Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милена Новикова: «Керәшен чибәре» үзенең эш-гамәлләре белән керәшеннәрне танытырга тиеш»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты – смм-белгече Милена Новикова республика күләмендә уздырыла торган «Керәшен чибәре-2024» бәйгесенең финалына үтте. Кызлар бу атнада Мамадыш районында булачак Питрау бәйрәме сәхнәсендә көч сынашачак. Бөтен җаны белән керәшен булган сәләтле хезмәттәшебез белән укучыларыбызны да таныштырасыбыз килә.

news_top_970_100
Милена Новикова: «Керәшен чибәре» үзенең эш-гамәлләре белән керәшеннәрне танытырга тиеш»
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

«Керәшен чибәре» титулын алган кызның берничек тә бу исемгә тап төшерергә хакы юк»

Милена, сине финалга узуың белән чын күңелдән котлыйм. Әлеге бәйгедә катнашу теләгең күптән бар идеме инде, әллә кинәт уйлап катнашырга булдыңмы?

Бәйгедә катнашу, иң беренче чиратта, минем балачак хыялымдыр. Чөнки ул бәйгене кечкенәдән күреп үстек. Гаиләбез белән, бер ел да калмыйча, Питрауга бара идек. Элегрәк «Керәшен чибәре» бәйгесе, ничектер, башка төрлерәк уза иде. Хәзер ул бик нык үзгәрде инде, аның дәрәҗәсе күпкә артты. Шуңа да бәйгедә катнашып җиңү теләгем – кечкенәдән күңелемдә йөрткән хыял.

Икенчедән, мин бу бәйгедә 2016 елда бер тапкыр катнашкан идем инде. Әзерлегем җитәрлек булмадымы икән, ул вакытта, кызганыч, мин беренче өчлеккә керә алмадым. Шулай да, «Керәшен чибәре» бәйгесе миндә бары тик уңай хисләр генә калдырды. Шундый зур Питрау бәйрәменең бер кечкенә генә өлеше булуыма бик шат идем. Анда бит барлык керәшен чибәрләрен мәйдан әйләндерәләр. Синең исемеңне меңләгән кеше янында әйтәләр. Мәйдан әйләнгән вакытта аңлатып булмаслык горурлык хисләре кичерәсең. Шул хисләрне кабат тоясым килде. Әлеге бәйгегә быел максатчан рәвештә барам.

Димәк, «Керәшен чибәре» бәйгесендә берничә ел рәттән дә катнашырга була, чикләүләр юк?

Юк-юк, әлеге бәйгедә беренче урынны алганчыга кадәр катнашырга була. Шуңа да «Керәшен чибәре» бәйгесендә берничә ел рәттән көч сынашып, җиңүче титулына килеп җитүчеләр күп.

Сайлап алу туры ничегрәк узды?

Сайлап алу турында без читтән торып кына катнаштык. Үзебез турында сөйләп, гариза җибәрдек, жюри белән очрашмадык.

Бәйгегә нинди өметләр баглыйсың?

Әлбәттә, җиңәсе килә. Андый теләк булмаса, бәйгедә катнашып торырга да кирәк түгелдер. Бөтен бәйгеләргә дә «җиңәм» дип барырга кирәк. Икенчедән, мин әлеге бәйге аша керәшен тормышына тагын да якынаермын дип уйлыйм. Без хәзер конкурсант кызлар белән бәйгенең финалына әзерләнәбез. Алар барысы да шундый төрле, уңган-булган, сәләтлеләр. Керәшеннәр бит әле алар районлап та бер-берсеннән аерылып торалар. Һәр район керәшеннәренең үзенчәлекле яклары бар, шуларны кызлар аша белү дә кызык. Мәсәлән, безнең арада Башкорстаннан килгән бер керәшен кызы бар. Ул көн ахырында «ай, алҗыдым» дип әйтергә ярата. Бездә әлеге сүз «арыдым» буларак кулланыла бит инде. Мәдәниятебездә, йолаларыбызда да аермалар бар. Шуңа да бәйге миңа яңа хис-кичерешләр, кызыклы танышулар бүләк итәр дип өметләнәм.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Сине кайсы сыйфатларың, сәләтләрең җиңүче итәргә мөмкин дип саныйсың?

Үләм икән, үземне үзем мактый беләмме соң мин?! (көлә) Мин үземне үҗәт, үз дигәнемә ирешә торган кеше дип саныйм. Бәлки, шул сыйфатым җиңүче титулын яуларга ярдәм итәр. Мин чын йөрәктән үз халкымны, гореф-гадәтләребезне яратам. Кечкенә вакыттан аларны күреп үстем. Әлеге йолаларыбызны үз гаиләмдә дә дәвам итәсем, аларны балаларыма да өйрәтәсем килә. Бу минем керәшенлегем хакында сөйли торган билгедер.

Сездә хәзер «урак өсте»дер инде. Бәйгегә әзерлек ничек бара?

Безнең хәзер, чыннан да, бик кызу вакыт. Питрау сәхнәсендә йолаларыбызны, сәләтләребезне күрсәтергә әзерләнәбез. Бәйге вакытында берничә керәшен биюебез булачак. Бәйге кысаларында катнашучы кызлар керәшеннәрнең берәр йоласын сайлап алып күрсәтергә тиеш. Мин үзебезнең авыл ансамбле, туганнарым белән Олы көн йоласын күрсәтергә әзерләнәм. Әти-әнием, туганнарым төп терәгем һәм ярдәмчеләрем дип әйтергә була.

Фото: © Солтан Исхаков фотосы

Синеңчә, «Керәшен чибәре» исеменә лаек кыз нинди сыйфатларга ия булырга тиеш һәм аның миссиясе нинди икән?

Керәшен кызлары акыллы, үҗәт булалар. Шулай ук «Кряшен чибяре» титулын алган кызның берничек тә бу исемгә тап төшерергә хакы юк. Ул аны горур йөртергә, үзенең эш-гамәлләре белән керәшеннәрне танытырга, күрсәтергә, аның үсеше өчен үзе дә файдалы эшләр башкарырга тиеш дип саныйм.

Әгәр дә җиңүче титулына лаек булсаң, акчалата бүләкне нәрсәгә тотар идең?

Баштарак ул турыда уйлаганым да булмады. Ләкин әзерләнгән вакытта башыма бер уй килде. Җиңә калсам, акчаны нәрсәгә сарыф итәчәгемне беләм, ләкин әлегә әйтәсем килми, сер булып калсын.

«Керәшен яшьләре бик актив»

Керәшен яшьләре турында фикереңне әйтеп кит әле. Бүгенге көндә сезнең яшьләр активмы? Татарча сөйләшәләрме?

Керәшен яшьләрен мин бик активлар дип әйтер идем. Безнең керәшен иҗтимагый оешмасы оештырган «Айбагыр» дип аталган балалар этнолагеребыз бар. Иң беренче тапкыр мин анда 2015 елда ял иткән идем. Милли җанлы, үз йола-гадәтләре белән кызыксынучы, керәшен җырларын җырлаучы, гомумән, «мин керәшен» дип горурланып йөрүче шуның кадәр керәшен баласын күреп, миңа шок булды. Үземнең дә алар арасына эләгүемә бик сөендем. Шуннан соң мин бу лагерьга берничә ел рәттән килдем.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң «Айбагыр»да ял итүче балаларның күпчелеге «Бәрәкәт» керәшен яшьләре хәрәкәтенә кушыла. «Бәрәкәт»кә дә халкыбызны яратучы, аның өчен файдалы эшләр башкарырга теләгән яшьләр йөри. Мәсәлән, җырчы Татьяна Ефремова да – безнең белән «Айбагыр»да үскән кыз. Ул – чыннан да безнең керәшеннәрне яхшы яктан күрсәтә торган, күпләргә үрнәк кызыбыз. Ә болай без – керәшен яшьләре – гел аралашып торабыз. Төрле бәйрәмнәрдә очрашабыз, сплавларга йөрибез. Барыбыз да үзара татарча, туган телебездә сөйләшәбез. Күпчелек чараларыбыз да татарча уза.

Фото: © Милена Новикованың шәхси архивыннан

Синеңчә бүгенге көндә татар кызлары, керәшен кызлары өчен нәрсә приоритетта булырга тиеш?

Миңа калса, бөтен хатын-кызлар өчен дә приоритетта алар үзләре булырга тиеш. Чөнки без бу дөньяга нинди дә булса файдалы эшләр калдыру, рухи һәм профессиональ яктан үсү өчен киләбез. Һәр кеше өчен бу – бик мөһим нәрсә.

Икенче урында исә гаилә булырга тиештер. Чөнки хатын-кызның бу тормыштагы төп бурычы – бәби табып, әни булу.

«Миңа милли темалар кызык»

Милена, үзең турында сөйлә әле. Син кайсы яклардан?

Миңа 24 яшь. Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы кызы. Бүгенге көндә «Татар-информ» редакциясендә эшлим. 2022 елда КФУның татар журналистикасы бүлеген тәмамладым. Моңа кадәр «Туганайлар» керәшен газетасында эшләгән идем.

Журналистика юлын сайлау тарихын да ишетәсе килә.

Һөнәрне ничектер холкыңнан чыгып та сайлыйсың бит инде ул. Мин әле кечкенә вакытта ук булачак һөнәремнең сөйләү белән бәйле булачагын белә идем. Нәрсәдер сөйләргә, аңлатырга яратам. Адвокат булырмынмы, журналистмы дип уйлый идем.

Берсендә «Айбагыр» лагеренда ял иткәндә, безнең янга «Туганайлар» газетасы редакциясе хезмәткәрләре кунак булып килде. Алар безнең белән төрле кызыклы уеннар оештырдылар, мәкалә язарга өйрәттеләр. Бу миңа шулхәтле ошады. Әле ул вакытта миңа 15 яшь тирәсе генә булгандыр. Лагерьдан өйгә кайту белән әти янына килеп: «Папа, мин уйладым. Мин журналист булачакмын һәм «Туганайлар» газетасында эшләячәкмен», – дип әйттем.

«Туганайлар» газетасы коллективы белән.

Сине нинди темалар кызыксындыра?

«Туганайлар» газетасында эшләгәнгәдер, миңа милли темалар кызык. Милли үзенчәлекләр турында язарга яратам.

Син «Татар-информ» смм-белгеч булып эшлисең. Бу – синең өчен яңа тәҗрибәдер. Эшеңнең нинди кызыклы яклары бар?

Смм-белгеч булып эшләгәндә турыдан туры кеше белән күрешмисең, аралашмыйсың. Синең бурыч – читтән торып кына укучының кәефен тою, булмаса, аны күтәрә белү, кызыклы юнәлешләр табу, укучыларны җәлеп итү.

Ә тулаем алганда, «Татар-информ», «Интертат» сайтлары минем өчен, баштарак, бөтенләй икенче төрле дөнья иде. «Татар-информ» – иң оператив сайт. «Интертат» – иң халыкчан, шул ук вакытта җитди дә. Яңалыклар бик тиз арада язылып, эшләнеп бирелә торган редакция. Шулай ук ул тематика киңлеге белән җәлеп итә, замана белән бергә атлый, актуаль темаларны курыкмыйча күтәрә.

Фото: © Милена Новикованың шәхси архивыннан

«Мин – җыр-моңга гашыйк нәсел кызы»

Гаиләң турында да сөйлә әле. Мөгаен, керәшен халкының гореф-гадәтләре, йолалары саклана торган гаиләдә туып үскәнсеңдер.

Мин – ике яклап җыр-моңга гашыйк, җырларга яратучы нәсел кызы. Безнең авылда «Нур» халык ансамбле бар. Минем әтием әлеге ансамбльнең җитәкчесе, әнием дә шушы ансамбльгә йөри. Алар икесе дә матур җырлыйлар, гармунда уйныйлар. Кечкенә вакытта үзем дә алар белән репетицияләргә йөри идем.

Фото: © Милена Новикованың шәхси архивыннан

Әтием ягыннан Татый әбием бик тормышны яратучан кеше булды. Гомере авыр хезмәттә узса да, (әбием зур-зур капчыклар ташып, авыл тегермәнендә эшләгән) ул телгә һәм иҗатка оста кеше иде. Нинди генә вакыйга булмасын, ул шуңа багышлап шигырь чыгара, аларны бик матур итеп сөйли торган иде. Аннан әбинең бары тик үзе генә белгән һәм үзе генә җырлый торган җырлары булды. Шәхсән әбиемнең җырлары иде алар. Без бит – әти-әни эштә булганда әби белән үскән балалар. Көндәлек эшләр белән шөгыльләнгәндә дә гел җырлап йөри, безгә дә өйрәтә торган иде ул аларны.

Новиковлар гаиләсе.

Әбиебез 82 яшендә арабыздан китеп барды. Хәтта урын өстендә ятып, үзен белешмәгән вакытында да әби җырлаудан туктамады. Үзенең авыртуларын шулай бастымы икән ул… Әнием ягыннан Миңкәш (Мария) әбием дә җырчы булган минем. Микулай бабай исә авыл мәҗлесләрендә гармунда уйный торган булган.

Шулай ук минем Наталия исемле түтием һәм үземнән 7 яшькә олырак дәдәм Александр бар.

Милена апасы Наталия белән.

Сезнең авылда һәм гаиләдә керәшеннәрнең нинди йолалары сакланган?

Безнең авылыбыздагы иң зур бәйрәм – ул «Чүк» бәйрәме. Без Чүк бәйрәменә бик ныклап әзерләнәбез, бер көн алдан яулык җыярга да чыгабыз. Чүгебез урман буенда уза. Минем әтием элек авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып та эшләгән иде. Хәзер авыл җирлегендә хисапчы булып эшләсә дә, әлеге бәйрәмне оештырышырга әти күп көч куя.

«Чүк» бәйрәмен, күбрәк, мәҗүси бәйрәм дип тә әйтеп буладыр. Без бу көнне, еллар уңышлы, матур булсын дип, Күктәге Изгеләр өчен ботка пешерәбез.

Гаиләгә килгәндә, гаиләбездә бер генә бәйрәм дә искә алынмыйча калмый. Бәрмәнчек көнне җыйнаулашып бәрмәнчек җыярга чыгабыз. Пасха алдыннан әни, кырдан ылыслар җыеп кайтып, күкәй, тәм-том җыярга керүче балаларның юлына шул ылысларны түшәп куя. Бу – Кукмара районы керәшеннәре йоласы, әнием шул яклардан. Бу көнне без, әлбәттә инде, йомырка кызартабыз, туганнан туганга кунакка йөрешәбез.

Әбиебез әле 2018 елда гына арабыздан китеп барды. Ул да барлык керәшен йолаларын бик нык саклый иде. Без дә ул өйрәткәннәрне истә тотып, хәзер инде үзебез дә сакларга тырышабыз.

Апаңны (түтиеңне) кияүгә биргәндә дә милли үзенчәлекләр, йолаларны саклагансыз дип ишеткән идем.

Әйе, туйда кайбер кызыклы гореф-гадәтләребез искә алынды. Беренчедән, без апаны кияүгә биргәндә кияү егетенә бирнә сандыгын саттык. Сандыкта чигелгән мендәр тышлыклары, бистәрләр иде. Барысын да килгән кунакларга күрсәттек.

Новиковлар кызларын кияүгә бирә.

Керәшен туйларында пар казларның төрле өлешләрен, кодалар ягына җырлый-җырлый, матур итеп өләшү күренеше бар. Мәсәлән, казның боты – кияүнең әтисенә, кодага, муены – әнисенә, кодагыйга бирелә. Әлеге йоланы да башкардык.

«Безнең тулы гаиләбез».

«Булачак иремнең милли җанлы гаиләдән булуы мөһим»

Үзеңнең сөйгән ярың бармы, Милена? Әллә инде бу язманы укыган өйләнмәгән егетләргә өметләнер урын бармы?

Әлегә сөйгән ярым юк (көлә).

Син кияүгә чыгарга теләгән егет нәкъ менә керәшен егете булырга тиешме, әллә инде булачак иреңне йөрәк кушуы буенча гына сайлаячаксыңмы?

Минем булачак иремнең, үзем шикелле үк милли җанлы гаиләдән булуы мөһим. Татарча әйбәт сөйләшүе дә кирәк инде, чөнки әти-әнием авылдан. Ул үз сүзендә тора торган, юмарт, әйбәт, киң күңеле кеше булырга тиеш.

Минем кияүгә чыкканда кәбен койдырасым килә. Әлбәттә инде, башка милләт, дин кешесе булса, мин аны үзем белән чиркәүгә алып бара алмаячакмын бит. Балаларымны да чумылдыруларын теләр идем. Аларны үзебезнең йола-гадәтләребез буенча тәрбияләргә ниятләп торам. Ирем башка милләт кешесе булса, боларның барысы да хыялда гына калачак. Шуңа күрә, булачак тормыш иптәшемнең керәшен булуы мөһим, дип нәтиҗә ясап куябыз инде.

Синең белән кайда танышырга була?

Бу сорауга ничек җавап бирергә дә белмим. Интернетта танышырга яратмыйм. Урамда килеп танышуларга да каршымын, ни әйтсәң дә, хәзер куркыныч заман (көлә). Язмыш очраштырса гына инде.

Рәхмәт, Милена! Сиңа уңышның иң зурысын теләп калабыз!

Видеода: Милена Новикова «Йолдызчык» коллективы белән «Наза» уенын күрсәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100