Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган кешенең кем булуы ачыкланган

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган кешенең кем булуы ачыкланган
социаль челтәрләр

Җырчы Ильмира Нәгыймовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар, дип хәбәр иткән идек. Бүген күпләргә әлеге серле егетнең кем икәнлеге тынгы бирмәгәндер. Инде шатландырыйк – әлеге сорауга җавап табылган. Дөресрәге, җырчыга чәчәк бәйләме белән йөзек бүләк итүченең кем икәнлеген Ильмираның иҗаты һәм шәхси тормышы белән кызыксынып, аны күзәтеп баручылар үзләре үк ачыклаганнар.

Халык фикеренчә, бу, һичшиксез, аның парлап дуэтлар җырлый торган иҗатташ дусты Марат Яруллин булырга тиеш. Марат алдагы көнне генә сәхифәсенә роза бәйләме тотып төшкән видеосын куеп: «Ничек сезгә мондый буйдак егет?» – дигән пост урнаштырган иде. Укучылары әлеге розалар бәйләмен бүген Ильмираның кочагында таныганнар һәм барысын да аңлап алганнар. Аның социаль челтәрләрдәге сәхифәсе:

«Шушы ук розалар бит икесенең постында да. Бик матур пар, килешерләр иде»;

«Марат инде бу. Тик ул балаларыңа әти була алмас шул»;

«Булдыргансың, Марат. Ул сине бөтен җир йөзендәге иң бәхетле хатын-кыз итәр»;

«Тиздән туй карыйбыз икән. Бу – точно Марат инде»;

«Мин «Марат белән боларның җитди мөнәсәбәтләр» дип уйлаган идем инде», – дигән эчтәлектәге комментарийлардан «шартлый язган».

Ильмираның әлеге постын чираттагы интрига дип табып, аны гаепләп язган кешеләр дә күп. 

Бу хакта сорашырга теләп, Маратка шалтыраткан идек. Ләкин җырчы Нефтекамск шәһәрендә концерт куя икән, сөйләшергә вакыт таба алмады.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Ильмира белән Марат «мәхәббәт уйнап», язылучылары һәм дә хейтерлар санын арттырамы? Әллә инде бу пар арасында чыннан да матур хисләр чәчәк атканмы?

 

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100