Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Менә шундый Ләйлә!

«Интертат» битләрендә - яшь шагыйрә һәм татар теле укытучысы Ләйлә Хәбибуллина шигырьләре.

news_top_970_100
Менә шундый Ләйлә!
Расих Фәсхетдинов/архив

Ләйлә Хәбибуллина — татар теле укытучысы. Аның «Шәһәрлеләр» театр лабораториясенең «24/7» эскизында ясалган чыгышы — татар теле укытучысы монологы — җәйгә оеп барган кешеләрне сискәндереп җибәрде, социаль челтәрләрдә Ләйләне хуплаган язмалар барлыкка килде. Аеруча журналист халкы тынгысызланып алды. Әмма Ләйлә нык итеп: «Әлеге темага әйтәсемне әйттем инде», - дип алга таба теманы дәвам итмәгән икән.

Ләйлә Хәбибуллина үзе укыткан мәктәптәге укучылары өчен яраткан укытучы апа булса, башкалар өчен ул шагыйрә. Әмма чын шагыйрь беркайчан да шагыйрь генә булып кала алмый. Ул милләтнең яклаучысы була, гражданлык позициясен белдерә.

Ләйләнең шигъриятендә лирика өстенлек итә, аларда «Уян, татар!» кебек гражданлык позициясен белдергән мотивлар юк. Әмма ул дәшми калмады: ул милли мәнфәгатьләрне театраль мөнбәрдән яклады. Менә шундый Ләйлә!

«Менә кайда ул мәхәббәт — унынчы класс укучылары синең шигырьләреңнән цитата ала, икенче класс баласы коридорда үткәндә кочаклап ала, җыелышларда ата-аналар «яраткан укытучыбыз» диләр. Тагын нәрсә кирәк — мин бит яраттыра алдым!

Әмма ул гына җитми, алдагы көнеңә ышаныч кирәк икән, ә ул юк. Безне тагын кыскарталар, диләр. Бу эскиздан соң эштән җибәреләчәкләр исемлегендә беренче торырга да мөмкинмен», - диде Ләйлә Хәбибуллина әлеге чыгышында.

«Ләйлә бер-бер кыенлыкка очраса, Татарстан язучылар берлеге аны якларга әзерме?» - дип сорадым мин берлек рәисе Ркаил Зәйдулладан. «Әлбәттә. Татарстан Язучылар берлеге дә, Татарстан Дәүләт Советы да яклаячак», — диде депутат-рәис.

Кирәк була калса, яклау эшен ир-атка калдырып, Ләйлә Хәбибуллина дигән татар кызының шигырьләрен укыйк.

***

шушымыни яшәү?..

кичеп меңәр газап,

тою кабат тәмен татлыларның.

затлыларның затсызлыгын күреп,

хәятеңне ихлас сөю,

абынганчы,

уянганчы нәфрәт (ихтыярсыз).

тамак ертылганчы

чыгарулар

җан ачысын.

һәркайсысын сүзнең үлчәп,

яңаклаулар.

акланулар һәм аклаулар.

исәрләнеп,

сөю катыш күралмаулар.

үргән баулар.

яулар ачу (үзең белән үзең).

үз эчеңә юллар.

уйлар… уйлар…

ялварулар Аңа бертоташтан,

үтенүләр.

үкенүләр төшкәнеңә тезләреңә.

көзләреңә кайту.

кабат-кабат.

бер «гафу"га ялгап

икенчесен.

калганнарын вөҗдан аша кире кагу.

(алар — агу!)

«суындым»га ышандырып,

һаман яну.

һаман ягу даруларын авыртуга.

кайгыртуга санап һәр кагуны.

югалтуны юрап табышларга.

уранулар… 

түгел!..

күмелүләр 

сагышларга.

тере килеш!

яшәү (имеш!) шушы…

Җитми

Бер елмаю. Бер сүз.

Җитми җанга.

Таңга чаклы озата бары

таныш көйләр.

Һәм каршыда соры өйләр

сыңар уты белән тик күз кыса.

Әйе, беләм -

сиңа кысан бу диварлар.

Мине кыса синең каныгуың

һәр ымыма.

Тынлыгына вәзгыятьнең мин буылам.

(мин куылам һәр ишектән!)

Каян-кемнәндер ишеткән

сүзләр юатмыйлар,

алдый күзләр!

Тезләр анга баткан

кабат-кабат гафу үтенүдән.

Үкенүдән кала чара да юк…

Ә мәгънәсе?!

Бит барыбер кабатлауда

шул бер тарих -

каныгулар, яшьләр тозы,

озын-озак әкиятләр иң азактан,

һәм кабаттан…

Һәр нәрсәнең чиге була икән

(син белмәсәң).

Кайтмагандай аккан сулар,

бер аерылган якын куллар

кагылуы да ят була,

кичегелсә.

Кичерелсә? Белмим…

(тезләнмә, түз!)

Беләм бары җанга җитмәгәнен

ихласлыкның,

бер елмаю,

бер җылы сүз.

Бернәрсә дә хәзер мөһим түгел:

сүзләр,

үзләр,

читләр,

ишеләр.

Торам ярда.

Юылып вакыт белән,

өметләрем генә ишелә…

Чишелми дә

төен-төен ачу!

Качу да юк битлек артына.

Куллар талды -

һаман менеп булмый

зәңгәр күкнең җиде катына.

(ә хыялда…

Җәйле балачакта,

таганнарда күңел атына!)

Кагылдылар

сүзләр каралыгы

күңел күзләренең агына -

бернәрсә дә инде мөһим түгел!..

Юкка гына канат кагынам…

аңламадың. киттең.

(хәерлегә!)

тик әле дә әллә нигә

күңел сыза.

гомер буе эзләп, тәмам гаҗиз!..

тагын бераз…

булмый…

түгел риза.


яздан кышка кире кайту

мөмкин түгел.

күңел күптән (җылың сорап)

бөре төртә.

төшләремдә сине күрми

саташулар,

уяналмый тилмерүем дә

һәр иртә…


юксынудан.


юк сынудан (корыч, юкса!)

бер дәвасы.

һәм һавасы бу каланың

үпкәм тишә!..

мин сүз бирдем бүген -

онытырга.

истә дә калдырмам,

дидем исә


(күрешкәндә).


аңлашмадык. киттек.

океаннар

сай тоелыр тирәнлектә

буш күңелнең.

яраларың яран булып

төзәлгәнче,

нурың булам, дигән идең бит…

түгелме?

сөйләшәсе иде.

кара-каршы.

синең белән.

хатирәләр җебен сүтеп

берәм-берәм

(су буйлары, йолдызлы күк,

куе үлән).

«Синсез үләм!», диеп әйтмим.

юксынгалыйм.

сөйләшәсе иде.

фонарьлардан

моңнар агыламы,

тагыламы карлар

чәчләремә -

инде сизмәм.

тиздән

карлар эрер.

керер төшләремә

бу кыш бары.

моннан ары

бәхет булмас төсле

(олырагы).

яшьләремне

яшерәм, дип борыламын.

читкә.

һаман хатлар язам,

тутырып биткә.

юл аралаш:

«Китмә!»

карында чагыма кайтар да,

югалтчы бу дөнья йөзеннән!

әнкәем!..

дәрьялар суында

артыграк, ераграк йөзелгән…


чатнаган җанымны тагын да

әрнетеп тозында суының,

һаман да тирәнгә төшүем -

мин тәмам өшедем,

суындым…


дәрьялар көзгесе өстендә

төзәлмәс ялгышлар чагыла.

югалтчы бу дөнья йөзеннән,

кайтарып карында чагыма!..



мин бүгеннән дошман түгел сиңа.

дус та түгел ләкин, уйлама.

бәллүр йөрәгемә ташлар ату -

уен түгел бит ул…

уйнама!


дошман түгел сиңа.

тик шулай да

тормышыңда иптәш булалмам.

үзең дәштең карлы юлларыңа,

арала да (үзең) бураннан.


абынганда, юлдан язган чакта,

иңнәремдә кулың тоймадым.

якын кебек ара.

тик икебез

төрле якларында койманың.


офыклардан ак кояшым алдым,

йолдызларны — хыял күгеннән.

мин дошманың булмам — ышан шуңа.

дус та түгел ләкин.

бүгеннән.

чәчләрем

толымга үр әле.

күр әле -

күзләрем дымланган.

ахрысы, адаштым.

берүзем

бу куе томаннан

чыгалмам.


чыдамам салкынга

кышларның.

кошларның сайравын ишетмәм.

ялгыш та

аермам карашым

син киткән

шул… (каһәр!)

ишектән.


тынлыктан

чуала уйларым

(югыйсә,

тарадым үзләрен).

чәчләрем

толымга үр әле.

күр әле -

дымланган күзләрем.

кызылдан яшелгә — бер шигырь.

һәр шигырь — ул язмыш

(син тулы).

йөрәгең кем сүзе рәнҗеткән?

җаныңа кагылган кем кулы?


бәллүрдәй чатнаган күңелдән

кан тама елларың карына.

шул эздән ияргән сагыштан,

теләсәң,

мин үзем арынам.


кил, үзем төзәтим яраңны

(араны якынайт адымга!).

сүз бирәм:

янымда чагыңда

караңгы төндә дә абынмам.


бер юлның без ике ягында…

каршыңа бер адым -

— бир кулың!

кызылдан яшелгә — бер шигырь.

һәр шигырь — ул язмыш

(син тулы).

Әллә сине артык яратканга,

үз иткәнгә, әллә, барыннан,

бураннардан сине саклый-саклый

үзем менә өшеп арыган.


Салыр идем көчле кулларыңа

түре тулы яра йөрәкне.

Көчле булып арган күңелемә

җылы сүзең, үзең кирәкле.


Йөзләремне алып учларыңа,

күзләремә тутырып карасаң,

күрер идең: анда яшеренгән

сөю дигән олы гарасат.


Иңнәреңә салсам башларымны,

тынып калыр ярсу күңелем.

Тик әлегә соры болытлардан

яңгыр булып җиргә түгелдем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100