«Манзара» батыры Радик Сәлахов: «Көрәшүемә хатыным каршы иде»
«Аллаһы Тәгаләгә ышанып, бисмилланы әйтәбез дә кереп китәбез. Бисмилла белән башланган эш хәерле була», — ди Зәй батыры, Әлмәт командасының иң көчле көрәшчеләренең берсе булган Радик Сәлахов. Аның белән Раил Нургалиевка каршы тору ысуллары, гаделсез җиңелүләр һәм гаилә турында сөйләштек.
Радик Сәлахов — биш тапкыр Татарстан чемпионы, икешәр тапкыр Муса Җәлил турниры, Авыл хуҗалыгы призларына узган турнир һәм Россия чемпионы. «Манзара-2021» батыры. «Манзара-2019»да икенче урын иясе. Зәй, Әлмәт районнары батыры.
- Үлчәү авырлыгы: 130 кг
- Яше: 27.
- Туган җире: Зәй районы Сармашбаш авылы
- Хәзерге тормышы: Әлмәт шәһәрендә яши, Әлмәт командасы өчен көрәшә
- Гаилә хәле: өйләнгән
- Тренерлары: Ильяс Билалов, Рүзил Ганиев
«Әти спортзалга җитәкләп алып килде»
«Мин алты яшьтән келәмдә. Ул вакытта мәрхүм әти авылда тренер булып эшли башлаган чор иде. Мине үзенә ияртеп, җитәкләп спортзалга алып килде, шуннан бирле мин көрәштә. Энекәшем Рөстәм дә хәзер Әлмәт командасы данын яклый. Мәрхүм әти дә көрәшче иде, бабайлар да, абыйлар да көрәшкән, хәзер безнең чират. Көрәшчеләр нәселеннән бит без», — дип сөйләп китте ул.
«Манзара» спорт-музыкаль премиясендәге җиңүен дә ул әтисенең истәлегенә багышлаган иде. «Бу җиңүемне әтиемә багышлыйсым килә», — дигән иде Радик цирк аренасы уртасында чемпион билбавын иңенә аскан килеш. Көрәшче, тренер, батыр уллар әтисе Сирин Сәлахов узган елны бакыйлыкка күчте.
«Без көрәшчеләр нәселеннән», — дисә дә, талант белән тырышлык арасында ул барыбер дә тырышлыкка өстенлек бирде.
— Нәселдән булуы да кирәк, әйе. Тик иң мөһиме — күп һәм ныклы әзерлек. Әзерлек булмаса, син көрәшә алмыйсың да ул. Икесе дә кирәк инде. Шулай да тырышлык күбрәк булырга тиеш. Минемчә, 30 %ы — талант, 70е — тырышлык.
— Ә сыйфатларга килгәндә? Көрәшче нинди булырга тиеш?
— Тыйнак. Һәм йолдыз чире белән чирләмәскә кирәк. Иң кирәге шулар. Зур җиңүләрдән соң булып ала ул шундый мизгелләр. Аннары уйламаганда гына җиңелеп куюың да бар. Йолдыз тоту белән мавыкмаска кирәк.
«Раилгә каршы дип кенә әзерләнмим»
Радик Сәлахов — хәзерге көндә көрәштә үз йөзен булдыра алган, танылган көрәшчеләрнең берсе. 130 кг үлчәү авырлыгында Раил Нургалиев, Муса Галләмов кебек көрәшчеләргә көчле конкуренция күрсәтүче көрәшче дә — Радик Сәлахов. Аның 2020 елда Татарстан беренчелегендә Раил Нургалиев белән яртышар сәгать җир җимертеп көрәшүен, ә финалда Муса Галләмовтан өстен чыгуын көрәш сөючеләр һаман телдән телгә төшерми сөйли.
«Аллаһы Тәгаләгә ышанып, бисмилланы әйтәбез дә кереп китәбез. Бисмилла белән башланган эш хәерле була», — ди Радик Сәлахов.
— «Бу турнирда Раилне менә болай итеп җиңәм әле», — дип әзерләнәсеңме?
— Бер көрәшчегә каршы гына әзерләнгән юк. Барлык көндәшләргә дә бертигез итеп әзерләнәбез. Тренировкаларда төрле-төрле алымнар эшләп карыйсың, тренерлар да: «Әйдә монысын эшлә, әйдә тегеләй эшләп кара әле», — дип юнәлеш биреп торалар. Ильяс абый безгә үзе белгән һәр нәрсәне өйрәтә.
— «Менә Раил эләксә», — дип кенә әзерләнмисең инде, әйеме?
— Юк. Жирәбә дигән нәрсә бар. Аннары көндәшләрнең берсен дә бәяләп бетереп булмый. Ярамый да. Аны бәяләп бетермичә генә чыгып, үзеңнең җиңелеп куюың да бар. Һәр көндәшкә җай табарга туры килә.
— Ә шулай да, Раил Нургалиев - уңайсыз көндәш. Бил бирмичә дә йөргәли кайчак. Психланмыйсыңмы?
— Психологик яктан әзерләнеп чыгам. Аның белән беренче тапкыр гына күрешмим бит инде. Аның ул якларын беләм. Үземнекен эшләргә, андый очраклардан качарга тырышам. Бәлки рухи яктан әзерлек күбрәктер. «Настрой» дигән әйберне сүз белән аңлатып булмый. Күңел белән уйлыйсың аны. Болайрак итим микән, тегеләй итим микән, дисең.
— Ә шулай да келәм — түгәрәк. Үкенечле җиңелүләрең дә булгандыр?
— Иң истә калганы — 2016мы, 2017ме елны Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирда, үзебездә Зәйдә булды ул. Мин шунда беренче әйләнештә үк оттырдым. Лаеш егете Руслан Газизуллин белән эләккән идем. Көрәш 1:1 исәбе белән тәмамланды һәм соңгы балл алучы буларак ул отып чыкты. Иң үкенечле җиңелүем дә шунысыдыр, мөгаен. Беренчедән, Зәйдә, икенчедән, беренче әйләнештә төшеп калуымны авыр кичердем.
«Безнең көрәштә гаделлек юк һәм булмаячак та»
— Гаделсезлек белән күзгә-күз очрашканың булдымы?
— Гаделсезлекләр бар. Әле быел Минзәләдә узган Муса Җәлил турнирында күзгә кереп торган гаделсезлек очрагы булды. Исемнәрен әйтеп тормыйм, аларны бар кеше белә. Хөкемдарлар тарафыннан кылынган гаделсезлек булды ул. Хөкемдарлар бик күп хата җибәрәләр, шуның аркасында күпме гауга, күпме тавыш чыга. Минемчә, безнең көрәштә гаделлек юк һәм булмаячак та.
Аннары «бу атаклы көрәшче», «бу моның малае» дигән нәрсә дә бар. Андыйларга «поблажка» да була бит әле.
Зурлар арасында көрәшкәндә алай гаделсезлек корбаны булганым юк алай. Яшьләр арасында көрәшкәндә булды берничә тапкыр. Бик яхшы хәтерлим әле мин аны. Актанышта Президент кубогына багышланган көрәш турнирында булды ул хәл. Каюм Хәйдәров дигән көрәшче белән гел йә финалда, йә ярымфиналда эләгә идек. Җиңеп барган җирдән җиңелдем шунда. Егылдыкмы инде, аны шулай эшләделәр инде. Аңа балл бирделәр дә, мин төшеп калдым. Төрле хәлләр булды инде. Бәләкәй чакта җиңелгәч, чыгып елый идем. Хәзер кайтам да туры спортзалга китәм, бетте.
— Гаделсез рәвештә җиңелү тагын да авыррактыр?
— Җиңелү беркайчан да рәхәт түгел. Башта психланып аласың да, аннары «Аллаһы Тәгалә барысын да күрә» дип тынычланасың. Димәк, тагын да ныграк әзерләнергә кирәк, көндәшеңнән бер баш өстен булырга кирәк дисең дә, алга таба шөгыльләнәсең.
— Көрәшчеләр үзләре дә көрәштәге гаделсезлек белән көрәшәме соң? Хөкемдарларның гаделсезлеге белән, мәсәлән.
— Үткәреп җибәрәсең инде аны. Йә төртәләр, йә этәләр шунда. Андый мизгелләрне үткәреп җибәрәсең дә, «хәзер җиңәм мин сине» дип алга таба көрәшәсең инде. Көрәшчеләр баш күтәрми.
«Трибунадан теләсә нәрсә кычкыручыларга игътибар итмим»
— Көрәшкә тамашачылар нигә әз йөри? Синеңчә, сәбәбе көрәштәме, көрәшчеләрдәме, тамашачыларның үзләрендәме?
— Беренче сәбәп — шул гаделсезлек булуы. Олырак абыйлар белән сөйләшкән бар: «Әй, нәрсәсен карыйсың инде аның? Тегесе кала, монысы кала, тарталар аларны», — диләр. Шул гаделсезлек тамашачыларны кире бора.
Икенчедән, көрәшкә агитация кирәк. Күбрәк кеше күрсен, күбрәк кеше белсен. Туры эфирларны инстаграмнан гына алып барып булмый бит инде. Бу безнең татар көрәше. Аны «ТНВ»дан да күрсәтергә булыр иде. Өлкәннәр, гомумән, татар кешеләре «ТНВ» карый бит.
— Тамашачылар дигәннән, трибуналардан нәрсә дип кенә кычкырмый кайберәүләр. Колаклар шиңәрлек итеп кычкыралар, ямьсез сүзләр дә чыгып китә. Синең күңел төшәме андый сүзләр ишетсәң?
— Мин ул әйбергә, трибунадан теләсә нәрсә кычкырып утыручыларга игътибар итмим. Дөресрәге, уйламыйм да. Мин келәмдә һәм алдымда көндәшем тора, димәк, мин көрәшергә тиеш. Читтә сугышалармы, кычкыралармы — анысы минем эшем түгел. Мин көрәш турында гына уйлыйм. Келәмнән чыккач, йөземә бәреп әйтсәләр — анысы инде икенче мәсьәлә.
— Тугры тамашачыларың бармы?
— Әле беркөнне Әлмәттән бер абзый: «Мин синең көрәшеңне карыйм. Ничек, көрәшеп буламы?» — дип шалтыратып ята иде. Бу абзый белән мин таныш түгел. Каяндыр номерны табып, шундый сүзләр белән шалтыратып ята. Андый кешеләр булгач, рәхәт инде.
«Келәмдә канга батканчы көрәшәбез, келәм читендә берни булмагандай сөйләшәбез»
Туган авылында унбер еллык мәктәпне тәмамлап, аннары Түбән Камада нефтехимия көллиятендә белем алгач, Радик Зәйгә кайта. Ике еллап Зәйдә яши, Зәйдә эшли һәм шул вакыт Әлмәт якларыннан яхшы тәкъдим килә. Шул көннән башлап, Радик Сәлахов — Әлмәт командасының алыштыргысыз бер вәкиле. Гомумән, Әлмәт командасы күпләргә үрнәк тә, минемчә. Хәзер «легионерлар командасы бит ул», «Әлмәт көрәшчеләре юк бит анда» ише сүзләр ишетелүен исәпкә алып, үрнәклеге — аларның бердәмлегендә чагыла дип әйтәсе килә. Аларның бердәмлегенә кайвакыт шаклар катып куясың. Бер-берсе өчен дөбер-шатыр китереп җан аталар, берәрсе кыек сүз әйтсә, җавап кайтарырга да күп сорап тормыйлар үзләре.
Дуслар темасы буенча көрәшчеләргә чыннан да тел-теш тидерә торган түгел. Әле февраль аенда Минзәләдә узган Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирда да күзәтеп йөрдем. Муса белән Радик басып тора. Көлешә-көлешә нидер сөйләшәләр дә, келәмгә таба борылып, көрәш карый башлыйлар, бер-берсенә кичерешләрен дә әйткәләп, келәмдәге көрәшченең хаталарын да барлыйлар. Бер ай элек кенә циркның астын-өскә китереп көрәшкән ике көндәш диген инде син аларны менә. Р-респект сезгә, егетләр.
— Чыгабыз да кул кысышабыз. «Берәр җирең авыртмадымы?» — «Юк». Аннары бернәрсә дә булмаган кебек сөйләшә башлыйбыз. Бернинди кыенлыгы да юк аның. Келәм түгәрәк бит ул. Келәмдә канга бата-бата көрәшсәң дә, келәм читендә барыбер дә дуслар булырга кирәк. Иң мөһиме шул, — ди Радик.
«Хатыным көрәшүемә каршы иде»
Радик Сәлаховка хәзер 27 яшь. Гаилә учагын ул 23тә тергезеп җибәрә. «Иртә түгелме?» — дим. — «Минем өчен юк. Йөргән кызыңа ышансаң, үзең әзер булсаң, ничәдә өйләнсәң дә була. Тик бик иртә дә кирәкми, бик соңга калырга да ярамый», — ди инде әзме-күпме тәҗрибә туплаган көрәшче.
— Гаиләң көрәшүеңә ничек карый соң?
— Безнең гаилә өчен көрәш — ул нормаль күренеш. Бәләкәйдән көрәшеп үстек, шуңа әни дә безнең көрәшкәнне карап утыра. Ә менә хатын көрәшеп йөрүемне хупламый иде. Ярышлардан йә аксап кайтасың, йә борын, йә ияк җимерелгән була, шуңа күрә баштагы мәлне каршы булды. Хәзер ул да ияләнде, сүз әйтми, Аллага шөкер.
Блиц-сораштыру
— Яраткан ризыгың?
— Әни яки хатын пешергән ризык. Нәрсә булса да ярый.
— Тәкәме, акчалата призмы?
— Хәзер акча заманасы, шуңа акчадыр.
— Авылмы, шәһәрме?
— Авыл. Авыл баласы булганга авыл якынрак.
— Иң яраткан урының?
— Авылдагы буада.
— Өйдә утырумы, сәяхәт итүме?
— Сәяхәт.
— Көрәштә откан иң кадерле бүләгең?
— Сабантуйда откан беренче тәкә — минем өчен хәзер дә иң зур һәм иң кадерле бүләк. 17 яшьтә Зәй районы Сабан туенда абсолют батыр калган идем.
— Тормыш девизың?
— Бары алга һәм беркайчан да бирешмәскә!
Галерея: Көрәшче Радик Сәлахов белән интервью