Раил Нургалиев соңгы тапкыр рәсми келәмдә көрәште: «Рәхмәт, татар халкым!»
Танылган көрәшче Раил Нургалиев Татарстан чемпионаты финалында 11нче тапкыр җиңү яулап, яңа рекорд куеп, рәсми ярышларда башка көрәшмәячәге турында иглъан итте.
«Рәхмәт сезгә, җанатарларым, рәхмәт, татар халкым, сезнең алда баш иям», – диде Раил тамашачыларга, үзенең саубуллашу сүзләрен җиткереп. Көрәш буенча Татарстан чемпионатында батырны басып, алкышларга күмеп озаттылар. Раил дә күз яшьләрен тыя алмады.
Соңрак көрәшче журналистлар сорауларына җавап бирде.
Раил, кыю карар, нишләп китәргә булдың?
– Алдан уйлап йөрмәдем, китәргә дә кирәк бит инде, яшьләр дә бар. 20 еллап олылар арасында көрәшәм. 2003 елда килгәч, Россия чемпионы булып калган идем, шуннан бирле көрәштә. Төрле вакытлар булды, Аллаһка шөкер. Барысына да зур рәхмәт, алга таба да үзебезнең татар көрәшен күтәрергә кирәк. Мин Теләче районыннан, алда үз районымны күтәрергә телим. Моңа хәтле дә районыбызда көчле көрәшчеләр булды, алга таба да булачак.
Кире кайтырга исәбең туса?
Мин, башка рәсми ярышларда көрәшмим, дидем. Ә болай «Манзара»да кем дә булса минем ярышуны тели икән, иң көчле көрәшчене куйсалар, мисал өчен, хәзерге вакытта көчле көрәшчеләрдән Муса Галләмов, Радик Сәлахов, Рәнис Гыйләҗетдиновны. Мин көрәшкә чыгам, әзерләнәм, әгәр кешеләргә кызык булса, уйларга мөмкин.
Тренерлык эшеңне дәвам итәчәксеңме?
Үз районымны күтәрәсем килә. Теләче белән бергә тренерлыкта булган егетләрне һәм яшьләребезне көрәшкә өйрәтеп, үзебезне Россия һәм Татарстан ярышларында күрсәтәчәкбез. Хәзер тренерлыкта да эшлим, үземнең эшемдә дә эшлим, барысын да бергә алып барырга тырышам.
Бүгенге җиңү бик авыр бирелде. (Татарстан чемпионаты финалында Раил танылган көрәшче Марат Миначев белән бил алышты – авт.)
Монда бит икенче төрле атмосфера, бер генә келәм. Бөтен кеше сиңа карап тора. Марат – яшь егет. Безнең яшь аермасы 10 яшь. Марат көчле әзерлекле, миңа каршы да әзерләнгән, көчле егет. Без аның белән күп тапкырлар очраштык, бер-беребезне беләбез. Чиста, матур көрәштек.