news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафина мөмкинлекләре чикле кызы Мәрьям белән җырлаган

news_top
Миләүшә Сафина мөмкинлекләре чикле кызы Мәрьям белән җырлаган
видеодан скриншот

Җырчы Миләүшә Сафина үзенчәлекле балалар өчен оештырылган «Солнце в каждом» фестивалендә мөмкинлекләре чикле кызы Мәрьям белән җырлаган. Бу – Мәрьямнең беренче тапкыр зур сәхнәгә, тамашачы алдына чыгуы.

«Әлеге фестивальдә физик мөмкинлекләре чикле балалар төрле һәнәрләрен күрсәттеләр. Бик талантлы балалар җыелган иде. Без бу бәйгегә махсус кунак буларак чакырылдык. Сәхнәдә Мәрьям белән бергәләп чыгыш ясау әйбәт булыр иде, дигән фикергә килдек һәм шулай эшләдек тә.

Кызым беренче тапкыр сәхнәгә чыкты, күңеле булгандыр, дип уйлыйм. Хис-кичерешләре дә, дулкынлануы да сизелеп торды», – диде Миләүшә кызы турында.

Миләүшә Сафина – нинди кыен хәлләрдә калып та сынмаган, көчле хатын-кызларның берсе. Ул Мәрьямне озак еллар ялгызы гына тәрбияләде. Хәзер җырчы кияүдә, тормыш иптәше белән, Мәрьямнән тыш, тагын 2 малай үстерә, бизнес белән шөгыльләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар