Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафина кызын карарга кеше эзли: «Кемгә эш кирәк? Мин эш урыны бирергә әзер»

news_top_970_100
Миләүшә Сафина кызын карарга кеше эзли: «Кемгә эш кирәк? Мин эш урыны бирергә әзер»
Фото: Миләүшә Сафинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Миләүшә Сафина социаль челтәрдәге сәхифәсендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аңа тумыштан авыру кызын карарга ярдәм итүче кирәк. Ул икенче тапкыр кияүгә чыкты, бер-бер артлы 2 малай алып кайтты. Әлегә аның кызы Балтачта әбисе белән яши. Балалар кечкенә булганда, әнисе «миңа да иптәш булыр» дип, шулай тәкъдим иткән иде.

Җырчы Миләүшә Сафина ни өчен кызы авылда әбисе белән яшәве турында әйтте

Миләүшә Сафина авыру кызын күтәреп йөрүен күрсәтте: «Мин сирәк елыйм...»

Миләүшә Сафина: «Әни булуымнан тәм табып яшим. Әйе, бу бер дә җиңел түгел»

«Сезнең ярдәм кирәк. Мин соңгы арада Мәрьямне Казанга алып килү турында уйлыйм һәм алып киләсем килә. Бер-бер артлы балалар туды да, аны Балтачка кайтарган идек. Аның янында 24 сәгать кеше булу кирәк. Балалар үсеп китте, әлбәттә, алар бик шук инде. Мәрьямгә алар белән күңелле. Энеләре дә «апа» дип кенә торалар. Даими эш тә бар, акча ягы да тотрыклы. Эшләргә кирәк, эшләмичә булмый. Бу эшкә 2 сәгать кенә бирсәң, акчасы да аз була. Эш минем өчен – приоритет. Баш күтәрмичә эшләвем 1-2 елдан нәтиҗәсен бирәчәк, тотрыклы керем була, дигән сүз (җырчы «челтерәвекле бизнес»та ныклап эшли).

Балалар садикка йөри, була шундый вакыт: чыгып китәргә туры килә. Эш буенча очрашулар, балалар белән хастаханәгә йөргән вакыт була. Малайларны садикка алып барасы, алып кайтасы, шул вакытта Мәрьям белән калырга кеше кирәк. Әтиебез эштә.

Миңа ярдәмче кирәк. Бала караучы да түгел инде, «сиделка». Медик булса яхшы. Мәрьямгә укол ясарга, система куярга кирәкми. Ул утырып ашый да ятып тора, подгузнигын вакытында алмаштырырга кирәк. Әлбәттә, бу эшкә теләсә кемне аласым килми, кайгыртучан һәм акыллы кеше кирәк. Кемгә эш кирәк? Мин эш урыны бирергә әзер. Яхшы кеше кирәк, чөнки балаларны кемгәдер ышанып булмый. Шундый урта яшьләрдәге кешеләрегез булса (30-45 яшь) хәбәр итегез. Көчле кеше кирәк, чөнки Мәрьям авыр, аны күтәрергә дә, яткырырга да кирәк.

Бу видеоларны яздырып кына бетердем, ирем шалтырата. «Әби нәрсә әйтә инде хәзер», – ди. Әни белми әле, аңа «ярдәмче эзлим» дип әйтмим инде», – дип сөйләде Миләүшә Сафина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100