Йолдыз Исәнбәтнең соңгы интервьюсы: «Менә Исәнбәтне кабердән чыгарыгыз да асыгыз!»
Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нидән саргая» романы чыккач, «Нәкый Исәнбәт репрессия чорларында үзен ничек тоткан» дигән сорау кабат калыкты. Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова тырышлыгы белән, язучының кызы Йолдыз Исәнбәт белән очраштык. Әмма 2019 елның декабрендә алынган бу интервью чыкмый калган иде.
Очрашуыбызны оештырган Миләүшә Хәбетдиновага зур рәхмәтемне белдерәм. Әмма бу интервью 2019 елда чыкмый калды. Чыкмауның сәбәбе: Йолдыз ханым безгә бик аңлаешлы һәм камил сөйләгән кебек тоелса да, ул фикерләре чуалуын, таркау сөйләвен әйтте. Гомере буе һәр өтеренә кадәр үзе дөрес итеп куеп кына мәкаләләрен чыгарган белгеч өчен интервьюдагы фикерләре шулай тоелгандыр да. Йолдыз ханым интервьюны укыячагын, фикерләрен төгәлрәк итеп әйтәчәген вәгъдә итеп килсә дә, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, эшли алмады.
Йолдыз Исәнбәтнең вафатыннан соң, Миләүшә Хәбетдинова ярдәмендә интервьюны тагын бер карап чыгып, укучыларга бу әңгәмәне тәкъдим итәргә булдык.
«Казан утлары» журналында Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нидән саргая» әсәре чыкты. Андагы төп герой – репрессия чорында коллегалары өстеннән әләк язган Нәкис. Романда аның чын исеме әйтелми. Нәкис татарның күренекле шәхесләре – Җамал Вәлиди, Нигъмәт Хәкимнәр өстеннән яла язып, аларны төрмәгә утырта һәм әдәби мирасларын үзләштерә, дип сурәтләнә. Аның исеме әйтелмәсә дә, татар әдипләре романдагы Нәкиснең кем икәнен танулары хакында әйтте.
- «Интертат», репрессия чорында башкаларның өстеннән яла язган кешеләрнең исемнәрен фаш итәргә кирәкме, дигән сораштыру уздырды.
- Соңрак язучылар берлеге, Ринат Мөхәммәдиевнең үзен чакырып, бу хакта фикер алышу уздырды.
- Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова, Нәкый Исәнбәтне яла ягуда һәм әдәби бурлыкта гаепләргә бернинди нигез юк, дип, интервью бирде.
Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нидән саргая» романындагы геройның прототибы бармы? Җамал Вәлидине кулга алуда кем гаепле? Н.Исәнбәт китабындагы мәкальләр үзенекеме? Ринат Мөхәммәдиев һәм Ринат Харис ни өчен судлашкан? Әлеге сорауларга җавап эзләп, «Интертат» Нәкый Исәнбәтнең кызы Йолдыз Исәнбәткә мөрәҗәгать итте. «Ринат Мөхәммәдиев Исәнбәттән үч ала», – дип аңлатты ул бу әсәрнең язылу сәбәбен.
Ә ни өчен, Йолдыз Нәкыевна?
Ринат Мөхәммәдиев – заманында, Нәкый Исәнбәтне арткы планга чыгарып, «Идегәй»не дөньяга мин кайтардым» дип, «Идегәй»не яңадан бастыруны үзенең казанышы итеп күрсәткән кеше. Андый әшәкелекне кем генә эшләгәне бар безнең Татарстанда? Утызынчы елда да, Сталин заманында, бүтән вакытта да турыдан-туры, күз алдында урлау – бу килешкән нәрсәмени?
Ә ул бик зур урында – нәшрият директоры булып эшләде. Аны уч төбендә генә йөртәләр иде, шуңа таянып, үзе эшләмәгән эшне «мин эшләдем» дип әйтергә хаклы дип саный.
Ринат Мөхәммәдиев, бу әсәрне язганда кулымда документларым бар, дип әйтә бит.
Бастырсын документларын, мин анда нинди документ барлыгын каян белим?!
Мәсәлән, «Гасырлар авазы»нда Нәкый Исәнбәттән сорау алу чыкты. Анда Исәнбәт язучылар турында фикерләрен әйтә: Гадел Кутуй, башкалар турында…
Ул хатны «характеристика» дип бәяләр өчен, артык дәрәҗәдә аңгыра булырга кирәк. Ул хатның ахырында тора датасы: 12 ноябрь, 1937 ел. Ул хатта саналган кешеләр бөтенесе күптән суд аркылы үтеп үтерелгән яки утыртылган. Ул – 37нче елны гына түгел, ә 30нчы еллар башыннан бирле чорны үз эченә алган хат.
Ставский (1936-1941 елларда СССР Язучылар берлеге Генераль Секретаре, Нәкый Исәнбәтнең аңа Татарстан язучылары турында язган хисабы бар. – ТИ) Нәкый Исәнбәттән, Казанда ни хәлләр, корткычлар белән көрәшү эше ничек бара, дип сорый. Исәнбәт «мин аларны утыртканнарын белмим» дип әйтә алмый бит. Ул «белмим» дип әйтсә, аларны яклап калырга тели булып чыга. Ул, тырыша-тырыша, бөтен төрмәдәге фамилияләрне саный: борчылмагыз, бу кешеләр утыртылды, дигән мәгънәдә. Бер кешене генә оныткан – Шамил Усманов. Калганнары – хат язылганчы утыртылган кешеләр. «Констатация факта», бетте-китте.
– Йолдыз Нәкыевна, Ринат Мөхәммәдиевнең әсәрендәге герой Нәкис, Җамал Вәлидинең документларын үзләштереп, үзенеке итеп күрсәтә, аннан соң «Идегәй»не үзенеке итә. Утыртылган кешеләрнең артларыннан йөреп, аларның хезмәтләрен җыя…
– Бернәрсәне үзенеке иткәне юк. Рафаэль Мостафин яза бит – Җамал Вәлидинең әсәрләрен, 25 килограмм авырлыктагы бөтен архивын, бөтен китапханәсен, бөтен кулъязмаларын арест вакытында шундук алып китәләр.
Әтидә дә шулай була – ике чемодан кулъязмаларын алып китәләр. Нигъмәт Хәким, үзен кулга алганчы, университетта гыйльми китапханәдә эшли, һәм университет китаплары, ничектер, аның өендә кала. Менә шул китапларны Нигъмәт Хәким, КГБга кертмичә, күршеләрен-ниләрен чакыртып, ничектер яшереп калдыра ала, аларны алмыйлар.
Җамал Вәлидинең кулга алынуына Нәкый Исәнбәтнең бернинди катнашы юк, булуы мөмкин дә түгел. 31нче елның апреленә хәтле әти төрмәдә утыра. Ә Җамал Вәлидине кулга алалар майда! Ягъни, ул Исәнбәт күрсәтүе буенча түгел.
Ә Җамал Вәлиди берүзе генә түгел, ә Садри Җәләл һәм Гали Рәхим белән бергә китә. Аларны төркем итеп алалар. Әтинең моңа катнашы юк.
Әтинең кулында Җамал Вәлидинең ниндидер кәгазьләре булган. Ләкин монысы – сугыштан соң булган хәл. Минем исемдә – әти әллә кая, ниндидер хатынга барып, портфеленә тутырып, ниндидер кәгазьләр алып кайтты. Әни белән сөйләшкәндә, әти, ничектер, «бераз акча бирергә кирәктер» дип әйтте. Әни риза булды. Бу акчаны алып барып бирделәр.
Җамал Вәлидинең мәкальләре белән Исәнбәт ниндидер дәрәҗәдә файдаланган. Ләкин бит ул китапта күрсәтелә, Вәлидидән алынган, дип. Исәнбәт файдаланган чыганаклар исемлегендә Җамал Вәлиди беренче тора. Ул бит үз башыннан бөтен нәрсәне җыймаган. Аңа бит йөк-йөк хатлар килә иде, халык җибәрә иде мәкальләрне. Аңа шулай булышмасалар, бөтенесен үзе җыеп бетерә дә алмас иде. Бөтен чыганагы күрсәтелгән, Җамал Вәлиди дә күрсәтелгән.
Нәрсә кирәк Исәнбәттән? Китапны алыгыз да карагыз – анда В хәрефе тора. Вәлиди, дип шундук күзгә ташланмый, ләкин кыскартылган исемнәр сүзлеге текстның алдыннан, башта ук күрсәтелә.
Җамал Вәлиди революциягә хәтле Оренбургта яши. Аның Татарстан авылларында йөреп фольклор җыйганы юк.
Нәкый Исәнбәт Җамал Вәлиди белән таныш булганнармы?
Юк, Җамал Вәлиди – аннан олырак кеше. Исәнбәт бит Казанга 30нчы елда килә. Моңа хәтле аның Җамал Вәлидине күргәне дә, ишеткәне дә юктыр, дип уйлыйм. Чөнки Вәлиди күбрәк татар теленең грамматикасы турында яза. Исәнбәтнең ул мәсьәләләргә кергәне юк беркайчан да, гомер буе кермәде.
Әти Казанга 30нчы елның февраль аенда килә. Август аенда «Җидегән» мәсьәләсе буенча эш башлана. 31нче елның башында әтине кулга алалар. Нинди анда Җамал Вәлиди белән танышып йөрергә аңа бу вакытта?
Ринат Мөхәммәдиев һәм Ринат Харис белән судлашу турында сөйләгез әле, ул ничек булды?
Сталин үлгәч, бик күп төрки халыклар үзләренең тыелган эпосларын бастыра башлады. Татар белән башкорт «артын кысып» тик утыралар, котлары алынып. Сталин үлгәч тә бернәрсәгә дә ирек бирмиләр. Яңа заман башлангач кына кыюлыклары җитә.
Ринат Мөхәммәдиев шул вакытта тота да бөтен җирдә «без Идегәйне халыкка кайтарабыз», без теге, без бу, дип, масаеп йөри. Бу – ике Ринат: берсе озын, берсе кыска – Ринат Мөхәммәдиев белән Ренат Харисов эшләгән эшләр. Киштәдән «Идегәй»не алып, үзләренең эшләре итеп күрсәтәләр. Бернинди көч түкмичә-нитмичә, шуны бастырып, мин дөньяга кайтардым, дип йөриләр.
Ә Исәнбәт – ул вакытта бик авыру, бик карт кеше. Исәнбәт үләргә ята, бернәрсәгә тыгыла алмый, ләкин аның кызы кабәхәт, тыгылуы мөмкин, дип хәбәр чыгаралар. Тик алар миннән курыкмый. Обком боларга рөхсәт итә. Алар икесе дә «Идегәй»не үз исемнәреннән чыгаралар. Ренат Харис «Казан утлары»нда, ә бу – нәшрият башлыгы.
70 ел Исәнбәтне тибеп йөртәләр, ә «Идегәй» турында әйтергә кирәк булгач, хуҗалар шундук табыла, ике Ринат килеп чыга дөньяга.
Һәм шуннан нәрсә эшләдегез, Нәкый абый судка бирдеме?
Судка бирде. Суд шулай булды: журнал бер районда чыга, ә нәшрият – икенче районда. Ә беренчел суд районда була. Мин ул судларга йөрдем. Беренче булып, эшне Бауман суды карады һәм Татарстан китап нәшриятында китапны бастыру процессын туктатты.
Өстән приказ бирелгәнме, нәрсәме, бераздан яңадан бастыру эше башланды, судьяны эштән алдылар. Куылды ул бичара хатын. Ә эшне беренче инстанциядә карамыйча, шундук күчерделәр Югары судка. Югары судта эш башланды.
Югары судның нәтиҗәсе нинди булды?
Нәтиҗәсе булды – без дәгъвабыздан баш тартырга тиеш. Мин бирдем апелляция Россия Югары судына, ул беренче суд карарын юкка чыгарды.
Ул вакытта бу эшләрне дәвам итәргә мөмкин булмады, чөнки Исәнбәт үлде. Исәнбәт үлгәч, 6 ай көтәргә кирәк иде мираска хокук кергәнне. Ул арада китап чыгып өлгерде. Мин инде ярый чыксын, шатлансыннар дип, ул нәрсәне дәвам итмәдем. Дөрес тотмаганмын үземне. Кешеләр акылга утырыр һәм гадел булырлар, дип ышану дөрес булмаган. Татар язучыларының гаделлегенә ышанган кеше – ахмак. Татар язучылары арасында андый кешеләр бик сирәк очрый.
Йолдыз Нәкыевна, романда телгә алынган Нәкис ул – Нәкый Исәнбәт, дип әйтеп язуга Сез каршы түгелме?
Ә нигә мин каршы? Аны бөтен кеше шулай дип кабул итә. Исәнбәткә шундый яла ягалар. Язганнары – яла, «Идегәй» өчен Нәкый Исәнбәттән үч алалар.
Ә исемен әйтмичә язуны Сез ничек кабул итәсез?
Язучының андый хокукы бар. [Бу очракта] чынлыкта документаль әйбер яза, ә үзе маскировка ясый, имеш, әдәби әсәр. Әдәби дә түгел, документаль да түгел, икесе арасында калган килеп чыга. Тик үчен ала.
37нче елларда кемдер кемгәдер донос язган, дип әйтәләр. Бу сүзләр дөресме? Сүз Нәкый Исәнбәт турында гына бармый.
Юк инде. Сталин заманында хатлар буенча эшләнә торган нәрсә түгел бу. Кемне утыртырга, кемне кулга алырга – югары инстанцияләрдә, обкомда хәл ителгән. Язучылар да бу нәрсәне хәл итә, язучыларның бик еш була гомуми җыелышлары. Язучылар бит «төрмәгә утыртыгыз» дип әйтми. Ниндидер тәнкыйть сүзләре әйтәләр, нәрсәдер ошамый, дип. Кешенең тәнкыйть итәргә хакы бардыр бит дөньяда?
Сез нәрсә уйлыйсыз, ул вакытта, утыртканда, гаеп кирәк булганмы әллә? Беркемнең бернинди гаебе кирәкми. Менә куела кандидатура төрмәгә утыртырга, аны утырталар, ә гаепне инде соңыннан табалар. 37нче елны алсак, «2,5 мең кешене октябрь ахырына кадәр кулга алырга» дип, Казанга план килә. Менә 3 айда 2,5 мең кешене утыртып кара әле! Кем кул астына эләгә, шуларны алалар. Ә гаеп-яланы теләсә кемгә әйтеп була.
Анда бөтен утыртылган кешеләр үзләренең гаебен таный. Алар таныган икән, аны бит җитди бер дәлил дип әйтеп булмый. Бер Шамил Усманов кына риза булмый, диләр. Ләкин аны допрос вакытында үтерәләр. Калган кеше бөтенесе таный. Танымыйча, «чистосердечное признание» булмыйча, беркемне атмыйлар.
Обком белән КГБда еллар буе җыелып килгән нәрсәләр нигезендә утырталар, дип уйлыйм. Татар әдәбиятына караганда, мин шулай дип уйлыйм. Башта Галимҗан Ибраһимов үзенең бөтен әдәби дошманнарын утыртып бетерә. Һәм соңгы нокта – 37нче елда Галимҗан Ибраһимовны командасы белән утырталар. Ул бәрелеш-кырылыш – әдәбиятта беренче булып саналу өчен барган сугыш нәтиҗәсе.
Менә Сез ничек уйлыйсыз, кем – кемне фаш иткән, кем – кемгә донос язган икәнен фаш итәргә кирәкме? Сез, Галимҗан Ибраһимов язган, дип әйттегез, шушыны халыкка җиткерергә кирәкме?
Кирәк. Дөрес фактларны халыкка җиткерү – изге эш. «Менә донос язган», – дип. Ә бәлки, ул сез әйткәнчә донос та түгелдер.
Ул вакытта дөресен әйтү дә ярамый иде. Доносмы, ялганмы икәнне исбатлар өчен, башта документларны укырга, арест алдыннан, яисә инде кеше үтерелгәч әйткәнлеген ачыкларга кирәк. Ә үтерелгән кешене кем яклап йөрсен ул заманда? Вакыты ул түгел иде бит.
Ә кеше үтерүгә нинди фикерем булуы мөмкин? Ул бит – «2,5 мең кешене утыртырга, 500ен атарга» дип, өстән килгән йөкләмә. Урамнан гади эшчене алып атудан мәгънә юк. Затлы кешеләр атыла бит, эш күрсәткән кешеләр.
Сезнең фикерегезчә, романдагыча, Ринат Мөхәммәдиевнең Нәкый Исәнбәтне яла ягуда һәм әдәби бурлыкта гаепләргә бернинди дә нигезе юк, әйеме?
Ул бит сүз. Аның фактлары бармы? Юкны бит исбатлап булмый, барны гына була. Бар икән андый нәрсә – булсын.
Аларда бер генә документ бар. 37нче елның ноябрь аенда Ставскийның «Казанда хәлләр ничек тора» дигән соравына җавап. Ставский, Горький үлгәч, аның урынына утырган кеше. Ул хат Ставский архивында 80нче елларга кадәр ята, беркайда да чыкмый. КГБ архивына керми һәм КГБга аның бер кирәге дә юк, чөнки анда инде эшкәртелгән материал турында сүз бара: [анда телгә алынган кешеләр] инде утыртасы утыртылган, үтереләсе үтерелгән.
Диссертация язганда, Рифат Фәттахов ул материалны беренче мәртәбә архивта күрә. Ренат Хариска әйтә дә, тегесе «Казан утлары»ннан 2 кешене Мәскәүгә командировкага җибәрә. Бер кеше генә җитмәгән, икәү киләләр.
Ул кешеләр хатны күчерәләр дә Казанга алып кайталар. Тик аны бик төгәл күчермиләр, кайбер хаталар китә. Ренат хатка бернинди дә ход бирми. Ә менә «Идегәй» мәсьәләсе чыккач һәм «без Идегәйне кайтардык» дип йөри башлагач, Ренат Харис куркыта башлый бу хат белән. Янәсе, яки сез китегез, тыгылмагыз «Идегәй» эшенә, йә без бу хатны «ходка» җибәрәбез.
Югары суд рәисе Мавлетов та «шундый хат бар, гаризагызны судтан кире алмасагыз, без ул хатны ходка җибәрәбез» дип мине чакыртып әйтте. Әтигә кайтып әйткәч, әти «җибәрсеннәр» диде.
Җүләр булынган. Әти, нормаль кеше хатның кайчан язылганын укып күрә һәм бу хат буенча кемне дә булса утыртып буламы-юкмы икәнен дә аңлый, дип уйлаган. Тегеләр хатны чыгара. Ләкин бу – КГБ түгел, ә Язучылар союзына рәис соравы буенча язылган хат.
Ә 1 миллионлык Казанда ул хатны постфактум язылганын күрерлек бер кеше дә табылмый.
Ягъни, ул хатның бернинди дә нәтиҗәсе булмаганын аңламыйлар?
Ә нинди нәтиҗәсе булсын? Җамал Вәлидине 31нчедә кулга алалар. Җамал Вәлиди ул хатта искә алынмый, минемчә. Алынса да, ул хат язылганда, күптән инде үлгән була. Әти яза фактларны, дөрес фактларны. Ул хат нигезендә кулга алынган бер кеше юк.
«Гасырлар авазы» журналында да чыкты бит андый документ. Мәсгут Гыйльметдиновның «Җидегән» буенча допрос кәгазьләре.
Әти үз фикерен әйтә. Ул бит анда әйтми, бу кешеләр Сталинга каршы, дип. Ул кешеләрнең әдәбият өлкәсендә эшләгән эшләре турында фикерен әйтә.
Мәсәлән, анда кешеләргә сыйфатлар бирелгән, мәсәлән, бу кеше – «эсер», диелгән.
Әйе, кеше «эсер» булгач, ул аны «большевик» дия алмый бит. Ул Галимҗан Ибраһимов кына гомер буе «эсер» булып йөри дә, 21нче елны аңлый «большевик» булу күбрәк дивиденд китерә икәнен. Эсерлыктан чыгып большевик була, коммунистлар партиясенә күчә.
Ә әти гомер буе эсерларга каршы иде. Ә нәрсә, эсерларны мактарга кирәкме әллә? Бар эшләре – кеше үтерү, дия иде әти эсерлар турында, эсерларга каршы тора иде.
Менә хәзер Исәнбәтне кабердән чыгарыгыз да, асыгыз, эсерларга каршы булды, дип. Нәрсәсе сезгә ошамый аның эсерга каршы булуының?
Нәкый Исәнбәт (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) – язучы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты һәм Татарстанның Халык язучысы.
1899 елның 29 декабре, Уфа губернасының Златоуст өязе Малаяз авылы – 1992 елның 15 сентябре, Казан.
«Хәсәния» (1910-1912, Уфа) һәм «Мөхәммәдия» (1912-1916, Казан) мәдрәсәләрендә белем ала. 1919-1922 елларда, укытучылык хезмәтеннән аерылмыйча, Уфа Халык мәгарифе институтында һәм Харьков университетында, Мәскәүдә Көнчыгыш хезмәт ияләре коммунистик университетында укый. Укытучы булып эшли.
1920 еллар ахырында бер төркем татар-башкорт язучылары белән бергә контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнә (кара: «Җидегәнчеләр» эше), 1929-1930 елларда аклана, ләкин үз хезмәтеннән читләштерелә, шул сәбәпле, 1930-1932 елларда Казанда «Спартак» фабрикасында эшли.
Исәнбәт – 30 дан артык пьеса (драма, трагедия, комедияләр) авторы. Фольклор мотивларына нигезләнеп язылган «Хуҗа Насретдин» (1939, куела 1940), «Идегәй» (1941), «Түләк» (1942), «Җирән чичән белән Карачәч сылу» (1942, куела 1944), «Әбүгалисина» (1959, куела 1971), «Хәйләкәр Дәлилә» (1966), «Кырлай егете» (1965, куела 1968) пьесалары киң таныла һәм сәхнәдә зур уңыш белән бара. Исәнбәт – «Түләк белән Сусылу» операсының либретто авторы (музыкасын Н.Җиһанов яза, 1944).
Нәкый Исәнбәт – фольклорчы галим, татар фольклорын җыючы, фундаменталь фәнни хезмәтләр авторы.
28 күчермәгә (вариантка) таянып, Нәкый Исәнбәт «Идегәй» дастанының җыелма текстын эшли. Ул – «Татар халык мәкальләре» (т.1-3, 1959-1967), «Татар халык табышмаклары» (1970), «Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле 100 төрле уен» (1984) җыентыкларын; «Татар теленең фразеологик сүзлеге»н (т.1-2, 1989-1990), «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н (т.1-4, кулъязма рәвешендә) төзүче.