news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Мухинның икенче хатыны ни өчен аерым бүлмәләрдә йоклаячакларын әйтте

news_top
Марат Мухинның икенче хатыны ни өчен аерым бүлмәләрдә йоклаячакларын әйтте
Фото, видео: Гөлия Вәлиәхмәтованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Композитор Марат Мухинның хатыны – блогер Гөлия Вәлиәхмәтова төзелеп килә торган йортларын күрсәтте. Аннары ул социаль челтәрдәге язылучыларының сорауларына җавап бирде.

Бер язылучысы аңа: «Ни өчен өегездә йокы бүлмәгез ирегезнекеннән аерым?» – дип сораган.

Гөлия Вәлиәхмәтова бу сорауга: «Чөнки минем өчен тиешенчә йоклау бик мөһим. Гырласалар, мышнап ятсалар, су эчәргә, сияргә йөгерсәләр һ.б. минем йокым туймый.

Мәккәдә без икәү бергә йокладык. Марат әйләнеп яткан саен уяна идем. Алай ничек йоклыйсыздыр сез?

Әмма бөтен кеше дә төрле. Кемдер, гомумән, кочаклашып йоклый. Бомба төшсә дә уянмаска мөмкин. Бу тема бик шәхсән», – дип җавап биргән Гөлия Вәлиәхмәтова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар