Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Малайлар Украина БТРын куып алып киткән Фәнис Хөсәеновка охшарга тырыша башлаган

news_top_970_100
Малайлар Украина БТРын куып алып киткән Фәнис Хөсәеновка охшарга тырыша башлаган
социаль челтәрдән

Халык героена әверелгән Фәнис Хөсәенов исеме үсеп килүче буын арасында да популяр булып киткән. Малайлар Фәнис Хөсәеновка охшарга тели, дип яза социаль челтәрләрдә «Безнең Башкортстан» төркеме.

Әбҗәлил районының Янгел (Йәнгел) авылы мәктәбенең 4нче сыйныфы укучылары махсус операция герое Фәнис Хөсәеновны Хәрби хәрәкәт ветераннары көнендә искә алган. «Халкыбызның бәхетле киләчәге өчен гомерен биргән героебызны искә алдык. Онытмыйбыз, хәтерлибез, горурланабыз», – дигән аларның сыйныф җитәкчесе Рәзилә Сәйфуллина. Укучылар Фәнис истәлегенә груша агачы да утырткан. 

Гел «бишле»гә генә укучы Язар Әхмәтҗанов исә Фәнисне кабатлап фотоларга төшкән. Фәнискә охшаса да охшар икән үзе!  Фотоларны «ВКонтакте» сәхифәсендә герой истәлегенә ачылган төркемгә дә урнаштырганнар. Аларны күреп, Фәниснең әнисе Фәридә ханым да Язарның тач улы булуын әйткән.

Башкортстанның Тәтешле районында туып үскән гап-гади егет – Фәнис Хөсәеновның даны Украинада дошман БТРын куып алып киткәннән соң таралган иде.  «Интертат»ка әңгәмәсендә Фәнис хезмәт итүнең үзе өчен намус эше булуын әйтте. «Әни безне өйдә качып ятар өчен тапмаган бит. Бернинди акчасы турында да уйлау булмады», – диде ул.

Кызганычка, Фәнискә махсус операциядән исән-сау кайту насыйп булмады. 2022 елның азагында аның һәлак булуы турындагы имеш-мимешләр йөри башлады. Соңрак бу хәбәрнең чын булуы ачыкланды. Фәнисне 2023 елның 17 гыйнварында туган авылы Яңа Кайпанга алып кайтып җирләделәр. 

 

 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100