Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Мухинның хатыны +30 градус эсседә тун, башлык киеп йөрергә мәҗбүр булган

news_top_970_100
Марат Мухинның хатыны +30 градус эсседә тун, башлык киеп йөрергә мәҗбүр булган
Видеодан скриншот

Бер төркем татар блогерлары «Блогерлар баттлы» оештырган. Блогер Ләйсән Хаматдинова шундый бирем биргән: «Кышкы баш киеме, туныгызны, сапогиегызны киеп, халык күп йөри торган сату үзәгенә барып кайтыгыз. Читтән сезне камерага төшерсеннәр», – дигән ул.

– Без, 8 блогер, баттл оештырдык. «Эшегез юк, шуңа күрә теләсә нәрсә белән шөгыльләнеп ятасыз», – дип язганнар иде. Мин мондый баттлда беренче тапкыр катнашам.

Язылган очракта бу блогерларның аккаунтында сезгә күңелле булсын, дөнья мәшәкатьләреннән арынып торсыннар дип, күңелле кызыклы уеннар уйныйбыз. Начар эшмени ул? – ди Ләйсән Хаматдинова.

Марат Мухинның хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова Ләйсән әйткән биремне үтәгән – 32 градус эсседә тун киеп йөргән. Ул барлык процессны видеога яздырып, үзенең аккаунтына социаль челтәргә куйган.

– Бирем өчен кайгырмыйм, минем өчен тун, кышкы баш киеме, сапоги киеп сәүдә үзәгендә йөрү – берни түгел. Хәтта кызык та әле. Кереп-чыктым гына түгел, кибетләргә кереп, сатучылар белән сөйләшеп тордым, әйберләр сатып алдым.

Биремне үтәдем, хәлдән тайдым, тирләдем, миңа бик эссе булды. Дөресен әйткәндә, синең ничек киенүең бөтен кешегә дә барыбер икән. Халык миңа аптырап карый, качып-посып көлмәкче булалар. Кеше бит: «Нәрсә әйтерләр, ничек кабул итәрләр», – ди, менә мин тун киеп йөрдем, ә аларга барыбер. Иске аяк киеме кисәң дә, игътибар итмиләр. Халык, кайгырмагыз!» – ди эксперименттан курыкмаган Гөлия Вәлиәхмәтова.

Халык блогерларның хезмәтен бәяләгән: «бияләйләрегезне оныткансыз, кулларыгыз туңгандыр инде», «кешене бөтенләй гаҗәпләндереп булмый», «чалбар ертыгыннан да салкын кергәндер», «алар шок хәлендә калган, киез итек кияргә иде», «афәрин, модняшка», – дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100