news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов «Милләт җыены»нда: «Гаиләдә ана телендә сөйләшмәсәләр, ул тел югала»

26-28 августта Казанда «Милләт җыены» узды. Бу чара Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче меңләгән татарны бергә җыйды. Бүген Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында җыенның пленар утырышы узды.

news_top
Рөстәм Миңнеханов «Милләт җыены»нда: «Гаиләдә ана телендә сөйләшмәсәләр, ул тел югала»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Пленар утырыш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Ул пленар утырышта чыгыш ясаучыларның барысын да тыңлады.

«Безгә гаиләгә таянырга кирәк»

«Безнең очрашуга зур бәя бирелде, әлбәттә, бу – зур, системалы эш», – дип башлады сүзен Рөстәм Миңнеханов. Ул Бөтендөнья татар конгрессына бу очрашуны оештырган өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

«Россия төбәкләреннәнме сез, чит илдәнме –һәммәгез дә милләтебез патриотлары. Без сезгә таянабыз, без сезнең белән бергә, шуңа күрә сезгә зур рәхмәт.

Без үзебезнең милләтебез, гореф-гадәтләрне саклау өчен нинди, нәрсә эшләп була – барысын да эшлибез.

Әлбәттә, безгә гаиләгә таянырга кирәк. Гаиләдә ана телендә сөйләшмәсәләр, ул тел югала.

Дин әһелләре монда. Без аларның авторитетын, көчен кулланырга тиеш. Телебезне, динебезне бергә күреп, бергә сакларга тиешбез.

Татар милләтенең патриотлары булганыгыз өчен һәммәгезгә зур рәхмәт, исән-сау булыгыз, үзегезне саклагыз!» – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Без бит бу! Без! Тотынсак, булдырабыз икән!»

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бу очрашуда чын күңелдән шатланып утыруын әйтте.

«Бүгенге көнгә кадәр мондый очрашуны әле хәтерләмим. Шул чаклы республиканы, халкыбызны, үз-үзебезне яратып җыелышу, кызыксыну, милли мәсьәләне уртага салып сөйләшү – зур бәхет, зур казаныш.

Бу очрашуда «без булдырабыз» дигән сүз раслана бүген. Мин чын күңелдән шатланып утырам. Залда яшьләр! Бу – горурлык. Бик зур рәхмәт бу очрашу өчен.

Республикабыз, халкыбызның бүгенгесе, киләчәге турында уйлану, кайгырту бу. Менә без нинди икән, дип шатланып утырам. Күңелләр нечкәреп китә. Шундый дәрәҗәдә булуыбыз, шундый республикада яшәвебез, бер-беребез, туган җиребез турында кайгырту – зур горурлык!

Без бит бу! Без! Ничек рәхмәт әйтмисең, ничек шатланмыйсың?! Тотынсак, булдырабыз икән! Матур итеп яшәргә язсын! Барыбызга да исәнлек-саулык, бердәмлек! Рәхмәт!

Матур итеп эшләргә, яшәргә язсын! Республикабыз чәчәк атсын!» – дип теләде ул.

«Милләтебез бер гамәле белән дә үз йөзенә тап төшермәде»

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров юллаган сәламләү хатын укыды.

Ул «Милләт җыены»нда Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән 965 делегат катнашуын әйтте. Шул исәптән, Таиланд, Мисыр, Катар, Малайзия, Алжирдан беренче тапкыр делегатлар килгән.

«Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, һәр җирлектә уңышка ирешә, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә. Тарихи Ватаныннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең уңай эшчәнлеге халкыбызның бердәмлеген көчәйтә, башка халыклар арасында горурлык хисе тудыра. Безнең уртак Ватаныбыз – Татарстаныбыз бар. Ул дөньяга сибелеп яшәүче бөтен татар халкын берләштерә, үзенә тарта, күңелләребезне нурландыра, рәхмәтен әйтә. Һәрбер татар кешесе Татарстанга кайтып, туган җиргә аяк басып, аның саф һавасын сулап, шифалы чишмә суларын эчеп, туганнар, дус-ишләр, якыннар белән очрашып рухи көч туплап китә», – диде ул.

Җитәкче Бөек Җиңүнең 80 еллыгын лаеклы итеп билгеләп үтүебезне ассызыклады. «Татар халкы дигәндә, сынау чорларында без һәрвакыт бердәм булдык, башка халыклар белән бергә кан койдык, уртак бөек тарихыбызны булдырдык.

Татарлар турында сөйләүләр булса да, милләтебез бер гамәле белән дә үз йөзенә тап төшермәде. Халкыбызның иң күркәм сыйфатлары буыннан-буынга күчеп, камилләшә барды. Шундый сыйфатларның берсе – аң-белемгә омтылыш

1103 ел элек Борынгы Болгар җирлегендә кабул ителгән ислам диненә без гомеребез буена тугры булып калдык һәм бервакытта да аңа хыянәт итмәдек. Алдагы көннәрдә дә шундый булып калырга насыйп булсын», – диде Шәйхразыев.

1992 елда шушы вакытларда Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Беренче съезды узган булган. Залда Конгрессның беренче җитәкчеләре – Индус Таһиров, Ринат Закиров бар иде. Шулай ук зал беренче съездда катнашучыларга алкышлады.

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, Татарстан Республикасы бүгенге көндә Россия Федерациясенең терәк төбәкләренең берсе булып тора. Республикабызны, традицион кыйммәтләрне һәм мәдәни мирасны саклауның үрнәге буларак, бөтен дөньяда беләләр.

«Җирле татар оешмалары сезгә ышаныч белдереп, «Милләт җыены»на делегат итеп сайлады, Казанга – илегез, төбәгегез татарларының лаеклы вәкиле булып килдегез. Узган 3 көн эчендә без монда күп нәрсә күрдек, аңладык, өйрәндек. Бүген залда утыручы һәр бер делегат алдында татарлыкны саклау һәм үстерү – татар телен, милли гореф-гадәтләрне, татар гаиләсен, татар гыйлемен саклап калу – төп бурыч итеп куела! Татар халкының үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруны бергә дәвам итик.

Һәр татар кешесе, гаиләсе, үз йөрәге белән Татарстанны үзәге һәм учагы дип күрергә тиеш. Кирәк булса – киләчәге дип тә!

Берничә көннән Татарстан Республикасы Рәисен сайлау узачак. Рөстәм Нургали улына зур рәхмәтләребезне җиткереп, уңышлар телибез!» – диде ул сүзен йомгаклап.

«Милли җыен» «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар