Мәчеттә никах уздырганда чәчәк алып килергә ярыймы?
Кияү белән кәләшкә чәчәк бүләк итү гадәтенә карата дин белгече үз фикерен әйтте.
![Мәчеттә никах уздырганда чәчәк алып килергә ярыймы?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/2/20/251b175e83d44ffce23cdf00981df017633efc117ec975ceb8926e6a716d.jpg)
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның Телеграмда үз каналы бар. Биредә ул даими рәвештә төрле сорауларга җавап биреп бара.
«Мәчеттә никах уздырганда чәчәк алып килергә ярыймы?» — дип сорыйлар хәзрәттән.
Рөстәм хәзрәт аермачык итеп җавап кайтара. «Яшьләр өчен чәчәк алып килергә ярый», — дип яза дин белгече.
Хәзрәт түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде: