Март аенда гел онытылган шәхесләр пәйда була. Тукай премиясенә дәгъва итәр чак чөнки
Дәгъва итүчеләр, мөгаен, күбрәк тә булгандыр, Тукай премиясе комиссиясе алар арасыннан 10ысын сайлап алып, 2024 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар дип игълан итте. Кандидатлар буенча Рузилә Мөхәммәтова фаразлары.
Дәгъва итүчеләр, мөгаен, күбрәк тә булгандыр, Тукай премиясе комиссиясе алар арасыннан 10ысын сайлап алып, 2024 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар дип игълан итте.
- «Әлфия» курчак спектакленең актерлар составы – татар актрисасы образын курчак театры чаралары белән искиткеч оста гәүдәләндергән өчен.
- Корбанов Рафис Харисович (Рафис Корбан) – «Әхмәров» («Әхмәров» 2020г), «Ватан» («Ватан» («Ике роман») китабы өчен, 2022 ел, «Алиш», 2023 ел.
- «Узганны кабатлау» китабы өчен Харрасов Ләис Мәүлид улы (Ләис Зөлкарнәй).
- Балалар шигъриятенә, проза һәм драматургиягә күпьеллык өлеш керткәне өчен Вайнер Борис Гыйршевич – яшь укучыларны тәрбияләү, татар әдәбияты һәм фольклорының иң яхшы әсәрләрен балалар өчен тәрҗемә итү һәм популярлаштыру, Татарстанның яшь талантларына иҗади ярдәм итүе өчен.
- Гатауллин Риф Хоббулович – «Сак-Сок» симфоник бәете, вокаль-хор цикллары, авторлык җыентыклары, нота җыентыгы, тапшырулар циклы өчен.
- «Кара Пулат» операсына музыка өчен – Низамов Эльмир Җәүдәтович.
- Тәминдарова Миләүшә Әмир кызы – Татарстанның татар хор мәдәниятен үстерү, алга этәрү һәм саклап калу өчен, ә атап әйткәндә, «Татар хор музыкасы антологиясе» хезмәтләре өчен.
- Сәлахов Рабис Магалимович – Татарстан Республикасында дастаннар елына багышланган татар халык җырлары мотивлары буенча эшләр циклы өчен.
- Җәмитов Кадим Җәлил улы – күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренә багышланган скульптур портретлар һәм фигуралар сериясен оештырган өчен.
- Галиев Рамил Якубович, Канаев Евгений Александрович – «Поэзия и проза. Татарстан 1980-1990 еллар» проекты һәм фотожурналистика сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен.
Шулай итеп театр өлкәсеннән – 1 («Əкият» курчак театрының «Əлфия» спектакле), әдәбият өлкәсеннән – 3 (Рафис Корбан, Борис Вайнер һәм Ләис Зөлкарнәй), музыка өлкәсеннән – 3 (Риф Гатауллин, Эльмир Низамов, Миләүшә Тәминдарова), сынлы сәнгать өлкәсендә – 2 (Рабис Сәлахов, Кадим Җәмитов), шулай ук, фотографлар Рамил Гали белән Евгений Канаев тандемы тәкъдим ителгән.
Кызык инде, әйеме, гел онытылып беткән иҗатчылар Тукай премиясенә кандидатлар игълан иткән чорда гына бар булалар да, алсалар-алмасалар да, тагын юкка чыгалар, киләсе елга яки берәр елдан тагын барлыкка киләләр дә тагын онытылалар... Ел саен исемлекне карыйсың да, бәй, бу абзый исән икән әле, Аллага шөкер, дип куясың...
Исемлектә Ленар Шәех юклыгына игътибар итегез. Ул үзенең Евразия берлеге аша тәкъдим ителүен әйткән иде, хәтерләсәгез. Евразия берлегенең Татарстан дәүләт премиясенә ни катнашы барлыгын аңлап җитә алмадым. Комиссиядәгеләр дә аңламадымы икән, әллә башка сәбәпләр булганмы. Сүз уңаеннан, Ленар Шәех баш мөхәррир булган Татарстан китап нәшрияты Тукай премиясенә Рафис Корбанны тәкъдим иткән.
Тукай премиясенә гариза биреп тә үтмәүчеләр тагын бар, әлбәттә. Ләкин Мәдәният министрлыгы бу хакта әйтми. Үтмәгәннәрнең ярасына тоз салып, ул теманы дәвам итмичә, үткәннәр турында сөйләшик.
Әдәбияттан башлыйк. Чөнки язучылар бу премияне үзләренеке дип санарга ярата. Быел Ркаил Зәйдулла, Язучылар берлеге аша 2 кешене (поэзиядән һәм прозадан) тәкъдим итәргә кирәк, дип тә әйтеп караган иде. Әмма идарә Ләбиб Лерон тәкъдим иткән 1 генә кандидатураны сайлады – Ләис Зөлкарнәйне. Тукай премиясенә тәкъдим ителү хакына идарә әгъзалыгыннан баш тарткан Рафис Корбан кирәк кадәр тавыш җыя алмады. Үзе әйтүенчә, ул Татарстан китап нәшрияты аша тәкъдим ителгән. «Татмедиа» да Рафис Корбан кандидатурасын яклый. Өченче язучы – Борис Вайнер. Балалар язучысы, тәрҗемәче һәм Гариф Ахуновның кияве, ягъни, рус телле шагыйрә Наилә Ахунованың ире.
Фаразларга килгәндә, миндә «быел татар язучылары премиясез калырга мөмкин» дигән шик туды. Язучылар алмас, димим, татар язучылары алмаска мөмкин, дим, Борис Вайнер алырга мөмкин. Татар әкиятләрен тәрҗемә итеп, менә дигән китаплар чыгарган тәрҗемәче. 2020 елда Державин исемендәге республика премиясен алган иде инде, чиратта – Тукай премиясе, димәк. Татар күзлегеннән карасак, Борис Вайнер – һәрхәлдә татарга хезмәт итә торган шәхес. Дөрес аңлагыз, мин әлеге өч язучы арасыннан тәгаен шунысы алырга тиеш димим, мин фаразлыйм.
Үткән ел, хәтерләсәгез, Тукай премиясен Татарстан Язучылар берлеге кандидатурасы алмаган иде. Язучылар берлеге утырышында язучыларыбыз: «Флера Гыйззәтуллинага Тукай премиясен бирмичә яшәү дөрес түгел. Ничә еллар дәвам иткән гаделсезлекне өзеп, һичшиксез, Флера апаны тәкъдим итәргә кирәк», – дип, пафослы сүзләр сөйләгән иде. Тукай премиясен алдарак алганнары, әлбәттә. Бирмәделәр шагыйрәгә, дөресрәге, премияне бирмәделәр, аның каравы Халык шагыйре исемен бирделәр. Ә премия кеше бик белмәгән шагыйрьгә – Шәүкәт Гаделшага китте. Себер татары шагыйре чөнки.
Моны нәрсәгә искә төшерәмме? Усалрак яңгыраса, гафу итегез, Тукай премиясе картларга, авыруларга бирелергә мөмкин булган соцзащита субсидиясе түгел ләбаса. Ни өчендер Язучылар берлеге дәүләт бүләген шул сыйфатта карый башлады? Флера Гыйззәтуллина да, Ләис Зөлкарнәй дә талантлылар, иҗатлары бардыр, ләкин аларның әдәбият күгендә балкыган чаклары түгел. Ләис Зөлкарнәй дигән шагыйрь барын гомумән әдәби эстетлар гына белсә беләдер. Мин аның әдәби процесста кайнаганын хәтерләмим дә. Ул, гаиләсен туендыру өчен, заманында ремонтлар ясап йөргән, дип сөйләгәннәрен хәтерлим.
Мин үз фикеремдә калам: язучы җәмәгать эшлеклесе булырга тиеш, татар язучысы татар халкының сөекле улы булып, вазгыятьтә һәрдаим үз фикерен җиткереп, милләт гаме белән яшәргә тиеш. Клавишлар белән хәреф тукылдатып утырып кына да язучы булып булмый. Бигрәк тә дәүләт премиясенә лаеклы язучы турында сүз барса.
Рафис Корбанга килгәндә, шәп кеше, күп яза. Тукай премиясе комиссиясе эшчәнлеген эчтән белә торган кеше – чөнки Язучылар берлеген җитәкләгәндә, үзе дә шул комиссиядә иде. Әйе, быел Берлек идарәсе аша үтә алмады, бәлки, Идарә аша үтүгә караганда комиссия аша үтү җиңелрәктер – кем белә.
Ркаил Зәйдулла үзе – чагыштырмача яшь килеш Тукай премиясе алган шәхесебез. Әмма, Берлек башында утырып, бер яшь кешене тәкъдим иткәне юк. Бүген, тәкъдим итәм дисәң, яшьләребезнең саллы яңа китаплары да юк бит әле, алар бик чыкмый да. Ленар Шәехнеке генә гел чыгып тора ул. Әзерли башларга кирәк инде, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшиннар, Ленар Шәехтән аермалы буларак, үзләре сорамаячак.
Музыка өлкәсеннән 3 кандидатыбыз бар: Риф Гатауллин, Эльмир Низамов, Миләүшә Тәминдарова.
Композитор Риф Гатауллинга 74 яшь. «Ялгыз көймә», «Хушлашырга ашыкма», «Сөялдем сөяннәргә», «Әйттең миңа», «Серле йөрәк», «Гармун алыйк әле, дускай!» кебек гаять популяр җырлар авторы. Гөлзада Сафиуллинаның бик күп популяр җырлары Риф Гатауллин белән тандемда туган.
Эльмир Низамовка 37 яшь. Академик музыка өлкәсендә дә, театр өлкәсендә дә, эстрада да актив эшли. Гел эшләп тора, эшләгәнен күрсәтә дә белә – булдыра. Аның Тукай премиясенә беренче тапкыр куелуы түгел, башка юлы ул төрле иҗат коллективлары составында тәкъдим ителсә, быел бәхетен берүзе генә сынап карарга уйлаган.
Эльмир Низамов берсүзсез лаек. Максатчанлыгы да игътибарга лаек. Аның яшендәге язучылар Тукай премиясе дип авыз ачарга да яхшысынмаганда (Ленар Шәехтән башкалары), Эльмир Низамов үзе сызган юлдан нык басып атлый. Максатчанлык – яхшы сыйфат. «Кара пулат» күптәнге булса да...
Миләүшә Тәминдарова «Татар хор музыкасы антологиясе» өчен, киңәйтеп әйтсәк, Татарстанда хор культурасын үстерүе өчен тәкъдим ителә. Ике дистә елга якын Татарстанның дәүләт камера хорын җитәкли. Искиткеч энергияле, харизмалы ханым. Хорның уңышлары бихисап. Дәүләт премиясен быел Дәүләт хоры җитәкчесе алыр, мөгаен, дип фаразлыйм.
Театр өлкәсеннән бер генә кандидатура чыккан – «Әкият» курчак театрының «Әлфия» спектакле. «Әлфия» – Илгиз Зәйниевның курчак театрына сәнгать җитәкчесе булып килгәч чыгарган беренче спектакле. «Әлфия» спектакле – күренекле җырчының «Үзем турында» автобиографик китабына нигезләнгән театраль музыкаль күренешләр. Спектакльдә Әлфия Авзалова репертуарыннан 20 җыр яңгырый.
Спектакль аннотациясеннән: «Әлфия» – үз үрнәге белән башкаларның күңелендә яшәргә өмет тудыручы, көчле шәхескә мәдхия. «Әлфия» спектакле – бөек татар җырчысы Әлфия Авзаловага чиксез хөрмәт һәм мәхәббәт чагылышы. Әлеге әсәр җырчының тормыш юлы һәм иҗатына нигезләнеп эшләнсә дә, биографик төгәллеккә дәгъва кылмый, ә, киресенчә бөек шәхес исеме тирәсендәге хыялга әверелә.
Театр дәүләт премиясенә әлеге спектакльдә катнашучы артистларны тәкъдим иткән: Ришат Гыйздәтуллин, Рәмзия Фәйзуллина, Гөлнур Габдрахманова, Юрий Чуктиев, Миләүшә Фәйзрахманова, Фәнзилә Сабирова, Марс Гайфуллин. Исемлектә режиссер Илгиз Зәйниев та, музыкаль бизәлеш авторы, композитор Юрий Чаплин да юк. Ягъни, «паровоз» – Әлфия апа үзе.
Тәгаен бирәләр, дигән ышанычым да юк, әмма Илгиз Зәйниевның «Әкият» курчак театрының татар төркеме артистларына бу хөрмәте алдында баш иям.
Ә ни өчен Әлфия апа турында курчак спектакле дәүләт премиясенә лаек булмаска тиеш?! Миннән киңәш сорасалар, мин премиянең өчесен үк булмаса да, икесен аларга бирергә риза. Миннән сорамаслар шул...
Инде рәссамнарга килик. Рабис Сәлахов, Кадим Җәмитов, шулай ук, фотографлар Рамил Гали белән Евгений Канаев тандемы тәкъдим ителгән.
Татарстанның халык рәссамы Рабис Сәлахов тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районыннан. 65 яшь. Байтак еллар Алабугада яшәп иҗат иткән. Хәзер Казанда яши.
Рабис әфәнде Татарстан Республикасында дастаннар елына багышланган татар халык җырлары мотивлары буенча эшләр циклы өчен тәкъдим ителгән. Бер нәрсә бераз гаҗәпсендерде, әлбәттә. Белүебезчә, Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елны «Дастаннар елы» дип игълан итте. Рәссамның 2023 елгы эшләренә 1 ел тулып өлгергәнмени соң?
Мәгълүмат өчен Нигезләмәдән юллар: Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә хезмәтләр һәм әсәрләр күрсәтү хакында тәкъдимнәр Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссиягә һәр елның 15 февраленә кадәр кертелә. Аларның эшләрне кабул итү срогы чыкканга кадәр 1 елдан да соңга калмыйча халык алдында башкарылган, басылып чыккан, күрсәтелгән, төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырылган булуы шарт.
«Дастаннар елы»на багышланган эшләр 2023 елның 15 фераленә кадәр халыкка тәкъдим ителгән булдымы икән?
Кадим Җәмитовка 78 яшь. Саба районыннан. Мәскәүдә яши. Иң билгеле эше – Милли китапханә алдындагы Хөррият стеласы. Ул 1996 елда куелган. Муса Җәлилнең Оренбургтагы һәйкәле, Оренбург театрында Ильясбек Ашказарский һәйкәле, Кютахиядә Ататөрек һәйкәле – аның эше. Чыңгызханга һәйкәл эскизы ясавын да язган идек. Википедиядә Розалина Нургалиеваның «Кадим Җәмитов, һичшиксез, гений… акылдан язуга якын дәрәҗәдә» дигән сүзләре дә китерелгән.
Кадим Җәмитов Тукай премиясенә 2022 елда тәкъдим ителгән иде инде. Ул елны кандидатлар Түбән Кама архитекторы Фирдәвес Ханов та, гобеленнар остасы Анатолий Егоров та бар иде. Егоровка бирделәр. 2023 елда – Фирдәвес Хановка. Кадим Җәмитов чираты җиттеме икән?
Фотографлар Рамил Гали белән Евгений Канаев тандемы «Поэзия и проза. Татарстан 1980-1990 еллар» проекты һәм фотожурналистика сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен тәкъдим ителгән.
Фотографларның Тукай премиясенә өметләнүе тенденциясе өченче ел дәвам итә. 2022 елда Камал театры фотографы Рифкать Якупов тәкъдим ителсә, 2023тә Татарстанга багышланган сәнгати фоторәсемнәр өчен Фәрит Гобәев кандидат иде.
Лаеклыларга уңышлар!
Ә комиссия составы турында мәгълүмат биредә.