news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Мухинның икенче хатыны аерым-аерым торачакларын әйтте

news_top
Марат Мухинның икенче хатыны аерым-аерым торачакларын әйтте

Композитор Марат Мухинның тормыш иптәше, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова яңа йорт төзеп ятуларын күрсәтте. Видеода шунысы игътибарны җәлеп итә: ир белән хатын аерым бүлмәләрдә яшәячәк. Аларның яңа йортында аш бүлмәсе генә уртак булачак. Йортның икенче катында Марат Мухинның, аның хатыны Гөлиянең һәм аларның кызларының бүлмәләре булса, астагы катта кунаклар өчен дә махсус йокы бүлмәсе әзерләнә. 

«Монда – зур булмаган гардероб. Иремнеке һәм кызымныкы. Без аны стена белән бүләчәкбез», – дип күрсәтә кечкенә бүлмәне Гөлия. Фотодан күренгәнчә, хуҗабикәнең кием-салым бүлмәсе Марат Мухинныкыннан күпкә зуррак булачак. Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова йорт төзелешенең ничек барганлыгын социаль челтәрдә күрсәтеп барачак.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 10 июнь 2023
    Исемсез
    Противная девушка
  • 10 июнь 2023
    Исемсез
    Маратка
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар