Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Федераль Сабан туе-2018: Татарстан Президентыннан машина нигә абсолют батырга эләкмәгән?

Бөтен дөнья футбол белән мавыгып йөргән арада татар халкы үзенең зур бәйрәмен - федераль дәрәҗәдәге сабан туен уздырды. Быел ул Чабаксарда үтте. Елганың күпер аша ике ярына кадәр сузылган бәйрәм булды ул.

news_top_970_100
Федераль Сабан туе-2018: Татарстан Президентыннан машина нигә абсолют батырга эләкмәгән?

Сабан туеның ике ярга сузылуын исәпкә алып, күз алдыгызга китерегез: Чабаксар култыгы аша салынган 320 метрлы күпердән берничә тапкыр чыгарга туры килде. Чыкмый ни, бер ягында төп сәхнә, концерт, икенче ягында спорт ярышлары, Түбән Каманың татар йорты утары. Мөгаен, оештыручыларның бәйрәмне башкаланың үзәгендә, горурланырлык урыннары булган “Набережная”да үткәрәселәре килгәндер. Тик шәхсән үзем мондый чәчелгән Сабан туен һич кабул итә алмадым. Ияләнгән бит без Сабан туеның түгәрәк зур мәйданы булуына, бар әйбернең уч төбендә кебек күренгәненә.

Беренче көн: концерт һәм табын

Сабан туен яктыртачак Казан журналистлары Чабаксарга бер көн алдан килде. Кич Чуваш дәүләт опера һәм балет театры бинасында Татарстан сәнгать осталары концерты планлаштырылган иде, безне дә шунда алып бардылар. Баруын бардык, тик Чуваш дәүләт опера һәм балет театрында безне көтеп тормаганнар икән. Оештыруның аксавын алдан ук аңлап була иде үзе: безне Чабаксарда каршы алучы да, программаны аңлатучы да булмады. Концертка да керә алмый азапландык. Соңыннан, журналистлар икәнлегебезне белгәч, керттеләр үзе.

Концертта Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары, Азат Абитов, Чулпан Йосыпова, Зәйнәб Фәрхетдинова чыгыш ясады. Җирле үзешчәннәр дә өлешен керткән. Чувашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелегендәге Урмай авылы “Мишәр” җыр һәм бию ансамбле, “Дуслык”, “Ялкын” ансамбльләре сәхнәне дер селкетте. Аларның шул як татарлары көенә салынган җырлары әле һаман тел очында, гел шуны гына көйләп торасы килә. Фәрит Гыйбатдиновның Милли шура утырышларының берсендә аутентик музыканы үстерү турында әйткәне истә.

– Эшне бит аны сөйләп була, гамәлгә җиткезеп була. Без аутентик җыр-биюләрне кулланырга уйладык. Аутентик җырлар кичәгечә түгел, ә бүгенге тавыш белән эшләнергә тиеш. Без репертуарыбызга 19 гасырда җырланган Ләмбрә мишәрләренең “Сөйгән яр” җырын, Чиләбе мишәрләренең “Көя, көя” җырын, Чүпрәле яклары мишәрләренең җырын да алдык. Мишәр җирле биюенә нигезләнеп, аутентиканы табып, дөньяга чыгарабыз, аларга яңа сулыш бирергә тырышабыз. Сабан туе өчен әзерләдек бу чыгышны. Мин шул ук барабан булган бәрмә уен коралында кагып торам, күпләр “татарларда барабан булган мени” дип сорый. Ә ничек инде ул дәүләтле халык барабансыз булсын ди?! Гомумән, мишәрләр барабанны еш кулланганнар, - дип аңлатты Фәрит Гыйбатдинов.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев үз чыгышында: "Татарстанда барлык халыклар дус яши. Татарстан җитәкчелеге эшне һәр милләт үз милли бәйрәмнәрен билгеләп үтәрлек итеп оештырды. Без теге яки бу милләтләр компактлы яшәүче районнарны билгеләдек. Узган якшәмбедә Балтач районында без удмурт халык бәйрәмен уздырдык. 8 июльдә Татарстанның Нурлат районында чувашларның милли бәйрәме "Уяв" билгеләп үтеләчәк. Шул рәвешле, без традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклап калырга ярдәм итәбез. Иң яраткан бәйрәмебез, әлбәттә, Сабан туе", - диде.

Васил Шәйхразиев Чувашстан Республикасында Сабан туен оештыручыларның әзерлек барышында барлык бурычларны төгәл куеп эш итүләрен билгеләп узды. Ел дәвамында алар белән әзерлек эшләре җиңел барганын әйтте.

Тамашачылар концерт карау белән генә чикләнмәделәр, кем милли бизәкле калфак, сумка ише әйберләр, кем курай, милли курчаклар белән кызыксынып йөрде. Концерт тәмамлангач, Татарстан Президенты исеменнән кабул итү тантанасы булды. Барыбызны да сыйлы табынга чакырдылар. Кешеләрнең үзләрен итагатьсез тотуына гына гаҗәпләндек: кеше өере белән табын янына ябырылды, этешә-төртешә ашыктылар сыйлы залга. Бәлеше, гөбәдиясе, төрле кабымлыклар – барысы да бар иде. Кайбер олы яшьтәге апаларның пакетка ризык тутырып алып чыгып китүе дә бик ямьсез күренеш иде.


Икенче көн: милли киемнәр бәйрәме

Икенче көнне ике ярга сузылган сабан туена җыелдык. Сабан туен карарга дип килгән халыкның күпчелеге кызыл мәйданда төп сәхнә тирәсендә генә бөтерелде. Күпер аша теге якка чыгучылар барлык халыкның яртысы булдымы икән, юк микән? Ә Сабан туена охшаганрак өлеше, капчык сугышы, колгага менү - теге ярда иде. Хәер, кызыл мәйданда олылар көрәше булды инде анысы. Шунысын булса да карадылар кебек яңгырдан куркып кайтып китмәүчеләр.

Сабан туена дип 160 км ераклыктагы Батыр районы Татар Чыгыты авылыннан Гөлшат һәм Сәмигулла Басыйровлар да килгән.

– Концерт, көрәшне карыйбыз. Авылларда Сабан туйларыннан калган юк инде. Көрәшне башыннан ахырына кадәр карыйбыз. Яшьрәк чакта капчык сугышы уенында катнашырга ярата идем, - ди Сәмигулла абый.

– Ике улым белән махсус Сабан туена, йөреп кайтыйк дип чыктык әле. Ул безнең Акатуй кебек бәйрәм инде. Без татарларның милли костюмнарын, милли биюләрен карарга, кибеттән сатып алынган түгел, ә чып-чын чәкчәк белән сыйланырга чыктык. Танышларыбыз арасында татарлар бар, аралашып яшибез”, - ди чуваш милләтеннән Елена ханым.


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны җәяүлеләр өчен сәүдәгәр Ефремов урамы башында каршы алдылар. Мәдәният министры вазифасында беренче тапкыр федераль Сабан туена Ирада Әюпова да килде. Урам буйлап ашыкмый гына төшеп, Президент тезелеп баскан төрле өлкәләрнең милли-мәдәни автономияләре вәкилләрен берсен дә игътибарсыз калдырмаска тырышты. Балалар иҗади төркемнәре җырлы-биюле чыгышлар әзерләгән, арасында кыюраклары Рөстәм Миңнеханов белән фотога да төшәргә өлгерде. Урамның эчкәрәк кереп торучы бер мәйданында малайларның футбол уйнап яткан мәле иде. Президент аларны да күрде. Осталар шәһәрчегендә Рөстәм Миңнехановка чуваш милли эшләнмәләре турында сөйләделәр.

Концертның пролог өлеше шактый эчтәлекле булды. Сабан туе форсатыннан файдаланып, чувашларның милли-мәдәни үзенчәлекләрен күрсәткән чыгышлары күп булды. Икмәккә башта русча, чувашча, аннары татарча мәдхия шигырьләре яңгырады. Татарларның җырлы-биюле төрле милли уеннары – йөзек салыш, кул чабу, капкалы уены күрсәтелде.

– Быелгы прологның үзенчәлеге шунда: чуваш һәм татарларга кагылышлы өлешләрен аерып күрсәттек. Түбән Кама артистлары шулай әзерләде. Без бик күпләп, 12 автобус белән килдек”, - дип белдерде Түбән Кама мэры матбугат хезмәте вәкиле Марина Камелина.

Ачылыш тантанасын тамаша кылучыларны чәкчәк белән дә сыйладылар. Ул чәкчәккә халыкның ничек ябырылганын сүз белән генә сөйләп аңлатып бетереп булмый. 

Сабан туе белән Рөстәм Миңнеханов һәм Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьев тәбрикләде. “Татар халкының иң яраткан бәйрәме Сабан туе белән котлыйм. Без милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне саклыйбыз, һәм моны иптәшләргә күрсәтергә мөмкинлек бар. Чувашлар өчен бу яңалык түгел. Чөнки биредә 34 мең татар яши. Безнең республикада 116 мең чуваш үз туган телен, мәдәниятен сакларга тырыша. Бәйрәмнәрен уздырабыз, мәктәпләре бар. Ут күршеләр белән без уртак фикергә килеп эшлибез. Барыгызны да Сабан туе белән котлыйм. Быел мин монда килдем, киләсе елга бергәләп "Уяв" ны үткәрербез. Барлык милләтләр, диннәр дус булуда безнең көчебез", - дип сөйләде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Сабан туеның матур җирдә, яхшы итеп оештырылганы өчен рәхмәт әйтте. Түбән Кама районына Сабан туен үткәрүдә ярдәме өчен аеруча рәхмәтен белдерде.

Җирле татарлар, мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен, Чувашстан татарлары милли мәдәни мохтариятенә "Форд Транзит" микроавтобусы ачкычы тапшырылды. Ачкычларны автономия рәисе Фәрит Гыйбатдинов кабул итеп алды. 

Михаил Игнатьев Сабан туеның уңай эмоцияләр, якты йөзләр, матурлык, күңелле мохит бүләк итүен әйтте. "Бу Сабан туе Россия Федерациясе тарихына алтын хәрефләр белән язылачак", - диде ул.

"Без татарлардан да өйрәнәбез", - дип Игнатьев Чувашстан эшмәкәрләренең Татарстанда тәҗрибә туплауларына ишарәләде. "Татарстанда эшләргә уңайлы түгел дип берәү дә әйткәне булмады", - диде ул.

"Чувашстанның татарлар яшәгән җирләрендә булганда мин гел яхшы энергия алам. Ата-аналар балаларын кулланучы гына түгел, тудыручы итеп тәрбияли. Алар балаларын рухи кыймәтләрне, гаилә кыйммәтләрен аңлый торган итеп үстерә", -  диде Михаил Игнатьев.

Аннары рәсми затлар күпернең теге ягына чыгып, милли уеннар үткәрелә торган мәйданнарны карап узды. “Дуслык” ансамбле инде бу якка чыгып җиткән иде. Кая карама, шул ансамбль апалары басып алган иде кебек. Һаман шул бер җырларын кабатлап торган күңелле апалар белән Рөстәм Миңнеханов фотога төшми китә алмады. Түбән Каманың “Татар йорты” утарында Президент ягылган мунчага да башын тыгып карады, “себеркегез әзерме” дип тә сорашты. Ишегалдында тегермән, сарай, кое, печән өелгән арба да бар иде, һәркем үз эше белән мәшгуль. Кем йон эрли, кем себерке ясый, кем бишек тирбәтә-тирбәтә бәйли. Утарны әзерләргә бер ай вакыт кирәк булган.

“Биредә татар авылы көнкүреше тасвирланган. Бу бик мөһим. Кешеләргә татарлар ничек яшәгәнен күрсәтү әһәмиятле. Бик күпләр өчен татарларның ничек яшәгәне кызык”, - диде Рөстәм Миңнеханов журналистларга.

Чуваш түрәләре Сабан туена әзерләнгән үзе. Республиканың сәламәтлек саклау министрының күлмәге үзе ни тора! Милли бизәкле күлмәген махсус шушы Сабан туена дип әзерләгән ул.

– Чуваш республикасында 128 милләт, 8 конфессия. Без татулыкта яшибез. Һәркемнең үз мәдәнияте. Бүген федераль Сабан туе, безгә бу бәйрәмдә йөрү бик күңелле. Милли традицияләр, рухи кыйммәтләр булганда, безнең Россия шулкадәр куәтлерәк. Бер-беребезнең мәдәниятенә ихтирамлы караш булырга тиеш, шуны балаларга да сеңдерәбез, - ди Чуваш республикасының сәламәтлек саклау министры Владимир Викторов.

Федераль Сабан туенда төп бәхәс нинди булды?

Быел федераль Сабан туенда көрәшкә төп бүләк - Татарстан Президенты исеменнән машина куелган иде. Тик бу бүләккә Татарстан спорчылары дәгъвәли алмый булып чыкты.

– Татарстаннан 20 дән артык көрәшче килде монда. Раил Нургалиев та, Түбән Кама, Әлмәт, Саба көрәшчеләре дә бар. Монда кискен кызыклы көрәш көтә. Чувашстанның самбо көрәше, билбау белән көрәшү буенча безнекенә охшаган чуваш көрәше бар. Келәм күрсәтер кем көчле икәнен. Шулай да бер нечкәлек бар: татар конгрессы бөтенроссия көрәш федерациясе җитәкчелеге белән берлектә Татарстан егетләрен төп призга машинага көрәштермәү турында карар кабул иткән. Шуңа күрә безнең егетләр үз үлчәүләрендә генә көрәшә ала дип беләм мин”, - дигән иде Татарстанның спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә Сабан туе башланганчы.

Татарстан егетләре үз үлчәүләрендә беренче урынга чыксалар да, жирәбә салуда катнашмадылар. 

Федераль сабан туенда абсолют батыр булып Мари Элдан татар егете Муса Галләмов танылды. 

– Мин Татарстанда зурлап үткән дөнья беренчелегенә әзерләнгән идем. Шул әзерлек миңа Сабан туйларында көрәшү өчен дә зур файда китерде дип әйтер идем. Көндәшләрнең авыры да, җиңеле дә булды. Соңгысы 90 кг лысы Владимирдан иде. Мин 25 кг га авыррак аннан, тәҗрибәм дә күбрәк, җиңү шуның хисабына килде дип уйлыйм. Бераз яңгыр комачаулады, ләкин, тулаем алганда, авыр булмады, Татарстан чемпионаты булса монда, авыр булган булыр иде, - дип белдерде Муса Галләмов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

"Җиңү рәхәт инде, ләкин төп бүләкне лотереяга уйнату гына гарьләндерә. Положениеда абсолют батырга тәкә һәм машина биреләчәк дигән, тәкәсе бар, ә машинаны яңадан уйнаталар", - дип өстәде Муса.

Бүләккә куелган машина Муса Галләмовка да тәтемәде. Автомобильне үз үлчәүләрендә батыр калган алты батыр арасында җирәбә салып уйнаттылар. Беренче урынга Татарстан чыккан булса, ул төшеп калып, икенче урын ияләре кертелде. Капчыкка алты ачкыч салынды. Шуларның бишесе ялган, берсе генә чын ачкыч иде. Көрәшчеләр жирәбә буенча чыккан номерлар буенча ачкычларны тотып, машина янына уздылар. Һәркайсы чиратлап машинаны ачып карады. Чувашстанның Шыгырдан авылы егете 23 яшьлек Ринас Сатдаровның ачкычы чын булып чыкты.




Көрәшнең баш хөкемдары Фәрит Чабатов автомобильне уйнату Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтенроссия көрәш федерациясе карары булуын билгеләп узды.

– Барысы да ризалашты. Үзегез уйлап карагыз: 60-70 кг авырлыктагы кеше беркайчан машина отмаячак, гәрчә ул нәкъ шундый ук кеше. Кайбер көрәшчеләр ризасызлык күрсәтте, тик төбәкләрдә көрәшчеләрне күтәрү өчен шулай эшләнде ул, - дип аңлатты ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Машинага көрәштермәү белән Теләче көрәшчесе Раил Нургалиев та риза түгел.

– Федераль Сабан туйларында 7 еллап көрәшәм. Авыл һәм федераль Сабан туйларында бик күп җиңүләргә ирештем. Сабан туйларына теләге булган һәркем көрәшергә керергә тиеш. Кем көчле, шул отарга тиеш. Былтырдан ук инде татарстанлыларны кертмәскә дип, машинаны Татарстан көрәшчеләре алып китә дип шулай эшли башладылар. Моны бөтенроссия федерациясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы шулай оештыра диләр, ләкин машинаны бит безнең Президентыбыз куя. Алар үз машиналарын куйсыннар да, бирсеннәр үзләренекенә. Көрәшне күтәрәбез дисәк, андый әйбер булырга тиеш түгел. Элек-электән бабайлар көрәшкәннәр бит. 70 кг лы кеше дә 110-120 кг лыга каршы көрәшкән. Батыр бер генә булырга тиеш, көрәшеп алынырга тиеш түгел. Ничек тә булса Чувашстан кешесен калдырмакчы булалар. Лотерея буенча дөрес әйбер түгел инде ул. Татар көрәшен үстерүгә керми бу. Әле бөтенләй көрәшкә Татарстаннан кертмәскә дигәннәр иде. Ничек инде Татарстан көрәшчеләрен кертмичә татар көрәшен үстерәләр? Без кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнәбез, чит төбәкләр, киресенчә, безне күреп өйрәнсә, үсеш алачак бит, - диде Раил Нургалиев “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Менә шулай, үз үлчәвендә икенче урынга чыкса да, Ринас Сатдаров яңа “Вольксваген” машинасына утырып кайтып китте, ә Муса Галләмов, традициягә тугры калып, җилкәсенә олы тәкәне салып, әйләнеп үтте. Аннары тәкәне җиргә төшерәм дигәндә, ипләп бастыра алмыйча, тотып диярлек атты. Болай да көне буе агачка бәйләнеп әлсерәп торган тәкә мондый стресстан соң тагын да мәхлүкланды кебек. 

Хәер, ул тәкә ахыр чиктә барыбер Муса өенә кайтып китмәгән булып чыкты. Кичен кайтып киткәндә генә, тәкәне дүрткә диярлек бөкләп, җиңел машина багажнигына салып ятканнарын күрдем. Тәкәнең инде селкенерлек хәле калмаганын күргәч, “үлмәгәндер бит” дип барып та сорадым. Машина кырыенда Ринас Сатдаровны күреп аптырап киттем. Тәкәне салган абзый “Муса бирде аны Ринаска” диде. 

Яңгырга эләккән кешеләр Сабан туе беткәнче үк качышып бетсә, түбә астында утырганнары Сабан туе беткәч тә селкенмәде үзе. Экраннан Англия-Швеция матчын карарга тотындылар. Әле генә Сабан туе узган мәйдан Фан-зонага әйләнде дә куйды.
  • Сабан туена 41 төбәктән 503 делегат килгән иде.
  • Чувашстанда татарлар республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә тупланган. 16 гасырда ук татарлар диаспорасы оешкан. Чыгышы белән Чувашстаннан булган Татарстанда яшәүче галимнәр, дин эшлеклеләре, язучылар, спортчылар атап үтелде. Фәтхи Борнаш, Мөнирә Булатова, Ркаил Зәйдулла, Җәүдәт Сөләйманов шундыйлардан.
  • 2019 елда Сабан туе Коми республикасы Сыктывкар шәһәрендә узачак.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100