Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Зарипованы яшь ире юбилее белән котлый: «Миндә бердәнбер хатын, башка мондый юк»

news_top_970_100
Миләүшә Зарипованы яшь ире юбилее белән котлый: «Миндә бердәнбер хатын, башка мондый юк»
Фото: Миләүшә Зарипованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Яңа гына инвалид коляскасына ни сәбәпле утыруы турында ачылып сөйләгән блогер Миләүшә Зарипова зурлап юбилеен үткәрде.

Инвалид коляскасындагы Миләүшә Зарипова гомер буе саклаган серен ачты

Миләүшә Зарипова үзен 3нче каттан этеп төшереп гарип иткән кызлар турында: «Көнләштеләр»

Анда билгеле «челтерәвекле бизнес»та эшләүчеләр белән татар эстрадасының танылган җырчылары да чыгыш ясады. Алар арасында Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Гөлназ Асаева белән Вильдан Шәмсетдинов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Рафис Кәлимуллин һ.б. бар иде.

Блогер кунаклар җыелып беткәч кенә чыкты, һәм үзе дә яңа яздырган җырын башкарды. Аннары юбилярны яшь ире Айнур һәм кызы котлады. Блогерның ире күтәргесез гөлләмә кәрзине бүләк итте.

«Минем өчен сиңа бүләк сайлау зур проблема булды. Алтын бизәнә торган әйберләр кимисең, көмеш үзеңнеке бар. Чәчәкләр бүләк итәм, син аларны яратасың бит. Мин дә күп чәчкәләрне яратам. Сине шундый булганың өчен бик яратам. Син үзенчәлекле! «Миндә бердәнбер хатыным, башка мондый юк!» – дип горурланып әйтә алам. Син мине барысына да өйрәттең. Кайдадыр этеп җибәрәсең, кайдадыр яхшы гына итеп «шапкага сугасың». Шуның өчен мин сине бик каты яратам!» – дип белдерде Айнур.

Инвалид коляскасындагы блогер Миләүшә кияүдә чагында икенче иргә гашыйк булуын сөйләде

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 май 2024
    Исемсез
    Молодец. Бер кешедан да. Кетел ятмый. Молодец. Тырыша. Хатын. Бахетле. Булыгыз. Туган кенегез белен иса сау булыгыз. Бахетле. Булыгыз. Тигезлегегездан аермвсын. Амин
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100