Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә җырлап танылган Илгиз Мөхәммәтҗанов өйләнгән

news_top_970_100
Махсус операциядә җырлап танылган Илгиз Мөхәммәтҗанов өйләнгән
Фото: © социаль челтәрдән

Фирдүс Тямаев репертуарыннан «Ялгыз торна», Нурислам репертуарыннан «Һәркөнне керәсең төшемә» җырларын җырлап танылган, мобилизацияләнгән Кама Тамагы районы Келәнче егете Илгиз Мөхәммәтҗанов сөйгәне Ландыш белән никах укыткан. Бу хакта яшьләр «Наш мобилизованный» телеграм-каналында хәбәр итәләр.

«Шактый вакыт узды. Хәзер бу сөенечебезне әйтсәк тә ярыйдыр инде», – дип язганнар алар. Яшьләр инде җәй көне үк, Илгиз кыска вакытлы ялга кайткач никахлашкан булса кирәк.

Илгиз белән Ландышка бәхетле, тигез, озын гомер теләп калабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100