Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Хөсәеновның әнисе: «Кырыгын уздыргач, улым төшемә керде»

news_top_970_100
Фәнис Хөсәеновның әнисе: «Кырыгын уздыргач, улым төшемә керде»
https://vk.com/club218315065

Халык героена әверелгән Тәтешле егете Фәнис Хөсәеновның кырыгын һәлак булган көненнән санап уздырганнар. Бу хакта «Интертат»ка Фәниснең әнисе Фәридә Хөсәенова әйтте.

«Улымның ашларын авылдагы йортта уздырдык. Кырыгын үлгән көненнән исәпләп үткәрдек. Мәрхүм зиратка кергән көннән санарга кирәк, дигән сүз дә бар. Анысында да улым өчен хәерләр биреп, Корьән укытып, искә алырбыз, дип торам», – диде ул.

Фәнис әнисенең төшенә нибары бер тапкыр гына кергән. «Кырыгын уздыргач кына керде. «Өйнең идәннәрен ышкып-ышкып юдым, әни», – ди. Шуннан соң ишекне ачып, өйгә песи кертеп җибәрде, үзе юкка чыкты», – дип сөйләде Фәридә апа.

Әнисе улын юксынганда «ВКонтакте» челтәрендәге Фәнис истәлегенә ачылган төркемгә кереп, фотоларын карап юана.

Фәридә апа бу көннәрдә төркемгә Фәниснең үзенә Әниләр көненә бүләк иткән чәчәк бәйләме фотосын куйган.

«Эх, йөрәкләрем ышанмый бит», – дип яза ул.

 

Фото: © https://vk.com/club218315065

Әлеге төркемдә Фәридә апага атап язылган комментарийлар, юату сүзләре дә бик күп.

«Фәридә апа, Фәнис булып, кечкенә кызы үсеп җитәр. Бөтен җылыгызны һәм мәхәббәтегезне биреп, әтисе хакында матур сүзләр сөйләп, әтисенең кызын яратуы һәм һәрвакыт саклап торачагы турында әйтеп үстерү сезнең кулыгыздан килә. Бу хәлләрне, кызганыч, үзгәртү мөмкин түгел. Фәнис: «Якыннарым яхшы яшәсен өчен барам», – дип китте. Ул сезнең барысы да яхшы булуын бик теләр иде. Тешегезне кысып, алга карарга, яшәргә кирәк»;

«Сабыр итегез инде, Фаридә апа. Вакыт үтү дә ярдәм итми шул. Таң ату белән шушы төркемне ачабыз. Ансыз көнебез башланмый»;

«Фәридә иркәм, шундый улыгыз өчен рәхмәт сезгә. Ул безнең барыбыз өчен дә исән һәм якын, ул – безнең батыр, матур улыбыз. Онытып булмый аны. Сезгә сабырлык, исәнлек. Юанычыгыз – оныгыгызны саклагыз. Ул – Фәнисебезнең бөртеге», – дип язалар. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 февраль 2023
    Исемсез
    СЕЗГЭ ФЭРИДЭ КИЛЭЧЭКТЭ ИСЭНЛЕК ТЕЛИМ НИЧЕК КЕНЭ АВЫР БУЛСА ДА СЕЗ УЛЫГЫЗ ОЧЕН БАРЛЫК АВЫРЛЫКЛАРНЫ ЖИНЕП ЧЫГАРГА ТИЕШ АНЛЫЙМ БИК АВЫР БАЛАНЫ ЮГАЛТУ ФЭНИС ТУРЫНДА ЯЗМАЛАРНЫ ГЕЛ КАРЫЙМ ,КУНЕЛЕМЭ БИК ЯКЫН КИЛДЕ БАЛА ,НИЧЕКТЕР УЗЕНЭ ТАРТЫП ТОРА УРЫННАРЫ ОЖМАХ ТУРЛЭРЕНДЭ БУЛСЫН ГАИЛЭСЕНЭ ИСЭНЛЕК ТЕЛИМ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100