Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Театрлар сабантуе - 2021: кайбер штрихлар

Апаста узган Республикатеатраль сабантуйда «Интертат» та булды.

news_top_970_100
Театрлар сабантуе - 2021: кайбер штрихлар
Тинчурин театры матбугат хезмәте

Чынлыкта сабантуйның язгы кыр эшләре беткәч авылларда уздырыла торган бәйрәм булуын белсәк тә, хәзер табигать кочагына чыгып ял итүле корпоратив бәйрәмнәр дә сабантуй дип атала. Театраль сабантуй — шундый корпоратив бәйрәмнәрнең берсе буларак күзалланган иде. 2005 елда. Әмма еллар үткән саен ул тамашачы өчен җәйге бер бәйрәмгә әверелә башлады. Ягъни, кайсы да булса район җитәкчелеге сабантуйны үз җирлегендә үткәреп, халкына бәйрәм ясый. Матур киенеп килгән район халкы артистларны сәхнәдә түгел, үз янында күрә — аларның төрде уеннарда катнашканын тамаша кыла.

Быел театраль сабантуй Апас районында — Апас авылының сабантуй мәйданында узды.

Программа түбәндәгечә.

Башта Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Президенты карамагандагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла үзенең урынбасары Рифат Җамал һәм идарә әгъзасы Рәдиф Сәгъди һәм башкалар сабантуй мәйданына килеп кереп, татар, рус һәм керәшен йортлары аша үттеләр. Үзләрен чәй һәм башка эчемлекләр белән сыйладылар.

Аннары зур кунаклар мәйдан һәм сәхнә алдына салынган йортның икенча кат балконына менеп утырдылар. Бу балкон зур кунаклар өчен махсус эшләнгән. Йортның аскы катында кафе урнашкан.

Ул вакытта сәхнәдә Апас җирләренә бәйле сабантуй алды тамашасы бара иде.

Театраль Сабантуй театр коллективларының традицион парады белән башланып китте. Сабантуй мәйданыннан Тинчурин, «Әкият», Кариев, Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама, Буа, Әтнә театры коллективлары үтте.

Аннары Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Президенты карамагандагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов катнашучыларны сәламләде.

Тинчурин театры оркестры уйнап алды.

Шуннан соң уеннар башланып китте. Сәхнәдә һәм сәхнә алдында драма артистлары җырлады.

ххх

Сабантуй мәйданы шактый зур һәм шушы кафелы йорт аны ике өлешкә бүлеп тора. Кафеның алгы ягындагы сәхнә һәм мәйдан артистларга бирелсә, кафе артындагы икенче сәхнәдә Апас районы үзешчәннәре үз концертын куя. Бу якта шактый озын булып сәүдә рәтләре дә тезелгән иде. Бу якта авыш багана куярга җайлы җыйнак кына күл дә бар.

Сабантуй рәсми ачылганчыга кадәр театрлар мәйдан читләтеп үз палаткаларын, шалашларын, тирмәләрен корганнар иде инде. Тинчурин һәм Минзәлә театрларына Апас районының «свежий» ботаклардан корылган зур шалашы эләккән. Эчендә утырып чәйләп алу җан рәхәте инде менә. Театрлар Казан асып пылау хәстәрләделәр, шашлык кыздырдылар.

Программага кертелгән уеннар: Йомырка салынган кашыкны кабып йөгерү, көянтә-чиләк белән йөгерү, армрестлинг (кул көрәше ягъни), капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, таяк белән тартышу, аркан белән тартышу, капчык сугышы, чүлмәк вату, бию марафоны, сиртмәле бүрәнә буйлап йөгерү, эстафета һәм милли көрәш.

Тамашачы өчен күркә җыю һәм су өстендәге авыш багана буйлап йөрү уеннары тәкъдим ителде.

Ххх

Быел сабантуйда Камал һәм Әлмәт театрлары юк иде. «Әкият» курчак театры коллективы да бик аз күренде. Баксаң ул көнне аларның спектакль куелган һәм афиша театраль сабантуе көне билгеләнгәнче үк төзелгән.

Камал театрының сабантуйга катнашмавының рәсми сәбәбе республикада катлаулы эпидемиологик вазгыятькә бәйле дип аңлатылды.

Әлмәт театры коллективы фестивальдә иде. Труппа фестивальгә театр автобусына утырып киткән.

Калганнар зур составта килгән. Хәер, Чаллы татар театры өлкән буын артистларын алып килмәгән. «Юл ерак, көн эссе, без аларны саклыйбыз», — диде театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.

Һәр коллектив сабантуй өчен театр эмблемасын куеп үз футболкасын эшләткән, баш киеме дә бар. Тинчуриннар — яшел, Әтнәләр дә яшел, Түбән Камалар да яшел, Минзәләләр — фирүзә төсендә, Буалар — әфлисуннан, Чаллылар — зәңгәр белән республика картасы контуры сызылган кара футболкадан, Кариевлар да кара.

Хөрмәтле театр коллективлары! Дөньяда кызыл, сары, зәңгәр, шәмәхә һәм башка төсләр дә бар.

Театраль сабантуйда ике төрле уен популяр: берсе — бию марафоны, икенчесе — аркан тартыш. Боларга театрлар әзерләнеп килә. Мәсәлән, бу юлы бию өчен театр актрисасы Алсу Шакирова кызыл читекләрдән килгән иде.

Бию марафонының тәртибе болайрак. Һәр театрдан берәр пар чыгып куелган музыкага бии. Һәр музыка туктаган саен экспертлар берәр парны марафоннан чыгара баралар. Финалга өч пар — Минзәлә, Тинчурин һәм Кариевлар чыкты. Азактан ике пар — Кариев театрыннан Алсу Шакирова белән Булат Гатауллин, Тинчурин театрыннан Зөлфәт Закиров белән Юлия Выборнова калды. Соңгы биюдә Тинчуринлылар үзләре дә туктап Алсу белән Булатны күзәтте. Аларда нинди зур омтылыш иде! Тәгәрәпләр биеделәр. Импровизацияләр белән.

Ә аркан тартышу ел саен иң озакка сузылган тәмләп башкарыла торган уен. Ел саен бу ярыш Минзәлә театры өчен ниндидер әһәмиятле ярыш. Алар аңа әзерләнеп килеп, тәмләп башкаралар.

Кыскасы, ир-атлар ярышында 1 урын — С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры; 2 урын — Буа дәүләт театры; 3 урын — Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры.

Хатын-кызлар: 1 урын — Минзәлә татар дәүләт драма театры; 2 урын — Буа дәүләт театры; 3 урын — Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры.

Алдагы елларда да минзәләләр турында: «Җен кебек тарта бит алар, бөтенесе дус-тату, бөтенесе бер булып ябыша», дип тә, «Аякларына шиплы „бутсы“ киеп килгәннәр дә, терәп тарталар», дип тә сөйләделәр. Хәтта элегрәк Минзәлә театры директоры Роберт Шәймардановның «Бөтен артистыма бутсы алып бирәм» дигән сүзе дә булган имеш. Аякларда бутсы күрмәдем күрүен, ләкин «җен кебек» тартулары хак. Буалар да, Әтнәләр дә тартты. Тик аларның директорлары — Раил Садриев белән Ленур Зәйнуллин көч кенә биреп торса, Илнур Гайниев — Минзәлә театрының яңа директоры — үзе дә тартышты. Шуңа җиңделәр дә инде.

Быел сабантуйда Минзәлә елы иде.

Иң күп призлы урыннар отып, Минзәлә һәм Буа театры коллективы Театраль сабантуй нәтиҗәләре буенча I урын алды; II урында — Тинчурин театры һәм Кариев театры, III урында — Түбән Кама театры һәм Әтнә театры. Чаллы театры IV урында.

Сабантуйның баш батыры — Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Нәфис Гайфуллин. Батыр асты — Тинчурин театрыннан Илфак Хафизов, өченче урында — Кариевтан Илфат Гыйбадуллин. Болар өчесе дә үз авырлыкларында 1нче урын алган егетләр.

Минзәлә театры 2018 елда батыр була язып та, көтмәгәндә, дөресрәге, баллар саны буенча, Кариев театры гармунчысы җиңгән иде. Балл ул балл инде, чиста аркага салу түгел. Быел баллсыз гына җиңүне тамаша кылдык. Егып салуны аңышып өлгергәнче Минзәлә театры коллективы йөгереп тә чыкты, Нәфисне чөя дә башлады.

Бер театр да үпкәләмәде көрәш мәсьәләсендә. Илфат Хафизов та риза иде, үз авырлыгы буенча беренче урынны алуыннан канәгать. Яшьлегендә генә көрәшеп маташып, аннары бу шөгыльне ташлаган кеше өчен әйбәт инде ирешкән кадәресе — үзе шулай ди.

Белешмә: Төрле елларда театрлар Сабан туеның абсолют батыры булып Камал театры артистлары Минвәли Габдуллин, Алмаз Гәрәев, Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, «Әкият» курчак театры артисты Юрий Чуктиев һ.б.лар калды.

Традиция буенча, театраль сабантуй батыры автомобильгә ия була. Анысы мәйданда юк иде. Ә тәкәне бирделәр. Дөрес, тәкәнең бик җиллесе эләккән булып чыкты. Көне буе кояш астында торуына карамастан, ычкынып качмасынмы ак тәкәбез! Әй кудылар егетләр! Күңелле булды! Мин тәкәнең котылып калуы яклы идем дә бит, теләкләрен барып чыкмады — тоттылар тәкәне.

Театраль сабантуй мәйданда шаулап-гөрләп дәвам иткәндә, мәйдан әйләнәсендә тезелгән эскәмияләрдә тамашачылар күзәтеп утырды. Ягъни, район театраль сабантуйны кабул итеп, үз халкына беръюлы күпме артистны бүләк итә.

Икенче яктан караганда, сабантуй — театрларның уртак «корпоративкасы». Бәйрәмдә артист үзен иркенрәк тота алыр иде һәм ял итәр иде. Әмма тамашачының булуы аны һаман да тонуста торырга мәҗбүр итә түгелме? Ә икенче яктан караганда, корпоративка өчен Президент машина куймый һәм мәдәният министрлыгы призлар алмый. Димәк, бу үзенә күрә бер тамаша. 

Киләсе елга Театраль сабантуй үткәрү эстафетасын Минзәлә театры үзенә алды. Илнур Гайниев әйтүе буенча, «глава» белән сөйләшенгән.

Илнур Гайниев — Лаешта мәдәният идарәсен җитәкләп сабантуйлар үткәреп өйрәнгән кеше. Димәк, театраль сабантуйлар булачак әле.

Һәр ел саен гаделсезлек турында да сүз булгалый. Камалларның килмәвен дә төрлечә фаразлаучылар булды. Әмма театр директоры Илфир Якупов үзе кыска вакытка булса да килеп китте. Ә гаделсезлеккә килгәндә, «Тантана» республика театр премиясеннән дә гаделсезрәк димәс идем. Һәрхәлдә, гаделлеге дә, гаделсезлеге дә күз алдында бара.

Нәтиҗәләр

Милли көрәш (70 кг кадәр авырлыкта):

1 урын — Илфат Гыйбадуллин (Кариев театры);

2 урын — Фаяз Хөсәенов (Әтнә дәүләт драма театры);

3 урын — Ринат Әкбәров (Буа театры).

Милли көрәш (70-80 кг авырлыкта):

1 урын — Илфак Хафизов (Тинчурин театры);

2 урын — Харис Хөснетдинов (Тинчурин театры);

3 урын — Илнар Низамиев (Кариев театры);

Милли көрәш (80 кг югары авырлыкта):

1 урын — Нәфис Гайфуллин (Минзәлә театры);

2 урын — Илназ Хисмәтуллин (Минзәлә театры);

3 урын — Илдар Халиков (Минзәлә театры).

Йомырка салынган кашык кабып йөгерү:

Ир-атлар:

1 урын — Илсаф Нәҗипов (Кариев театры);

2 урын — Раил Вәлиев (Буа театры);

3 урын — Илфат Сәмерханов (Буа театры);

Хатын-кызлар:

1 урын — Айсылу Мөсәлләмова (Тинчурин театры);

2 урын — Рания Хәлимова (Өметбаев театры);

3 урын — Тамчыгөл Сәләхова (Түбән Кама театры).

Көянтә-чиләк белән йөгерү:

Ир-атлар:

1 урын — Рәдис Гарипов (Түбән Кама театры);

2 урын — Салават Хәбибуллин (Тинчурин театры);

3 урын — Илнар Низамиев (Кариев театры).

Хатын-кызлар:

1 урын — Алсу Гыйлманова (Чаллы театры);

2 урын — Энҗе Яруллина (Кариев театры);

3 урын — Рушания Галиуллина (Минзәлә театры);

3. Армрестлинг:

Ир-атлар:

1 урын — Рөстәм Гайнетдинов (Чаллы театры);

2 урын — Илназ Гафиятов (Тинчурин театры);

3 урын — Радик Сафиуллин (Әтнә театры).

Хатын-кызлар:

1 урын — Айгөл Фәррахова (Минзәлә театры);

         2 урын — Люзия Чупашова (Түбән Кама театры);

         3 урын — Алинә Әскәрова (Минзәлә театры);

4. Капчык киеп йөгерү:

Ир-атлар:

1 урын — Рәдис Гарипов (Түбән Кама театры);

2 урын — Алмаз Фәтхуллин (Тинчурин театры);

3 урын — Булат Гатауллин (Кариев театры).

Хатын-кызлар:

1 урын — Гөлинә Фәхретдинова (Чаллы театры);

2 урын — Зөлфия Бәшәрова (Тинчурин театры);

3 урын — Диләрә Кәримуллина (Минзәлә театры).

5. Гер күтәрү:

60 яшькә кадәр:

1 урын — Радик Сафиуллин (Әтнә театры);

2 урын — Илдар Габделнасыйров (Буа театры);

3 урын — Алмаз Фәтхуллин (Тинчурин театры).

60 яшьтән өлкәнрәк:

1 урын — Әсфир Шәрәфетдинов (Буа театры);

2 урын — Илдус Мусин (Кариев театры);

3 урын — Илгиз Вилданов (Буа театры).

6. Таяк белән тартышу:

Ир-атлар:

1 урын — Илдар Шаһимәрдәнов (Кариев театры);

2 урын — Эдуард Никитин (Тинчурин театры);

3 урын — Рәмис Галиев (Әтнә театры).

Хатын-кызлар:

1 урын — Айгөл Фәррахова (Минзәлә театры);

2 урын — Люзия Чупашова (Түбән Кама театры);

3 урын — Айгөл Хөснетдинова (Буа театры).

7. Аркан белән тартышу:

Ир-атлар:

1 урын — Минзәлә театры;

2 урын — Буа театры;

3 урын — Әтнә театры.

Хатын-кызлар:

1 урын — Минзәлә театры;

2 урын — Буа театры;

3 урын — Әтнә театры.

8. Капчык сугышы:

1 урын — Илфат Камалиев (Кариев театры);

2 урын — Илфир Солтанов (Буа театры);

3 урын — Анатолий Поспеков (Буа театры).

9. Чүлмәк вату:

1 урын — Миләүшә Фәйзрахманова («Әкият» татар дәүләт курчак театры);

2 урын — Римма Хәмидуллина (Буа театры);

3 урын — Динара Әхмәтова (Минзәлә театры).

10. Бию марафоны:

1 урын — Булат Гатауллин һәм Гүзәлия Шакирова (Кариев театры);

2 урын — Зөлфәт Закиров һәм Юлия Выборнова (Тинчурин театры);

3 урын — Артем Емельянов һәм Зөлфирә Гәрәева (Минзәлә театры)

Сиртмәле бүрәнә буенча йөрү:

1 урын — Юрий Павлов (Түбән Кама театры);

2 урын — Руслан Әюпов (Чаллы театры);

3 урын — Ринат Әкбәров (Буа театры).

12. Эстафета:

Ир-атлар:

1 урын — Кариев театры;

2 урын — Тинчурин театры;

3 урын — Буа театры.

Хатын-кызлар:

1 урын — Түбән театры;

2 урын — Минзәлә театры;

3 урын — Әтнә театры.

13. Милли көрәш:

Милли көрәш (70 кг кадәр авырлыкта):

1 урын — Илфат Гыйбадуллин (Кариев театры);

2 урын — Фаяз Хөсәенов (Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры);

3 урын — Ринат Әкбәров (Буа дәүләт сатира театры).

Милли көрәш (70-80 кг авырлыкта):

1 урын — Илфак Хафизов (К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры);

2 урын — Харис Хөснетдинов (К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры);

3 урын — Илнар Низамиев (Кариев театры);

Милли көрәш (80 кг югары авырлыкта):

1 урын — Нәфис Гайфуллин (Минзәлә театры);

2 урын — Илназ Хисмәтуллин (Минзәлә театры);

3 урын — Илдар Халиков (Минзәлә театры);

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100