Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай премиясе тирәли: кемнәр алар – намзәтләрнең лаеклылыгын билгеләүче гали затлар?

news_top_970_100
Тукай премиясе тирәли: кемнәр алар – намзәтләрнең лаеклылыгын билгеләүче гали затлар?

Апрель ае – Татарстанда Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрнең иҗатын – матбугатта, шәхесен «кухняларда/кулуарларда» «җентекләп өйрәнә» торган ай, язучылар әйтмешли, «урак өсте».

Күп санлы сораулар буенча, иҗат кешесенең Тукай премиясе лауреаты дәрәҗәсенә кадәрле узган юлын тасвирлыйбыз. Кандидатлар берничә кат «җиз иләк» аша уза.

  • Нигезләмәдән юллар: Әсәрләрне һәм хезмәтләрне Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим итү Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының башка министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасының иҗат берлекләре – Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге, Татарстан Республикасының билгеләнгән тәртиптә төзелгән башка иҗат берлекләре, шулай ук предприятиеләр, фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары, җәмәгать оешмалары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Хезмәтләр коллегияләр, президиумнар, идарәләр, сәнгать һәм гыйльми советлар утырышларында, хезмәт коллективлары җыелышларында күрсәтелә.
  • Аерым алганда, Язучылар берлегендә кандидатлар остаханәләр аша идарәгә тәкъдим ителә. Идарә үзе яңа кандидат күрсәтми. Тәкъдим ителгәннәр арасыннан сайлый. Үзенең «туган» берлеге аша үтәлмәгән язучылар Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан китап нәшрияты, «Ватаным Татарстан» редакциясе һәм башка оешмалар аша үтәргә мөмкин.

Төрле оешмалар тапшырган гаризаларның тулылыгын һәм таләпләргә туры килешен ТР Мәдәният министрлыгының җаваплы бүлеге һәм юристлары карап чыга. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемеңдәге Дәүләт бүләге буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия тагын бер кат карап, тиешле күләмдә тавыш җыйганнарны халык игътибарына тәкъдим итә.

  • Нигезләмәдән юллар: Хезмәтләргә бәя бирү, сәнгать процессында аларның урынын билгеләү, бүләккә тәкъдим ителә торган һәр кандидатның иҗади өлешен ачыклау югары таләпчәнлек шартларында, киң җәмәгатьчелек катнашында һәм хәбәрдарлык шартларында узарга тиеш.

Җәмәгатьчелек фикерләшүләреннән соң, шул ук комиссия катгый сүзен әйтә. Татарстан Республикасы Рәисе Указы чыга, һәм Рәис үзе 26 апрель көнне Опера сәхнәсеннән әлеге лаеклыларны тәбрикли, түшләренә Тукай премиясе билгесен тага. Опера театры залына һәр теләгән кеше эләгә алмау сәбәпле, Тукай премиясе лауреатлары халык алдына Шигырь бәйрәме мәйданына чыгалар һәм монда тагын бер кат халык өчен игълан ителә.

Тукай премиясе кандидатлары, гадәттә өлкән яшьтәгеләр булу сәбәпле, бу «тусовкаларның» эчтәгесендә дә, тыштагысында да яшьләр катнашмый диярлек. Бу вакытта аларның үз «тусовкасы» гөрли – алар «Мин татарча сөйләшәм» фестивале белән мәш киләләр.

Җитди конкурслар вакытында һәрчак «Хөкемдарлар кемнәр?» дигән сорау туа. Тукай премиясе мәсьәләсендә дә җәмәгатьчелектә комиссия әгъзалары турында сорау тугалап тора. Әлбәттә, бу – сер түгел. Президент Указлары ачык мәгълүмат кырына эленгән. Ул исемлек белән танышырга мөмкин.

  • Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия турында нигезләмәдән юллар: Комиссия составын Татарстан Республикасы Президенты раслый. Комиссия составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле, вазыйфасы буенча – Татарстан Республикасы мәдәният министры һәм Татарстан Республикасы иҗат берлекләре җитәкчеләре, шулай ук башка затлар керә. Комиссия рәисе булып Татарстан Республикасы Президенты тора.

Комиссия составы буенча, ел саен диярлек, 2004 елда чыккан Президент Указына үзгәрешләр кертелә тора – чөнки әгъзалар вазыйфага карап билгеләнә.

Комиссия составы:

Комиссия рәисе – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Ирада Әюпова

Фото: © Рамил Гали

Комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова;

Марат Әхмәтов

Фото: © Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов;

Фәрит Бикчәнтәев

Фото: © Рамил Гали

Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев;

Зилә Вәлиева

Фото: © Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева;

Айрат Зарипов

Фото: © Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов;

Рәшит Кәлимуллин

Фото: © Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин;

Владимир Кудряшев

Фото: © Рамил Гали

Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге рәисе Владимир Кудряшев;

Ләйсән Низамова

Фото: © ТР Дәүләт Советының матбугат үзәге

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова;

Ркаил Зәйдулла

Фото: © Солтан Исхаков

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла;

Нияз Игъламов

Фото: © Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе Нияз Игъламов;

Александр Славутский

Фото: © «Татар-информ»/архив

Качалов театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Славутский;

Александр Сладковский

Фото: © Рамил Гали

Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Сладковский;

Анатолий Крылов

Фото: © Михаил Захаров

Россиянең Татарстан бүлеге Рәссамнар берлеге рәисе Анатолий Крылов;

Александр Терентьев

Фото: © Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары булган вакытта билгеләнгән, 2022 елдан Федерация Советы әгъзасы булган Александр Терентьев;

Альберт Шиабиев

Фото: © Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев;

Илдар Ягъфәров

Фото: © Солтан Исхаков

Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров.

Иң озак вакыт комиссия әгъзалары булып торган шәхесләр – Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин һәм Качалов театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, шулай ук, республикада эчке сәясәт өчен җаваплы Александр Терентьев.

Иң «яшь» әгъзалар – Нияз Игъламов, Ркаил Зәйдулла, Ләйсән Низамова, Марат Әхмәтов һәм башкалар.

Шушы көннәрдә быелгы Указга Татарстан Республикасы Рәисе кул куйганны көтәбез. Андагы төп үзгәреш – Премиянең суммасы – ул 1000000 сум булыр дип көтелә. Шулай ук, комиссия составына да үзгәрешләр кертеләчәктер. Чөнки, белгәнебезчә, Александр Терентьевны Руслан Мөхәрләмов алыштырды. Хәзер ул Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе.

Комиссия составында башка үзгәрешләр дә булырга мөмкин.

  • Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия турында нигезләмәдән юллар: Татарстан Республикасының Дәүләт бүләгенә Комиссия әгъзасының әсәре тәкъдим ителгән очракта, аның авторы, үз кандидатурасын теркәгән мизгелдән башлап, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Указы басылып чыкканга кадәр, Комиссия эшендә катнашмый.

Димәк, быел үзе кандидат булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров комиссия эшендә катнашмаячак.

Ә менә әби-бабасы, әти-әнисе, ире-хатыны, улы-кызы кандидат булганда катнашмый, диелмәгән. Без комиссия әгъзаларының гаделлегенә ышанабыз – шуңа, күрәсең, мондый искәртүләр кирәкмидер.

Нигезләмәдән юллар: Һәр хезмәтне яклап, утырышта катнашучы Комиссия әгъзаларының кимендә дүрттән өч өлеше тавыш биргән очракта, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар күрсәтү хакында Комиссия тарафыннан карар кабул ителгән, дип санала.

Комиссия составында Рәистән тыш 16 кеше булуын искә алсак, димәк, һәр намзәт кимендә 12 тавыш җыярга тиеш.

Быел – барлыгы 13 намзәт. Болар аерым кешеләр һәм төркемнәр – барлыгы 20 кеше. Шушы 13 намзәт арасыннан 3 лаеклысын исемлектәге 16 кеше сайлап алачак та, Указга Рәис кул куячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100