Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллинның фанаты: «Сез – шулкадәр ымсындыргыч ир-ат, шуңа сезне тешлиләр»

news_top_970_100
Марат Яруллинның фанаты: «Сез – шулкадәр ымсындыргыч ир-ат, шуңа сезне тешлиләр»
Фото: Марат Яруллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Марат Яруллинның фанат кызлары ни генә кыланмый. Әле муенын тешлиләр, әле тырныйлар, концертында «миңа өйлән» дип плакатлар күтәреп чыгалар, анысын да, монысын да эшләргә кыюлыклары җитмәүчеләр ул җырлый торган җырларның сүзләрен футболкаларына «төшерә», тәннәренә тату ясата.

Концерттан соң җырчы шундый тыйнак кызларның берсе белән очрашкан. Ул футболкасына «минем күзләрем ул – назлы күзләр» дип яздырткан һәм беләгенә Маратның җырындагы «әйдә, дуслар булып бергә калыйк» юлын «тату» итеп ясаткан.

«Дилә, нәрсә эшләдең син? Дуслар, карагыз нәрсә эшләгән. Бу – чын татуировка. Миңа «приятно, конечно». Бик кыю адым. Нәрсә әйтергә белмим», – ди җырчы күңеле булып.

«Элек татарларда «колак тешләтү» дигән йола булган, әмма сез – шулкадәр ымсындыргыч һәм кызыктыра торган ир-ат, сезне барысы да тешли», – ди фанат кыз, җырчы кочагында булу бәхетенә ышана алмыйча.

Халык телендә «колак тешләтү» дип аталып йөртелә торган әлеге йола гадәте ир һәм кыз балалары булган гаиләләрнең киләчәктә туганлашу теләге белән үткәрелгән.

Марат Яруллин, канап торган муенын күрсәтеп: «Кызларның әшәкелегенә инандым»

«Фотосессиягә чыкмый башлармын, ахры» – фанаткасы Марат Яруллинның муенын тешләгән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100