«Җиңүемне әтигә багышлыйм», яки «Манзара-2021»дә күргән чын татар көрәше турында
Гыйнвар уртасы, тышта буран, ә циркта көрәш бәйрәме. Чемпион билбавына лаек булып, җиңүен әтисенә багышлаган яшь батыр Радик Сәлаховның көрәш легендалары булган Муса Галләмов һәм Раил Нургалиевны җиңеп чыгу тарихы һәм «Манзара»да күргәннәр турында әлеге репортажда.
Гыйнвар урталарында циркка килеп көрәш карау матур традициягә әйләнеп килә. Тышта буран котыра, себереп-себереп искән җилгә каршы тездән көрт ярып, җылыга керәсең һәм эрисең. Бинасы да артык җылы түгел инде аның. Тик аренага кереп утырып, ут кебек көрәш карый башлагач, тыштагы бураны да, себереп-себереп искән себер җилләре әллә кая китеп онытыла шунда. Кыш уртасында мае чыжлап торган таба кебек кызган келәмдә ыжгырып торган иң көчле көрәшчеләрнең үзләрен дә, көндәшләрен дә аямыйча көрәшкәннәрен карауга ирешкәнсең икән — син бәхетле татар.
Цирктан чыккач та, бөтен кешенең бөтен җиреннән пар күтәрелеп бара. Шушы манзараны үз күзләрең белән күргәч, әллә ничек рәхәт булып, йөрәкләр чемердәп куя минем. Татар көрәшчеләре пыр тузып, келәм бүлешкәндә, тамашачылар урыннарында тик кенә утыра алмыйча, тамак ярыларын ерта-ерта «Чиста-а-а-а!!!» дип ярсый-ярсый кычкырганда, татар җырчылары чыгып, татарча җырлаганда «булды, беттек, таралышабыз» дип утыру оятсызлык һәм хурлык булачак.
«Манзара» — ул татар ирләрен бер урынга җыя алган чара. Зөлфәт Зиннуровның «Без — авыл егетләре» дигән җыры «Манзара»га багышлап язылган кебек булып китә кайвакыт. Цирк аренасы — авыл егетләре өчен җан атарга килгән авыл егетләренең берләшү урынына әверелде. Мин үзем авыл белән көрәш турында сәгатьләр түгел, көннәр буе сөйләшеп утыра ала торган кеше. Монда алар икесе бер җирдә тач итеп туры килде. Әйтәм бит, бәхетле татар.
Моны Салават Фәтхетдинов та раслады. «Чакыруыгызга рәхмәт, чакырмасагыз да килә идем», — дип финалга кадәр ике җыр җырлап алды ул. Чакырмасаң да килә торган җиргә әйләнде «Манзара». Көрәшнең дәрәҗәсе дә, сыйфаты да, кадере дә артты.
«Манзара»ның 12 батыры һәм жирәбә турында
«Манзара»да быел унике көрәшче генә абсолют батыр исеме өчен көрәште. Алар — Зәй, Әлмәт батыры Радик Сәлахов, Теләче батыры Муса Галләмов, Биектау батыры Раил Нургалиев, Чаллы батыры Элдар Хәмитов, Саба батыры Дилүс Закиров, Минзәлә, Сарман батыры Ришат Гайнетдинов, Балтач батыры Рәдис Сәмигуллин, Мамадыш батыры Константин Морозов, Арча батыры Руслан Абдуллин, Башкортстаннан Айгиз Зәйнетдинов белән Айнур Сыртаев һәм Удмуртиядән Илдар Шабаев. Матбугат конференциясендә егермегә якын көрәшче булачак дип хәбәр иткән булсалар да, калган көрәшчеләр килеп тормауны кулай күргән булып чыкты. Тышта буран котыруны да исәпкә алганда, гаепләп була торган очрак түгел. Ярар, килмәгән, димәк, килмәгән.
Көрәштә уңыш елмаю дигән нәрсә бар. Уңыш елмаю — ул жирәбә әйбәт туры килү дигән сүз инде. «Манзара»да исә жирәбәне бөтен халык каршысында үткәрәләр. Зур әйләнә торган савытны алып менәләр дә, баш хөкемдар конвертларны алып, кемгә кем туры килгәнен ачыклый. Беренче әйләнештә сигез генә көрәшче көрәште, калган дүртесе так калды. Шулчак аларның йөзендә бәхет чаткылары пәйдә булган сыман. Көне буе күренмәгән кояш каяндыр балкып килде дә чыкты инде.
Ә Айнур Сыртаев бераз пошаманлыкка төшкән кыяфәттә иде. Беренче әйләнештә үк аңа аның өчен иң уңайсыз көндәш — Раил Нургалиев эләкте. Сыртаев белән Нургалиев Россия беренчелекләренең финалында да еш очраша. Эшли дә кебек, күтәрә дә кебек, көчле дә кебек Башкортстан көрәшчесе, тик азактан барыбер Раилнең кулын күтәрә хөкемдар абзый. «Манзара”да да шулай булды. Тик бу юлы Раил алгарак киттеп отты Сыртаевны. Айнур тамаша уртасында инде цирк ишегеннән чыгып бара иде.
Үзенчәлеклеләрдән үзенчәлекле Раил абый Нургалиевның җиңелү тарихы
Көрәштә авыр үлчәү авырлыгында феноменаль Муса Галләмов белән Раил Нургалиев исемнәре тешсез әбиләргә дә, бишектәге бәбиләргә дә билгеле. Шуңа күрә Раил яки Мусаның отачагына чын күңелдән ышанган кешеләр гаҗәп түгел. Шулай да, Раилгә дә, Мусага да көндәшлек күрсәтә алган батыр егетләребез барын бу юлы кабат Зәй, Әлмәт батыры Радик Сәлахов исбатлады. Узган Татарстан беренчелеге искә төшеп, күңелләр дә тулып китте әле шунда. Татарстанда да Радик башта Раилне, аннары финалда Мусаны җиңеп, чемпион калган иде. 27 яшьлек батыр «Манзара»да да шушы уңышын кабатлады.
Раил Нургалиев белән Радик Сәлахов икенче әйләнештә тартышты. Татарстан беренчелегенең ярымфиналында да ярты сәгать тирәсе көрәшкәннәр иде алар. Раил оста ул, бил бирмәү кебегрәк эшләр белән кызыксынып китә кайвакыт. Ә үзенә бил бирмиләр икән, кызыксынып түгел, кызып киткәли. Селтәнеп тә алган була, йөзләре дә кызарып китә шунда. Келәмдә шулай итә дә, коридорда май кояшы кебек һәркем белән кул бирешеп, көлеп йөри тагын үзе.
Бу юлы да Сәлахов белән Нургалиев бил өчен тарткалашып алды. Нургалиев оста да, Радик та аның белән беренче тапкыр гына көрәшми шул инде. Нургалиевның ике кисәтүе һәм Радик үзе эшләгән ике балл аркасында исәп 4:0 булып барганда Раил аягын авырттырды һәм көрәшеп бетермичә, чыгып китте. Икенче тәнәфестә шар көлеп, автограф таратып йөрде тагын үзе. Үзенчәлеклеләрдән үзенчәлекле инде безнең Раил абый Нургалиев. Бу урында өч тапкыр төкереп куярга кирәк, күз тимәсенгә.
Зәй егете Радик Сәлаховның Теләче батыры Муса Галләмовны җиңү кыйссасы
Чемпион билбавы исә коридорда фотога төшә торган махсус урында торды. Кем тели, шул билбау белән фотога төшеп, инстаграмда үзенең кая, ничек, кем белән йөргәнен хәбәр итә ала иде, кыскасы. Ә Муса төшмәде. «Ул минеке түгел әле. Җиңсәм, бергә төшәрбез. Җиңмәсәм, бөтенләй төшмәячәкмен», — дигән иде ул, календарьларга бергәләп автограф куйганда. Мусасыз гына төштеләр инде шуңа күрә фотографияләргә. «Манзара»дан соң да.
Финал көрәше башлану белән Муса Галләмов алга ыргылды һәм бер баллык алым эшләде. Аннары Радик ятты дип, бер кисәтү чәпеп куйды хөкемдарлар. Алга таба Муса рәттән ике актив алым эшләде дә, Радикка автомат рәвештә икенче кисәтү бирделәр. Бу урында Муса өчен җан атучылар уйларында гына мәҗлес кора башлаган иде инде.
Трибуналардан «Муса, давай!», «Мусаа-а-а-аа!», «Галләмов, бирешмә!», «Теләче чемпион!” дип яңгыраган тавышларга бер җире дә селкенмәде Радикның. Бөтен аренаның көндәшеңнең исемен шар ярып кычкырып утыруы психик халәткә дә бәрә торган алым булып санала бит әле. Сәлахов тимер кебек егет икән. Күзләре дә усал түгел аның, кайбер көрәшчеләр кебек сөзеп тә карамый, тыныч кына сөйләшә, каты итеп көрәшә, мөлдерәп карап тора инде үзе. Күпләрнең аны аркасыннан кагып сөеп аласы да килгәндер әле.
Ә менә сөлгеләрне бәйләгәч, Радик матур мәгънәдә бәйдән ычкынды: тотты да атты Мусаны башта ике баллык, аннары бер баллык алым белән. Мусага автомат рәвештә кисәтү бирелде. Егетләр алҗыдылар да, ахрысы, әмма җиңелергә беркемнең дә бернинди дә уе юк икәне маңгайларыннан аккан тирләреннән үк күренеп тора иде.
Муса кисәтүдән соң бераз айнып китте бугай, атты Радикны бер баллык алым белән. Шул хөрмәттән горур атлап келәмне бер әйләнеп тә килде. Инде тагын бер күтәреп салырга талпынган иде, көндәше ярдәме белән аркасына ятты һәм шунда аягын да каерды. Соңгы утыз секундны алар сөлгеләрне тоткан килеш кенә үткәрделәр һәм биш секунд калганда Муса Радикның биленә кагып алды, янәсе, «булды, җиңдең». Муса сөлгесен чишеп, кулына алды да идәнгә ыргытты һәм келәм кырыена барып йөз түбән капланып ауды. Радик келәмнең бер ягында сәҗдәгә китсә, икенче ягында Муса ята иде. Бик тә кызык мизгел булды ул.
Финалдан соң Радикны көндәшләрен имгәткәнгә тәнкыйтьләп тә алдылар инде. Раил дә аягын авырттырды, ярымфиналда Элдар Хәмитов та имгәнде, Муса да аягын имгәтте бит. Муса аксап кына, көч-хәл белән бүләкләүнең беткәнен көтеп, басып торды. Ә җиңсә, «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә ике тапкыр чемпион билбавына лаек булган беренче батыр дип тарихка кереп калыр иде дип уйлады күп тамашачылар. 2019 елгы «Манзара»да Радик белән Муса финалда очрашканнар иде. Ул чакта әлсерәгән Радикны Муса отып чыкты, ә бу юлы Радик өстен булды. Радик үзе әйтмешли, келәм түгәрәк бит, нишләтәсең инде.
«Бу җиңүемне әтиемә багышлыйм»
Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов озак сөйләргә ярамый дия-дия, көрәшчеләргә дә, көрәшчеләрнең хатыннары, балалары, әниләре-әтиләренә дә, тамашачыларга да, оештыручыларга да, җырчыларга да рәхмәт сүзләрен әйтеп, русча да, татарча да матур-матур җөмләләрне төзде дә тезде. Радикка билбауны тапшырганда шаяртып та алды әле. «Радикка бер еллык тәнәфес булышкан», — диде.
Хәтерләсәгез, ямьсез кул хәрәкәте күрсәтүе сәбәпле, бер елга көрәштән азат иткәннәр иде Сәлаховны. Бер елдан соң ул кире кайтты да, Татарстанда да, «Манзара»да да урды гына бүләкләрне. Дөрес, яшьләр дә үссен, яшьләр дә булдырсыннар.
Радик көрәшкән һәр алышта алып баручы бер сүзне тәкрарлады: «Радикның тренеры — әтисе Сирин Сәлахов». Кызганыч, Сирин Сәлахов узган елны дөнья куйды. Радик исә бу җиңүен әтисенә багышлады. «Бу җиңүемне әтигә багышлыйсым килә», — диде ул билбавына кулы белән чатырдатып ябышкан көе. Мондый уллар белән горурланмаслык түгел шул.
75 кг: «Матур көрәшсәм, ярты елдан соң өйләнәм»
«Манзара»да быел 130 кг га кадәр булган гына көрәшчеләр бил алышмады бит әле. 75 кг га кадәр булган үлчәү авырлыгындагы иганәчеләр теләге буенча оештырылган көрәшләрне карарга туры килде безгә. Дүрт егет — дүрт урын. Егетләрнең дә асылларын җыйганнар. 70 кг да көрәшүче лидерларның берсе — Алабуга егете Ислам Фәләхов, Биектау өчен көрәшүче Булат Юнысов, 65тә көрәшүче тәҗрибәле Чаллы көрәшчесе Ленар Садыйков һәм узган Татарстан беренчелегендә 75 кг авырлыкта беренче тапкыр чемпион калган, феноменаль Ренас Кәлимуллинның бертуган энекәше Рафаэль Кәлимуллин бил алышты.
Жирәбә буенча, беренче булып Ислам Фәләхов белән Рафаэль Кәлимуллин тартышты. Без берәр матур көрәш күрсәк: «Бу алыш көрәш дәреслекләренә кертерлек булды», - дияргә яратабыз. Ислам белән Рафаэль көрәше ул дәреслектә, һичшиксез, булырга тиеш. Берсе 1998, икенчесе 1999 елгы егетләр келәмдәге кызуның нәрсә икәнен күрсәтте тамашачыларга. Әле алып баручы сүзләренчә, Рафаэль: «Матур көрәшсәм, ярты елдан соң өйләнәм», - дигән булган. Әле Рафаэльне келәм читендә көрәш йолдызы булып танылган абыйсы Ренас та канатландырып торды.
Башта Кәлимуллин рәттән бер баллык ике алым ясап ыргылды, тик Ислам аны тиз куып тотты: ике баллык алым белән күтәреп салды Рафаэльне. Аннары икесе дә икешәр кисәтү алдылар. Исәп 5:5 булып барганда, Кәлимуллин бер баллык матур алым ясады. Ислам да рәттән ике актив алым белән үзенә бер балл өстәде. Монда ялгышырга ярамый: баллар тигез, шул ук вакытта кисәтүләр дә тигез бит. Тик ялгышты Кәлимуллин. Рафаэль соңгы секундларда өченче кисәтүен алып, финалга чыга алмыйча калды.
75 кг: «Әйдә, КАМАЗ кебек!»
Ә Ислам Фәләхов финалда Булат Юнысовны җиңеп чыккан Ленар Садыйков белән очрашты. Бу очрашуны да җиңелләрдән булды дип әйтергә тел әйләнми. Ленар Садыйков - тәҗрибәле көрәшче, тик финалларда ул иң югары ноктага менеп җитә алмый икән. Бу юлы Ленарга җан атарга дип ярты Чаллы килгән кебек булып тоелды миңа. «Ленар, көрәш! Без сиңа ышанабыз!», «Ленар, әйдә КАМАЗ кебек», — дип җан атты Чаллы егетләре.
Ислам җиңде. Иң истә калган алым да шушы пар очрашуында булды. Ленар Исламны күтәреп алып, аркасына салды. Келәмдәге хөкемдар, кулын өскә күтәреп, чиста диде. Китте акырыш, китте бакырыш, Ленарны күкләргә чөеп мактарга әзер иде бу вакытта тамашачы халкы. Бер яктан «Чиста!», икенче яктан «Ике балл!» дип ярсый-ярсый кычкырды тамашачылар. Видеоны биш-алты тапкыр карагач, баш хөкемдар бу алымны ике баллык дип бәяләде. Әллә шушы хәлдән соң, әллә башка сәбәпләре булды, әллә Ленар төшенкелеккә бирелде, әллә алҗыды... Ислам рәттән башта бер, аннары ике баллык алымнар ясап, алга ыргылды. Ленарның эшләгән соңгы баллы да Исламның җиңүенә йогынты ясамады.
Ислам Фәләхов 75 кг га кадәр үлчәү авырлыгында 2021 елгы «Манзара»да батыр калды һәм утыз мең күләмендәге акчага ия булды. Икенче урын иясе Ленар Садыйковка - егерме мең, ә ике өченче урынны яулаган Рафаэль Кәлимуллин белән Булат Юнысовка ун мең күләмендә акча бүләк иттеләр. Келәм түгәрәк, ә егетләр тимер кебек!
Айдар Шәймәрданов — Илшат Идиатов көрәше: «Арчаны „позорить“ итмә инде»
Иң көтелгән алыш «Манзара»ның җитәкчесе Айдар Шәймәрданов белән Арчадан танылган көрәшче һәм тренер Илшат Идиатов арасында булачак дип хәбәр иткән идек. Арчалылар да эшелоннары белән җыелып килгәннәр иде Илшат абыйлары өчен җан атарга. «Манзара»га багышланган матбугат конференциясендә алар икесе дә каты итеп әзерләнәбез дигәннәр иде безгә. Айдар хәтта Раил Нургалиевтан көрәш дәресләре дә алган булып чыкты.
Келәмгә Илшат горур һәм үз-үзенә ышанган кыяфәттә чыкты, ә Айдарның йөзендә дулкынлану чалымнары да күренде кебек. Тик Илшат Айдарның әзерлегенә әзер булмаган икән. Айдар көрәш башлану белән алга ыргылды. Айдар күтәреп ала, аннары Илшат селтәп сала. Кыскасы, бу алыш 5:3 исәбе белән Айдар Шәймәрданов файдасын тәмамланды. И Арча егетләре котырынды инде, и котырынды! «Илшат, цирк куйма монда!», «Арчаны „позорить“ итмә инде», «Илшат абый, әйдә инде» ише сүзләр циркның тышкы ягына да ишетелеп торгандыр, мөгаен.
Илшат Идиатов матбугат конференциясендә үк: «Мин акча өчен көрәшмим. Ничә сум икәнен дә белмим, ул миңа кирәк тә түгел. Айдар миңа „вызов“ ясады, мин ризалаштым», — дигән иде. Кемнең көчлерәк икәнен келәм күрсәтте, ә менә призга куелган илле меңне урталайга бүлеп, икесенә дә егерме бишәр мең тапшырдылар. Тапшырган кешесе — шушы алышка кырык меңне салган Владимир Бондаренко. «Манзара»ны карар өчен Америкадан кайткан, ди. Әле ул келәмгә күтәрелеп, барча халыкны сәламләп тә алды. Д-дәрәҗә.
Илшат Идиатов «Манзара»дан соң Айдарның әзерлек дәрәҗәсенә әзер булмавын сөйләде.
— Айдар бу юлы көчлерәк булды. Мин аның алымына әзер булмадым. Мин «чыгам да отам» дип ышаныбрак чыктым, — диде ул.
Илшат Идиатов Айдар Шәймәрдановтан реванш та сораган икән инде. Айдар бу хакта үз фикерен әйтте.
— Ничек булды — шулай булды инде. Мин Илшатның ике алымына гына әзерләндем. Минем бәхет — «Батырлар» тапшыруында эшләү аркасында миндә Илшатның бөтен видеосы бар. Ике атна эчендә һәр видеоны өйрәндем. Көрәшче халкы мактанырга ярата бит инде. Нишлисең инде, мин җиңдем. Илшат кайбер мизгелләрне сизми дә калды. Шунысы борчый: Илшат миңа реванш ыргытты. Каршы килсәм, курка диләр инде. Бәлки киләсе «Манзара»да очрашырбыз. Иганәчеләр булса, без каршы түгел, — диде Айдар Шәймәрданов.
Милли киемле, кыска буйлы хөкемдарлар
«Манзара»да иң истә калган матур әйбер — ул хөкемдарларның киемнәре һәм хөкемдарлар үзләре. Комплектация буенча сайлап алганнар диярсең үзләрен. Ялт-йолт итеп кенә йөгереп йөри торган җитез, кечкенә буйлы, тәҗрибәле Миңнерахман Ваккасов белән игезәк Ленар һәм Динар Зиннәтуллиннар хөкемдарлык итте.
Башларында түбәтәй, өсләрендә милли бизәкле камзул, йөриләр өчәүләп тезелеп, дөньяны матурлап. Сүз уңаеннан, Миңнерахман абый Ваккасовның туган көне дә бит әле. Көрәш дөньясында иң хөрмәт ителгән, иң тәҗрибәле хөкемдар ул. Тышта буран котыра, ә цирк эчендә кызу, өстәвенә, май кояшы кебек балкып торучы хөкемдарлар йөри бер рәткә тезелеп.
«Манзара», рәхмәт!
2021 елгы «Манзара»да машина уйнатылмады. Быел берничә көнкүреш җиһазы уйнаттылар тамашачылар арасында. Лототронда болгатылган билетларны абсолют батыр Радик Сәлахов сайлап алды. Беренче билетны алу белән, и ябырылды халык келәмгә. «Әйтмәдегез бит салырга кирәклеген», - дип талаша-талаша, соңлап кына уңышларын сынап карарга булдылар кайбер тамашачылар. Циркның иң өстендә утыручыларның төшкәнен, билетны салганын, аннары кире менеп киткәнен дә көтеп тордык. Көрәш белән иләсләнгән башларны беркем дә бутый да, кәефләрне беркем дә төшерә алмый иде инде.
Көндезге бердә башланган «Манзара» җиденче яртыларда бетте. Халык киемнәрен алып, карны ера-ера өйләренә ашыкты. «Манзара»да булган кызу хатирәләр җаннарын һаман да җылытып торадыр әле. «Манзара», рәхмәт!