Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Макеевкада һәлак Самара өлкәсе Мулла авылы имамы Ирек Насыйровны соңгы юлга озаттылар

news_top_970_100
Макеевкада һәлак Самара өлкәсе Мулла авылы имамы Ирек Насыйровны соңгы юлга озаттылар
Әнәс Мингалиев фотосы

Бүген Самара өлкәсе Елхов районы Мулла (Мулловка) авылында Макеевкада һәлак булган авыл имамы Ирек Насыйровны соңгы юлга озаттылар. 

Ирек Насыйров «Нур» мәдрәсәсендә дини белем алганнан соң, хәрби бурычын үтәп, армиядә хезмәт иткән. Аннан кайткач туган авылында имам булып эшли башлаган. Илдә өлешчә мобилизация башлангач, Ирек Насыйров та чакыру алган һәм махсус операциягә Донецк өлкәсенә җибәрелгән.

1 гыйнварга каршы төндә Донецк янындагы Макеевка шәһәрендә ракета һөҗүменә дучар ителгән хәрбиләр арасында, кызганычка, Ирек Насыйров та була.

Имам белән хушлашу мәрасиме туган авылында узган. Ирек Насыйровны соңгы юлга озатырга бик күп кеше килгән. Авылдашлары Ирек Насыйровның зыялы, гыйлемле, ярдәмчел булуы, яшь булуына карамастан, халык алдында ихтирам казануын әйтә. Фронтка киткәнче хәрби өйрәнүләр вакытында да ул хезмәттәшләренә терәк булып, аларны дингә өндәп, догалары белән ярдәм итеп торган. 

 

Фото: © http://samtatnews.ru/

 

Фото: © http://samtatnews.ru/

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100