news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөселманнарга йога белән шөгыльләнергә ярыймы?

Йога фәлсәфәсенә ышану ярамый.

news_top
Мөселманнарга йога белән шөгыльләнергә ярыймы?
https://pixabay.com/

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин социаль челтәрләрдә сорауларга җавап биреп бара.

Бу юлы Рөстәм хәзрәттән физик күнегүләр турында сораганнар. «Мөселманнарга йога белән шөгыльләнергә ярыймы?» — ди бер укучы.

«Гимнастика буларак ярый, ә ышану ярамый, иман буларак ярамый», — дип җавап биргән хәзрәт.

  • Йога — Һиндстан мәдәнияте төшенчәсе. Ул төрле рухи, психик, физик практикалардан тора. Алар индуизм һәм буддизм дине нигезләре буенча корыла. Йога организмның психологик һәм физиологик функцияләрен көйләүне максат итеп куя. Йога — индуизм фәлсәфәсенең ортодоксаль мәктәпләренең берсе.

Сорауларга җавап көтеп җиткерә алмаучыларга да хәзрәт киңәшен бирә. «Мин күрми калган булуым бар, кабат языгыз. Сорауларга һәрчак җавап бирәбез», — ди ул.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар