Мәдәни саннар: салган һәм алган акчалар, һәм башкалар, һәм башкалар
Татарстан Мәдәният министрлыгы мәдәни елга йомгак ясады. Әлеге «йомгаклар» тәфсилләп язылган җыентык – республика мәдәнияте торышын күрсәткән гаять кызыклы белешмә. Бүген шушы җыентыктан кайбер мәгълүматны тәкъдим итәбез.
Иң мәдәни агартылган кешеләр – Апас белән Минзәләдә
Уртача алганда республиканың 1 кешесе ел дәвамында дәүләти һәм муниципаль мәдәният учреждениеләрендә 16 мәртәбә була. Моңа мәдәният тармагында белем бирүче учреждениеләр һәм кинотеатрлар керми. Бу – уртача алганда. Ягъни, кемдер гел була, кемдер булмый, уртачасы – 16. Ә инде районнар буенча карасак, Апас районының һәр кешесе 53 мәдәни чарада булган, Минзәлә – 52, Актаныш – 46, Саба һәм Спас – 41. Ә иң азы – Әлмәт, Казан – 10нан да ким. Лениногорск, Чирмешән, Сарман, Чистай районнарында да 20дән артык түгел.
Министрлыкның ел горурлыгы № 1
Министрлыкның 2022 ел горурлыгы – Фешин исемендәге Казан Сынлы сәнгать училищесы карамагындагы Креатив индустрияләр мәктәбе. Быел анда «Дизайн», «Фотовидеопроизводство», «Анимация», «Интерактив компьютер технологияләре» юнәлешләре буенча 90 бала белем ала.
Быел тагын 2 Креатив индустрия мәктәбе ачыла. Берсе – Әлмәттә: Әлмәт балалар сәнгать мәктәбендә (финанс күләме – 119,2 млн сум, шуның 71,5 млн ы – федераль бюджеттан); икенчесе – Түбән Камада: Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятендә (финанс күләме – 103,5 млн сум, шуның 62,1 млн ы – федераль бюджеттан).
Министрлыкның ел горурлыгы № 2
«Пушкин карта»сы күрсәткечләре дә – Татарстанның горурлыгы. Аны куллану буенча Татарстан Мәскәү белән Питердан соң 3нче урында.
Саннарга карасак, республикада «Пушкин картасы»н 337 мең потенциал кулланучы (14 – 22 яшьлекләр) бар икән. 2022 елның 31 декабренә «Пушкин картасы» мобиль кушымтасында 230 101 граждан теркәлгән.
«Татарстан – илкүләм «Пушкин картасы» проекты буенча лидерларның берсе. Шул ук вакытта картаны алучыларның 68,3 проценты карта лимиты белән каралган акча күләмен тулысынча файдаланмаган. Барлык муниципаль районнардан, бигрәк тә Ютазы, Спас һәм Тәтеш районнарыннан, бу юнәлештә эшне көчәйтүләрен сорыйм. Бу – сезнең бюджеттан тыш чыганак», – диде Ирада Әюпова докладында.
«PRO.Культура.РФ» порталында «Пушкин картасы» буенча хезмәт күрсәтүче буларак, Татарстан Республикасының 511 оешмасы теркәлгән, һәм алар 413,8 млн лык билет сатканнар. Моннан 1 ел элек, мәсәлән, андый оешмалар 243 кенә булган. Бу яхшымы, начармы – кайсы яктан карыйсың бит.
Сүз уңаеннан, үткән ел «Пушкин картасы» мәсьәләсендә бераз ыгы-зыгы булып алды. Чөнки әлеге «күктән төшкән» акчаларга эстрада да ияләшкән булып чыкты.
Мәдәният министрлыгы бу теманы артык күтәрмәде, «Пушкин картасы» хисабына җырлап йөргән эстрада вәкилләрен дә кеше алдында тәнкыйтьләмәде. Ә менә йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ясаган докладында Татарстан мәдәният министры Ирада Əюпова дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләрен уйламыйча гына сәхнә бирүдән кисәтте. «Сәхнәгездән алып барылган программалар өчен җаваплылык сезнең өстә кала. Əлеге проект, барыннан да элек, яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Аерым коммерция оешмалары һәм башкаручыларның мөмкинлекләрдән файдаланып акча гына эшләү омтылышларына чик куелырга тиеш», – диде ул.
Кыскасы, Ирада Әюпова аңлаганга аңларлык итеп әйтте. «Пушкин картасы» аучыларының – тамаша күрсәтеп һәм шул тамашага сәхнә сатып акча эшләүчеләрнең аңлаган-аңламаганлыкларын вакыт күрсәтер.
Министрлыкның ел горурлыгы № 3
Чаллыда «Мастеровые» театрына яңа бина ачылды.
«Мәдәни тирәлек» региональ проекты кысаларында ике районда – Яшел Үзән һәм Алабуга шәһәрләрендә күп профильле мәдәни үзәк, Арча, Баулы, Яшел Үзән районнарында авыл клублары ачылган. Актаныш, Әлмәт, Апас, Теләче, Чистай районнарында модель китапханә эшли башлаган. Кукмара районының Ядегәр һәм Байлангар авылы клубларына, Державин исемендәге Лаеш музеена һәм Арча балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясалган. 352,97 млн сумга Түбән Кама яшь тамашачы театры бинасына ремонт ясалган.
Сүз уңаеннан, байтак еллар дәвамында «Кече шәһәр театрлары» федераль проекты кысаларында акчалар алса да, әлегә бу театрның иҗат җимешләре театраль җәмәгатьчелеккә танылганын хәтерләмим.
Шулай итеп, республиканың ике зур шәһәрендә – Чаллы һәм Түбән Камада татар һәм рус телләрендә эшли торган театрларның яңа яки яңартылган биналары булды.
Тагын бер театр биналы булачактыр, мөгаен
Буа мәдәният йортына реконструкция ясала. Объектта ремонт бәясе – 800 млн сум. Шуның 202,775 млн ы – федераль бюджеттан. Әлеге бина капиталь ремонттан соң Буа дәүләт театрына тапшырылачак, дигән ышаныч бар.
Дөрес, коллегия утырышында бу хакта әйтелмәде, отчетта да язылмаган. Әмма без, шулай булыр, дип ышанабыз. Чөнки Раил Садриев әйтте.
«Киләчәктә Буа театрының яңа бинасы булачак. Реконструкцияләнгән мәдәният сарае бинасына театр керер, дип уйланыла. Районда РДК калмый, дип, бераз борчылучылар бар. Ләкин бит район хакимияте барлык мәдәни чараларын театр бинасында уздыра ала. Минемчә, театр кергәч, бинаның дәрәҗәсе, кыйммәте генә арта. Опера һәм балет театрында республиканың зур чаралары үткәрелә бит – бездә дә, шуның кебек, районның зур чаралары үтәчәк», – дигән иде театр директоры, яңа бина темасына ачыклык кертеп.
2023тә ниләрне яңартабыз?
«Казан арты» тарихи-этнографик музее, Баулы, Кукмара, Яшел үзән туган як музейлары ремонтланачак.
42,69 млн сумга Тинчурин театры техник һәм технологик яктан җиһазланачак. Шуның 34,585 млн сумы – федераль акчалар. Театр залында урындыклар алыштырылачак, колакчаларның кыйммәтле төре – инфракызыл системалысы алыначак. Тавыш һәм яктылык җиһазлаларының да яңалары кайтачак.
Шулай ук, 5 музей: Милли музей һәм 4 муниципаль музей – Чаллы тарихи-туган як музее, Биектау туган як музее, Сарман Бөек Ватан сугышы һәм туган як музее, Чирмешән мемориаль үзәге техник һәм технологик яктан җиһазландырылачак.
Китапханәләрдә ЮНЕСКО стандартларына җитмәсәк тә, шуңа таба барабыз
ЮНЕСКО стандартлары буенча, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен, ел саен китапханә фондларына 1000 кешегә 250 данә хисабыннан яңа документлар (китаплар) керергә тиеш. 2022 елда бу сан 178 булган. Күрсәткеч бигүк югары булмаса да, үткән еллардагыдан яхшырак.
Реставрацияләү темпы кимегән, ләкин реставрациялибез
2022 елда музей учреждениеләре тарафыннан 647 предмет реставрацияләнгән. Бу – 2021 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр азрак. Ә реставрация соралган предметлар елдан-ел арта бара, ди.
Реестрда – «Карга боткасы»
Мәдәният министры Ирада Әюпова докладында матди булмаган мәдәни мирас объектлары темасына кагылып: «Әлегә безнең федераль реестрда бер генә йола – «Карга боткасы» гына», – диде, татар милли йолаларын күздә тотып.
Федераль реестрда Кукмара удмуртларының Троицасы һәм Казан арты русларының кичке уеннары – Каравон да бар. Традицион технологияләр бүлегендә Лаеш районының Рус Никольское авылында традицион костюм үрнәкләре дә кергән. Әлегә нибары шушы 4 объект.
«Таткультресурсцентр» республика халыкларының матди булмаган мирас объектларына мониторинг үткәреп, республикадагы мари, мордва, керәшен, удмурт, чувашларның мәдәни мирасын максатчан өйрәнү ихтыяҗын ачыклаган.
Орденнар, медальләр – соралган кадәр, мактаулы исемнәр алай ук түгел
Министрлыкта Бүләкләү комиссиясе эшли. Ул тәкъдим ителгәннәрнең барысына да – алар 5 кеше, ди – «Дуслык» орденын биргән, тәкъдим ителгән 3 кешегә «Татарстан каршындагы казанышлары өчен» орденын биргән, 9ына «Татарстан каршындагы казанышлары өчен» орденының медален бирергә карар иткән. Ә менә «Татарстанның халык артисты» исемен тәкъдим ителгәннәрнең 4есенә генә биргән, ә барлыгы 9 булган. «Татарстанның атказанган артисты» исемен дә юмарт таратмаган – 24 кеше тәкъдим ителеп, нибары 10ысы гына алган.
Театраль керемнәр һәм чыгымнар – ачык һәм ябык мәгълүмат
Уртача алганда, республикада яшәүче һәр кеше мәдәният учреждениесенә уртача 437,5 сум акча түләгән. 2022 елда мәдәният учреждениеләре һәм мәдәният тармагындагы мәгариф учреждениеләре, түләүле хезмәт күрсәтеп, 1 751,95 млн сум керем алган.
Ягъни, театрлар – 483,3 млн сумлык, концерт оешмалары – 321,7 млн сумлык билет саткан. Халкыбыз театр-концерт кебек тамашага 805 млн сум акча түләгән. Димәк, бюджеттан 1 сум салынса, халыктан 30 тиен кайткан, дигән сүз. Бу – уртача алганда. Ә инде төгәлрәк әйтсәк, Казан дәүләт циркының кереме бюджетның 1 сумына – 2 сум 62 тиен. «Әкият» татар дәүләт курчак театрының – 1 сум 17 тиен.
Әтнә театрының нибары 7 тиен, Түбән Кама театрының – 11 тиен. Ни кызганыч, отчетта Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының чыгымы һәм кереме күрсәтелмәгән.
Моны, «Әкият» курчак театры бюджеттан бирелгән акчага караганда күбрәк эшли, дип аңларга кирәк.
Музейлар һәм китапханәләр: керемнәр һәм чыгымнар
Бер ел эчендә музейлар 289,7 млн сумлык хезмәт күрсәткән. Музейлар һәр салынган 1 сумга уртача 27 тиен алалар. Иң зур күрсәткечләр Алабуга музей тыюлыгында – 1 сум 11 тиен. Иң кечкенә күрсәткеч Актаныш һәм Менделеевск музейларында – һәр салынган 1 сумга 2 тиен һәм 3 тиен туры килә.
Китапханәләр дә түләүле хезмәт күрсәтә. Һәр салынган 1 сумга 1 тиен керем туры килә.
Чыгучылар һәм чыкмаучылар. Районнарга...
15 дәүләт театрының 13е стационарда да, гастрольләрдә дә – «выезд», ягъни, районнарга чыгып-кереп спектакльләр күрсәтергә тиеш. Ә 2 театр – Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театры һәм Качалов театрының «чыгып-керү бурычы» юк. Ни өчен икәнлеге аңлатылмый. Ягъни, Камал исемендәге академия театрының андый дәүләт биреме бар, Качалов исемендәге академия театрының – юк.
7 концерт учреждениесенең 2се стационарда да, гастрольләрдә дә, районнарга чыгып-кереп тамашалар күрсәтергә тиеш. Болар – Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм Актанышта оешкан «Агыйдел» ансамбле. 4 оешманың үз сәхнәсе булмауга бәйле, дип аңлатыла отчетта. Болар – Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамбле, «Мгновение» бию театры һәм Дәүләт симфоник оркестры.
Суз уңаеннан, кемнең «Мгновение» бию театры чыгышын күргәне бар? Аларның концертларын кайдан карап була? Әллә алар биергә өйрәтәме? Кая килим – өйрәтегез, әйдә! Мин Интернет киңлекләрендә дә бу оешма турында яңа мәгълүмат тапмадым.