Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафина өченче тапкыр әни булачак

Искиткеч яңылыгы белән җырчы инстаграмда уртаклаша.

news_top_970_100
Миләүшә Сафина өченче тапкыр әни булачак
https://www.instagram.com/milya__safina/

Җырчы Миләүшә Сафина өченче тапкыр әни булачак. Ул матур яңалык белән инстаграм сәхифәсендә уртаклашты.

«Башта минем йөрәгем кызым өчен мәхәббәт белән тулды.

Кабат минем йөрәгем улым өчен мәхәббәт белән тулды.

Хәзер мин йөрәгемдә өченче балам урын алды. Без бәби көтәбез», — дип язган бәхетле әни.

Миләүшә һәм аның тормыш иптәше Фагыйль өчен сәхнәдәш дуслары бик шатланган.

«Котлыйбыз. Исән-сау табарга насыйп булсын», «Менә нинди яхшы яңалык. Исән-сау табып, сабыегызны кулларыгызга алырга насыйп булсын», — дип комментарийлар калдырганнар.

Җырчының беренче никахыннан кызы Мәрьям бар. Ире Фагыйль белән никахлашкач, яшь гаиләнең Данияр исемле уллары дөньяга килде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100