. Элекке чордагы институтка керү имтиханы системасын кире кайтарырга, татарча имтихан бирү мөмкинлеген булдырырга кирәк. Татар мәктәбен тәмамлаган, институтка керергә җыенган кешеләргә һәр вузда бюджет урыннары бирсеннәр иде. Татарча укыган балалар өчен нинди дә булса ярдәм булырга тиеш.

Гөлфәния Җәләлованың китабы 

Физика һәм математика фәннәре докторы, профессор Сергей Капица ЕГЭ турында: «Ул – мәктәп укучысы белемнәренең объектив картинасын бирә алмый. ЕГЭ бары тик фактларны белүгә яки белмәүгә генә нигезләнгән», – дигән иде.

Хәзер әйткән булалар: менә, татар мәктәбен тәмамлап та, гел «5»кә генә биргән, дип. Репетиторлар яллап кына бирә ала бит ул БДИны. Мондый система бер илдә дә юк. Америкада мәктәпкә йөри алмаган авыру балалар өчен – бар.

Башкортстанда Башкорт дәүләт университеты калды, ә Татарстанда юк. Татар дәүләт педагогия университетын булдырырга кирәк. Татарча укыта торган студентларны әзерләр урын юк! Президент каршында татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен төзеделәр. Чувашлар – Чувашиядә, марилар – Марида, урыслар үзләренең республикаларында үстерсен. Үстермә, сакла син! Бүген үстергән тел иртәгә аңлашылмаска мөмкин. Телне сакласаң, үзеннән-үзе үсештә булачак ул.

– Соңгы җанисәптә 600 мең татар кимегән, диләр.

– Татарлар кимегән, дип әйтәсем килми. Өйләргә кереп, милләтне сорамады алар. Җанисәп вакытында үзебезнең пунктка бардык. «Татар» дип яздырттык. Төркиядә 5 миллионнан артык Кырым татарлары бар, Әфганстанда 3 миллион татар бар: инде 8 миллион! Алар барысы да татарлар. Россия күләмендә әйтмим. Россиядә татар саны кими икән, хакимият гаепле. Росстат биргән мәгълүмат дөрес түгел, дип саныйм. Татар исәбенә башкортларны арттырып йөрделәр.

Бурятлар: «Иркусткида бурятларны мобилизациялиләр, русларны – юк», – диләр. Якутиядә дә, Татарстанда да шул ук хәл. Алар булмагач, кызларыбыз кемгә кияүгә чыга? Нинди балалар үстерәләр?

Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән дә канәгать калмадым. Киңәшем шул: чит төбәкләргә барып, татарларга гына кагылган проблеманы да күтәрә белсеннәр иде. Сабантуй белән генә бернишләп булмый. Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Һади Такташ туган төбәкләрдән татар язучылары чыгачакмы? Юк, беркайчан да булмаячак. Моның өчен шунда яшәгән татарларны күтәрергә, алар ягында ЕГЭны гамәлдән чыгарырга кирәк. Шул төбәктән килүчеләргә квота булдырырга кирәк.

– «Татарстан Президенты» атамасы үзгәртелүгә ничек карыйсыз?

– «Президент» дигән исем кирәк тә түгел безгә. Төрле оешмаларның президентлары була. «Төрекмәнбаш» диләр. «Татарстанбаш» дияргә кирәк.

«Илдар – Тәфтилә Юзеевлар – иң якын дусларыбызның берсе иде»

– Иң якын дустыгыз бармы?

Илдар – Тәфтилә Юзеевлар. Бик аралашып яшәдек. Тәфтилә белән без бер төркемдә укыдык. Илдар минем арттан йөреп карамакчы булды. «Мин сине бик хөрмәт итәм, син – Тәфтиләнең бик якын дусты», – ди. «Шулай булгач, Тәфтиләң янында гына бул», – дидем.

Илдарга инфаркт булган иде. Чехов урамындагы хастаханәгә салдылар. Реанимациягә салгач, кереп караган кеше булмаган...

Илдар киткәннән соң, Тәфтилә яман шеш белән авырды. Янына барып юындыра идем үзен, ризыклар пешереп алып барып ашата идем. Шунда ул миңа: «Гөлфәния, син – мать Тереза», – диде. Китте, бичара. Әле яшәгән дә булыр иде, әкрен генә урамга да чыгып йөри иде. Нурланыш терапиясенә җибәрделәр. Шуннан соң урыныннан тормады...

Рамил Курамшин турында: «Аяк атларлык, басарлык хәле юк иде»

Әңгәмә барышында Рамил абый Курамшинны да искә алды Гөлфәния апа.

– Синең әңгәмәңне укып, бик борчуга калдык. Номерыңны табып, сиңа шалтыраттык. Ризыклар алып барганыңны ишеткәч, ул ач ята икән анда, дигән фикергә килдем мин. Хәлен белергә дип бардык. Ябыклыгына шаккаттык. Шуннан соң «хастаханәгә салырга кирәк» дигән фикергә килдек, чөнки аяк атларлык, басарлык хәле юк иде.

7нче хастаханәнең таныш табибы белән сөйләштек. Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов белән күтәреп керттек, күтәреп чыгардык. Ул анда 2 көн булды. Аның трубкасын да алыштырдылар, капельницалар куйган иделәр. Хастаханәгә салганнан соң, дежур кирәк булачак, диделәр. Янында саклап торучы кеше кирәк иде. Хатыны Рузалия ханым калган иде. Ләкин ул саклый алмады. Андагы хирург безгә шалтыратып әйтте: «Рамил абыйны Рузалия апа белән калдырып булмый. Хатыны үзенең кайда икәнен дә белми, «мин кайда торам соң» дип сораштырып, саташып йөри», – дип әйтте. Шуннан соң Рамил абыйны өенә кайтарырга туры килде…

Габдуллаҗан белән хастаханәгә дә, өйләренә дә ризыклар алып килдек. Хатыны аны ашатмаган булып чыкты, ризыкларны балконга чыгарып куйган.

Аннан соң, соцзащитага, филармониягә мөрәҗәгать иттек. Соцзащита хезмәткәрләрен өенә кертмәгән Рузалия ханым... «Алар Рамилнең урынын алырга йөри», – диде безгә. Нинди урынын? Аңламадык.

Бик борчылып йөрдек. Рамил Курамшинны шундый хәлдә калдырдык бит! Аннары участковый табиб килеп, беренче группа инвалидлык «оформить» итмәсме, дидек. Табибка әйттек, ләкин Рузалия ханым табибны да өйләренә кертмәгән. Моны хәл итеп булса, Рамил Курамшинны картлар йортына урнаштырып булыр иде, анда аны карарлар иде. Булдыра алмадык, кызганыч.

Аның белән хушлашырга дип, Мәрҗани мәчетенә бөтенесе җыелышты, озатырга килделәр. Эш машиналары белән килгәннәр. Эш машиналары белән кайтып киттеләр. Бу хәлгә шаккаттым. Аптырыйм. Менә хәзер Рамил Сөләйман улына дип, аңа багышлап дога кылам, – дип ачынып сөйләде ул.

«Тормыш ул чәчәк кебек кенә булмый...»

Габдуллаҗан абый белән Гөлфәния апаның гаилә корып яшәүләренә быел 65 ел була икән. Габдуллаҗан абый – биология фәннәре докторы, профессор. Күп еллар Татарстан Фәннәр академиясе, Ветеринария академиясе, Авыл хуҗалыгы институтында укыткан. Алма кебек 2 кыз үстергән алар, икесе дә үзләре кебек талантлы.

Кызлары Наилә – архитектура институтын бетергән, рәссам, искитмәле картиналар ясый (аның картиналары өйдә эленеп тора иде). Зөләйха – бик матур җырлый, Паркинсон авыруы буенча медицина фәннәре докторы, профессор.

– 2нче курста укыганда, бәрәңге алырга дип, Югары Ослан районы Бөрек авылына практикага җибәрделәр. Габдуллаҗан абыең Иван Мичурин исемендәге институт тәмамлап, Татарстанга агроном булып кайткан. Кырда бәрәңге алган мәлебез. Мине чакырды да, тегендә-монда бәрәңге калган дип төртеп күрсәтә бу. Ул бәрәңгеләрне үзеннән җыйдырдым аннары (көлә).

Аяк киемем эштән чыкты. Бөтен төркемгә ял көне – мунча көне дип игълан иттем. Аяк киемемне рәтләргә кирәк бит! Кайтып барам, Габдуллаҗан мотоциклын рәтләп маташа. «Кем сезгә ял көне ясарга рөхсәт итте?» – ди бу. «Белмим. Колхоз рәисе урынында түгел. Сорарга кеше юк», – дигән булдым. Аяк киемемне күрсәттем. Габдуллаҗан мине, аяк киемен ремонтлаучы кеше бар, дип, мотоциклына утыртып алып китте. Яр буена бардык. Ремонтчы юк икән! Ялганлаган. Кайтыр вакыт җитте. Габдуллаҗанның мотоциклы кабынмады. Тауга менә дә, кире төшә, менә-төшә азапланып бетте. Шунда мин аның сабырлыгына игътибар иттем. Габдуллаҗанга күңелем төште, гашыйк булдым.

Казанга укырга кайткач, Габдуллаҗанга охшаган кеше очрый иде. Шулай итеп, Казанда күрештек, очрашып йөрдек. Габдуллаҗан – Тула өлкәсеннән.

Аерылышырга дигән уй булмады. Балалар – үзебезнеке, тәрбияләргә кирәк. Оныклар дөньяга килде, аларны да карарга кирәк булды. Шөкер, тәрбияләдек. Тормыш ул – чәчәк кебек кенә булмый, авыр вакытларны да күп кичердек. Шундый фикергә килгәнем булды: кияүгә чыгасың икән, үз тирәңдә яшәгән кешегә чык. Эшкә бирелеп үстек инде, җаным. Гел эш, эш, эш булды…

  • Гөлфәния Җәләлова 1936 елның 1 маенда Кукмара районы Адай авылында дөньяга килә. Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. 37 ел дәверендә Казан мәктәпләрендә һәм медицина институтының физика кафедрасында укыта.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100