Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Керәшен чибәре-2024»: кызлар ничек әзерләнә, оештыручылар нәрсә көтә һәм... зур хата

news_top_970_100
«Керәшен чибәре-2024»: кызлар ничек әзерләнә, оештыручылар нәрсә көтә һәм... зур хата
Фото: © Анастасия Шумитова фотолары

Мамадыш районының Җөри авылында ел да уза торган «Питрау» бәйрәменнән соң керәшеннәр арасында иң еш бирелә торган сорау нинди дип уйлыйсыз? Ә журналистлар язган мәкаләләрнең баш исемнәре күбрәк нәрсә турында?

Чып-чын керәшен авылында туып үсеп, керәшен дөньясында, журналистика өлкәсендә кайнаган кеше буларак әйтәм: «Питрауда кем батыр калды? Нинди артистлар булды?» – болар инде икенче сорау итеп әйтелә торган җөмләләр… Питрау үткәч иң беренче сорау: «Керәшен чибәре кем булды?».

Бу сорауны биргән кеше Питрау фестивалендә бер тапкыр да булмаска да мөмкин, әмма бәйге турында белә һәм нәтиҗәсе белән кызыксына. Шуңа да «Керәшен чибәре» конкурсы керәшеннәр өчен елның иң зур вакыйгаларының берсе дип әйтсәм, арттырам дип уйламыйм.

Быел «Кряшен чибяре-2024» титулы иясе, елдагыча, Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында 13 июль көнне билгеле булачак.

Ә аңа кадәр Казан шәһәрендә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Керәшен чибәре» конкурсының әзерлек этабы үтте.

Быел кемнәр катнаша?

2024 елда «Керәшен чибәре» бәйгесе финалында 9 кыз көч сынашачак. Нәкъ менә 9 кыз сайлау этабыннан финалга узды. Алар барысы да төрле өлкәләрдә эшлиләр һәм төрле юнәлешләр буенча белем алалар.

  1. Татарстан Республикасының Алексеевск районыннан Ангелина Александрова – Россия дәүләт юстиция университеты студенты.
  1. Чаллыдан Тамара Минова А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында укый.
  2. Зәй районыннан Алеся Димитриева – курчак театрында актриса.
  3. Кукмара районыннан Анжелика Иванова – башлангыч класслар укытучысы.
  4. Питрәчтән Марина Морозова Халыкара сервис колледжын тәмамлап, массаж ясаучы булып эшли.
  5. Мамадыш районыннан ике чибәр катнаша: Ариана Кадыйрова мәктәпне тәмамлаган.
  6. Светлана Иванова – Ижевск дәүләт медицина академиясенең II курс студенты.
  7. Башкортстан Республикасыннан Лиана Маркова.
  8. Ә инде 9нчы кыз мин – «Интертат» һәм «Татар-информ» журналисты Милена Новикова булам.

«Туганайлар» газетасы сайтыннан

Фото: © Эльмира Шрыкова

Зур хата

Бу бәйге кызларның буй-сыннарын билгели торган гадәти матурлык конкурсы гына түгел. Халыкның киләчәген – аның киленнәре, ягъни киләчәктә әниләре, димәк, гаиләләре нинди булырга тиешлеген билгели торган йола дисәм, дөресрәктер.

«Керәшен чибәре», беренче чиратта, халыкның милли үзенчәлекләрен күрсәтә. Кызлар оста итеп биергә, җырларга, халкының йола-гадәтләрен яхшы белергә генә түгел, бәйге таләпләренә туры китереп, дөрес киенергә дә тиеш. Өстендәге киеме үз төбәгенеке булырга һәм статусына туры килүе дә мөһим.

Әгәр дә бәйгедә катнашучы кыз, ялгыш кына, башына яшь киленнәр кия торган түгәрәк яулык яки олы хатыннарга хас сүрәкә киеп чыга икән, бу – аның тарафыннан ясалган зур хатага саналачак. Шундый күңелсез хәлгә калмас өчен, кызлар әзерлек этабына киемнәрен дә алып килеп күрсәттеләр.

Мамадыш кызы Светлана Иванованың кием комплексы аеруча матур тоелды миңа. Башында яулык, өстендә киндер күлмәк, чигелгән алъяпкыч һәм әбисенең кадерләп саклаган тамаксасын кигән. Катнашучылар арасында иң тәҗрибәлесе дә Светлана булып чыкты. Ул быел өченче тапкыр катнаша. «Бәйгене бик яратам. Оештыручылар, бергә катнашкан кызлар күңелемә бик якынга әверелде», – диде ул бу турыда.

«Авылча»дан башланган конкурс

Әйтеп үткәнемчә, «Керәшен чибәре-2024» конкурсында катнашучылар әзерлек этабын бергәләп узды. Беренче көнне кызлар бәйгене оештыручылар белән танышты. Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова кызларга уңышлар теләде. Кыскача гына бәйгенең тарихы белән таныштырып үтте. Кечкенә генә авыл бәйрәмендә барлыкка килгән ярыштан бүгенге көндә республикакүләм дәрәҗәгә күтәрелгән бәйгенең тарихы бик кызыклы тоелды.

Беренче елларда «Керәшен чибәре» гади генә итеп, «авылча» үткәрелгән. Баштан чибәрләрне бәйрәмгә килүчеләр арасында гына билгеләгәннәр. Аннары, тора-бара, Мамадыш күләмендә сайлаганнар. «Питрау» бәйрәме рәсми рәвештә республикакүләм статусын алгач, бәйгедә бөтен төбәк керәшен чибәрләре катнаша башлаган.

«Беренче елларда керәшен чибәрләрен әзерләү булмады. Питрауга күп коллективлар килә иде. Шулар арасында конкурста катнашырга теләк белдерүче кызлар да булды. Кызлар «Кряшен чибяре» дигән такта янына килеп конкурска языла иде, аларның һәрберсенә үз номерлары бирелә иде. Шуннан соң алар сәхнәгә чыгып үзләре турында сөйлиләр, алып баручы нәрсә кушса – шуны эшлиләр: җырлыйлар, бииләр, үзләрен ничек телиләр шулай күрсәтә иделәр», – дип сөйләде Людмила Даниловна.

Катнашучыларның саны 30дан артып киткән еллар да булган. Ул вакытта конкурс берничә турда оештырылган. Һәрбер турда жюри катнашучыларны сайлап алып, ахыргы турга иң яхшыларын гына калдырган.

Бәйге халык арасында таралгач, бәйгегә әзерлекле кызлар да килә башлаган. Бу инде конкурсның статусын үстерүгә зур сәбәпче була. Бүгенге көндә кызлар бәйгедә катнашу өчен берничә тур аша үтәләр.

«Менә безнең нинди матур, акыллы кызларыбыз бар»

Керәшен чибәрләре белән очрашырга фольклорчы-галим, этномузыка белгече, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров та килгән иде. Ул кызларга керәшен йола-гадәтләре буенча киңәшләрен бирде.

«Сез барыгыз да төрле районнардан, төбәкләрдән. Шуңа күрә үзегезнең чыгышларыгызда күбрәк үз төбәгегезнең үзенчәлекләрен күрсәтсәгез, белсәгез әйбәт була. Чөнки бу бәйге ул – тәрбияви һәм белем бирә торган да», – диде ул.

«Җырлаган җырларыгызның, кигән киемнәрегезнең үзегезнең як традицияләренә якын булуы бик мөһим. Хәзерге модага ияреп, аларны заманлаштыру бик җиңел. Әмма бу инде башка конкурс булачак. «Кряшен чибяре» конкурсында беренче чиратта нигез, асыл тамырларны саклап матур итеп күрсәтергә кирәк», – дип аңлатты галим. Ул шулай ук кызларга бәйге белән генә чикләнмәскә, алга таба да әлеге традицияләрне сакларга, популярлаштырырга өндәде.

«Керәшен чибәре» бәйгесе инде 26 ел үткәрелә. Геннадий Макаров аның керәшеннәр өчен булган ролен дә билгеләп узды. «Бөтен халыкларның да матурлык конкурсы бар. Керәшеннәрнеке дә булу – үзе рәхәт. Халык карый. «Менә безнең нинди матур, акыллы кызларыбыз бар. Без бар икән әле», – ди. Сез үзегезнең чыгышларыгыз белән халыкка көч бирәсез», – дип сөйләде Геннадий Макаров.

Жюри комиссиясе рәисе Ирина Муллина үзенең чыгышында узган елда катнашучыларның балларны киметергә мәҗбүр иткән хаталар турында сөйләде. Ул кызларны детальләргә игътибарлы булырга, сәхнәдә үзләрен ихлас тотарга чакырды. «Ясалмалылык әллә кайдан күренеп тора», – диде Ирина Муллина.

Ихласлык, тыйнаклык, керәшен халкының чын вәкиле булу – менә шулар данлана.

«0nline «Кряшен чибяре»

Керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасы баш редакторы Юлия Губина очрашуга бәйгедә катнашучы һәрбер кыз турында мәгълүмат язылган газеталар күтәреп алып килгән иде. Ул газетаның бер бите кызларга багышлануын әйтте. Юлия Губина сүзләренчә, газетаның сайтында иң күп карау җыйган язма – «Керәшен чибәрләре» турында. «Димәк, бу конкурс та, анда катнашучы кызлар да – керәшеннәрнең күз угында. Халык көтеп алды», – дип бәяләде ул бу бәйгене.

Бәйге кысаларында керәшен газетасының сайтында чибәрләр өчен онлайн тавыш бирү үткәрелә. Тавыш бирүдә җиңеп чыккан кыз, бәйгенең «0nline «Кряшен чибяре» номинациясендә бүләкләнәчәк. Юлия Губина тавыш бирүнең тәртипләре турында сөйләде, узган елларда булган «накрутка» – махсус программалар аша тавыш җыйдыру очракларын да искә төшереп, кисәтеп куйды.

Җыр һәм психология

Шул ук көнне кызлар вокал буенча мастер-класста катнаштылар. Аны Татарстанның атказанган артисткасы, «Бәрмәнчек» ансамбле баш хормейстры Оксана Дмитриева алып барды. Ул җиңүчеләр билгеле булгач җырлана торган гимн өйрәтте.

Җырлап туйганнан соң, финалистлар психолог Алёна Виноградова белән дә очрашты. Бу – быелгы әзерлек этабының яңалыгы булды. Ул кызлар белән психологик уен уйнады һәм аларның хис-кичерешләрен, борчуларын белеште. Билгеле бәйгенең финалы алдыннан каушамый яки борчылмый мөмкин түгел. Бу турыда психолог та әйтте һәм, кызларга ярдәм итәр өчен, берничә күнегү тәкъдим итте.

Киләсе 2 көн дә бик кызу һәм эшлекле үтте. Фото-видеосъемкалар, финалда биеләчәк биюләр өчен хореограф белән эшләү, режиссер белән аралашу, иң ахырдан яңгыраячак гимны өйрәнү... Ә мөһиме – кызлар бер-берсе белән таныша алдылар. Конкуренция хисе юк иде дә кебек, бу көннәр үзара ярдәм итү атмосферасында үтте. Алар бер-берләреннән төрле як керәшеннәренең үзенчәлекләре турында белделәр, үзләренең тәҗрибәләре белән бүлешә алдылар.

«Бу конкурста катнашып, үземне күрсәтә алам бит»

Финалга санаулы көннәр генә калып бара. Һәрбер кыз да тырышып финалга әзерләнә. Мин шулар рәтендә. Көтәм дә, борчылам да кебек... Кукмара кызы Анжелика да охшаш хисләр кичерүен әйтте. «Финалны мин бик көтәм. Дөресен генә әйткәндә, бик борчылам да. Ләкин ул көннең җылы атмосферасын мин бик сагындым. Ел саен Җөригә килеп, керәшеннәрнең шундый зур дәрәҗәдәге бәйрәм үткәрүләренә сөенеп туя алмыйм», – диде.

Уфада яшәүче карендәшем Лиана Маркова конкурска әбисе теләге буенча килгән. «Мин һәрвакыт үземнән «Кем соң син?» дип сорасалар, керәшен икәнлегемне әйтәм. Үзебезнең «Туганайлар» газетасы булуын һәм шундый матур конкурс булуын сөйли идем. Аннары үзем дә «мин дә бу конкурста катнашып, үземне күрсәтә алам бит» дип уйлый башладым һәм катнашырга булдым. Икенчедән, әбием миңа гел бу бәйге турында сөйләде. Минем катнашуымны теләде», – дип бүлеште Лиана.

Оештыручылар сүзләренчә, быелгы финал узган еллардан аерылып торачак. Әгәр дә Питрау бәйрәменә килергә исәбегез булса, «Керәшен чибәре» бәйгесенең ишегалдына да кереп чыгарсыз. Анда сезне без – чын керәшен кызлары һәм матур җыр-биюләр көтәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100