Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театрының яңа бинасы: «сызгыра торган уклар», өчпочмаклар яки ун татарның җиңүе

Камал театрының яңа бинасының проекты сайланды. Вазгыятьне хәбәрчебез күзәтте.

news_top_970_100
Камал театрының яңа бинасы: «сызгыра торган уклар», өчпочмаклар яки ун татарның җиңүе
видеотрансляциядән скриншот

Мөгаен, Камал театрының яңа бинасы проекты халык теленә «Япон проекты» булып кереп китәр.

Оештыручылар ассызыклаганча, әз генә аерма белән «Ваухаус» лидерлыгындагы консорциум җиңеп чыккан. Аның командасында Kengo Kuma & Associates (Токио, Япония), Werner Sobek AG (Штутгарт, Германия) һәм Казан архитекторы Герман Бакулин. Приз — 2,5 миллион сум.

Җиңә-җиңә дип торган Bespoke лидерлыгындагы консорциум «Асиф Хан» (Лондон), Charcoalblue (Лондон), AKTII (Лондон), Atelier Ten (Глазго, Бөекбритания), «БЕСПОУК» (Казан) әз генә аерма белән икенче урынга калган. Приз — 1 500 000 мең сум.

Кичә көн дәвамында жюриның йомгаклау утырышы барды. Ул онлайн күрсәтелде. Бүген журналистлар алдында Казан Кремленең Кабулханә бинасында җиңүче игълан ителде.

Казан мэры Илсур Метшин: «Кичә безнең бик катлаулы көн булды. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт әйтергә телим. Ул республиканың мәдәни тормышындагы планканы югары күтәрде. Бездә архитекторларның йолдызлар яңгыры — иң яхшылары килә.

Барысы да Ренат абыйның (Таҗетдинов — авт.) бинага ремонт соравыннан башланды. Президент берничә мәйданчыкны караганнан соң… безнең өчен көтелмәгән күңелле яңалык булды — бина төзергә карар ителде. Конкурска 637 гариза керде, 39ы финал өлешендә катнашты, финалга 8е чыкты. Дүрт ай зур эш барды. Мине финалда Казан архитектура бюролары булуы сөендерә. Финалга чыгучы консорциумның яртысында безнекеләр бар. Бу алар өчен кыйммәтле тәҗрибә.

Финалга «Метрополис» (командада Австрия архитекторлары), «Ваухаус» (япон архитекторлары) һәм Bespoke («Асифхан») консорциумнары чыкты. «Асифхан» — архитектура йолдызы. Бөтенесе йолдыз, әмма кемдер яктырак яна. Көчле көрәш барды. Нәтиҗәдә, 0,7 пункт аерма белән япон проекты «Ваухаус» җиңеп чыкты. Россия театр әһелләре вәкилләре Чулпан Хаматова, Евгений Миронов, Борис Юхананов, шулай ук мин дә, безнең баш архитектор да Bespoke яклы идек — «Асифхан» өчен тавыш бирдек. Bespoke командасының «ак кәгазь» кебек проекты безгә туры килә иде кебек. Әмма өлкән буын модернны сайлады. Фәрит Бикчәнтәев, Ренат Таҗетдинов, Искәндәр Хәйруллин, Разил Вәлиев кебек безнең хөрмәтле татар интеллигенциясенең тавыш бирүе минем өчен көтелмәгән булды. 

Кичә Евгений Миронов Фәрит Бикчәнтәев белән сөйләшеп торганда бик әһәмиятле сүз әйтте. Баш режиссер буларак, мин сәхнәгә нәрсә белән чыгасын бик каты уйлар идем, диде ул. Бу — артистлар өчен «вызов». Иске чемоданнар белән яңа театргамы? Ул иске репертуарны күздә тотмады. Яңа бинага тәңгәл килергә кирәклеген әйтте».

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова: «Кичә безнең конкурс аша бөтен дөнья безнең мәдәнияткә кушылды. Бу конкурс тарихыбызны, милләтебезне, мирасыбызны популярлаштыру өчен бик мөһим. Быел Россия Федерация халыкларының мәдәни мирасы елы буларак бигрәк тә.

Минем бүген үз бәхетем белән бүлешәсем килә. Минем дүртенче ел министр булуым — без инде ике театр төзедек: Чаллы татар театры ачылды, «Мастеровые» төзелеп бетә. Хәзер Түбән Камада ТЮЗ бинасын төзекләндерә башлыйбыз. Тортның «вишенкасы» — шушы конкурс. Рухы сынмаса, халык сынмый. Без үзебездән соң сәнгать әсәрләре калдырабыз икән, опералар, романнар, яңа биналар — димәк, рухыбыз сынмаган, киләчәгебез бар.

Мин дә Bespoke проекты яклы идем. Bespoke белән «Ваухаус» — капма-каршы торган проектлар. «Асифхан» проектында заманча сәнгать тенденциясе бар, әйтелеп бетмәгәнне әйтүгә ишарә бар һәм һәр кеше үзенчә күзаллый ала. Ләкин «Ваухаус» җиңде һәм бу гадел җиңү иде. Төп нәтиҗә — без алга барырга һәм театр төзергә тиеш. Бөтен проектлар буенча да театрның төзәтмәләре бар — шомарту һәм урынга бәйләү кирәк. Театрга килүчеләргә уңайлы итәргә кирәк. Кешеләрнең кабат киләсе килеп торсын!

Безнең тагын бер эш булачак. Репертуар буенча сораулар булырга тиеш. Чөнки монда бер түгел, өч сәхнә булачак. Фәрит Рәфкатович, сезнең ун сәхнәгә дә репертуарыгыз җитүен беләм. Театр алдында тагын бер бурыч — театр ачылышына тамашачыга бай репертуар бүләге белән килергә кирәк була.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман: «Казан дөньякүләм йолдызлар арасыннан яхшыларның яхшыларын сайлый. Безнең жюри да нинди бит! Фантастик экспертлар советы. Бу процесска катнашкан кешеләрнең сыйфаты искиткеч. Болар барысы да театр һәм Казан профессионаллары белән эшләнә.

Ни өчен йөзебез караңгы дисәгез, мин дә «Асифхан”ны яклаган идем. Миңа бу оят түгел. Аларның эшен күрмәсәк, бары тик «Ваухаус» кына лидер булыр иде. Без инде Илсур Рәисович белән җитәкчелеккә доклад тоттык — проектның катлаулы булуын, кыйммәтле икәнлеген әйттек. Аны бит әле техник яктан җиһазландырырга да кирәк. Катлаулыгына карамастан, насыйп булса, тормышка ашырырбыз.

Матбугат конференциясендә катнашучы биш кешенең дүртесе «Асифхан» өчен тавыш бирде. Без тавышларны бик гадел санадык. Тавыш биргән чагында манипуляцияләр дә булып алды кебек. Әмма һәркем үз сүзен әйтте. Без килешмәгән фикерне дә хөрмәт итәбез».

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: «Туй үпкәсез булмый, диләр. Мин бүген бу бинага кергәнгә кадәр кем җиңүче икәнен белми идем. Башкалар кебек үк Bespoke проекты җиңә дип уйладым. Чынлап әйтәм.

Илсур Метшин: «Кичә сезнең фикер хәлиткеч иде. Сез театр бинасына заказ бирүче һәм үзегезгә ошаган проектны ассызыкладыгыз».

Фәрит Бикчәнтәев: «Минем үз сүземдә торуым — ул нәтиҗәсен белү дигән сүз түгел. Бик зур рәхмәт барыгызга да! Бу тарихи вакыйга! Моның турында фильм төшерергә кирәк.

Киләчәк турында әйтсәк, бу зур җаваплылык. Бинаны төзү генә түгел, анда бит әле эшләргә дә кирәк. Үзгәреш бинада гына булмаячак, без үзебез дә үзгәрергә тиеш. Тамашачы да үзгәрергә тиеш. Нинди генә үзгәреш булмасын, татар театры яшәячәк, татар театры үлмәячәк. Татар тамашачысы театрсыз яши алмый!»

ххх

Кыскасы, түрәләрнең күбесе Bespoke проектын яклаган. Кемнәрдер өчен шедевр булган бинаны Разил Вәлиев Япониянең чүп яндыру заводына охшатты. Шулай итеп, татар интеллигенциясе япон проектын сайлады. Һәм җиңде! Кем ул татар интеллигенциясе дисәгез, исемлекне тәкъдим итәм. 33 кешедән торган жюрида билгеле шәхесләребез байтак. Ягъни, бу ун шәхесебез нинди проектка тавыш биргәннәрен белеп биргәннәрдер. Аларны үз тавышларының хәлиткеч булуы белән котларга гына кала.

—  Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев,

—  Журналист, җәмгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтова,

— Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиев,

—  Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты генераль директоры Искәндәр Гыйләҗев,

—  Тарих фәннәре докторы, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов,

—  Ш. Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү һәм ярдәм итү фондына нигез салучы Рөстәм Сөләйманов,

—  Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Камал Театры артисты Ренат Таҗетдинов,

— «Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов,

— Татарстанның халык артисты, Камал Театры артисты Искәндәр Хәйруллин,

—  Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры урынбасары Тәбрис Яруллин.

Тулы күзаллау өчен жюридагы башка шәхесләр белән дә таныштырабыз.

  • Казан мэры Илсур Метшин,
  • Aga Khan Award директоры Фәррух Дерахшани,
  • GAD Architecture һәм GAD Foundation инновацион архитектураны үстерү фондларына нигез салучы, RIBA әгъзасы Гёкан Авджиоглу,
  • Archdaily.com оешмасына нигез салучы Дэвид Базульто,
  • Венгрия милли театрының сәнгать җитәкчесе Атилла Виднянский,
  • Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин,
  • Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова,
  • ТР Архитекторлар берлеге идарәсе әгъзасы, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры киңәшчесе Николай Васильев,
  • «Проект Меган» архитектура бюросы җитәкчесе Юрий Григорян,
  • Мәскәү шәһәренең шәһәр планы фәнни-тикшеренү һәм планнар институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Николай Кикава,
  • «Тотан Кузембаев архитектура остаханәсе» җитәкчесе Тотан Кузембаев,
  • Мәскәү шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеше комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Кузнецов,
  • ХОРА архитектура бюросына партнер-нигез салучы, МАРШ диплом студиясе укытучысы Михаил Микадзе,
  • «Дәүләт Милләтләр театры» сәнгать җитәкчесе Евгений Миронов,
  • Мәскәү шәһәренең Н. А. Некрасов исемендәге Үзәк китапханәсе генераль директоры Мария Привалова,
  • Казан шәһәре Мэрының архитектура һәм шәһәр төзелеше буенча киңәшчесе Татьяна Привалова,
  • Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский,
  • Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхфәтуллина,
  • Россия милли драма театрының (Александринский театр) сәнгать җитәкчесе Валерий Фокин,
  • Россия театр һәм кино актрисасы Чулпан Хамматова, «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, ХОРА архитектура бюросы партнеры,
  • МАРШ диплом студиясе укытучысы Оят Шукуров,
  • Станиславский Электротеатрының сәнгать җитәкчесе Борис Юхананов.

Кыскасы, татарның Галәветдин агае һәм Фатыйма түтие белән бергә Казанга кайткан 7 миллион кешесе йөриячәк театр бинасы проектын дөньяның иң зур архитектура белгечләреннән булган Фәррух Дерахшани, Гёкан Авджиоглулардан башлап, үз Тәбрис Яруллин белән Илфат Фәйзрахмановыбызга кадәр сайлады. Сораулар аларга.

Өчпочмаклы фасадларның итле өчпочмакка катнашы бармы — авторлар әйтмәде

Нинди соң инде ул берничә елдан Казанны ямьләп торачак бина?

Менә проект авторлары презентациясеннән кайбер юллар: «Яңа бина Камал театры бинасының дәвамы булып тора: ул искесе белән аваздаш булырга тиеш. Камал театрының классик өчпочмаклы фасадын без яңа бинада яңа дизайнда чагылдырдык. Әлеге бина шушы җирдән үсеп чыккан кебек.

Беренче катта өч зал бар. Фойеда ярымтүгәрәк текстуралы экраннар кулланабыз. Алар татар мәдәниятен чагылдыра. Зур зал балконнары, колонналары белән шаккатыра. Универсаль зал трансформацияләнә. Биредә татар сөлгеләренең чагылышы да бар. Мобиль тукыма панельлар татар йортларыннан төшкән кебек. Түгәрәк залны әйләнә-тирә мохит белән бәйләдек.

Безнең концепция татар мәдәнияте белән рухланган. Татар мәдәниятенә хас очлы элементларны кулландык. Мәсәлән, уклар татар рухының бер үзәге — ул татар халкының динамикасын, алга омтылышын да күрсәтә».

Проектта зур зал 600 кешелек, шулай ук 200 һәм 50 кешелек заллар бар. Әлбәттә, кафелар, рестораннар, остаханәләр, репетиция заллары, гримеркала һәм башкалар һәм башкалар.

Матбугат конференциясендә әлеге бина түбәсеннән кар чистарту турында сорау яңгырады. Илсур Метшин бу мәсьәләне хәл итүне театр директоры Илфир Якуповка йөкләде. Киләчәктә кар азрак явар дигән теләк тә белдерде.

Яңа бина төзү эшләре быелдан ук башланачак. Уд 2025 елга төзелеп бетәр дигән өмет бар.

ххх

Илсур Метшин да, Ирада Әюпова да үз чыгышларында театрның эчтәлеге мәсьәләсендә дә ныклап уйланырга кирәклеген әйтте. Театрның репертуары кәттә бинага килешеп торырга тиеш. Чөнки өчпочмак никадәр генә матур булмасын, эчендәге ите белән бәрәңгесе тәмле булмаса, ул ашалмаячак.

 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100