Лилия Хәмитова «Мәхәббәт шушыдыр» җыры турында: «Нәгыймова аны концертларда җырламастыр»
Лилия Хәмитова «Мәхәббәт шушыдыр» җыры тирәсендә купкан низагка аңлатма бирде.
Татар эстрадасында яңа низаг баш калкытып килә. Сәбәбе, гадәттәгечә инде, җырчыларның җыр бүлә алмавы. Бу юлы тавыш Лилия Хәмитованың бар кеше диярлек яттан белгән, легендар «Мәхәббәт шушыдыр» (авторлары: О.Усманов, Р. Миңнуллин) җыры тирәсендә купты. Иң кызыгы, низагка җырның төп башкаручысының бер катнашы да юк. Әлеге җырны узган ел Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов дуэт итеп җырлаганнар иде. Кичә исә Ильмира Нәгыймова да социаль челтәрләрдә җырны студиядә башкарган видеосын куйды. Әле үзләренең репертуарына кереп кенә баручы җырны Ильмираның кабатлап җырлавын Азат бер дә ошатмады, әлбәттә, аңа үпкә белдереп, видео яздырып чыгарды.
- Азат Абитов Ильмира Нәгыймованы шелтәли: «Хөрмәтсезлек. Мин моны бер дә аңламадым…»
-
«Мәхәббәт шушыдыр» җыры 3 төрле башкаруда: Хәмитова, Нәгыймова, Гөлсирин – Азат Абитовлар
Ильмира белән элемтәгә керергә ярдәм итүен сорап, администраторына шалтыраткан идек. Бу гауга Ильмирадан башка гына кубып ята булып чыкты. Администраторы, димәк, Ильмира да, Азатның дәгъваларын белми. «Видеоны карамадык әле», – диде алар безгә. Соңыннан исә трубкаларын алмадылар.
Лилия Хәмитова: «Җыр яңа телевизион проект өчен генә яздырылды»
Яшьләрнең җыр бүлешүләре турында нәрсә уйлавын белергә һәм бу ситуациягә ачыклык кертү өчен, «Интертат» Лилия Хәмитова белән элемтәгә керде. Аның җавабы Азат Абитовка да ошар һәм күңеленә тынычлык алып килер, мөгаен.
«Май аенда безгә ТНВ каналыннан тәкъдим белән чыктылар. Анда буыннар алмашы форматында тапшыру әзерләргә җыеналар. Аңлавымча, тапшыру экраннарга беренче тапкыр чыгачак. Аның кысаларында һәр җырчы икенче җырчының җырын сайлап башкарырга тиеш. Мин Ильмира Нәгыймованың «Сары розалар» җырын сайладым. Ул минем «Мәхәббәт шушыдыр» җырымны башкарырга уйлады. Бу – шушы телевизион проект өчен генә яздырылган җыр. Минем уйлавымча, ул аны концертларда җырлап йөрмәс. Моның өчен башка төрле килешү төзергә кирәк. Проектка әзерлек процессын видеога төшереп, Ильмира үзенең сәхифәсенә куйган, ә Азатлар аңламаган булса кирәк.
Ильмираның алга таба нишләргә җыенуын белмим, әлбәттә. Ләкин, минем уйлавымча, монда проектка әзерлек эше бара. Мин дә, мәсәлән, аның җырын җомга көнне яздырам», – диде Лилия Хәмитова.
Азат белән Гөлсирин бу җырны сездән рөхсәт сорап яздырдымы, Лилия апа?
Азатлар бу җырны «Башкарырга ярыймы?» дип рөхсәт сорагач, мин аларга «юк» дигән идем. Чөнки ул җыр әле бүгенге көндә дә минем репертуарымда. Мин аңлар идем, әгәр бу җырны мин инде җырламасам. Шунан соң миңа аларның остазлары Винера Ганеева чыкты. «Роберт Миңнуллинны искә алу кичәсендә җырласыннар инде шул җырны балалар», – дип сорагач, каршы килмәдем. Ләкин мин ул җырны шул концертта гына җырласыннар дигән мәгънәдә әйткән идем. Тик Гөлсирин миңа Яңа ел алдыннан: «Лилия апа, без «Мәхәббәт шушыдыр» җырын студиядә яздырдык. Сезнең фикерне ишетәсе килгән иде», – дип, җырны үзләре башкаруында тыңлатты. Мин дә Азат шикелле бик үртәлдем. Алар бит аны концертта җырлар өчен сораганнар иде, ә монда үз репертуарларына алганнар булып чыга.
Ләкин алар шикелле тавыш күтәреп тормадым, булган эш булган инде, дип кабул иттем. Әмма безнең арада җырны бирү турында бернинди килешү, куллар кую булмады. Мин Оскар Усманов белән киңәшләштем. «Нишлибез?» – дигәч, «Ярар, җырласыннар», – диде. Оскар үзе дә бик тыныч кеше, без икебез дә тавыш куптарып йөри торган кешеләр түгел. Безнең буын ул икенче төрлерәк.
Әлеге җырның тарихы белән дә таныштырып узсагыз иде.
Минем «Буран дулый» җырыма – 25, ә «Мәхәббәт шушыдыр» җырына – 24 ел инде. «Барс Медиа» иң беренче килешүне минем белән төзеде. Аларның әле ачылган гына вакытлары иде. Мин Оскарда җырлар яздырып йөри идем. «Буран дулый»ны чыгарганнан соң: «Минем тагын бер җырым бар әле сиңа, Лилия», – дип, Оскар аны да миңа тәкъдим итте. Без аны бик уңышлы яздырдык. Әлбәттә, җырның никадәр озак яшәячәген вакыт күрсәтә. Ул җыр бүген дә телләрдә, ул бүген дә актуаль. Ул җырга туйларда яшьләр беренче биюләрен бииләр. Аны үзешчәннәр дә башкара. Ләкин профессионаллар башкаруына килгәндә, азрак саграк кыланырга, киңәшләшергә кирәк. Әзер хитны алып башкару бик җиңел, уйларга кирәкми бит. Ә менә иң беренче җырлаган кешегә ул җыр – баласы кебек. Үз балаңны кешегә биреп җибәргән кебек тоела аны башкалардан ишетүе.
Ильмира да, «Мәхәббәт шушыдыр» җырын репертуарыма алам, дип әйтсә?
Каршы килергә туры килмәгәе. Бөтен кешегә җырны өләшеп булмый бит инде, субординация дигән нәрсә булырга тиеш. Кеше җырын алып җырлау – иң җайлы нәрсә ул. Әлбәттә, һәр җырчының башкару стиле, үз моңы бар. Дуэтта «Мәхәббәт шушыдыр» башкачарак яңгырады, сүз дә юк. Ильмира Нәгыймованы да мин начар җырлады дип әйтә алмыйм. Ул үз төсмерләрен өстәгән, миңа ошады.
Монда «Оскарга афәрин» диясе кала инде, миңа гына түгел. Җырның уңышы күбрәк авторларыннан тора. Җырчы бит инде ул нокта гына куя.
Ни булса да, мондый әйткәләшү, ызгышулар булмасын иде. Алар беркемне дә бизәми, мин андый нәрсәләрне, гомумән, яратмыйм.
Рәхмәт, Лилия апа.
Азат Абитов: «Ильмира белән аңлаштык»
Бу хәбәрне ишетеп тынычландылармы, Ильмира белән сөйләшә алдылармы икән дип, Азат Абитов белән элемтәгә кердек.
Без комментарий сорап язганда, Азат белән Гөлсириннең авылдан Казанга килешләре иде. Корбан ашы уздырырга әзерләнеп йөргән көннәре булу сәбәпле, интернетта чыккан мәгълүматларны карарга вакытлары булмаган.
«Гөлсирин миңа юл буе сезнең сайтта чыккан язманы укып барды. «ТНВ»дагы аңлатманы да күрдек. Хәзер бөтен нәрсә аңлашыла. Мин, гадәттә, кыза торган кеше түгелмен. Ләкин бу юлы шулай килеп чыкты.
Без Ильмира белән элемтәгә чыктык. Дөресрәге, аңа Гөлсирин шалтыратты, чөнки кызлар барыбер кызлар белән җиңелрәк аралашалар инде алар. Безнең беркайчан да Ильмира белән начар мөнәсәбәтләрдә булганыбыз юк. Гастрольләрдә күрешкәндә дә аралашып торабыз. Без аңлаштык, барысы да яхшы.
Ә инде Лилия апа сөйләгән сүзләргә килгәндә, шуны әйтәсебез килә: без белмәгән идек үзебезгә әлеге җырны Роберт абый Миңнуллинның истәлек кичәсендә генә җырларга рөхсәт ителүен. Чөнки без Оскар абый Усмановтан да шалтыратып сорадык аны. «Лилия апаң белән сөйләштек, мин, шәхсән, каршы түгел», – дип әйтте. Без Лилия апа Хәмитованы бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Әгәр дә ул безгә бүген: «Ул җырны башка җырламагыз», – дип әйтсә, без бер сүзсез аны башкарудан туктаячакбыз.
Тагын бер әйбер әйтәсем килә: пост чыгарганнан соң миңа шулхәтле күп хейтерлар ташланды. Бу – минем өчен зур яңалык, чөнки моңа кадәр хейтерларым белән аралашканым юк иде әле. Безне Ильмирага пычрак атуда гаепләделәр. Ләкин тагын бер кабатлап әйтәм: безнең Ильмирага пычрак атканыбыз юк, чөнки без аның белән яхшы мөнәсәбәтләрдә. Ничек килеп чыкты – шулай чыкты инде», – диде безгә Азат.