Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Калеб»челәр җыр яза: «Помидор, кыяр, кишер, бәрәңге уңган ишеп...» Кем язган дисез?

«Калеб» яңа буын җыены игълан иткән «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең яңа сезоны эшчәнлеген дәвам итә. Яшь иҗатчыларның бер «тусовкасында» безнең журналистыбыз да катнашты.

news_top_970_100
«Калеб»челәр җыр яза: «Помидор, кыяр, кишер, бәрәңге уңган ишеп...» Кем язган дисез?
фото: Казан шәһәре башкарма комитеты матбугат үзәге, Салават Камалетдинов

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе сентябрь аенда игълан ителеп, яшьләр шобага белән командаларга тупланып, шобага белән җыр темасы сайладылар. Иҗатчылар билгеләнгән вакыт кысаларына сыеша алмасалар да, җырлар туа тора, экспертлар тарафыннан тыңланып, төзәтмәләр кертелә тора.

Лабораториянең бу сезон үзенчәлеге – темалар шобага белән тәкъдим ителде, әлеге темалар арасында балалар җырлары темасы активлашуы күзәтелде. Ни өчен шулай икәнлеге дә аңлашыла: «Калеб» яңа буын җыенында берләшкән иҗатчы яшьләрнең күпчелеге һәм аларның алыштыргысыз (теләсә-теләмәсә дә) җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова гаилә корып балалар үстерәләр, димәк, алар тирәлегендә бишек җырлары һәм һәртөрле «утренник» җырлары актуаль.

Баксаң, лабораторияне бөтенләе белән балалар җырларына багышлау идеясе дә булган икән. Әмма республикада балалар җырлары проектлары булгач, кабатланмаска булганнар.

Шулай итеп, «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең Кече залында узачак II «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең икенче тыңлап карау этабы узды.

Җырларны Татарстанның Дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Тәминдарова; шагыйрь Рәмис Аймәт; легендар Әлфия Авзалованың кызы, аның мирасын кадерләп саклаучы, үзе дә профессиональ артист Зөлфия Авзалова тыңлап бәя бирде – алар хөрмәтле экспертлар иде.

Дүрт команданың җыры беренче тыңлау этабында финалга әзер дип кабул ителү сәбәпле, икенче этапта алар катнашып тормады. Муса Камалов Рифат Сәлах белән Алмаз Әсхәдуллин язган җырны башкарган; Илүсә Хуҗина өчен җырны Луиза Янсуар белән Гөлнара Тимерҗанова язган; Ленар Шәех белән Лилия Таһирова тандемыннан туган җырны Динар Шәмсетдинов белән Ирина Сафина башкарган; Гөлназ Газизова белән Миләүшә Хәйруллина җырын Артур Исламов һәм Илгиз Шәйхразиев дуэты башкарган.

Бу юлы безгә 9 җыр тыңлаттылар. Төрле төзәтмәләр белән, алар барысы да халыкка тәкъдим итергә яраклы дип табылды. Кайберләренә хәтта «хит» язмышы юралды.

Җырлар арасында мәхәббәт лирикасы да, патритотик җыр да, бәйрәм тематикасы да һәм, күпләп, балалар җырлары да бар иде.

Әлеге сайлап алу турының «йолдызы» Дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Тәминдарова булды. Аның эмоциональ бәясен алу өчен, бөтенләй җырлый белмәсәм дә, үзем дә чыгып җырларга риза идем, ахрысы. Аның һәр комментарие мини-спектакль булды. Аны бу проектка тартучыларга рәхмәт.

Миләүшә ханым: «Миңа калса, җыр барлыкка килгән – матур, шигъри, – дип башлый да, – концертта башкару өчен киңәш кенә бирә алам», – дип дәвам итә дә, әллә нинди нюанслар күреп алып, искиткеч киңәшләр бирә – чын миниатюралар театры инде менә.

Әйтик, Гөлүсә Батталова белән Илдар Камалов язган «Егет җыры»н «Комбат, батяня» җыры стиленә тартырга киңәш итте. Азат Кәримовтан Расторгуев ясарга туры килерме икән? Минем күз алдыма көрәшче егетләр килгән иде.

Миләүшә Таминдарова: «Сез гаҗәеп матур җырлыйсыз. Мин сезгә комплимент ясыйм. Сезнең йөрәгегез, җаныгыз бар. Мин сезгә үз хезмәтемне тәкъдим итәм – артыгызда ирләр хоры торса, нинди шәп булыр иде! 23 февраль, 9 май өчен менә дигән композиция – моны эшләргә кирәк».

«Туп-туп-туп тояк тавышлары... дөп-дөп-дөп тибә әле йөрәк, көрәшергә көч бар әле, димәк...» – дип җырлады Азат Кәримов. Ул җырны болайрак күзаллаган икән: «Төшенкелеккә бирелгәндә, йөрәгең типкән яшь вакытыңны – атта җилдереп чапкан чагыңны искә төшер дә, тезгенеңне нык тотып, кире аякка бас, дигән мәгънә салдык. Көе дә шулай аз гына моңсу».

2 егет әнисе булган Гөлүсә Батталова: «Мин татар егетенең яшәве һәрчак көрәштән торуы (беренче булырга көрәш, иле, теле, дине, халкы, сөйгәне өчен, яшәү хакын даулау өчен гадел көрәш), ул көрәш рухының әле атлы, иярле, меңәрчә тояклар тупырдаган дәвердән үк килүен, бүген йөрәкләр яшәү өчен дөп-дөп типкәндә, үзеңнең үткәнеңне, тарихыңны, кем баласы булуыңны онытмаска кирәклеге турында яздым», – диде.

Кариев театрының җырчы актрисасы Алсу Фәйзуллина өч хатын-кыз иҗатында туган «Балам» җырыннан мини-спектакль ясаган. Шарфын кулына урап, гаҗәеп матур бишек җыры башкарды ул. Шигырь авторы Лилия Гыйбадуллина, композитор – Гөлназ Закирова.

Чиратта – Фәнил Гыйләҗев шигыренә Лилия Исхакова язган җыр. Башкаручы – бас тавышлы Рөстәм Насыйбуллин. Җыр тематикасын карамыйча, тыңламыйча да чамалап була, авторы Фәнил Гыйләҗев икән, димәк, милли горурлык темасы. Әйе, җыр «Мин – татар» дип атала. «Мин – татар, мин – татар, мин – татар, мин – татар, мин – татар» дип кабатлады Рөстәм. Җыр сүзләрен Рәмис Аймәт уңай бәяләде. Миләүшә Тәминдарова башта көйне дә, башкару стилен дә мактаудан башлады. Аннары киңәшләр китте... «Бәлки, минем уйнау манерасы стилистик үзенчәлекләр китереп чыгаргандыр», – дип, авторларны үз артына качырып акларга тырышты фортепиано артында утыган композитор Миләүшә Хәйруллина. Сөйләшә торгач, Миләүшә Тәминдарова киңәшләренә колак салып, җырны үзгәртеп карарга булдылар.

Булат Ибраһимов белән Айдар Ниязовның «Тормыш матур» җырын Айгөл Гардисламова башкарды. Ул аны Рөстәм Хөсәенов белән башкарачак икән. Әлегә без Айгөл башкаруында тыңладык. «Сез аны эстрада манерасында җырламагыз, академик вокал белән башкарып карагыз», – дип киңәш бирде Миләүшә ханым. Аннары бераз астанрак җырларга сорады. Аннары композиторга җырчының вокалына ныграк игътибар итеп, көйне аңа уңайлы булырлык итеп җайлаштырырга киңәш итте.

Проектның идея авторы Гүзәл Сәгыйтова да, Миләүшә Тәминдаровага кушылып, композиторларга вокалистны тыңларга кирәклеген искәртте. «Композиторлар гына баш булып йөрсә – дөрес түгел. Композиторлар хуҗа булу тенденциясе китте. Өч кеше бергә иҗат итегез – киңәшеп эшләгез, зинһар. Үпкәләшмәгез! Безнең максат – матур җыр тудыру, үзебезне генә күрсәтү түгел. Командага үзгәреш кертергә, җырчыны алыштырырга уйлыйсыз икән, безгә хәбәр итегез», – диде ул.

Кайбер командалар үзара гына җырчылар алыштырмакчы булып та маташканнар икән. Алар проектның беренче максаты – лаборатория, димәк, эксперименталь иҗат пространствосы булуын онытып җибәргәндер, бәлки. Монда нәтиҗә түгел, процесс беренчел, дип аңлыйм. Шушы процесс уңай нәтиҗәгә китерә икән – искиткеч!

Дәвам итәбез. Тагын бер балалар җырын – «Бу дөньяда бар да гади» җырын – Диана һәм Илгиз Мөхетдиновлар башкарачак икән. Әлегә Илгиз үзе генә башкарды. Авторлар – Эльмира Җәлилова белән Ләйсән Абдуллина. Җыр өчен кушымта итеп «Бәйрәм бүген» җырының кушымтасы алынган. «Җырның мәгънәсе шунда иде – без онытыла башлаган җырларны искә төшерәбез», – диде Илгиз Мөхетдинов.

«Бу җыр өчне «тәти малай» образы бармый. Монда дерзко, борзо, агрессив манера кирәк», – диде Миләүшә Тәминдарова.

Кыскасы, озак барды бу җырның «разборкасы». Оригиналь кушымта кирәкме, әллә Тукайның «Бәйрәм бүген» җыры белән үреп кую дөресме – төрле фикер яңгырады.

Ә менә чираттагы җыр барысын да сокланудан телсез итте.

Алинә Шәрипҗановага балалар җыры эләккән булып чыкты. Авторлары – Рүзәл Мөхәммәтшин белән Айдар Абдрахимов. Беркайчан да «балалар шагыйре» статусы йөртмәгән (хәер, Курчак театрында «Өрә белмәгән эт» дип аталган спектакле бара. – авт.) Рүзәл «Түтәлдә тулып тора: чөгендер, шалкан, торма, помидор, кыяр, кишер, бәрәңге уңган ишеп! Кәбестә, борыч, суган – көзге муллык барысы да» дигән шигырь язган. «Мин – муллык бикәсе» дип сузган Алинә Шәрипҗанованы да күз алдына китерсәгез... Кыскасы, алдагы бәхәстән туеп, күңелсез генә телефонда актарынып утыра башлаган идем, Алинә Шәрипҗанова кушымтага җиткәч, колакларымны торгызып тыңлый башладым, аннары телефонга да төшердем. Читтә торган Рүзәл үзе дә канәгать күренә.

Миләүшә Тәминдарова: «Стандарт булмаган әйберләр заманы. Бу җыр «б/у» түгел. Молодцы! Шәп номер булачак! Мондагы юмор... без татарлар – дөньядагы иң күңелле халык, ә без кайчакта бик күңелсез итеп җырларга тотынабыз. Бу җыр өчен рәхмәт сезгә! Хор итеп, бик кечкенә балалар алыгыз! Балалар кычкырып торсалар торсыннар, сәхнәдә бик сөйкемле, бик матур киенгән кечкенә балалар булырга тиеш. Җырлавын үзең җырларсың! Син булдырасың!»

Дания Нәгыйм белән Миләүшә Хәйруллина язган «Гаиләм» җырын Сөмбел Кыямова җырлады. Татарның үрнәк бер гаиләсенә – Мөршидә һәм Илдар Кыямовлар гаиләсенә килен булып төшкән Сөмбел Кыямова өчен «Гаилә елы»нда гаилә турында җыр башкару бик символик мәгънәгә ия.

Миләүшә Тәминдарова җырны «чудесный» дип бәяләде, җырчыга аның форматын үзгәртергә, эстрада форматында җырламаска, туры арка белән белән төз басып академик стильдә җырларга кушты.

Ниһаять, тугызынчы җыр. Йолдыз Миңнуллина белән Эльмир Низамов дуэты «Композитор егеткә» дип аталган җыр язган. «Уйный күрсен, әйтегез шул композитор егеткә! Үзәкләремә үтә ул, йөрәкне күмер итә», – дип җырлады Татьяна Ефремова.

Һо, Йолдыз Миңнуллинадан көтелмәгән иҗат җимеше! Артистлар янында йөрүе бушка китмәгән. Тулы бер мини-спектакль булырлык җыр язылган.

«Бик гармонично. Бүтән әйтер сүзем юк», – диде Рәмис Аймәт. «Бу – «хит» булачак», – диде Миләүшә Тәминдарова. «Ә бәлки, бу җырны Илгиз Шәйхразиевка биреп караргадыр», – дип дәвам итте, фикерли торгач, җыр сүзләренә тирән кермәгәнлеген күрсәтеп.

«Монда җырчы кызның композиторга мәхәббәте турында сүз бара», – дип аңлатты Эльмир Низамов.

Кыскасы, җыр кабул ителде. Залдагылар барысы да Ефремованың үзенә дә, башкаруына да гашыйк иде.

Әле берничә команда җырын язып тапшырган, ди. Тагын бер җыеласы булырмы, онлайн гына аралашырлармы – әле экспертларга эш бар.

Бер генә теләк: бу – лаборатория, җырны өч кешелек команда иҗат итә – композитор, шагыйрь һәм җырчы. Димәк, җыр – шушы өч кешенең иҗат җимеше. Юридик якларына кермим, әмма мораль яктан бу өч кеше тигез хокуклы. Шуңа күрә композиторлар үзләренең «өчтән бер» икәнлеген истән чыгармасын иде. Җырчылар да өлешенә тигән көмешен – шобага белән сайланган иптәшләр язган җырны җырласын, башкаларныкына үрелмәсен!

Шагыйрьләргә миннән бер комплимент – шәп текстлар туган! Шәп безнең шагыйрь-шагыйрәләр!

Гала-концерт 28 майда Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында үтәчәк. Барлык җырлар да оркестрга кушылып башкарылачак. Оркестр белән музыкант һәм композитор Ильяс Камал идарә итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100