news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Һәйкәл, сөйләм клубы, татар теле укытучылары кирәк – «Милләт җыены»нда яңгыраган теләкләр

26-28 август көннәрендә Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән меңләгән татар Казанга «Милләт җыены»на килде. Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узган җыенның пленар утырышында яңгыраган чыгышлардан иң мөһим өлешләрне «Интертат» укучыларына тәкъдим итәбез.

news_top
Һәйкәл, сөйләм клубы, татар теле укытучылары кирәк – «Милләт җыены»нда яңгыраган теләкләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Быел «Милләт җыены»ның форматы бераз үзгә иде. Беренче тапкыр җыен кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының тагын 3 мөстәкыйль форумы берләштерелде: татар яшьләре форумы, татар хатын-кызлары форумы һәм тарих-туган якны өйрәнүчеләр форумы. Чарада катнашу өчен, Казанга Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән 1 меңнән артык делегат килде.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Президиумда утыручы мактаулы кунаклар арасында, шулай ук, 1945 елгы Җиңү парадында катнашкан 97 яшьлек Өмет Гобәев та бар иде. Ул хәзерге вакытта Краснодар краеның Армавир шәһәрендә яши.

Казанда күптән булганым юк инде, үзгәреп киткән, зур шәһәргә әйләнгән, хәтта танымадым, – диде ул Татарстан башкаласы турында.

«Татарлар һәм башкортлар бергә булса гына саклана алачак»

Җыенда катнашучыларны ТР Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразыев сәламләде.

Беренче булып сүз икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыповка бирелде. Ул, татарлар һәм башкортлар бердәм булса гына саклана алачаклар, дигән фикердә.

Башкортстандагы миллионнан артык татар исеменнән котлыйм. Татарлар дөнья буйлап сибелгән, ә татарның 88,2%ы тарихи ватанында яши. Конгресс тырышлыгы белән Сабантуй халкыбызның визит карточкасына әйләнде. Безгә аны саклап, үстерергә кирәк.

Татарстан белән Башкортстанны тел генә түгел, икътисад да берләштерә. Татарлар һәм башкортлар бергә булса гына саклана да, үсә дә алачак. Соңгы елларда Башкортстанда күп кенә милләттәшләребезгә һәйкәлләр торгызылды. Уфа каласы Фәридә Кудашева, Габдрахман Кадыйровка да һәйкәл көтә. Уфа татарларының Татарстан белән бергә бөтен милләтнең умыртка баганасы булуын онытмыйк. Уфа татарлары язмышы, тел язмышы кыл өстендә, туган тел дәресләренең кыскаруына беркем дә битараф кала алмый. Федерация составында берничә дәүләт теле булуның киеренкелек китереп чыгарганы юк, – диде ул.

«Татарстанның һәрбер шәһәрендә сөйләм клубларының, тел курсларының муниципаль оешмалары булырга тиеш»

Аннары сәхнәгә яшь бизнес-аналитик, SkyTat сөйләшү клубының җитәкчесе Данил Идиатуллин күтәрелде. Ул үзенең платформасы белән таныштырды һәм республика шәһәрләрендә сөйләшү клублары оештырырга тәкъдим итте.

Ул үзе – Әстерхан татары, әмма бары тик соңгы 3 ел эчендә генә, сөйләм клубына йөреп, татар телен өйрәнгән. «Әгәр дә 5 ел элек миңа монда чыгыш ясарга туры килгән булса, мин: «Прошу прощения, перейду на русский», – дигән булыр идем. Тик мин чыгышымны татарча дәвам итәм. Мин татар телен Мәскәүдә кечкенә генә сөйләм клубында өйрәнә башладым. Без шул клубта аралаштык, сөйләштек һәм татарча җырлар башкардык», – дип аңлатты ул.

Соңрак ул шул сөйләм клубының укытучысы белән татарча сөйләшмәүче кешеләргә ярдәм итүче онлайн клуб ясый. Платформада балалар, үсмерләр һәм зурлар төркеме бар. Шулай ук төрле кызыклы курслар да тәкъдим ителә. Мәсәлән, «Татарга кияүгә чыгу».

Татар телен яхшы дәрәҗәдә белүчеләр өчен дә сөйләм клублары кирәк икән. Шуңа күрә безнең әбиләр һәм бабайлар керә ала торган төркемнәр дә бар. Безнең иң кечкенә укучыбызга – 3 яшь, ә иң өлкән катнашучыга – 88 яшь. Гомумән, безнең ярдәм белән 300дән артык кеше татарча сөйләшә башлады.

Казанга күченгәч, мин шундый проблема белән очраштым: урамда яшьләр русча гына сөйләшә, заманча китаплар да бары тик рус телендә генә чыга, ә татар телен белүче өлкән буын кими бара. Аннан соң Казанда яшьләр һәм мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә сөйләм клублары аз, шуңа күрә шәһәрнең һәрбер районында, Татарстанның һәрбер шәһәрендә сөйләм клубларының, тел курсларының муниципаль оешмалары булырга тиеш, – дигән тәкъдим белән чыкты Данил.

Моның өчен ул көллиятләрдән, башка уку йортларыннан укытучыларны җәлеп итәргә, шулай ук әлеге оешмаларга махсус грант кирәклеген билгеләп узды. «Әгәр дә без татар телен шәһәрләрдә өйрәнсәк, ул һич тә югалмаячак», – дип йомгаклады ул сүзен.

Аның фикерен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплап чыкты.

Безнең телләр комиссиясе (Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе – иск. «Интертат») бар, анда бик күп проектлар тормышка ашырыла. Сезнең фикерләрегез бик кызык. Нәрсә булдыра алганыбызны карарбыз. Безгә шундый инициативлы егетләр һәм кызлар кирәк, яшьләр аралашырга тиеш һәм аның өчен урыннар булырга тиеш, – диде ул.

Омск халкы һәйкәл сорый: «Тукайга Себердә куелган беренче һәйкәл булачак»

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов республикада фәнни-технологик үсеш нәтиҗәләре (Татарстан Россия төбәкләре арасында өченче урында тора) һәм гуманитар өлкәдәге уңышлары турында хисап тотты. Ул фольклор материаллары базасы яңартылуы, энциклопедияләр чыгарылуы һәм яңа тел сервислары булдырылуын әйтеп китте.

Омск өлкәсеннән килгән җәмәгать эшлеклесе Фагыйлә Чумарова 800 еллык тарихы булган борынгы Әшеван авылында халыкның Тукайга һәйкәл урнаштырырга соравын җиткерде.

Бүгенге көндә Омск өлкәсендә 41 меңгә якын милләттәшебез яши, районнарда сакланып калган 45 татар авылы бар. Төбәктә берсеннән-берсе матур мәдәни чаралар, Сабан туйлары узып тора, ансамбльләр эшләп килә, Тамир Алимбаев акчасына 20 елдан артык «Татар дөньясы» исемле газета нәшер ителә һәм бөтен өлкә буенча бушка таратыла.

Соңгы елларда без үзебезнең шатлыклы вакытларда гына түгел, ә кайгы-хәсрәт килгән вакытта да бердәм булуыбызны, бер йодрык булып берләшә алуыбызны күрсәттек. 2021 елнының 6 маенда өлкәбезнең Большеречье районы Каракүл авылы санаулы минутларда көлгә әйләнде, ярты авыл халкы йорт-җирсез калды.

Без ут белән дә, су белән дә сыналдык. 2024 елны язгы ташу вакытында, Иртыш, Ишим елгалары ярларыннан чыгып, Төмән, Омск өлкәләрендәге авыллар су астында калды. Иң зур зыянны бай тарихлы Әшевән һәм Үләнкүл авыллары күрде. Болыннар, урманнар, йорт-куралары бөтенләе белән су астында калдылар. Бик күп мал-туар су астында батып үлеп беттеләр. Соңгы тапкыр мондый су басу афәтен Әшевән авылы 1941 елда кичергән булган.

Шушы вакыйгалардан соң, Әшевән авылы халкы, мәктәпкә Г.Тукай исеме бирүне һәм аның һәйкәлен урнаштыруда теләктәшлек белдерүне сорап, җирле хакимиятләргә, Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итте. Киләсе елга бай тарихлы Әшеван авылының 800 еллыгын һәм Бөек Тукаебызның 140 еллыгын бәйрәм иткәндә, әлеге һәйкәл ачылыр дигән өметтә калабыз. Бу – Тукайга Себердә куелган беренче һәйкәл булачак, – дип сөйләде ул.

Шуны да әйтергә кирәк, 2026 елда Федераль Сабантуй Омскиның Әшевән авылында узачак.

«Укыту сәгатьләре кимү татар телен саклауда кыенлыклар тудыра»

Чувашия Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Фирдания Галәветдинова чыгышында яшь буын татар теленә, дингә һәм гореф-гадәтләргә ихтирам белән караса да, кайбер чикләүләрнең телне сакларга комачаулавын әйтте.

Чувашия Республикасы авылларында татар теле – көндәлек тормышның бер өлеше, ә балалар гаиләләрдә һәм мәктәпләрдә туган телне яратып саклыйлар. Безнең татар авылларының үзенчәлеге – буыннар бәйләнеше, татар авылларында 3-4 буынның бергә яшәве – гадәти күренеш. Балалар, олылардан күреп, гореф-гадәтләребезне, телебезне, динебезне өйрәнә.

Туган тел – безнең иң зур хәзинә, аны саклау – милләтне саклау. Кызганыч, татар телен укыту сәгатьләре кимүе, чыгарылыш имтиханнарында ана теленең булмавы кыенлыклар тудыра, ләкин без барыбер аны саклап калырга тырышабыз. Безнең мәктәптә дәресләр рус телендә барса да, мәктәптә аралашу теле буларак татар теле сакланып килә, – ди ул.

Казахстан егете: «Чит илдә татар теле укытучыларын әзерләү курсларын күбрәк оештырыйк»

Казахстан Республикасының Абай өлкәсе «Мирас» яшьләр этномәдәни берләшмәсе рәисе, Шәкәрим исемендәге университетның кече фәнни хезмәткәре Мәдияр Насыйров чит илләрдә татар теле укытучыларын әзерләү курсларын арттыру тәкъдиме белән чыкты. Сүз уңаеннан, аның быелгы татар теле һәм әдәбияты буенча оештырылган халыкара олимпиадада гран-прига ия булуын да әйтергә кирәк.

«Үзем дә яшьләр рәтеннән булганга, чит илләрдә яшәүче яшь татарлар өчен татар телен укыту һәм аны популярлаштыру буенча кайбер тәкъдимнәрне җиткерәсем килә. Беренчедән – укытучылар әзерләү. Әзерлек курсларын күбрәк оештыру кирәк дип саныйбыз. Бу курслар онлайн форматта башланып, соңыннан Казанда практика белән тәмамланса, нәтиҗәлерәк булыр иде. Шулай итеп, бердәм методика барлыкка килер, ә укытучылар үз илләрендәге татар үзәкләрендә шушы методика нигезендә дәресләр алып бара алырлар.

Шунысы мөһим: әдәби телне белү һәм аны укытуда, гомумән чит ил татарлары өчен дә, уртак методика булдыру – әдәби телне саклауда зур файда китерәчәк. Әгәр әдәби тел югала икән, без үзебезнең милли йөзебезне билгеләгән алтын нигезебезне дә югалту куркынычы алдында калабыз, – дип ассызыклады ул.

«Тотынсак, булдырабыз икән!»

Соңыннан сүз Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевка бирелде. «Без үзебезнең милләтебез, гореф-гадәтләрне саклау өчен нәрсә эшләп була – барысын да эшлибез. Әлбәттә, безгә гаиләгә таянырга кирәк. Гаиләдә ана телендә сөйләшмәсәләр, ул тел югала», – диде ул һәм делегатларның эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәт сүзләре әйтте.

Татарстан Республикасының беренче Президенты исә бүгенге кебек очрашуны хәтерләмәвен искәртте. «Күңелләр нечкәреп китә. Шундый дәрәҗәдә булуыбыз, шундый республикада яшәвебез, бер-беребез, туган җиребез турында кайгырту – зур горурлык! Без бит бу! Без! Ничек рәхмәт әйтмисең, ничек шатланмыйсың?! Тотынсак, булдырабыз икән! Матур итеп яшәргә язсын! Барыбызга да исәнлек-саулык, бердәмлек! Рәхмәт!» – дип йомгаклады ул җыенны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар