Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафина авыру кызы турында: «Кызымның ирекле булуын телим…»

Җырчы инстаграмга авыру кызы турында язган.

news_top_970_100
Миләүшә Сафина авыру кызы турында:  «Кызымның ирекле булуын телим…»
Салават Камалетдинов

Җырчы Миләүшә Сафинаның кызы Мәрьям эпилепсия һәм ДЦП диагнозлары белән көрәшә. Миләүшә бу турыда инстаграмга үзәк өзгеч язмалар урнаштырып тора.

«Минем хыялым бар. Минем кызым белән сөйләшәсем, серләрем белән уртаклашасым, киңәшләр, үгет-нәсыйхәтләр бирәсем килә. Аннан да бигрәк кызымны тыңлыйсым, аның нинди төс яратуы, кайсы музыка күңеленә хуш килүе, нинди уйлар белән яшәве, нәрсәгә борчылуы, аның яшүсмер хыяллары турында беләсем килә… Аның шаяртуларыннан көләсем, әни турында шигырь сөйләвеннән елап җибәрәсем килә… Аның тавышы белән әйтелгән бер генә җөмлә ишетер идем. Ул горурланырдай иң якын дус һәм яхшы әни буласым килә…

Минем кечкенә кызым үсте. Ул хәзер элекке кебек назланырга, кочаклашырга бик яратмый. Аның карашы үзгәрүе һәм җитдиләнүенә игътибар итә башладым. Мәрьямнең эчке дөньясы бик бай дип уйлыйм мин. Авыру тоткынлыгына эләккән бик зур талант, шәхестер ул. Мин аның ирекле булуын, бу авыруның китүен телим. Бу турыда хыялланам һәм дога кылам…» — дип яза җырчы.

«Үзәкләрне өзәсең, Миләүшә», «Аллаһ Тәгалә бу хыялыңны тормышка ашырырга ярдәм итсә ярар иде», «Әни теләкләре кабул була, Аллаһ бирса. Рамазан аенда теләгән теләкләребез кабул булыр. Балалар чирләмәсен, аякка бассын, йөгереп йөрсен, сөйләшсеннәр иде», «Мин сиңа сокланам, Миләүшә», — дип яза инстачылар үзләренең теләкләрен.

«Балалары сау-сәламәт әни-әниләр бу постны укып уйлансыннар иде. Балаларының нинди төс яратуы, нинди хыяллары булуы турында сөйләшсеннәр иде. Бу дөнья бик кыска, ул бик тиз үтәчәк. Гаджетлар арасында тормышның шундый мөһим мизгелләре турында уйламыйбыз, бала белән аралашмыйбыз», — дип тә комментарий калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100