Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин, канап торган муенын күрсәтеп: «Кызларның әшәкелегенә инандым»

news_top_970_100
Марат Яруллин, канап торган муенын күрсәтеп: «Кызларның әшәкелегенә инандым»
Фото: © социаль челтәрдән

Марат Яруллинның Блоговещенск шәһәрендәге концертыннан соң күңелсез хәл килеп чыккан. Фотосессия вакытында фанаткалары җырчының муенын тырнап, канатып бетергән.

«Благовещенск бик зур рәхмәт, бик күңелле кич булды. Ләкин тагын бер кат кайбер кызларның әшәкелегенә инандым. Фотосессиядә тагын күңелсез вакыйга булды. Әллә үбешәсе килде, әллә нәрсә... Менә шундый хәлләрләрдән соң минем баша фотосессия ясыйсым килми. Бу инде бернинди кысаларга да сыймый», – дип тырналып беткән муенын күрсәтә җырчы.

Җырчы башка концертлардан соң фотосессияләргә чыкмаячагын җиткергән.

Шунысын да искәртик, Марат Яруллинның фанаткалары тарафыннан мондый һөҗүмнәргә беренче генә юлыгуы түгел. Әле күптән түгел генә бер кыз аның муенын тешләгән иде.

Марат өйләнсә, бәлки, гашыйк фанаткалары да бераз тынычланырлар иде. Вакыт җитмәдеме икән?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 февраль 2024
    Исемсез
    Кеше хатыны белан йорма шул Карак сина
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100