Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Махсус кунак — Тямаев» — Элвин Грей Татарстанда бушлай концерт куя

Халыкның бу яңалыкка исе киткән.

news_top_970_100
«Махсус кунак — Тямаев» — Элвин Грей Татарстанда бушлай концерт куя
Рамил Гали

Элвин Грей Татарстанда бушлай концерт бирәчәк. Бу хакта ул үзенең инстаграмында хәбәр итә.

«Барыгызны да үземнең 25 август көнне үтәчәк сольный концертыма чакырам. Казаннан биш минут ераклыкта — Биектауда очрашабыз.

Махсус кунак — Фирдүс Тямаев. Тик бу төгәл түгел», — дип язган ул.

Халыкның бу яңалыкка исе киткән.

«Фирдүс хастаханәгә кергәч, иркенләп, мыскыл иткән кебек йөрисең. Хөрмәт бетте сиңа. Фирдүскә исән-сау терелеп чыгарга язсын»;

«Концертларына үз көче белән кеше җыя алмагач, Тямай исеме белән җыймакчы була»;

«Башка Татарстанда җырламыйм дип кычкырган идең түгелме соң?» — дип комментарийлар калдырганнар.

Элвин Грей белән Фирдүс Тямаев арасында быел яз көне низаг чыккан иде.

22 март көнне Фирдүс Тямаевның Миякә районындагы концерты өзелде. Татарстаннан 700 км юл үтеп килгән җырчыга, концерт башланыр алдыннан гына, подвалны су басу сәбәпле ут өзелүе турында әйттеләр. Аннары җырчының маршрут кәгазе булмавы, концертның шул сәбәпле булмаячагын аңлаттылар.

Фирдүс исә, үзе подвалны шәхси тикшерүен, анда барысы да тәртиптә булуны сөйләде. Бу ялган концертны булдырмас өчен уйлап чыгарылган булу турында әйтте.

Башкортстан Башлыгының ярдәмчесе Радик Юльякшин — җырчы Элвин Грей инстаграм сәхифәсендә Фирдүс Тямаевка мөрәҗәгать итте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100