«Манзара»-2025: «Үзең эшлә!», Раил китте...
Быел «Манзара» спорт һәм музыка премиясе көрәш буенча Татарстан чемпионаты белән бер көнне узды. Яңа рекордлар, моңсу саубуллашу, «югалган» билбау һәм Әгерҗеләрдән көрәш турында «Интертат» репортажы.
Көрәш дөньясында 2 төп вакыйга быел берләштергән форматта узды. Көрәш буенча Татарстан чемпионатының беренче этабы 20 декабрь көнне узган иде, анда призлы урыннар һәм финалда көрәшәчәк парлар билгеле булды. Димәк, көрәшчеләрнең бер-берсен җентекләп «өйрәнергә» 1 ай вакыты булган.
Татарстан чемпионатын бушка карарга күнеккән халык быел билетлар алып килеп утырырга мәҗбүр иде. Хәер, 2 чараның бергә узуы үз ролен уйнамый калмады бугай, «Корстон» залында буш урыннар юк иде диярлек. Залының да затлысын сайлаган оештыручылар. Моңа кадәр «Манзара» берничә тапкыр циркта, «Пирамида»да һәм «Ак барс» көрәш сараенда узган иде.
Комфорт дигән әйбер барыбер дә сизелә. Без тамашачыны тәрбияләргә телибез. Әгәр дә бүгенге көндә көрәшне республикабызның бренды дип атыйбыз икән, ул иң яхшы урыннарда, Рәисебез, министрларыбыз катнашында узарга тиеш, дип уйлыйбыз. Бу – елга бер тапкыр була торган чараларыбызның берсе. Бәлки, әзрәк «мөгез чыгару» да булыр, тамашачы да башкача кабул итәр, – дигән иде «Манзара» спорт-музыка премиясенең продюсеры Айдар Шәймәрданов чарага багышланган матбугат очрашуында.
Залга узуга, «Корстон» уртасына матур гына келәм урнаштырылган, келәмне төрле яктан урап йомшак урындыклар тезелгән, янда – сәхнә, анда артистлардан иң беренче булып чыгып, Зөфәр Хәйретдинов «Авыл киче»н җырлады. Бу җырны әле моңа кадәр ир-ат башкаруында ишеткән юк иде, кызык булды, «чишмәләрдә керләр чайкап, чәчемне тарыйм әле» өлеше – аеруча.
Чараларны Айзилә Батырханова алып барды, ул, матур итеп, артистларны һәм рәсми затларны игълан итеп торды, көрәшкә кысылмады, ә келәм өчен Радик Сабиров җаваплы иде. Ул, көрәшне бик үк аңлап бетермәгән тамашачылар өчен дә барысын җентекләп шәрехләп барды.
«Көрәшеп һәм җиңеп яшик!»
Килгән кунакларны һәм көрәшчеләрне мәртәбәле кунаклар – Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сәламләде.
Көрәш белән яшибез, көрәш белән бәйле тарихыбыз, бүген илебез язмышы көрәштә. Бүгенге келәмдә җиңелергә дә мөмкин, әмма ил язмышы өчен көрәштә безгә җиңелергә ярамый. Егетләргә – матур көрәш, безнең алдыбыздагы келәм ул безнең татар халкын, милли традицияләребезне, эчке ныклыгыбызны чын мәгънәсендә көзге кебек күрсәтә. Көрәшеп һәм җиңеп яшик! – диде Марат Әхмәтов.
«Махсус Раилне карарга килә идек»
Чемпионатның иң кызык мизгелләренә тукталсак... Раил Нургалиев рәсми келәмдә башка көрәшмәячәген игълан итте. Монысы кызык дип түгел, иң моңсу мизгел дип әйтү дөресрәктер инде. Алда без аны тренер буларак күрә алачакбыз, шулай да Раил бөтенләй китәм дип «кырт кисмәде», «Манзара»да берәр көчле көрәшче минем белән бил алышырга теләк тудырса, чыгам, әзерләнәм», диде. Аны туган районы Теләче Сабантуйларында да күреп булачак. Шулай итеп, Раилнең көрәшүен карарга теләсәгез, Теләче Сабантуена барырга туры киләчәк инде. Көлеп әйтүем түгел, залда да, хәбәр интернетта чыккач та – «махсус Раилне карарга килә идек» дигән хәбәрләр күп күренде. Килгән тамашачылар Раилне аягүрә басып, алкышларга күмеп озатты, батыр үзе дә күз яшьләрен тыя алмады.
Раилнең соңгы бил алышуы җиңел булмады, көндәше Марат Миначев белән келәм буйлап икәүләшеп бик озак «аунадылар», бер алымда аска ук төшеп китә яздылар. Раилнең соңгы рәсми бил алышуы булса да, Марат болай гына бирешергә теләмәде. Шулай да нәтиҗәдә, күбрәк баллар җыеп, Раил Нургалиев 11нче тапкыр Татарстан чемпионы булды һәм үз рекордын яңартты.
Чемпионатның тагын бер рекордсмены – Радик Салахов булды. Ул, Данияр Сәлимуллин белән бил алышып, 130 кг үлчәү авырлыгында шулай ук 11 тапкыр Татарстан чемпионы исемен алды.
«Үзең эшлә!»
Тагын бер кызык алышларның берсе Булат Мусин белән Егор Такарлыков арасында булды. Көндәшләр озак кына бер-берсен билбаудан эләктерә алмый «интекте». Бер мәлне Булатка залдан бер абый бик каты итеп: «Үзең эшлә-ә, үзең эшлә!» – дип кычкырды.
Көрәшнең төп үзенчәлеге дә шунда: монда оялчан халык юк. Нәрсәдер ошамый икән – халык тамак ярып кычкыра башлый. Олы-олы ир-атларның: «Ятты бит! Ятты!» – дип, бөтен дөньяны җимертеп акырганнарын тагын кайда күрер идек әле.
Теге абыйдан: «Үзең эшлә» ничек була соң ул?» – дип сораган идем: «Әнә, Егорга «на поводу» бара бит, аңа «инициативаны» үзенә алырга кирәк», – диде ул, аңлатып.
Шулай да Булатның «үзең эшлә» белән проблемалар юк бугай. Без аны медиакиңлекләрдә иң танылган спортчы буларак беләбез, шул ук вакытта ул модель һәм актер да әле. «Кемгә – нәрсә, кәҗәгә – кәбестә» дигәндәй, журналистларга да ул үзенең «Раиф» нефть компаниясе белән килешү төзүен сөйләде:
Көрәшкә битараф булмаган компанияләр булганда көрәш тагын да үсәр. Бу – әлеге спорт төре үсешендә иң мөһим адымнарның берсе. Үзеңне дөрес итеп күрсәтә белергә кирәк, шул очракта, компанияләр үзләре күрәләр. Көрәш хәзер халыкара дәрәҗәгә күтәрелеп бара, көрәшчеләр һәрбер тәкъдимгә ачык, көрәштә эз калдырасылары килә икән, мөрәҗәгать итсеннәр.
Бер гаиләдә ике чемпион – абыйлы-энеле Кәлимуллиннар икесе дә Татарстан чемпионы исеменә лаек булдылар. Ренас Кәлимуллин 85 кг үлчәү авырлыгында, ә энесе Рафаэль Кәлимуллин 80 кг үлчәү авырлыгында чемпион калды.
«Келәмдә – Әгерҗеләр»
Татарстан чемпионаты уңышлы гына тәмамланып, җиңүчеләр бүләкләнгәч, икенче чара – «Манзара» спорт һәм музыка премиясе башланып китте. Тантана ачылышында Әгерҗеләр бик матур пролог күрсәтте. Барлык булган биючеләр, гимнасткалар, спортчылар, өлкән яшьтәге музыкант абый-апалар – районда кемнәр бар, барысы да ул көнне Казанда булгандыр. Әгерҗеләргә мондый җитди әзерлек өчен – афәрин, бик матур һәм эчтәлекле булды!
«Без боларны белмибез бит»
«Манзара» келәмендә дә асылда Әгерҗе көрәшчеләрен күрдек. Махсус Самара өлкәсеннән килгән Кәрим Рузметов һәм Ханты-Манси автономияле округыннан Игорь Волобуев матч реваншта көрәште, төрле районнар арасында 3 титуллы алыш оештырылды. «Манзара»ның бер «фишкасы» инде ул, һәр ел төрле-төрле юнәлешләрдә эшләп карау. Былтыр көрәшчеләр 3 лигада көч сынашкан иде. Быел исә олы, тәҗрибәле көрәшчеләрне махсус матч-реваншта гына күрдек.
«Манзара»да халык инде бераз пассивланды, ярсып-ярсып кычкыручылар, югары тонда көрәшчеләрне нәрсәгәдер «өйрәтүче»ләр булмады. Әгерҗедән авылдашы Илнур Хәбибуллин өчен бик каты җанатып, «Илнур, Илнур!» дип сузган ханым гына истә калган.
Арада «без боларны белмибез бит» дигән сүзләр дә ишетелде. Шулай инде, ни дисәң дә, халыкны «исемнәр» кызыксындыра. Залда махсус рәвештә аерым бер көрәшчене карарга килүчеләр дә аз булмагандыр.
«Манзара» музыка премиясе икәнен дә истә тотып, чарага һәр елны төрле җырчылар чакырыла. Гадәттә җыр бүлегенең төп кунагы Салават була иде, кызганыч, инде икенче ел Салават абыйның «Манзара»да күренгәне юк. Быел исә премиянең «Ел җырчысы» номинациясендә Татарстанның халык артисткасы Зәйнәб Фәрхетдинова бүләкләнде.
Ә Салават урынына Мөнир Рахмаев булды. Ул үзенең «фирменный» биюен бии-бии, көрәшчеләрдән «Уфтанма»ны җырлатты.
«Билбаусыз «Манзара»
Премиянең тагын бер үзенчәлеге быел төп бүләк – билбау бумады. Дөресрәге, аны бирерлек көрәшче дә юк иде кебек. Бу – һәр ел тулы бер шоу карарга күнеккән тамашачыларны бераз шок хәлендә калдырды. Залда «Бетте дәмени?» дигәнрәк сораулар яңгырады. Спортчыларны үз авырлыкларында җиңүләре өчен бүләкләделәр һәм лотерея уйнаттылар. Лотерея уйнату – «Манзара»ның тагын бер күркәм гадәте инде ул, ансыз бәйрәм – бәйрәм түгел. Быел да традицион рәвештә тамашачылар арасында суыткычлар, иттарткычлар һәм башка кирәк-яраклар уйнатылды. «Бездә 5 меңнән дә ким булган әйбер юк, сыйфатлы, кыйбатлылар гына», – дип искәрткән иде Айдар Шәймәрданов матбугат конференциясендә.
Киләсе елга «Манзара» юбилеен – 10 еллыгын бәйрәм итәчәк, әлеге бәйрәмне оештыручылар зурлап үткәрергә ниятли. Ни генә булса да, аларга уңышлар телик, татар халкына мондый бәйгеләр һичшиксез кирәк.
Көрәш буенча Татарстан чемпионаты җиңүчеләре исемлеге:
60 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Илфат Миңнегалиев
2 урын – Рубин Рәҗәпов
3 урын – Фирзәр Гыйниятов
3 урын – Ришат Исхаков
65 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Илнар Закиров
2 урын – Илназ Хәмидуллин
3 урын – Илсур Гыймадетдинов
3 урын – Илназ Димиев
70 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Ислам Фәләхов
2 урын – Артур Хәкимов
3 урын – Алексей Сергиванов
3 урын – Искәндәр Гарифҗанов
75 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Рамил Синәкаев
2 урын – Булат Гаделшин
3 урын – Чыңгыз Агаларов
3 урын – Динар Кәримуллин
80 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Рафаэль Кәлимуллин
2 урын – Айнур Нургалиев
3 урын – Данир Муликов
3 урын – Марат Кәримов
85 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Ренас Кәлимуллин
2 урын – Динияр Муратов
3 урын – Ислам Шәйдуллин
3 урын – Рамиз Исрафилов
90 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Азат Гәбдрәшитов
2 урын – Илнур Камалов
3 урын – Айдар Әхмәтов
3 урын – Илнур Сафин
100 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Булат Мусин
2 урын – Егор Такарлыков
3 урын – Айгиз Зәйнетдинов
3 урын – Илшат Фазылҗанов
115 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Раиль Нургалиев
2 урын – Марат Миначев
3 урын – Рифат Ахунҗанов
3 урын – Наил Зәйнуллин
130 кг үлчәү авылыгы:
1 урын – Радик Салахов
2 урын – Данияр Сәлимуллин
3 урын – Зөлфәт Гарифуллин
3 урын – Раиль Марков
130+ кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Ранис Гыйләҗетдинов
2 урын – Альберт Ситдыйков
3 урын – Константин Морозов
3 урын – Ринат Дәүләтшин
Гомуми баллар буенча беренчелекне Чаллы командасы яулады. Икенче – «Зилант» командасы, өченче урын – Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары командаларында.