Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциягә гуманитар ярдәм: «Исемле посылкалар булса, сабый баладай сөенәләр»

Арчаның Яңа Кенәр авыл җирлегеннән егермеләп егет махсус операция зонасына мобилизацияләнгән. Ике меңнән артык кеше яшәүче зур авыл халкы үзләренең егетләренә берничә тапкыр гуманитар ярдәм әзерләп илткән. «Интертат» ярдәм җыючылар һәм солдатларның әти-әниләре белән сөйләшеп кайтты.

news_top_970_100
Махсус операциягә гуманитар ярдәм: «Исемле посылкалар булса, сабый баладай сөенәләр»
Ленар Гариповның шәхси архивы

Луганск якларына Ленар Гарипов үзенең Газель машинасында 3 тапкыр барып кайткан. Беренче гуманитар ярдәмне ноябрь аенда Кукмара егетләре белән бергә илтәләр. Икенче юлы алар Әтнә районы хакимияте соравы буенча бара. Өченчесенә декабрь азакларында янә авылдаш егетләре янына юл тотканнар.

Кеше һаман: «Ярдәм аларга барып җитми», – дип сөйли бит. Без кукмаралылар белән җыелдык та, 3 машина булып киттек Луганскига. Үзебезнең авыл егетләре хезмәт иткән бөтен җиргә дә бардык, күрдек, исемле посылкаларын тапшырып, аларны куандырып, үзебез дә куанып кайттык.

Гуманитар ярдәм җыю инициативасы белән авылның яшь егетләре Дамир Каюмов белән Булат Сабиров чыктылар. «Абыйлар, сез дә катнашмыйсызмы?» – дигәч, без дә – Кенәрнең әфганчылары да кушылдык. Шунда ук Ильяс Надыршин бина бирде. Авылның берничә хатын-кызы шул бинада китергән әйберләрне туплап, җыя барды. Мин Кенәр халкын шулай бердәм булыр дип бер дә уйламадым.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Махсус операциядәге егетләргә иң мөһиме хәзер нәрсә кирәк? Үзләре нәрсә сорый?

Беренче барганда ашамлыклар белән кыенга туры килде. Ул юлы бик күп тушенкалар, ризыклар алып бардык. … (Луганск өлкәсендә) шәһәрендә Татарстаннан гына 20 мең хәрби бар. Менә аларга башта ашарга җитмәгән. Аннары башка районнар да ярдәм итә башлады. Кукмаралар гына да 5-6 тапкыр бардылар бугай. Хәзерге вакытта алар ризык белән тәэмин ителгән.

Аларга балыкчыларның җылы итеге, термокиемнәр, бензин, кул пычкылары, мичләр кирәк иде. Ул ягып җылыта торган «буржуйкалар»да күп җыелды, алары да җитәрлек булды. Хәзер үзләре дә: «Бернәрсә дә кирәкми, бар нәрсә дә булды. Ашарга да җитә, киенергә дә әйбәт», – диләр.

Балталар, пычкылар, телефоннарга зарядка җыйдырыр өчен генераторлар сорыйлар. Шундый әйберләр генә кирәк аларга. Тарткан кешенең тәмәкегә кытлык. Кызыл Ярдан Арча подстанциясе ярдәме белән махсус портатив генератор алып киттек. Бу эшләргә район хакимияте дә кушылды.

Бәйләнгән оеклар да кирәк булды. Авыл малайлары йон оекбашка ияләнгән инде. Шуңа аларны бик сөенеп кабул итәләр. Кибетнекен дә, кулдан бәйләнгәннәрне дә – кирәк булган бөтен әйберне дә алып бардык. Яңа елга бүләк булсын дип, әти-әниләре дә исемле посылкалар тутырдылар. Базарга барып, 150 меңгә итекләр, термокиемнәр, термослар җыеп кайттык.

 

Фото: © Ленар Гариповның шәхси архивы

Өйдән килгән исемле посылкалар булса, бик күңелле. Анда хаты була, әнисе үзе пешергән чәкчәге, балалары рәсемнәр ясап җибәрә. Андый посылкаларны бик яраттылар инде. Минеке килде микән, дип, сабый балалар кебек янда әйләнгәләп йөрделәр, җанашларым. Аларның үзләренең яннарына ук кергәч, бөтенләй күңелле булды. Күбесе белән шәхсән күрешмәдек, командирлары чыгып алды. Мин үзем тапшырам, дип әйттереп, видео яздырдык. Алар безнең егетләргә посылкаларны тапшырганнар.

Беренче барганда Луганск милициясе каршы алды. Арча машинасын шунда бушаттык. Безнең товарны госпитальгә дә алып киттеләр. Ярты машина бушагач, үзебезнең егетләргә эләксен әле, дип, Арчаларныкын үзебезнекенә дә төядек. Калганы милициягә калды, чөнки алар шул гуманитар ярдәм белән генә эшлиләр, яшиләр.

Аннары махсус батальонга барып, иң кирәкле әйберләрне – мичләрне калдырдык. Ул батальонда – бөтенесе диярлек Татарстаннан, тик безнең авыллар юк иде. Шуннан үзебезнең егетләр булган җирләргә киттек. Шәһәренә үк кертмәделәр, бер якын җирдә калдырдык. Бездән посылкаларны алып калган майор Божа кияве булып чыкты. Валлаһи-билләһи тапшырам, дигәч, бөтен әйберләрне калдырдык. Һәм ул безнең егетләргә үзе бөтенесен дә тапшырды.

 

Фото: © Ленар Гариповның шәхси архивы

Февральгә тагын җыелыр, илтербез, дип уйлыйм. Исемле посылкалар барыбер җыела инде. Кирәк, дип уйлыйм. Алар көтәләр, аларның рухы күтәрелә. Үзләренең исемле посылкаларын кочаклап торалар. Берцы, телефоннар, акчасын да салганнардыр. Барып җиткәненә ышангач, кеше бөтенесен дә сала инде. Кайбер кешегә исемле икешәр посылка булды. Безнең балалар шикелле инде алар. Яннан китми бөтерелеп йөриләр, җанашларым.

Кайтышлый, Саратовка җиткәндә, бер машинаның коробкасы таралган. Алар Кукмараларның йөген төяп барганнар иде. Икенче машинаның тормозы беткән. Менә алар сервиска кереп калдылар. Анда ватылып калучылар бик күп. Үзеңнең машинаңа ышансаң гына чыгып китәсең. Машинаңны жәлләрлек булсаң, бармыйсың да.

Егетләрне күреп сөйләштек, дидегез. Ничек алар анда?

Алар ияләнгәннәр инде. Элек кием киптерә торган мичләре дә, киемнәре дә булмаган. Хәзер кибенәләр, киемнәрен дә алыштыралар. Окопта ятканнан соң чиста кием кигәч, кәеф барыбер икенче була инде. Шундый посылкалар килгәч тә күңелләре күтәрелә. «Боевой настрой» аларда. Баштарак бөтен җирдә дә авыр була инде ул.

«Белмисезме, инде кайчан бетә икән? Безгә Путин нәрсә дип әйтә инде?» – дип сорашалар үзләре. Аларга да политмәгълүмат бирәләрдер дә, әйтеп тә бетермиләрдер инде. Кызыксыналар. Сагыналар инде, кайтасылары килә. Өйдә хатыннары, балалары, әниләре, туганнары бар. Алар мобилизацияләнгәннәр бит.

 

Фото: © Ленар Гариповның шәхси архивы

«Ату тавышлары гел ишетелеп тора»

Беренче барганда тәүлек буе йокламый да, туктамый да баралар, ашауны да юлда гына ашыйлар. Өч машина колонна белән баралар, бик каты итеп яңгыр да ява. 400шәр чакрым саен алмаша-алмаша баралар. Якынайган саен юллар да начарлана, элемтә дә бетә, ату тавышлары да ныграк ишетелә башлый.

80нче еллар белән бер анда. Чатырлы йортлар, бөтенесе шифер түбәле. Бездәге шикелле ташпулатлар да, дәү биналар да юк анда. Бер кормада яшәп яталар. Бигрәк тә Луганск өлкәсендә шулай. Үзәк юллары әйбәт, әзрәк кенә кырыйга китсәң, юллары да беткән, ишелгән. 60 чакрым җирне 2 сәгать бардык.

Берешәр чакрымга сузылган авыл эченнән узып барабыз – бер генә кеше дә күренми, халык урамда түгел, балалар да юк. Кайбер авылларда бөтенләй газ кермәгән, утыннар өелгән, ут чыбыклары гына бар. Без барганда, кукурузлары алынмаган иде. Алар кукурузны һәм көнбагышны кыш көне алалар икән. Коры, суык көн кирәк, ди. Без бик сәерсендек инде аңа.

Луганск шәһәре үзе бик матур, якты. Анда атышлар да бик булмаган, бик җимерек түгел, утлары гына өзелгән иде бугай. Эчкәрәк кергән саен шәһәрләр дә бик җимерек. Ату тавышлары гел ишетелеп тора.

8 ел эчендә бик каты ныгытканнар. Егетләр: «Анда украин теле юк, поляклар, латышлар бар, күбесе – ялланган солдатлар. Аларның сөйләм телләре шундый», – дип әйтәләр. Украиннар да күп түгелдер инде. 16 яшьтән мобилизация башланган бит анда, – дип сөйләде ул.

«Алар анда ияләнгән, урнашкан инде», – ди Ленар абый.

Егетләр: «Чәйләр эчәбез, мунчаларны да карап чыгарсыз», – дип, бөтенебезне кунакка чакырдылар. 4-5 машина җыелгач, «скопление» дип, командирлары куып таратты. Өстән дроннар очып үтте.

Аларның: «Менә Арча районы егетләре мунча ясадык», – дип күрсәтәселәре килә. Кукмара районы егетләре кием киптерү корылмасы ясады, диләр. Анда күбесе шабашник, кулыннан эш килә торган малайлар бит. Хәйран эш эшләгәннәр инде алар. Шулай ук ерак та түгел атарга өйрәнә торган җирләре бар, өйрәнү барыбер дәвам итә бит.

Бер барганда ишегенә «бухгалтерия» дип язылган бинада идәненә бер кат одеял җәеп, үзебезнең киемнәргә төренеп йокладык. Безне дә күчеп йөри торган кухнядан ашаттылар. Беренчегә борщ, икенчегә макарон белән тушенка бирделәр. Ризыклары бик тәмле иде. Ипиләре генә каты булды, анысын еш китермиләрдер дә, еш пешермиләрдер дә инде. Үзләренең сохарилары бар.

«Хәзер берничек тә артка чигенә алмыйлар инде»

Ленар Гарипов – үзе дә кайнар ноктада хезмәт иткән кеше. Армиядә чик сагы гаскәрләрендә хезмәт итү еллары Әфган сугышы белән туры килә аның. Бер елдан артык ул Әфганстанның Ишкашим шәһәрендә Пакыстан чиген саклый.

Хәтерләсәгез, мобилизация башланган чорда, Кенәр авылында «бурычларын намус белән үтәгән локаль сугышларда катнашучы, сугыш хәрәкәтләре һәм хәрби конфликтлар ветераннарына» дигән һәйкәл ачылган иде. Һәйкәлнең автоматын да ул эшләгән.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Әфганстан искә төшә. Ул вакытта без бигрәк яшь малайлар булганбыз инде, дип уйлап куям. 18 яшьлек малай идек анда киткәндә. Сугыш – сугыш инде. Һәлак булучылары да, яраланучылары да булыр. Без хезмәт иткәндә дә булды андый хәлләр. Без патриот идек. 200гә якын кешене тезеп бастырдылар да: «Кем Әфганга барырга тели?» – дип сорадылар. Бөтенебез диярлек чыгып бастык. «Әнием ялгыз», – дип, 2 егет калган иде, тик алар да барды инде. Үзебез теләп киттек.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Хәзер барыбер дә сугыш икенчерәк. Хәзерге вакытта ул сугыш 90 процент артиллерия белән генә бара. Калганы – артиллериядән соң зачистка. Шуңа күрә һәлак булучылар да әз. Бер уйлаганда, анысы яхшы да. «Ура» кычкырып, мылтык тагып чабып йөрүчеләр дә юк хәзер. Үзебезнең егетләрне исән-сау кайтырлар дип көтәм.

Язга бетмәс микән, дип фаразлап торам. Җиңү белән бетәргә тиеш. Хәзер берничек тә артка чигенә алмыйлар инде. Безнең илнең дәрәҗәсе дә бетәчәк. Һичшиксез җиңү булачак, дип уйлыйм. Аларга бөтен ил ярдәм итә.

«Ныклы тукымадан эшләнгән бинтлар кирәк»

Ленар абыйның хатыны Алсу апа да читтә калмаган. Ул махсус операция зонасына бинтлар әзерләп җибәрә.

Казандагы сеңлекәшемнең кызы мәктәптә укый. Директорлары бинтлар әзерләү буенча эш биргән. «Алсу апа, авылда простыня кебек материаллар булса, җый әле шуларны», – диде. Бөтен кеше сандыкларын карап, табып, миңа китерә башладылар. Мин шул материалларны 16 см бинтларга төреп, тегеп, үтүкләп, дезинфекция ясап, 6 капчык тутырып бирдем.

Зур памперслар китерәләр. Тотылган чиста простыня булса, аларны да алабыз. Кайбер госпитальләрдә су юк. Яралыларны операциягә алып кереп киткәч, ул бинтларны кисеп ташлыйлар гына. Андыйлары әле дә кирәк. Ул бинтлар махсус операция беткәнче бик актуаль булачак.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Башта бик сорадылар инде. Чөнки гади бинт белән яралыларны җыеп алып булмый, ди, төрле яра була бит, бинтлар тотмый. Нәкъ менә нык тукымадан эшләнгәннәре кирәк. Болар – иң алгы сызыкка керә торган бинтлар. Солдатлар күлмәкләрен ерта башлаганнар, ди, алар аннары нәрсә кия? Алар өчен җибәрәбез.

Хәзер инде күрше авыллардан китерәләр. Хәйран гына ярдәм булгандыр, дип уйлыйбыз инде. Казанга гына түгел, гуманитар ярдәм белән дә озаттык, – ди Алсу апа.

«Ирегезне белә торып шунда җибәрергә курыкмадыгызмы?» – дип сорыйм.

Башта без икәү чыгып китәсе идек. «Ышанычлы шофер тап та бар», – дигәннәр. «Кемне эзләп йөрим инде, барасыңмы?» – ди. «Барам», – дидем. Аннары «алай булмый бит инде» дип, егетләр үзләре команда туплап чыгып киттеләр. Мин аларга ышанам. Алар йөрәкле.

Үзем дә көтеп алдым. Алар чыгып киткән сәгатьтән уйлый башлыйсың. Исән-сау кайтып кергәч, «бүтән җибәрмим» дисең. Өченчесендә тыныч кына җибәрдем, тыныч кына көтеп алдым. Монысында озаграк тордылар. 2 тәүлек элемтәгә чыкмый тордылар. Шунда борчылып беттек. Безнең эш көтү шул инде.

 

Фото: © Ленар Гариповның шәхси архивы

«Башта алгы сызыктагыларга ярдәм барып җитмәде»

Кенәрнең үзеннән булган 44 яшьлек Ленар Терентьевка да гуманитар ярдәм барып җиткән. Спецназда хезмәт итеп, сержант булып кайткан Ленарны Казанда 2 көн торгызып, махсус зонага алып китәләр. Ленар хәзерге көндә иң алгы сызыкта – кызыл зонада. «Сөйләшкәндә көчле тавышлар ишетелеп тора», – ди Ленарның әнисе Алсу апа Терентьева.

Өч ай окопта, блиндажда яталар. Көнгә бер яки ике мәртәбә сөйләшәбез. Көнгә бер булса да шалтыратмый калмый. Хатыны белән дә әйбәтләп сөйләшә. Миңа иң мөһиме – аның тавышын ишетеп, исән икәнен белү. Инде акчалары да килде. 2 ай килми торгач, борчылганнар иде.

Башта гел еладым. Ничә яшьтә булса да, бала бит ул. Һаман саен күңел тула. Без торганчы йөгереп кенә килә иде дә карлар көрәп куя иде. Башка балалар өчен дә борчылам, жәллим. 20 яшьлек балалар бар бит анда. Әниләре ничек түзәргә тиеш... – дип, күңеле тулып сөйләп китте Алсу апа.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Гуманитар ярдәм җыю активлашып киткәч: «Алгы сызыктагы солдатларга гуманитар ярдәм барып җитми», – дигән сүзләр күпләрне шүрләткән иде. Беренче мәлне чыннан да кызыл зонадагылар ярдәмнән мәхрүм кала.

«Башкаларга бар, безнең янга килеп җитә алмыйлар, кертмиләр», – дип әйтә иде. Ноябрьдә исемле посылка җибәргәч, анысы барып җитте. Соңгысында аңа 3 посылка китте. Анысын да алды. Бик сөенделәр инде. Нәрсәләр сорады, бөтенесен дә җибәрергә тырыштык.

Яңа ел алды дип, апельсин, мандарин, лимон, алмалар тутырдым. Ике свитер алган идек. Аларны свитер, йон оекбашлар белән төреп җибәрдем. Чәкчәкләр, тәм-томнар, шоколадлар, конфетлар, варенье, балларга хәтле тыктык инде. Плоскогубцы кебек көнкүреш кирәк-яраклары сорады. Фонарьлар, шәмнәр дә җибәрдек.

Авылдан Мөхәммәтшин Марат белән бергә киткәннәр иде. Икесен дә ике көннән алып киттеләр. «Бергә булабыз бугай, алай яхшырак та», – дип киткәннәр иде. Луганскида 2 атна тирәсе бергә булдылар да, аннары аердылар. Хәзер бер-берсеннән 20 чакрым ераклыкта. Әллә нидә бер булса да янына барып килә. Чөнки гуманитар ярдәмне Маратлар янында бушаталар. Марат улыма кирәкле әйберләрне алып кала, рәхмәт инде аңа. Ленар җәяү барып, янында бер кич булса да йоклап, әйберләрен алып кайта.

 

Фото: © Уң якта – Ленар Терентьев, сулда – Марат Мөхәммәтшин. 

Гуманитар ярдәмне җыючыларга – авылдашларга зур рәхмәт! Теләгем шул: Украинада барган сугышлар тәмамлансын, балалар исән-сау әйләнеп кайтсыннар, – диде Алсу апа Терентьева.

«Әни, өстебезгә снаряд төшеп тора», – дия алмый бит»

Марат Мөхәммәтшинга исә гуманитар ярдәмне авылдашлары кулына ук тоттыра. 1 гыйнварда 40 яшен тутырган сержант Марат Мөхәммәтшинның әти-әнисе дә уллары өчен ут йотып тора.

Мобилизация башлагангач: «Әни, беркемгә дә йөрмим, сез дә беркая да йөрмәгез, барам. Кеше баласын минем урынга алып китсәләр, күңелле булмас», – диде. Качып йөрмәде, повестка килү белән китте дә. Аягына операция ясаткан иде. 2 көн эчендә тиз генә киендерделәр дә алып та киттеләр. Озаклап күрешеп, кочаклашып торырлык та булмады.

 

Фото: © Мөхәммәтшиннарның шәхси архивы

Хәзер дә хәбәрдә торабыз. Кенәрләр бардылар, видеосын алып кайтканнар, шунда әз генә күренеп китә. Ябыккан да кебек. Төннәрен дә тынычлап йоклау юк бит инде, шуңадырмы. Әни кешегә икенчерәк тә булып күренеп китә инде.

Ике генә сүз: «Әни, борчылмагыз, бар да тәртиптә». Ничә шалтыратса да: «Бар да тәртиптә», – ди. Әйтергә дә ярамыйдыр, борчырга да теләмидер. «Әни, өстебезгә снаряд төшеп тора. Йоклый да, ашый да алмыйбыз», – дип әйтә алмый бит инде.

Телефоннан тавышлар бик ишетелә. Беренчесендә үзе дә аңышмый калды бугай. Ишетеп торам: сызгырып килә дә төшә, килә дә төшә. Мин курыктым, дулкынландым. Аннары снаряд төшә башлагач, «өзелде» ди дә, үзе өзеп куя. Берөзлексез атканнары аңлашылып тора инде, – ди Маратның әнисе Венера апа.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Венера белән Рәшит Мөхәммәтшиннар да авылдашларына рәхмәт сүзләре яудырды.

Исемле посылкасына, туган көне дә, Яңа ел да, дип, какланган 2 каз, какланган ат ите, гөмбә, тушенкалар җибәрдек. Шәхсән үзенә тоттырганнар. Күршеләр сөлгеләр, оеклар, төшләр белән аерым коробка белән керттеләр. Кулга акча биреп тә ярдәм иттеләр. Шул акчаны алып ятканда, улым шалтырата: «Әни, тәмләткечләр дә булса, шәп була инде», – ди. Йөгереп кенә барып, тәмләткечләр алып, илтеп бирдем. Икенче көнне китәсе иде гуманитар ярдәм.

Кенәр халкы гуманитар ярдәмне дә 2 тапкыр илтте. Курыкмыйча, шунда кадәр барып, кулларына биргәннәре өчен зур рәхмәт! Бертуган энемнең гаиләсе дә күп әйберләр җибәрде. Тормыш иптәше дә һәрвакыт ярдәм итеп тора.

 

Фото: © Мөхәммәтшиннарның шәхси архивы

Исән-сау гына булсыннар! Бөтенесен дә исән-сау килеш көтәбез.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Елый елый укыдым.Рэхмэт ярдэмчел батыр йорэкле кешелэргэ! Сугыш бетсен тизрэк, солдатларыбыз исэн имин ойлэренэ кайтсын иде Ходаем!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100