Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Манзара» җитәкчесе Айдар Шәймәрдәнов: «Халык көрәшчеләрнең хезмәтен түбән бәяли»

29 августта Казанда җәйге «Манзара» спорт-музыкаль премиясе булачак. Чарада кемнәр катнаша? Ни өчен театр артисты Илфак Хафизов та көрәшергә булган? Нигә халык көрәшне бушлай гына карарга ярата? Бу мәсьәләләр «Интертат» мәкаләсендә күтәрелә.

news_top_970_100
«Манзара» җитәкчесе Айдар Шәймәрдәнов: «Халык көрәшчеләрнең хезмәтен түбән бәяли»
архив / Владимир Васильев

29 августта Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда соңгы елларда традициягә әйләнеп баручы «Манзара» спорт-музыкаль премиясе булачак. Моңарчы бәйге гел кыш көннәрендә генә булса, быел оештыручылар җәйгесен дә уздырырга ниятләгән. Кышкысы да үз урынында калачак. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Манзара» премиясен уздыру турында сөйләделәр.

«Манзара» проектының җитәкчесе Айдар Шәймәрдәнов 29 августтагы чараны «спорт белән шоу кушылган көчле тамаша булачак» дип ышандырды.

Тамашада Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Радик Сәләхов, Раил Сәләхетдинов кебек данлыклы көрәшчеләр бил сынашса, сәхнәдә Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов кебек артистлар чыгыш ясаячак. Артистлар да, көрәшчеләр дә бу исемлек белән генә чикләнә дигән сүз түгел — алар күп булачак. Мисал өчен, элеккеге елларда шоуда утызлап артист катнашкан. Көрәшчеләргә килгәндә, монда егетләрнең иң асыллары һәм иң көчлеләре генә бил алышачак, чөнки келәмгә чыгарга унтугыз яше тулган һәм спортта разряды булган егетләр чакырыла.

Көрәш бары тик ике үлчәм категориясендә — 85 һәм 110 килограммга кадәр булачак. Көрәшергә теләгән спортчылар 8(908)34-24-767 телефонына шалтыратып, 20 августка кадәр языла ала.

Быел «Манзара»да Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов та данлыклы көрәшчеләр белән көч сынашачак. Ул быел июль аенда Апаста узган театраль Сабантуйда батыр асты, ә үз үлчәү категориясендә җиңүче булган иде. «Интертат»та театраль Сабантуйдан репортаж чыкты.

«Айдар Шәймәрдәнов көрәшергә чакырды, ә мин риза булдым. Көрәшкә артистлар күбрәк керсә бик әйбәт булыр иде, чөнки алар - халык иң күп күзәткән кешеләр. Артистлар аша көрәшкә популярлык китерү - уңай әйбер. Инстаграмнан күреп яшьләрнең көрәшкә игътибары артырга мөмкин», — диде Илфак Хафизов матбугат конференциясендә.

Көрәшкә артистларны бик теләп чакыралар, ә хатын-кызлар белән бик чуаласылары килми. Ник дигәндә, Айдар Шәймәрдәнов: «Көрәштә хатын-кызлар белән чуаласы килми. Бик авыр спорт төре. Без хатын-кызларның гүзәллеге белән сокланыйк кына, аларны көрәшкә кертмик, саклыйк», — диде.

Шул ук вакытта ул киләчәктә «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә хатын-кызлар өчен аерым бәйге оештыру мөмкин булуын әйтте.

«Башка спорт төрләренә киләчәктә, бәлки, хатын-кызларны чакырырбыз. 2019 елгы «Манзара»да хатын-кызлар арасында сумо буенча беренче адымнарны ясап карадык. Ул кызлар хәзер Европа чемпионатына кадәр барып җитте. Башта быел да сумоны кертербез дип уйлаган идек, аннары кертмәскә булдык. Аны төптән уйлап эшләргә кирәк», — диде Айдар Шәймәрдәнов.

Батырга нинди бүләк биреләчәген оештыручылар сер итеп калдырды. «Башка елларда приз 100 мең сум тәшкил иткән булса, быел да аннан ким булмаячак», — дип кенә әйтеп куйдылар.

«Манзара» премиясе көндезге сәгать бердә театральләштерелгән шоудан башланачак. Көрәш ярышы концерт программасы белән аралаштырылып барачак. Билет алу тәртибен «Манзара» премиясе сайтында белешергә мөмкин.

Конференциядә аңлашылганча, билет сату мәсьәләсе авырдан бара икән. Шулай да, оештыручылар залны тутырырга омтыла. Мәгълүматны матбугатлар, ватсап яки социаль челтәрләр аша таратып, билетларны сатып бетерергә ниятлиләр.

Ни өчен хоккей, футбол, бокс уеннарына кешеләр кыйммәт бәягә алдан билет хәстәрләп куя да, ә иң көчле көрәшчеләр ярышкан бәйгегә акчасын кызгана, дигән сорау туды.

«Билетлар белән эшләү бик авыр. Билетларның бер өлеше безнең чыгымнарны капларга тиеш дигән идея бар иде, ләкин борынгыдан килгән традиция буенча, халык һаман да Сабантуйдагы кебек ишек тибеп кенә керергә ниятли. Безнең хезмәтне дә, көрәшчеләрнекен дә алар бик түбән бәяли. Халык тамаша карарга риза, ә көрәшнең үсеше өчен өлеш кертергә дигәндә авыррак.

Шул билетларны сатып, без көрәшчеләргә акча булдырыр идек. Әлбәттә, интернетта утыручы «диван белгечләре» эшләргә өйрәтә, ә булышырга кирәк булса, берсе дә калмый. Хәтта зур-зур абыйлар да бер-берсен сүгәргә яраталар, тик нәрсә дә булса эшләргә теләмиләр», — дип аңлатырга тырышты Айдар Шәймәрдәнов.

Бөтен кеше дә үзенең милли спортына акча кысып утырмый, көрәш өчен көчен, байлыгын кызганмаган асыл егетләр дә бар икән. Татар көрәшен нәкъ менә шулар алга өстери, үстерә, дип аңлаттылар конференциядә катнашучылар.

«Көрәшче егетләргә эш урыннары булдырган кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Телевизор экраныннан күрсәткәндә без барыбыз да геройлар. Кара эшне эшләүчеләр дә бик күп бит әле. «Манзара»ны күтәргән кешеләрнең берсе — Фәрит Шәйхетдинов («Ак Барс» көрәшләр сарае директорының беренче урынбасары). Ул шулай ук егетләрне үз янына туплап, эш урыннары булдырып, хезмәт хакы табып тора.

Илдус Фатыйхович (Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов), Азат Әнәсович (Лаеш районы Советы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов) көрәшчеләрне туплап, «алар булдыра торган егетләр» дип, эш урыннары булдырып тора ала. Рәшит Сәмигуллин кебек кешеләребез бар. Алар тренерларга акча түләп тора. Халык боларның берсен дә күрми. Моны без күбрәк игълан итсәк, көрәшчеләр үзләрен ташланган хәлдә дип күз алдына китермәс иде. Көрәш нигезен бүгенге көндә Хәлил Хәмитович (Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов) тота. Көрәш үсеше өчен җан атып йөрүче кеше ул. Без — келәмдә көндәшләр, ә авырлык килсә, бергә туплана ала торган көрәшче халык», — дип, көрәшчеләр исеменнән рәхмәт әйтте Айдар Шәймәрдәнов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100