Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кичә шатлык күз яшьләре көне булды» – Лилия Хәйруллина Казанга кайткан

news_top_970_100
«Кичә шатлык күз яшьләре көне булды» – Лилия Хәйруллина Казанга кайткан
социаль челтәрләр

Җырчы, блогер Лилия Хәйруллина, Аргентинада яшәгәннән соң, Казанга әйләнеп кайткан.

«Бу – минем хыялым иде. Кире кайту, руль артына утырып, татарча радио кабызып кую… Менә бәхет нәрсә ул. Бик сагынганмын икән.

Бигрәк татар җанлы булуыма тагын да ныграк инандым. Беркая күчеп китмәс идем», – дип, яраткан шәһәре урамнарыннан сторислар куйган җырчы.

Искә төшерәбез, үзене блогын бик актив алып баручы Лилия, илдән китү белән үк, социаль челтәрләрдән дә югалган иде.

Күптән түгел генә подписчиклары белән элемтәгә кереп, ул үзенең берничә айга сузылган ялда булуын әйтте, ләкин бу ялның теләп алынган ял булмавын сөйләде. «Үзем белән нәрсә булганны сөйләргә бик озак. Бәлки, берәр кайчан бүлешермен. Үземне көчсез, яклаучысыз кызчык итеп хис итәм. Мине югалткан, язган, «син ничек?» дип сорап торучыларга рәхмәт. Авыр хәлләр булды», – дигән иде ул.

«Интертат» хәбәрчесе Лилияне үзе белән элемтәгә керде. Лилия Казанны бик нык сагынып кайтуын, үзендә әлеге ияләшү этабы баруын әйтте.

«Казанда 4 ай булмадым. Читтә яшәүләре бик кыен булды. Китүемнең бик җитди сәбәбе бар. Бу турыда тиздән үземнең социаль челтәрләрдә бүлешермен дип уйлыйм. Әлегә уй-фикерләремне туплыйм. Бу айлар шундый авыр айлар булды. Депрессиядә идем, дип әйтсәм дә була.

Социаль челтәрләрдән читләштем. Блогны да ташладым, алып бару өчен үземне мәҗбүр итә алмадым. Мине күпләр югалтты, борчылып торды. Ләкин беркем белән дә аралашасым килмәде, читтә бик күп авырлыклар кичердем.

Әнием белән очрашу дулкынландыргыч булды. Кичә бездә шатлык күз яшьләре көне иде.

Туган ягымны сагынып кайттым, Татарстан – җир йөзендәге иң матур урын», – диде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100