Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядән кайткан Радик Динәхмәтовка Башкортстанның халык артисты исеме бирелгән

news_top_970_100
Махсус операциядән кайткан Радик Динәхмәтовка Башкортстанның халык артисты исеме бирелгән
Фото: © Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Радик Динәхмәтовка «Башкортстанның халык артисты» исеме бирелгән. Шатлыклы хәбәрне җырчы «Интертат»ка үзе әйтте.

Мактаулы исемне тапшырганда, аңа Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров: «Ул үз теләге белән махсус операциягә барырга карар итте һәм үзенең хәрби бурычын үти», – дигән.

Радик Динәхмәтов, үз чиратында, махсус операция зонасында Таһир Кусимов исемендәге батальонда Радий Хәбировның «Башкортстан, алга!» дигән сүзләрен һәрвакыт истә тотуларын әйткән. Анда калган башка егетләрдән рәхмәт сүзләрен һәм сәламнәрен җиткергән.

Җырчы контрактны быел җәй көне төзегән иде. Ул хәрби операциядә санитар, «ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесе булып хезмәт итә. Махсус операциягә китүенең сәбәпләре, андагы хис-кичерешләре, вазифа-бурычлары турында Радик Динәхмәтов «Интертат»ка да сөйләде. Язмаларны түбәндәге сылтамалар аша укып була:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100