Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафина: «Әни булуымнан тәм табып яшим. Әйе, бу бер дә җиңел түгел»

news_top_970_100
Миләүшә Сафина: «Әни булуымнан тәм табып яшим. Әйе, бу бер дә җиңел түгел»
Миләүшә Сафинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Миләүшә Сафина ире һәм ике кечкенә улы белән Кызыл диңгез буенда ял итеп кайткан. Ул балалар белән ял итүдән алган хис-кичерешләре белән бүлешкән

«Комлыкта, ресторанда, кунакханә территориясендә, аэропортта без ирем белән малайлар артыннан гына йөгереп йөрдек», – дип язган ул социаль челтәрдәге битендә.

«14 елга беренче тапкыр балалардан башка ял итәргә килдек, һәм бу – шундый рәхәт», «Һәр нәрсәнең үз вакыты, хәзер мондый кечкенә балаларны карый алмас идем», – дип әйткән ял итүчеләргә: «Әйе, бу – сабырлык һәм күп көч таләп итә. Әмма балаларның шатлануын, комнан яланаяк йөгерүен күрү – минем өчен чын бәхет. Сүз уңаеннан, кунакханәдә ике кечкенә бала белән ял итүчеләр без генә», – дип җавап язган җырчы.

«Нишләп ике бала, сезнең бит өчәү», – дип, җырчының «авырткан җиренә» кагылучы да табылган.

«Мин балалардан башка тыныч кына ял итә алмас идем. Бу тормышта барысын да алар өчен эшлибез», «Сез – матур гаилә, сезгә карарга күңелле», – дип тә язучылар бар.

Инвалид бала үстерүче җырчы Миләүшә Сафина: «Миңа ошамаган әйбер – кешенең әшәкелеге».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100