Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафина авыру кызын күтәреп йөрүен күрсәтте: «Мин сирәк елыйм...»

news_top_970_100
Миләүшә Сафина авыру кызын күтәреп йөрүен күрсәтте: «Мин сирәк елыйм...»
Видеодан скриншот

Физик мөмкинлекләре чикле кызы Мәрьямне тәрбияләүче җырчы Миләүшә Сафина – нинди кыен хәлләрдә калып та сынмаган, көчле хатын-кызларның берсе. 12 яшьлек Мәрьямне карауның никадәр көч сораганлыгын күпләр, бәлки, аңлап та бетермиләрдер. Социаль челтәрдәге соңгы видеоларының берсендә җырчы тормышының нинди төрле булуын күрсәтә. Видеоны күз яшьләрсез карап булмый… Анда Миләүшә Мәрьямне күтәреп машинага кадәр алып чыкмакчы була… Егыла… Кабат кире торып баса…

«Бу – минем тормышымның башкалар күрми торган бер өлеше. Менә нинди төрле тормыш. Мин сирәк елыйм. Биредә мин Мәрьямне күтәрергә дип басканда егылдым… Әмма мин, бернигә дә карамастан, тормышымны яратам. Тормыш та мине ярата», – дип яза ул видео янына.

Миләүшәнең язылучылары әлеге видеога битараф кала алмаган. Алар ана белән балага көч һәм сабырлык, сәламәтлек тели.

«Миләүшә, син – һәр кешегә үрнәк. Сау-сәламәт балаларын чүплеккә ташлап киткән вәхшиләр бар. Баласын танырга теләмәгән, аннан баш тарткан күкеләр күпме. Карагыз, үрнәк алыгыз бу нәфис хатын-кыздан. Сокланам сиңа!»;

«Синең кебек көчле хатын-кыз гына мондый батырлыкны булдыра ала. Ходай ярдәменнән ташламасын»;

«Миләүшә, инде ничә еллар сезнең өчен йөрәк өзгәләнә. Аллаһы Тәгалә сезгә нинди зур сынау биргән. Икегез дә фәрештәләр сез»;

«Үземдә дә шул хәл… Мин сезне бик аңлыйм. Йөрәк ярыла шул балаларыбыз дип… Бәхетле булсыннар»;

«И балакаем, Раббыбыз әҗерләрен, рәхмәтен, көчен бирсен», – дип, көч бирердәй сүзләр язып калдырганнар алар җырчыга.

Миләүшә Сафина Мәрьямне озак еллар ялгызы гына тәрбияләде. Хәзер җырчы кияүдә, тормыш иптәше белән Мәрьямнән тыш тагын 2 малай үстерә, бизнес белән шөгыльләнә. Соңгы арада яңа җырлары белән сәхнәләрдә дә күренә башлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100