news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә БТР куып алып китеп танылган Фәнис Хөсәенов истәлегенә спектакль куела

news_top
Махсус операциядә БТР куып алып китеп танылган Фәнис Хөсәенов истәлегенә спектакль куела

20-21 февральдә Уфаның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында махсус хәрби операция сугышчыларына багышланган «Бер гомер җитми икән...» спектакленең премьерасы була. Ул журналист, язучы Мөнир Кунафинның әсәрләре буенча сәхнәләштерелә, дип хәбәр итә bashgazet.ru.

Мөнир Кунафин, хәбәрче буларак, махсус хәрби операция зонасына командировкага да барып кайткан. Махсус операция зонасында БТР куып алып китеп танылган Фәнис Хөсәеновның туган ягында булып, анасы, туганнары, авылдашлары белән дә аралашкан. Күпсанлы язмалар язган.

«СВОда нәрсә күрдем, нәрсә кичердем – шуны яздым. Ышанып, тетрәнеп, хыялланып, елап яздым. Хәл-вакыйгалар, геройлар беренче карашка уйлап чыгарылган кебек булса да, аларны минем язмалардан табарга була. Халык батыры «безбашенный» Фәнис Хөсәеновны да, каһарман Илдар Суфияровны да, «Историк», «Шаман», «Боцман», «Иман», «Мырза», «Ханыч» һәм башка «брат»ларымны да танырга була. Миңа аларның һәрбере кадерле. Шуңа аңлап, алдашмый, кабартмый иҗат иттем», – дип язган Мөнир Кунафин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар