Мәскәүски туй: Саба яшьләре Бөтенроссия туй фестивалендә милли киемнәрдә язылышып кайтты
Бәхет, уңыш елмая, насыйп әйбер авызны ертып керә, дигән сүзләр бар халыкта. Минем туганым да, кияүгә чыгарга дип, Саба ЗАГСыннан Мәскәү ЗАГСына барды да куйды. Дулкынлану, бәхет хисләре ярларыннан ташып ага торган вакыйгага чакырдылар яшьләрне.
Кайчак Аллаһ безгә һич көтмәгән-уйламаган җирдән әллә нинди бүләкләр ясап куя. Гап-гади авыл балаларын Мәскәүгә никах рәсмиләштерергә дип чакырсыннар әле! 12-19 май көннәрендә Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форум кысаларында Россиядә»Гаилә елы»на багышланган Бөтенроссия туй фестивале узды. Һәр көнне илнең төрле округларыннан яшь парлар өйләнеште. Данияр һәм Айгөл пары Идел буе федераль округына багышланган көнне Татарстанны тәкъдим итте.
Бу чараның максаты – Россия халыклары мәдәниятләренең күптөрлелеген һәм бердәмлеген күрсәтү. Яшь парларның язылышу тантанасына милли костюмнардан килү шарт. Барлык никахларны Мәскәү шәһәренең ЗАГС идарәсе органы теркәгән. Бөтенроссия туй фестивале вакыйгалары «Россия. Поехали» телеграм каналында көн саен яктыртылып барды, видеолар урнаштырылды.
«Алай була алмый шикелле тоела иде...»
Яңа гына «табадан төшкән» ир белән хатын – Сабаның Кызыл Мишә авылы кызы Айгөл Гаттарова һәм Иске Мичән егете Данияр Мифтахов – яшьтәшләр. Мәктәп елларында ук егет кызга күз атып йөри башлый, ике арада гыйшык уты кабына. Икесе дә спортка хирыс. Алга таба бу мәхәббәт тарихы студент елларында – Казанда Идел буе спорт академиясендә дәвам итә. Уку йортын тәмамлап, инде күңелләренә якын эш урыннары тапкач, Данияр Айгөлгә тәкъдим ясый. Яшьләр Саба ЗАГСына гариза илтеп тапшыра.
Саба ЗАГС бүлегеннән фестивальдә катнашу турында тәкъдим килгәч, Даниярга әйттем. Әйдә, гариза җибәреп карыйк, бәлки узарбыз, дидем. Шактый вакыт хәбәр булмый торды, без инде өметләнмәгән дә идек, һәм көтмәгәндә, «сезнең парны Сабада сайлап алдылар, Татарстан күләмендә дә расладылар» дигән хәбәр килде.
Башта ышанып булмады, алай була алмый шикелле тоела иде, аңа кадәр барып җитәрбез дип уйламаган да идек. Аннары әзерләнә башладык, безнең өчен хәтта Казанда махсус киемнәр тектерделәр. Бик зур рәхмәт! Бик затлы киемнәр булды ул, тик, өйләнешкәнче, костюмнарны бер-беребезгә күрсәтмәскә куштылар. Чыннан да, бик шәп сюрприз булды ул.
Аңлап бетереп тә булмый әле бу хәлләрне. Күңел шатлана, ләкин дулкынлану, курку хисләре булды инде тантанада, – дип уртаклашты кәләшебез Айгөл.
Без шулай ияләнгән инде, канга сеңгән – сөйләшенгәндер, үзләренекен кертәләрдер, безгә рәт юктыр, кая инде безгә… дибез. Ә менә шундый хәлләрдән соң, беркайчан кырт кисәсе түгел икән, дип уйлап куясың, бәхет сиңа да елмаерга мөмкин булуына инанасың.
Кемдер «нәрсәсе бар инде аның Мәскәүгә барып язылышуның» дияр. Ләкин Мәскәүский никах бит бу, ил башкаласында милли киемнәрдә вәгъдәләшү үзе ни тора! «Гаилә елы»нда Туй фестивалендә Мәскәү сәхнәләрендә татар кияве белән кәләше булып чәчәк атып йөр әле син!
«Татарларның милли киеме әллә каян аерылып тора»
Кәләшнең әнисе Резидә апа да кияү белән кәләшкә шушы фестивальгә тектерелгән костюмнарга мөкиббән калган.
Яз – табигатьнең яшәргән, шундый матур чагында ике яшь йөрәкнең илебезнең баш шәһәрендә кавышып, Мифтаховлар гаиләсе барлыкка килүе – искиткеч шатлыклы вакыйга. Күңелләр тула, хисләр ташый. Безнең дә анда катнашу яшьлеккә кайтарды. Кечкенә кызыбыз Язиләнең дә шуннан кайтканнан бирле шул тантананы искә алмаган бер генә көне дә юк.
Татарларның милли киеме әллә каян аерылып, үзенә җәлеп итеп тора. ВДНХда фотога төшә-төшә йөрдек бит. Шунда кешеләр: «Сез татарлармы, шундый матурлар, бәхетле булыгыз», – дия-дия кычкырып теләкләр әйтәләр. Каршыга чыга-чыга котладылар. Чыннан да, Айгөлнең күлмәге, Даниярның костюмы искиткеч иде, калфак, түбәтәй… – чын татар яшьләре.
Тантанадан соң бер кафега ашарга кергәч, аларны удмуртлар эләктереп алдылар, шунда сәхнәгә чакырып, котлап, үзләренең милли ризыкларын бирделәр.
Берничә милләт бергә җыелып, чын туй булды инде ул. Ул төрле милләтләрнең чыгышлары, җырлый-җырлый бергәләп атлап барулар – галәмәт! Мәскәүдә туй итеп кайткан шикелле инде без. Бәхетле, нык, үрнәк гаилә булсыннар! – дигән теләкләрен юллады Резидә апа.
Айгөлнең әтисе Айдар абыйның да «ике кияүле бабай» статусын Мәскәүдә алачагы башына түгел, төшенә дә кереп карамаган. «Төкле аягың белән, кияү», – дип, икенче киявем белән кул кысышулар нәкъ менә Мәскәүдә булыр дип кемнәр уйлаган инде?! Төшкә дә кермәгән нәрсәләр...» – дип елмая 3 кыз әтисе Айдар абый.
Айдар абый белән Резидә апа, беренче кызларын 3 ел элек кияүгә биреп, баланы олы тормыш юлына озатуда әзме-күпме «упытный» булса, Венер абый белән Гөлсирин апа әле мондый күңелле мәшәкатьләр белән тәүге тапкыр очраша. «Олы улыбыз яңа тормышка аяк баса. Балалар бәхетле булсыннар! Аларга мондый мөмкинлек биргәннәренә рәхмәтебез зур. Менә кечкенә улыбыз да беренче тапкыр Мәскәүгә бара, әле сәбәбе нинди бит! Абыйсы өйләнә! Кызыбыз исә, без озын юлга чыгып киткәч, хуҗалыкка күз-кара булырга өйдә калды», – ди Гөлсирин апа.
Венер абыйның яшь көенчә килә каласы, нәкъ Салават җырындагыча. Күңеленнән, бәлки, «олайганбыз икән инде», «без картаймый кем картайсын» дигән уйлар белән йөргән көннәредер, тик, яшьләрне озатырга төшкәч, сөйләшкән арада, сер биреп тормады әле. «Мин әтисе түгел, абыйсы», – дип шаярткан була. 24 яшьлек улының «өйләнәм» дип кайтып әйтүен бик хуплаган үзе. Яшьли өйләнүнең плюсларын да тапкан. «Улым, өйләнергә вакыт», – дип әйтә идем инде. Яшь вакытта өйләнгән кешеләрнең балалары үсә тора аларның. Менә мин дә сезгә «абыйсы» дидем бит әле. Барыбер бергә үстек инде», – ди Венер абый.
Кияү белән кәләшнең әти-әниләре районнан, республикадан күрсәтелгән ярдәм, хөрмәт өчен «Интертат» аша рәхмәтләрен җиткерде. «Бу сәфәр бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланылган иде, бик яхшы оештырылган. Яшьләргә генә түгел, безгә дә шундый ихтирамлы караш булды. Юл, яшәү чыгымнары капланды. Сабадан Казанга тимер юл вокзалына автобус илтеп куйды, каршы алды. Район хакимиятенә, республикабызга, Сабаның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйковага бик зур рәхмәт», – диделәр алар.
«Бу пар республика дәрәҗәсендә расланды»
Мәскәүгә тантанага Саба районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова да барды.
Казаннан ЗАГС идарәсеннән, фестивальдә катнашу мөмкинлеге бар дип, кышын хәбәр иттеләр. Лаеклы татар пары кирәк дигәч, мин кызыксынып киттем. Узган елда Балтач районыннан парлар барган иде. Бу эшнең иҗади ягын да уйлап, быел соңгы арада гариза тапшырганнарны барлый башладык, берничә парны аерып куйдык. Район җитәкчелегендәге комиссия белән карап, Данияр белән Айгөл сайланды. Нәсел-нәсәпләре, төс-кыяфәтләре дә исәпкә алынды. Бу пар республика дәрәҗәсендә дә расланды, – диде ул «Татар-информ»га.
Ул тантанада «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле дә катнашканын әйтте. Бу сәфәрнең чыгымнарын республика күтәргәнен, шул исәптән, кияү белән кәләш өчен махсус киемнәр тегелгәнен искәртте.
Яшьләр 6 нчы июльдә туй итәчәк, эх, туйга да шул күлмәкләрен кисәләр, ничек шәп булыр иде!… Ул кибеттәге туй күлмәген кем дә кияр, ә менә мондый затлы, алтынсу җепләр белән йөгертелгән, милли туй күлмәген тагын кемнәр генә кияр икән?!
Кием дигәннән, вәт биетте ул фестиваль: китте күлмәк, костюм, галстук эзләш... Булачак кода-кодагыйлар, кием сайлап, бер көнне иртәдән кичкә кадәр кибеттә үткәргән. Маллар да онытылды, бакча кайгысы да калмады. Мәскәүски туйга барасы бар. Өч көнлек сәфәр өчен уйламаган җирдән менә шундый кыска вакытлы отпуск. Кодагыйлар чөкердәшә, кодалар көлешә – балалар өйләнешкәнче үк, бер купеда төн кунасылары төшләренә дә кермәгәндер. Барганда шүрләбрәк барсалар, кайтканда инде чын «законный кода-кодагыйлар» булып кайтканнардыр. «Җырлый-җырлый кайттык, туганлашып беттек», – диләр үзләре дә.
Айгөлем – әйткәнемчә, туганнан туган сеңлем. Ул кояш нуры кебек, аның җылысы һәм яктысы һәммә кешегә җитә, ул – музейларда гына саклана торган сирәк экспонат төсле бик кадерле хәзинә. Аның эше дә шуңа күрә изгелек өләшү белән бәйле. Тернәкләндерү үзәгендә авыру балаларны кул җылысы белән савыктыра, күз җылысы белән иркәли. Айгөлгә күз атучылар булса да, аның күңеленә Данияр инде кубарып ташлап булмый торган итеп күптән кереп утырган иде. Данияр белән алар бер-берсен күз карасыдай саклар, дип ышанасы килә.
Тигез озын гомер юлы үтеп, «балалар, менә әтиегез белән әниегез, әбиегез белән бабаегыз Мәскәүләргә кадәр барып өйләнеште» дип шаккатырып, тел шартлатып, балаларына, оныкларына сөйләргә насыйп булсын яшьләргә.