Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марсель Галиев: «Әз генә «акча исе» чыкса да, татар акылын җуя»

Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев белән интервью аның яңа романы белән башланып, әдипнең йөрәген авырттырган темалар белән дәвам итте.

news_top_970_100
Марсель Галиев: «Әз генә «акча исе» чыкса да, татар акылын җуя»
Владимир Васильев, Михаил Захаров, Салават Камалетдинов, Солтан Исхаков, Рамил Гали/архив

Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиевнең «Кем чираты?» дигән әсәре Бауман урамы турындагы бүлектән башланып китә. Язучының рөхсәте белән, әлеге язылып бетмәгән яңа романнан бер өзек тәкъдим итәбез:

«Үзәк урам – борынгы шәһәрнең талисманы.

Башкалабыз Казанның баш урамы – күпне кичергән, язмышлы-узмышлы урам. Ханлык чорында ул – Кремльнең Нугай капкасыннан чыгып, ат тоякларыннан очкын чәчрәтеп, Бөек далага китәсе юнәлеш булган. Ханлык башкаласын нигезенәчә җимертеп, илне яулап алганнан соң, яңадан төзелгән бу урамга «Проломная», ягъни, «Бәреп керү» исемен бирәләр.

Алтын Урда карыныннан чыккан Россия империясен унҗиденче елда йөзтүбән аударып, кабаттан калкытканнан соң, хакимиятне биләп алган большевиклар арасында исем бүлешү башлана; кемгә – шәһәр, кемгә – завод-фабрика, кемгә – урам-мәйданнар. Түнтәрелеш юлында җаны кыелганнарны да онытмыйлар. Менә шул дулкынга эләгеп, Казанның үзәк урамына да «Бауман» атамасы тагыла.

Кем соң ул Эрнест Бауман? Җиңүләр яулаган гаскәр башымы, моңарчы күрелмәгән ачыш ясаган галимме, мәңгелек әсәр язган әдипме? Юк, әлбәттә. Революционер-террорист икән бит!.. Казанның ветеринария институтын тәмамлагач, 1 ел «мал духтыры» булып селкенеп йөргәннән соң, ул илне эчтән таркатырга әзерләнгән революционерлар сафына күчә. Мәскәүдә (1905) халык җыелган җирдәге бер митингта ул, алга чыгып басып: «Долой бога, долой царя, отныне я сам бог и царь!» – дип акырып җибәрә. Бу тинтәк яһүд алдагы гомерендә нинди явызлыклар кылмас, дигән сизенү белән, бер эшче килеп, аның тимер таяк белән башын сугып яра.

Урам үзе исемен иңеннән кагып төшерә алмый. Аны кешеләр куша. Казанга читтән килгән кунаклар: «Кем ул Бауман?» – дип сорыйлар да... Миңа ул сорау мыскыллы сорау булып тоела... Аптырагач, болай дим: «Безнең борынгы бабаларыбыз Урал аръягында зур-зур дәүләтләр төзегән. Шул дәүләтләрнең берсендә 551-552 елларда тәхет тоткан Бумын каһан хөрмәтенә кушылган ул», – дип ялганларга мәҗбүр булам».

Марсель абый, Бауман урамы темасы сезне аеруча борчый булса кирәк – бик усал язгансыз. Аңлыйм да инде – язучылар җыела торган урын булган заманында.

Университет тәмамлагач, 1974 елда Язучылар союзына эшкә кердем. Ул вакытта Язучылар союзы да, Китап нәшрияты, китап сату оешмалары, редакцияләр һәм Тукай клубы да Бауман урамы 19нчы йорт бинасында урнашкан иде. Казанның әдәбият-сәнгать Мәккәсе иде ул. Язучылар, композиторлар, рәссамнар барысы да шунда килде – очраша идек. Ниндидер туганлык, бердәм гаилә чалымы бар иде. 1986 елдамы икән – без дә икенче җиргә күчендек, китап нәшриятлары, редакцияләр дә төрле җирләргә тарала башлады. Урам бушап калды... Бауман урамы татарның рухи үзәге булган бинадан коры калды.

Гомумән, соңгы елларда татарны үзәктән куу бара, дип уйлыйм. Бауман башында «Татарстан» кунакханәсе бар иде. Аның башына зур итеп «Татарстан» дип язылган иде. Ул язу юк... Аста бардыр, бәлки, өстә күренеп тора торган язу юк. «Чәй йорты»н сатканнар, дип ишеттем... Чәй йортының директоры татар хатыны иде бит. Аны ничек алдадылар икән? Анда гел чират була иде. Ризыклары тәмле иде...

«Татар ашлары йорты»н да саттылар...

Хәзер анысы да булмаячакмыни? Болар бөтенесе дә шул бер нәрсә – татарны үзәктән куу. Милли китапханәне кара – университет каршында борынгы бинада иде. Эче-тышы сәнгатьле бизәлгән гаҗәеп бина – нәкъ китапханә өчен эшләнгән кебек иде. Разил Вәлиев аны үзәктә калдыру өчен яңа проектлар эшләтеп тә шактый йөрде. Милли китапханәнең төп бинасын үзәктә калдырырга була иде.

Милли архив та читкә күчте бит. Хәзер кеше анда бара алмый. Истанбулда ничәмә ничә миллион кеше яши – Казаннан 10 мәртәбә артык. Анда китапханәләр, архивлар үзәктә.

Бауман безнең өчен кадерле урам иде. Исеме түгел...

Ә исеме ничек булырга тиеш дип уйлыйсыз?

Анысын уйлаганым юк.

90нчы елларда да, исемен алыштырырга кирәк, дип шауламадыгызмыни?

Бер булып алды... Бауман кайчандыр безнең урам иде. Сәнгать кешеләре туплана торган урам иде.

Ләкин бит сез аны яклый алмагансыз.

Кинәт кузгалмады бит. Әле бер оешма китә, әле икенчесе, үзебез дә киттек бит. Мөштәри урамында бина бирелгәч, сөендек. Киткән берсе сөенеп киткәндер. Сөендерә беләләр. Университетны таркатып бетерделәр. Таркатучысы рәшәткә артындамы? Бөтен ВУЗларны кушып бутап бетерделәр бит…

Татар китабы йорты «Ногай» ресторанына әверелгәндә тавыш-гауга чыгардымы татар язучылары? Әллә «тихо-мирно» гына китеп бардымы тарих?

Беркем дә тавышланмады. Без белгәндә, аны әкрен генә күчереп бетергәннәр иде инде.

Камал театры күченә, дигән хәбәрне дә авыр кичердем. Фәрит Бикчәнтәев күченүне яклый, диделәр. Нигә алай итә ул?!

Татар театры темасы да бик борчый мине. Камал театрының яңа проекты рәсемен чыгардылар бит – адәм мәсхәрәсе. Затлы илләрдә чүп җыя торган җирдә дә андый йорт салынмый. Аларның нинди аргумент булды әле? Артистларның бүлмәләре бәләкәйме?

Фото: © видеотрансляциядән скриншот

Әйе, артистларга кысан, парковкага урын аз һәм башкалар...

Артистлар зур апартаментларда утырырлар инде. Дөресен әйткәндә, артистның грим бүлмәсендә утырырга да, кофе эчеп ваннада ятарга да вакыты юк бит – көндез репетициядә, кич спектакль уйный.. Грим бүлмәләрен киңәйтерләр, ә зал тарайса... анда бит кеше килмәве бар.

Анысы да уйланган, залны кечерәйтәләр – 500 урын гына калдыралар.

Татар күченүне яратмый. Бер өйрәнгән җирдән китергә теләмәү аның холкында бар. Йөрмәячәк татар анда. Болар киң грим бүлмәләрендә, кофе эчеп, халыкны көтеп, саргаешып утырачак.

Марсель абый, ул проектны үз татарларыбыз сайлады. Жюрида кемнәр булуын исемләп саный алам.

Үзебезнең татарлар әбрәкәйгә охшаган шушы проектны сайлаган икән – димәк, алар сатып алынган. Мин шулай дип уйлыйм. Шулай дип яз!

Татарны сатып алуы бик җиңел бит – ярлы бит ул, бичара. Әз генә «акча исе» чыкса да, акылын җуя. Киләчәк турында оныта, бүген яшим, дип уйлый. «Татарның үзәге үзенә дошман» дигән җөмләм бар минем. Күп нәрсә татар кулы белән эшләнә. Мин бу очракта читләрне гаепләмим.

Камаллар киткәч, ул бинага кем керәсен ишеттегезме? Вакытлыча...

ТЮЗ йөри, ди... Алар үз Ходайларына ялваралардыр – татарларга тизрәк бина төзесеннәр дә, алар бу җүләрлекне эшләгәч, без кереп утырыйк та, мәңгегә калырбыз, диләрдер... Башта анда ниндидер башка театрның да күченәсе килә, дигәннәр иде.

Кариевлар...

Аларга нәрсә ярамый?

Урыннары кечкенә.

Кариев театры бик зурмыни?

Труппада 40лап артисттыр...

Алайса нигә урын кечкенә, дисең? Грим бүлмәсендә биемиләрдер...

Үз аллалары дигәннән, ТЮЗда да күбесе – татарлар... Телне югалтканнар...

Телен югалткан татар... андый татар куркынычрак...

Бауман дигәннән, анда Үзәк банк бар бит. Игътибар иткәнең бар идеме – бинасының бит ике канаты ике озынлыкта. Архитектура ягыннан карасак, алар бертигез булырга тиеш. Ул бина кырында бер татарның йорты булган. Шуны кузгата алмаганнар. (1914-1915 еллар турында сүз бара. Тарихи чыганакларда «сәүдәгәр Гобәйдуллин йорты» диелгән. – авт.). Әллә ниләр биреп караганнар. Китмәгән! Шуңа банкның бер канаты кыска булып чыккан. Элек акчага кызыкмаганнар. Хәзерге татар акча дигәндә ата-анасын сата.

«Болгар» номерлары озак еллар ташландык хәлдә ятты. Яшь чакта анда кереп йөргәнегез булдымы? Сатылган вакытын әлеге дә баягы белми калдыгызмы?

Хискә бирелеп йөргән мәлләрдә кергән булды. Түрдә аның ишеге дә бар иде. Аннары тагын онытылды. Аны бит әйбәтлиләр дип әйттеләр. Миңа калса, бинаны зурайтып салынган өстәге пыяласы комачауламый да кебек... ләкин юк инде... Карл Фукс йорты исәнме икән?

Исән. Реставрацияләнде. Арендага бирелә шикелле...

Шулайдыр... Аның эчендә әйбер калмаган иде инде. Сатылып беткәндер. Ул җыйган, университетта сакланган борынгы акча коллекциясен Петербургка алып киткәннәр... Без саклый да белмибез. Курганнардан чыккан скиф-сармат, һун, төркиләрнең алтыннарын җыйсаң, дөньяда аңа тиңләшерлек байлык юк.

Алар безнең кулда түгел.

Татарны хәзер генә түгел, меңәр еллар буена талаганнар. Курганнар бит анда, Кара диңгез буйларыннан башлап, Монголиягә кадәр сузылган.

Татар җәмәгатьчелегенең нәрсәне дә булса саклап кала алганы булдымы?

Юктыр инде.

Борһан Шаһиди турында әйткәнем булдымы? Хәзер бит шундый теденция бара – үзәктән генә түгел, илдән татар исемен куу бара. Берәр батырлык күрсәткән татарның татар булуын әйтмиләр бит. Начарлык кылса, «татар!» дип шау итәләр. Кандагардан самолет куып алып кайтучылар арасында да татарлар бар бит. Алар бөтенесе кинода рус геройлары булып чыкты (артистлары – яһүдләр), татарның эзе дә юк (икенче пилот – Чүпрәле егете Газинур Хәйруллин фильмда Сергей дип бирелгән, бу рольне Владимир Машков башкарды. Тагын бер татар егете Әсхәт Аббасов – Оренбург өлкәсенең Куандык районыннан. Бу герой кинода Роман дип бирелгән. – авт). Майор Гаврилов турында кино бар. Ул да кинода татар дип күрсәтелми. Кукуруз басуына самолетын төшереп, йөзләгән кешенең гомерен саклап калган Дамир Йосыповның да кинода татар булуы әйтелми. Бер җирдә җиңелчә генә, дога кыла, ди. Шул гына. Бердәнбер «Комеди Клаб»та гына милләтләр әйтелә. Милләтне таный торган бер шул калды. Бүтән җирдә танымыйлар.

Икенче бөтендөнья сугышы нигездә Белоруссия, Украина һәм Россиянең руслар яшәгән җирләрендә булды. Сугыш үз җирендә булмаган килеш тә татарлар геройлар саны буенча дүртенче урында тора. Алар тагын да күбрәк булырга тиеш булган. 1944 елдан башлап татарларга герой исемен бирми башлыйлар. Миңа бер сугыш ветераны сөйләгән иде аны. Ышанмыйча, 2022 елда басылып чыккан «Книга героев» («Батырлар китабы»н карадым: Татарстаннан сугышка алынган 141 сугышчыны герой исеменә тәкъдим ителгән документ 1944-45 елларда кире кагылып кайтарыла.

Күрше Нургали агайның да сөйләгәне бар. Ерак Көнчыгышта японнар белән сугышкан ул, писарь булган. Күпме кешегә герой исеме бирергә дип разнарядка килде, ди. Исемлектә грузин да бар иде, ди. Дивизиядә карыйлар – бер грузин бар, ул да булса – итек тегүче. Корал тотканы юк, ди. Шуны «батырлык эшләде» дип язып бирдек, ди.

Без нишли алабыз?

Анысын мин белмим.

...

Казанның бер урамына Борһан Шахиди исемен бирделәр. Татар өчен ул бернәрсә эшләмәгән. Аны уйгырлар да яратмый. Үзенең милләтен уйгыр дип йөргән. Кытай, рус, уйгыр сүзлеге чыгарган. Үз милләтен кертмәгән. Мин моны җинаять дип саныйм. Татар икәнен ни өчен яшергән – аңлый алмыйм.

Рудольф Нуриев үзенең татар икәнен горурланып әйткән, аны ничек кабул иткәннәр! Парижда булганда, гид сөйләп бара: «Людовик XIV яшәгән, Мопассан яшәгән, Бальзак яшәгән һәм Рудольф Нуриев яшәгән Париж», – ди. Менә бит! Ә безнекеләр курка, бичаралар...

Башкортстан татарлары арасында татар булуын әйтергә куркучылар да байтак инде, ерак барасы юк. Шулай итеп, үз-үзләрен саклыйлар...

Бу мескенлектән котылырга кирәк. Башкортларга республиканы татарлар ясап биргән. Зәки Вәлиди – татар, аның даирәсендә акыллы татарлар була. Татар алфавит ясап биргән, әдәбиятны, сәнгатьне бар иткән. Мостай Кәримнең башкортча сөйләгәнен ишеткәнем булмады. «Мин – татар, башкортка эшлим», – дип әйтеп булмыймыни?! Ключарев рус иде, татарга эшләде бит.

Бүген менә шулар борчый мине.

Син хәзер Сәйдәш маршы уйнатып китеп бара торган «Татарстан» поездының юклыгын беләсеңме? Хәзер андый исемдәге поезд юк!

Белми идем.

Минем күптән поездга утырганым юк. «Татарстан» язулы поезд «широкая душа» дип мактанырга яраткан рус җирләреннән үткәндә, андагы халыкның «киң күңеллелегенә» тигәндер, бәлки. Һәр вагонга зур итеп «Татарстан» дип язылган иде бит анда. Шулай йөрдек бит Мәскәүгә.

Төп фикерем шул – татарны үзәктән куу планлашырылып алып барыла. Татарны электән үк үзәккә кертмәгәннәр бит инде. Ул әкрен генә керә башлаган иде. Хәзер шуны кире чыгаралар.

Бауман урамында элмә такталарын да татарчалаштыра алмадылар бит инде. Законы юк, ди.

Хәзер алга таба инглизчә язмаслар инде, чит илләргә каныккан вакытта шуны файдаланып калырга кирәк – татарча язарга.

Президент тирәсендә дә милли мәсьәләләрдә акыллы кешеләр булырга тиеш. Югыйсә, аны беркатлы дип тә уйларга мөмкиннәр. Ә мин аны финанслар галәмен бик әтрафлы белгән, дөньяның кая барганын яхшы аңлый торган шәхес дип саныйм. Ул алай гына бирешә торган түгел.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 апрель 2023
    Исемсез
    бик тә үзенчәлекле язма))әмма Рузилә молодец, башисемгә чыгарырга бер фикер -җөмлә таба алган)
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100