Миләүшә Хәбетдинова «Безнең җыр»да җиңгән композиторларны «эпигонлык чире»ндә гаепли
Филология фәннәре кандидаты, тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова социаль челтәрләрдә «Безнең җыр» бәйгесенә бәйле постлар чыгарды. Ул бу бәйгедә җиңгән җырларда иҗади урлашу да бар дигән фикердә. «Интертат» баш мөхәррире Рәмис Латыйпов тәнкыйтьче белән сөйләште һәм кабатлану бар дип шикләнелгән җырларны туплады.
Безнең җыр сәнгате кризис кичерә, һәм татар халкы җырсыз яши алмый. Моң – ул безнең җаныбызның бер өлеше һәм бай милли образы. 70 ел дәвамында без үзебезнең моңыбызны югалтмадык, ә иркенлеккә чыккач, суверенитет чорында, без миллилегебезне югалта башладык. Чөнки без «татар җырын дөньяга чыгарырга» дигән максат куйдык. Ләкин дөньяга чыгару милли үзенчәлекләрдән арынып, «чистартылып», кабатланып, башкаларга иярү чиренә әйләнә башлады.
Мин төрле татар радиоларында яңгыраган эстрада җырларын күз алдында тотмыйм. Анда арзанлы эстрада яңгырый – алар турында сүз алып та бармыйм. Кем кая кереп чыккан – анысы шунда ук күзгә ташлана.
Гүзәл Сәгыйтова зур проект белән чыкты. Бөтен иҗат әһелләре «Калеб»тә кайнаша башлагач, мин, тарихта калачак әсәрләр туар, дип өметләндем. Тәнкыйтьче буларак, алар янында йөрдем.
«Безнең җыр» проекты барлыккка килде. Анда милли музыканың хәле өчен кайгырып яшәүче Разил абыйның өлеше зур булды.
Ләкин беренче лаборатория узганнан соң ук миндә сораулар туды. Әмма мин ул сорауларны бирә алмадым. Беренчедән, мин Разил абыйның авырганын белә идем һәм ул җырга кул күтәрмәдем. Икенчедән, үз сүзен музыка белгечләре әйтер, дип көттем.
Ләкин бу җырлар дәүләт сәхнәсенә менә. «Безнең җыр»да туган җырлар халык күңеленә кереп киттеме? Мин бу сорауны Гүзәлнең үзенә дә бирдем. Җыр халыкныкы булсын өчен, аны кеше концерттан ук җырлап чыгарга тиеш. Җыр халыкның күңеленә ята торган, милли булырга тиеш.
Үзе татар була торып та, татарлыктан ерак торган тамашачы Европага ияреп язылган әлеге җырларны татарныкы дип кабул итә. Мине бу борчый башлады. Чөнки мин яшьләр белән эшлим һәм аларның бөтен дөнья белән яшәвен күрәм, ә безнең буын милли мәдәният белән яши иде. Чөнки без ябылып яшәдек.
Хәзер балалар дөньяга ачылды, һәм безнең максат – аларны милли мәдәнияткә кайтару. Хәзерге яшьләр – максималистлар, алар фальшны, алдауны кабул итми. Алар музыкада чит илдән кабатлауны шунда ук күреп ала һәм безнең мәдәният яңа җыр тудыра алмый, «вторичный» дигән фикергә килә. Һәм, ни өчен әле мин милли мәдәнияткә вакытымны сарыф итим, дип уйлый. Алар безгә борылалар да чит мәдәнияткә китәләр.
Ләкин тамырсыз агач бик тиз корый. Безнең иҗатчылар да бүгенге көндә шул хәлдә. Үзенекен өйрәнми – фольклор, музыканың башлангыч чоры өйрәнелмәде. Мәктәптә Европа музыкасын, мифологияләрен өйрәндек. Һәм шул безгә йогынты ясады.
Жюри кая карый?
«Безнең җыр» лабораториясенә музыка белгечләре, җырчылар чакырылды. Минем жюри әгъзаларына шундый сорау бирәсем килә: «Жюрида утырган кеше бу фаҗиганең нәрсәгә китергәнен аңламас өчен ни дәрәҗәдә саңгырау булырга кирәк?». Яисә моны безнең мәдәниятне юк итү өчен махсус эшлиләрме?
Пушкин барлыкка килгәч, аңа ияргән шагыйрьләр барлыкка килгән, аларны «Пушкин эпигоннары» дип йөрткәннәр. Лермонтовның эпигоннары булган. Әмма аларны үзенчәлекле шагыйрьләр дип түгел, эпигоннар дип бәяләгәннәр.
Ә бездә нәрсә күзәтелә? Дәүләт мәдәниятне үстерү өчен мул итеп акча бирә, боларның файдасы булыр, берәр җирдә иҗат уты дөрләп яна башлар, дип ышана.
Ләкин без нәрсә күрәбез? Язучы да булмаган яшь баланы «язучы» дип игълан итәләр дә аны күтәрә башлыйлар. Ләкин бит язучы булу өчен сәләт тә, тормыш мәктәбе дә булырга тиеш. Ләкин без бик тиз генә, шунда ук аларны даһи итеп игълан итәбез дә, «тимәгез аларга, алар болай да аз, бетәбез алайса» дип, үзебезне канәгатьләндереп утырабыз.
Бу лабораториядә дә мин шул күренешне күрәм. Һәм мин моны инде 3 ел күзәтәм. Мин бу «Безнең җыр»га бармадым. Мин нәрсә буласын күзалладым – чөнки Миләүшә Тәминдарованың «Миллиард.татар» сайтында программасын укыдым. Укытучылар ничек итеп яшьләр белән эшли икәнен аңладым. Яшьләр укытучыларга буйсына.
Яшьләр, әлбәттә, абынырга мөмкин. Бала да егылмыйча йөри башламый, мин моны укытучы буларак кабул итәм. Ләкин бу бит өйрәнчек сәхнә түгел, бик тиз генә әсәрләр дәүләт сәхнәсенә менә. Ә дәүләт сәхнәсенә менгән икән, бу – безнең мәдәниятнең уңышы дип тәкъдим ителә. Һәм бу бик четерекле мәсьәләләргә китерә.
«Ода Татарстану» һәм «Ангел-хранитель»
Мәсәлән, берничә ел элек «Ода Татарстану» җыры белән Мәскәүгә бардык. Ренат Харис сүзләренә композитор Эльмир Низамов язган җыр.
Ренат Харис – бик тәҗрибәле шагыйрь. Романслар, опералар яза торган шагыйрьләр, җыр текстын гади шигырьдән аеручылар, аның законнарын тоеп иҗат итүчеләр бик сирәк. Мондыйлар дип мин хәзер иҗат итүчеләрдән Марсель Галиев, Ренат Харис һәм Рәмис Аймәтне атар идем. Композиторларга алар белән эшләү бик җиңел һәм аларның әсәрләре хитка әйләнә.
«Безнең җыр» лабораториясенә килгәндә, шагыйрьләр җыр текстлары иҗат итте, ә композиторлар, шагыйрьләр белән күрешмичә генә, аларга музыка язды. Ә алай дөрес түгел. Хәзерге композиторлар үзләрен шагыйрьләрдән өстен күрә. «Без сезгә музыка язганбыз икән» дип өстен күрә. Алар ниндидер җыр язса да, без шунда ук кул чабарга тиеш – бу даһи әсәр булды дип уйлыйлар.
Әмма мин «Ода Татарстана»ны ишетүгә үк Алла Пугачева юбилеен искә төшердем. Игорь Крутой рояль янында… «Ангел-хранитель» җыры.
Мәскәүдә тавыш булганы миңа ишетелде. Әмма безнең дәүләт – молодец. Яшьләрне авыр хәлдә калдырмады. Игорь Крутойны безнең халыкара чараны уздырырга чакырдылар. Яшь иҗатчыны яклап, проблеманы хәл иттеләр, тавыш чыгармый калдылар. Яшь иҗатчыга мөмкинлек бирделәр. Ат та абына. Әмма яшь иҗатчылар нәтиҗә ясамады.
«Композитор егеткә» һәм «Радио ночных дорог»
Яңа гына «Безнең җыр» лабораториясендә Йолдыз Миңнуллина шигыренә Эльмир Низамов язган «Композитор егеткә» дигән җыр чыкты.
Күренеп тора – бу Валерий Сюткинның «Радио ночных дорог» хиты.
Моны җырның беренче ноталарыннан ук танып алырга мөмкин. Мин музыка белгече булмасам да моны таныйм. Яшьләр бу җырның плагиат икәнен шунда ук аңлаячак һәм, «Безнең җыр» безнеңчә түгел, дип әйтәчәк. Мин монда укытучыны гаеплим. Миләүшә Тәминдарова – куратор, ул үзе Гөлүсә Батталова шигыренә язылган җырны «Любэ»га «подгонять» итеп, гимнастеркалар кидереп башкарырга тәкъдим итте.
Йолдыз Миңнуллина – бик мәдәниятле, әдәбиятны, традицияләрне белгән зәвыклы шагыйрә. Ул – татфак йолдызы. Ничек инде ул Эльмир Низамов белән Сюткин музыкасына җыр язарга ризалашкан? Аның исеме сүнә бит! Безнең яшьләр бит моны аңлый. Яшьләр, әлбәттә, моны таный һәм плагиат дип атый. Алар болай да Йолдызны бик сирәк күрә, чөнки ул «Моң»га кереп китте дә тәрҗемәче буларак таныла башлады.
«Саклап калыйк җирне» һәм яңа «Галия җыры»
Роберт Миңнуллинны озатканда, виртуаль концерт булды. Данлыклы җырчыбыз Римма Ибраһимова «Саклап калыйк җирне» дигән җыр башкарды. Вадим Усманов музыкасы. Тукта әле, дим. Һәм мин аңладым «Тапшырылмаган хатлар» сериалындагы «Галия җыры» бу җырга якын булганын. Әмма ул элеккеге «Галия җыры» кебек халык күңеленә кереп китә алмады. Урамда да җырламадылар, тәрәзә юганда да җырлаучы булмады. Элекке җыр – хит. Мин монда кабатлау күрәм.
«Тукай сүзе» һәм «Без дә яшәрбез»
Күптән түгел яшьләр Тукай темасын күтәреп чыкты – имеш, аксакаллар Тукайны дөрес күрсәтмиләр, аннан һәйкәл ясадылар, шуңа күрә яшьләр Тукай белән кызыксынмый да. Без аны һәйкәлдән төшереп, кеше буларак күрсәтәбез, диделәр. Һәм алар бу программаны безгә җыр аркылы ирештерделәр. «Тукай сүзе» дигән җыр туды. Сүзләрен – Йолдыз Миңнуллина, музыкасын Эльмир Низамов язды.
Ләкин мин бу җырны тыңлаганда, икенче бер җырны танып алдым. Ул шул ук Ренат Харис сүзләренә Резеда Әхиярова язган «Без дә яшәрбез» дигән җыр. Ничек моны Резеда Әхиярова күтәрер, дип уйладым. Игорь Крутой уңаеннан ни булганын күрдек – аны дәүләт хәл итте. Ләкин Резеда Әхиярова үзе моңа карата бер сүз дә әйтмәде. «Бизнес превыше всего» килеп чыкты.
Безнең опера сәхнәсе Резеда Әхиярова – Ренат Харис, Эльмир Низамов – Ренат Харис тандемыннан гыйбарәт. Ренат Харис яшь композиторны үстерә, сәхнәгә чыгара. Ул – аның иҗади һәм бизнес проекты. Һәм, минем уйлавымча, Ренат Харис Резеда Әхияровадан сүз чыгармавын сораган.
Ләкин, композитор буларак, мин Резеда Әхиярованы аңламыйм. Ул бит белгеч, сүзсез калырга тиеш түгел иде ул. Бу битарафлык яшь композиторны шушындый серияләргә чыгара.
Эльмир Низамов дәүләт сәхнәсендә чыгыш ясый. Ләкин татар халкының киң катлам тамашачысын яулый алмады. Сәбәбе – шушы чирдә. Чөнки халык музыка белән яши һәм чит музыканы үзләштерү булганда, аны таный. Бу чирне музыка белгечләре вакытында туктатырга тиеш иде!
«Бәхетле булсыннар җырларым» һәм «Не уходи»
Минем тагын бер яраткан композиторым бар – Миләүшә Хәйруллина. Ул – бик сәләтле пианист. Мин аның иҗатын күзәтеп барам. Беренче лабораториядә без аның «Бәхетле булсыннар җырларым» дигән җырын ишеттек. Разил Вәлиев Хәния Фәрхигә багышлап язган бу җырны Эльза Заяри башкарды. Татар халкы бу җырны кабул итәргә әзер иде – аны бөек шагыйрь язган һәм бөек, халык яраткан җырчыга багышлап язылган!
Ләкин мин аның шунда ук Тамара Гварцетели иҗат иткән «Не уходи» җырыннан алынганлыгын танып алдым. Миләүшәнең ни өчен бу юлга басуын мин аңлыйм. Чөнки ул – пианист, ә Тамара Гварцетели гади җырлар башкармый. Аның үзенең фактурасы бар – ул «пианистлар өчен» яза, ул җырчының тавышына нигезләнмичә, музыка инструментлары аша формага ирешә. Музыкантларга басым ясый. Миләүшәнең стиле шушы Гварцетелиныкына охшый башлады.
Вакытында бу сорауны Эльмир Низамов белән Ильяс Камалга әйткән идем. «Мирас» фестивале булды. Шунда «Голоса наших предков» концерты узды. Ильяс Камалның Илһам Шакировка багышланган музыкасын, Эльмир Низамовның халык бәйрәменә багышланган музыкасын тыңладым. Әй, егетләр, безнең ата-бабалар төрле җирдә яшәгән икән, дип чыгып киттем. Мин гарьләндем – Илһам Шакировка багышланган әсәр читлектә кан түгеп җан бирде дияр идем.
Ильяс Камал турында әйткәндә, мин аны беренче күргәндә, яңа татар композиторы туды, дип шатландым. Ләкин соңгы вакытта ул үз юлыннан китә башлады. Дәүләт аңа оркестр да бирде. Ләкин ул, моңны җимереп, оркестровкалар ясый башлады.
Рөстәм Яхин, Сәйдәш әсәрләре авторлык хокуклары белән сакланырга тиеш. Аларның темпы, тембры – ул ничек башкарылырга тиеш. Безнең композиторлар классиканы танымаслык дәрәҗәгә җиткереп боза башлады. Хәзер оркестрлар чыгарган классиканы танып та булмый.
Хәзер безгә «классик әсәрләргә тимәгез!» дип чаң кагарга вакыт җитте. Без үзебезнең зур татар композиторларыбызны хөрмәт итәргә тиеш. Автор әсәрен ничек күргән – шулай сакланырга тиеш.
«Кави – Сәрвәр» операсы хәзер сәхнәдән либреттосыз гына яңгырарга тиеш!
Миләүшә Хәйруллина бик зур эш башкарды, «Кави – Сәрвәр» операсын язып чыкты. Ләкин ул ни дәрәҗәдә татар операсы? Миләүшә Тәминдарова кебек белгеч бу сорауга дөрес итеп җавап бирергә тиеш иде. Америка мюзикллары традицияләре белән язылган опера ни дәрәҗәдә татар була ала? Музыка белгечләре моны анализлап чыгарга тиеш иде.
Без музыка театры дип хыялланабыз. Зур әсәрләрне язар, аларны сәхнәгә чыгарыр алдыннан белгечләр тикшерергә тиеш. Татар операсы дип яңгыратканда да, аның ни дәрәҗәдә татар булуын тикшерергә тиешбез.
«Кави – Сәрвәр» операсы хәзер сәхнәдән либреттосыз гына яңгырарга тиеш! Аның тексты яңгырарга тиеш түгел. Аны без татар операсы дип түгел, ә Татарстанда язылган опера дип кабул итәргә тиешбез, чөнки анда татарлык юк. Анда башка традицияләр.
Һәр операның лейтмотивы була. Данлыклы опералардан арияләр клуб сәхнәсендә яңгырый. Бу бит мәхәббәт турындагы опера. «Кави – Сәрвәр» дуэтын сәхнәдән җырлап буламы? Юк! Артур Исламов – Эльза Заяри харизмасы белән дә халык бу җырны отып алмый. Чөнки акцент фортепианога, форма шундый, чөнки акцент – инструментка.
Операның музыкасы матур, ләкин татарча яңгырамый... Ул чит халыклар традициясенә таянып язылган... Татарлыгы – такмакта.
Ләкин опера геройлары – Казан опера студиясен төзегән кешеләр. Шуны онытмагыз...
Безнең әле тагы бер «чирле площадка» – «Үзгәреш җиле» бар, анысында – Винера Ганиева куратор. Халык анда башкарган җырларны кабул итми.
«Бу зур югалтуларга китерәчәк»
Монда Ильминскийны искә төшерергә була. Ул, чукындыру сәясәтен алып барганда, программа белән чыга. Яңа мәктәп төзегәндә, ул башта, балаларны хорлашып җырларга өйрәтергә кирәк, дип өндәде. Безнең халык ялгыз моңланып җырлый, өстәл янында җырлаганда да лидер була, шуңа кушылып җырлыйлар. Ул аңлаган яңа форма кертүнең халыкның асылын үзгәрткәнен. Шул рәвешчә ул хор кертә.
Бу – шушындый ук яссылыктагы хата. Ул югалтуларга китерәчәк. Мин кисәтәм: бу җырлар дәүләт сәхнәсеннән татар мәдәнияте ачышы дип тәкъдим ителә. Әйе, түрәләр моны күрми. Бабай чорында күрерләр иде, чөнки ул бик мәдәниятле булды. Музыкага карата үз фикере булды Минтимер Шәриповичның. Хәзер Рәисебез дә зур игътибар бирә – ул хәтта артистларга костюмнар да тектерде. Зәвыклы булсын дип тырышты, Марат Әхмәтов аша күпме акча кертте. Иҗатчылар да үзләренең йөрәкләрен дөрес кыйблага борсыннар, акча турында гына уйламасыннар, укытучылар да вакытында яшьләрне эпигонстводан туктатсалар иде!
Иң зур фаҗига – олы буын белән яшьләр арысындагы чылбыр өзелеп бара. Чөнки «Безнең җыр» кебек җырлар белән дәүләт үз җырын булдыра да аерым яши, яшьләр, «вторично» дип борынын чөереп, моннан китә дә аерым яши, татар моңын белгән халык – үзе аерым.
«Без догага да хыянәт иттек»
Безнең халык таркала. Безне җыр һәм дога берләштереп тора иде. Ләкин догага да хыянәт иттек. Татар мәкаменнән баш тарттык. Без аны 70 ел саклап килдек. Һәм Гарәбстаннарга барып, чит макәм белән укый башладык. Кызганыч, бүген мәчетләрдә татар мәкаме юк.
Шулай итеп татар халкы гыйлемлелеген югалта башлады. Үзенекен читтәгедән аера алмый, нигезе булмагач, үзенекен тудыра алмый. Мин-минлеге, горурлыгы аркасында өйрәнергә дә көч тапмый. Болай барсак, бетәбез.
«Безнең җыр» лабораториясе безнең җырларны чыгарсын, алар безнеңчә яңгырасын иде. Г.Сәгыйтова идеясе искиткеч шәп!
Чын язучыларыбыз, шагыйрьләребез бар. Аларны хәзер сакларга кирәк. Кыйбласын югалткан йолдыз сүнәргә мөмкин. Плагиат юлы белән җырлар языла башласа, юкка чыгачаклар. Безнең балалар идеяләрне, образларны чит мәдәнияттә эзлиләр һәм, шуларга охшарга тырышып, икенче сортлы мәдәният төзиләр.
Композиторлар, тамашачыдан җырны үзләштерү булганын яшерү өчен, жанрны, форманы үзгәртәләр. Урланган көйне гармонияләштерү ярдәмендә яшерә алалар: минорны – мажорга һәм киресенчә үзгәртәләр; темпка үзгәрешләр кертәләр: тизне – лирик, акрын җырны темплыга әйләндерәләр, яки жанр нигезен бөтенләй үзгәртәләр. Шулай болгаталар. Ләкин бу композиторлар янында эксперт булырга тиеш. Элек худсовет булган, хәзер цензура юк дип, аны кертмиләр. Әмма бу бит дәүләт проекты! Ләкин бездә автор хокуклары буенча судлар юк, ул русларда гына бар. Бердәнбер үзенең хокукларын яклаган композитор – Луиза Батыр-Болгари. Ләкин үз авторлык хокукларын яклаган өчен, аны читкә тибәрделәр. Башка композиторлар да үзләрен якласын иде.
Кабатлану тагын кайсы җырларда күзәтелә?
Рифат Сәлах шигыренә Алмаз Асадуллин язган «Бабайлардан килгән мирасым» җыры «Сербский марш Марширала краља Петра гарда» җырына аваздаш.
Гөлүсә Батталова шигыренә Илдар Камалов язган «Егет җыры» (сылтамага кереп тыңлый аласыз) «Любэ» төркеменең «Отчего так в России березы шумят...» җырына аваздаш.