Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина: «Авыр хәлләр булды...»

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина: «Авыр хәлләр булды...»
Фото: © социаль челтәрдән скриншот

Инде озак вакытлар социаль челтәрләрдә күренми торган җырчы, блогер Лилия Хәйруллина Аргентинадан берничә сторис куйган.

«Барыгызга да сәлам. Мине югалтмагыз, минем берничә айлык ял. Үзем белән нәрсә булганны сөйләргә бик озак. Бәлки, берәр кайчан бүлешермен.

Сезнең белән аралашу җитми. Үз-үземне җиңеп, сторисларга нәрсәдер куярга көч җитмәде, хәзер дә җитми. Үземне көчсез, яклаучысыз кызчык итеп хис итәм.

Тышкы кыяфәтемә аптырамагыз, биредә артык игътибар җәлеп итмәвең яхшырак.

Матурлык салонына барасым, маникюр, педикюр ясатасым, чәчемне кистерәсем килә. Биредә юньле салоннар юк. Россия мастерларына барсаң гына. Ләкин аларның хезмәтләре кыйммәт. Аргентинадагы мастерларның хезмәте кәнәгатьләнерлек түгел.

Минем үз кыяфәтемә шул дәрәҗәдә битараф булганым юк иде әле. Ләкин биредә куркынычсызлык максатыннан шулай йөрергә кирәк. Мәсәлән, күршемнең брендлы сумкасын урлап киттеләр.

Мине югалткан, язган, «син ничек?» дип сорап торучыларга рәхмәт. Авыр хәлләр булды…» – дип сөйләгән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100